Татарстанның мәктәп укучылары видеороликлар конкурсында катнаша ала

«100 тарих» проекты ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Катнашучыларның яше – 8-17 яшь

Конкурс номинацияләре:

«ТАССР төзелү тарихы»;
«Татарстанның 100 гаҗәеп урыны»;
«Татарстанның 100 танылган шәхесе»;
«100 игелекле гамәл»;
«Татарстанның хәзерге казанышлары».

Конкурста катнашу өчен «Instagram» социаль челтәрендә берәр номинациянең тематикасына караган видеоролик эләргә һәм

#100историйТАССР  #100летТАССР  #детиТатарстан  #РЦВР  #МОиНРТ хештегларын язарга. Постта авторның исем-фамилиясен, яшен, кайсы муниципаль берәмлектә яшәвен, кайсы уку йортында укуын һәм номинацияне күрсәтергә.

Эшләр 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Йомгак быел 8-11 декабрьдә ясала.

Конкурс турында нигезләмә

Белешмә өчен:

Конкурс 2020 елның 16 ноябреннән 11 декабрьгә кадәр үткәрелә. Аны Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге Татарстан Республикасының уку-укыту оешмаларында укучыларның гражданлык-патриотик тәрбиясе, шулай ук әхлакый тәрбия максатыннан оештыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1725
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру