Үткәннәргә өлгерергә
![](http://100tatarstan.100tatarstan.ru/resize/shd/images/uploads/news/2020/10/6/0cddedb6ffcba113545184f762f13825.jpg)
Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә үз эшен тәмамлый.
Ул республиканың фән, авыр сәнәгать, оборона җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге казанышлары белән таныштыра.
Экспонатлар арасында – нефть бораулау җайланмасы, «KAMAZ-6522,2000000 автомобиль» автомобиле моделе, Ту-16 катапульта креслосы, ДГ-128А гидростабилизаторлы телевизион көйләү ракетасы макеты, “Юпитер-37А” фотография объективы, “Кама” кинокамерасы, сыер саву аппараты һәм башкалар.
Экспозиция 18 октябрьдә үз эшен тәмамлый. Күргәзмә ябылу уңаеннан музейга килүчеләрне кызыклы интерактив программа көтә:
9 октябрь 17:00 – «БАШкаБАШ. Алга - үткәннәргә» интеллектуаль уены. Тема: Казанның 1960-1970 еллар тарихы.
9 һәм 16 октябрь – «Тарих табышмаклары» квесты.
10 һәм 17 октябрь 13:00 – “Алга – үткәннәргә” күргәзмәсе буйлап экскурсия.
11 һәм 18 октябрь 14:00 дән 16:00 гә кадәр – ТАССРның 100 еллыгы кысаларында “Музейдан сувенир” уйнату.
Күргәзмәнең соңгы көннәрендә музейның ВКонтакте (vk.com/tatstatehist) һәм Instagram (www.instagram.com/tatstatehist/) социаль челтәрләрендәге рәсми битләрендә керү билетлары һәм “КАМАЗ буйлап сәяхәт: төзелештән машинага кадәр” китабын уйнатачаклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз