Әйдә, иптәш, безнең колхозга!

Мамадыштагы туган якны өйрәнү музее "100 яшьлек Татарстанда Мамадыш" дип аталган күргәзмәгә чакыра.

Исегезгә төшерик, Мамадыш туган якны өйрәнү музее "Гасыр музеен сайла!" конкурсында җиңүче дип табылды.

ТАССРның 100 еллыгына әзерләнгән яңа проектларның берсе - Мамадыш төбәгенең бер гасырлык тарихы - Мамадыш кантоны оешудан алып, узган гасырның 90 нчы елларына кадәрге чор. Музей белгечләре экспозицияне әзерләгәндә районда урнашкан предприятиеләргә һәм оешмаларга мөрәҗәгать иткән.

Әлеге уникаль тупланманың бөтен экспонатлары да кунакларга беренче мәртәбә күрсәтелә. Бу шул исәптән - янгын сүндерүче, Донбасстагы  ташкүмер шахтасында эшләгән эшченең, совет мәктәбе укучысының костюмы һәм башкалар.

Күргәзмәдә совет чоры интерьеры торгызылган. Кунаклар колхоз рәисе бүлмәсенә керә, кыр станына бара ала.  Экспозиция турындагы лекцияне музейның легендар экскурсоводы Гөләндәм Давыдова укый.

«Нократ» газетасы материаллары буенча»

Фото: mamadysh.tatarstan.ru  газетасы/Кристина Сабурова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1293
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру