Казанга самолёт-ресторан “төште”

Питерның Kravt Invest Идарәче компаниясе ЯК-42 бортында ретро-стильдәге лаунж-бар ачарга җыена. Хәзерге вакытта ул Kazan Expo кунакханәсе төзелешен алып бара.

Самолет булачак урынына – төзелә торган кунакханә янына илтеп куелган инде, ул “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге белән “Казан” аэропорты арасында урнашкан. Бу турыда “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы Kravt Invest компанияләр төркеменең генераль директоры һәм аңа нигез салучы Валерий Кравцун сүзләрен таянып хәбәр итә. Аның әйтүенчә, Күргәзмәләр урамындагы ресторан-самолет кунакханә инфраструктурасының бер өлеше булачак.

ЯК-42 бортында ретро-стильдәге лаунж-бар ачылачак.

«Хәзерге вакытта ресторанның исеме, кухнясы, концепциясе һәм эчке дизайны эшләнә. Аны 2021 елның җәендә ачарга планлаштырабыз”, - дип хәбәр итә Кравцун.

Фото чыганагы: “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
88
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру