Аксыл костюмлы ялгыз джентльмен
«Ул Горький урамындагы театр янында йөрергә ярата. Менә дигән урын – ыгы-зыгы юк, һәрчак тыныч. Өе дә янәшәдә, ишегалдында гына, аерым йорт түгел-түгелен, шулай да ярап тора. Ягымлы, җылы кеше икәнлеге абайланса да, өйдә утыруны үз итә торганнардан түгеллеге шунда ук күзгә ташлана. Уйчан карашы каядыр төбәлгән, әйтерсең, нидер ишетелә аңа. Шул моңнан сихерләнеп басып тора да – капка төбендә, театр янында, йорт почмагында…»
«Ул бит безнең Сәйдәш!»
1954 елның июнь иртәсе. Казан бәйрәм каршыларга әзерләнә – Сабан туен. Горький исемендәге паркта зур концерт узарга тиеш. Оркестр белән Салих Сәйдәшев дирижёрлык итәчәк. Бу көннәрдә аңа кунакка Яр Чаллыдан килене Вера белән олы улы Альфред килеп төштеләр.
– Салих Җамалетдинович миннән костюмын хәстәрләп куюымны үтенде. Аксыл төстәге киндердән тегелгән костюм – җәйләрен ул гел шуны кия иде, – дип искә ала Вера Петровна. – Камал театры янында, Горький урамында (хәзер монда Тинчурин театры урнашкан) яши иде ул. Паркка – кул сузымы гына ара. Әмма безгә анда барып җитәр өчен өч сәгать вакыт кирәк булды…
Сәйдәшне адым саен туктаталар – һәркемнең аның кулын кысасы, кочасы килә. Ул берәүне дә игътибарсыз калдырмый – хәл-әхвәл белешә, елмая, сөйләшә.
– Ничек һәр узган-барганга сабыры һәм илтифаты җитә икән, дип уйлап куйдым ул чакта. Карыйм: мин тырыша-тырыша хәстәрләгән костюм әкренләп йомарлана һәм керләнә бара…
Парк янына җиткәндә, Сәйдәшевне бер төркем эшчеләр уратып ала. Өсләрендәге кием майга батып беткән, сменадан кайтышлары. Алар да композиторны кочакларга керешә. Шулчак Вераның түземе төкәнә: «Саграк булыгыз, зинһар, костюмын пычратмагыз!» Тегеләр исә бертавыштан җавап кайтара: «Ул бит безнең Сәйдәш!
Халкының чиксез мәхәббәтен Сәйдәш үзе сиздеме икән соң? Әлбәттә. «Капкадан чыгуыма, минем өчен кырык җирдә кырык самавыр кайнап утыра», – дип шаяртырга яраткан ул. Әмма «йолдыз чире» белән чирләмәгән. Халыкта үзенә карата булган тугры, какшамас хисне зур рәхмәт хисләре белән кабул иткән, гомеренең соңгы көннәренәчә җылытып килгән Сәйдәшне бу мәхәббәт. Иң авыр чакларында – хезмәттәшләре йөз чөергәндә, дуслары ташлап киткәндә, эшләргә мөмкинлек бирмәгәндә…
Тукайның соңгы җыры
Бәләкәй пианист «Әллүки»не уйный – Тукай өчен. Махсус. Шагыйрь үзе уйчан гына янәшәсендә утыра – сәләтле Салихның уйнавын тыңларга дип килгән ул. Кинәт Тукай, музыкага кушылып, әкрен генә көйли башлый. Музыка белән шагыйрь тавышы бербөтенгә әверелә. Тукайның тавышы көчәя төшә. Ул җырлый, ә тирә-юньдәгеләр, сулыш алырга да кыймыйча, тыңлый. Әмма бу алдан юрап куелмаган мизгел шулай ук кинәт кенә өзелә дә – шагыйрьнең тамагыннан кан китә. Баксаң, бу аның соңгы җыры булган икән…
Иҗат әһелләре Әхмәровлар йортыннан беркайчан да өзелми. Салих Сәйдәшев шул йортта үсә. Әтисе Җамалетдин улы туар алдыннан гына дөнья куя. Гаиләсен, ягъни хатыны Мәҗүпҗамал, улы Салих белән олы кызы Әминәне кайгыртуны ул үзенең приказчигы Насретдин Хәмитовка йөкли. Бу миһербанлы кешедә Салих 11 ел яши, ә апасы Әминә нәшир Шиһаб Әхмәровка кияүгә чыккач, әнисе белән Әхмәров йортына күченәләр.
Нәкъ менә нечкә тоемлы, укымышлы Шиһаб Әхмәров кечкенә Салихта музыкага сәләт барлыгын сизеп ала. Ул аны үстерер өчен күп көч куя – рояль ала һәм өйгә ул чактагы танылган пианистны, «Тукай маршы»ның авторын Заһидулла Яруллинны Салихны укытыр өчен чакыра. Инде 13 яшендә Салих беренче татар труппасы «Сәйяр» оркестры белән чыгыш ясый. Нәкъ менә шул чыгыштан аның театр белән туганлыгы башлана да.
Кагылып үткән бәхет
Валя Мухина исемле сөйкемле, зыялы кыз Шиһап Әхмәровның сеңлесе Зәйнәпнең якын дусты була. Медицина факультетында бергә укыйлар алар. Валя музыканы ярата һәм тоя гына түгел, ә үзе дә бик әйбәт уйный. Яшь Салихның аны ошатуы бер дә гаҗәп түгел. Музыка аларны берләштерә, күңелләренең бер дулкында булуын тоя яшьләр. Милләтләренең төрле булуы да борчымый Салих белән Валяны, әмма Әхмәровларның дини тәрбия алып үскән әбекәйләре яшьләрнең бергә булуын хупламый. Көннәрдән бер көнне гашыйклар, берәүгә дә хәбәр итмичә, юкка чыгалар. Кире кайтып төшкәндә, алар инде язылышкан булалар. Салих белән Валяга ачуланырга да мөмкин булмый – аларның бәхете ташып тора. Эчкерсез, мөлаем Валя тиз арада бу зур һәм тату гаиләнең аерылгысыз өлешенә әверелә.
Сәйдәш бәхетенең чиге булмас кебек тоела, әмма язмыш үз төзәтмәләрен кертә. Сәйдәшкә беренче улларын – Альфредны бүләк итә дә, сабые туып берничә көн узгач, Валентина каны агуланудан үлеп китә. Бик тыныч, үзен һәрчак кулда тотучан Сәйдәш хатыны үлгән көнне рояль капкачына капланып елый. Бик тиздән дөнья аның яңа әсәрен – «Сакай маршы»н ишетә. Сәйдәш аны дусты – артист Нури Сакаевны озаткан вакытта кәгазь кисәген тезләренә куеп яза. Бу маршның аһәңнәрендә Сәйдәш йөрәгенә җыелган бар газап, бар моң чагылыш тапкандыр.
Валентина белән узган еллар, мөгаен, аның тормышындагы иң бәхетле еллар булгандыр. Икенче һәм өченче хатыннары турында истәлекләр әллә ни күп сакланмаган. Әмирхан Еники болай язып калдырган:
«Без якыннан 1945 елда, мин сугыштан кайткач таныштык. Ул чагында Сәйдәш Асия белән яши иде. Аның хакында әллә ни әйтә алмыйм. Без Салих белән пианинода уйнап утыргалыйбыз, ә Асия безнең якка чыкмый иде… Сафияне дә белә идем мин. Бик чибәр, сөйкемле, әмма артык җилбәзәк иде…»
Пионер Сәйдәшев
«Әти бик иртә тора. Менә ул тәрәзә янына килә. Агач ботагына кунган кошларны дикъкать белән күзәтә, ә үзе ишетелер-ишетелмәс кенә көй көйли», – дип искә ала Сәйдәшнең кече улы Нәүфәл. Яраткан авылы Кызыл Байракта сәгатьләр буе Идел ярында кармак салып утыра торган була Сәйдәш. «Балык тотканда әти һәрчак тын гына нидер көйли иде. Мин аңа әйтәм: «Тавышланма, балыкны өркетәсең». Ә ул: «Балык музыканы ярата ул, сихерләнеп, безгә таба килсен өчен махсус көйлим», – дия иде.
Сәйдәш үзе «колагымда гел музыка яңгырап тора», дия торган булган. Күбрәк илһамга көйләнеп язган, илһамы килгәндә, башка бер эшкә дә бүленмичә, тиз һәм онытылып иҗат иткән.
1922 елда күрсәтмә чыгышлар өчен, татар дәүләт драма театры оештырырга кирәк, дигән карар кабул ителә. Бу миссияне режиссёр Кәрим Тинчуринга йөклиләр. Музыкаль эшчәнлекне оештыруны, җитәкләүне Тинчурин, үз чиратында, яшь композитор – Салих Сәйдәшевка йөкли. Хәбибулла Ибраһимовның «Башмагым» комедиясенә музыка язарга тиеш була Сәйдәш. Премьера вакытында дирижёр пультына яшь композитор үзе баса.
Аннан Сәйдәш «Сүнгән йолдызлар»га бик шәп увертюра иҗат итә. «Галиябану», «Ил», «Зәңгәр шәл», «Наёмщик» спектакльләренә музыка яза. Әмма коллегалары аерым бер игътибар белән искә алган эше «Кандыр буе» музыкаль пьесасы була.
Пьесаның авторы – Кәрим Тинчурин үзе, спектакльне әзерләү вакыты бик аз, ә эшнең иге-чиге юк – егерме җыр һәм аерым балет! Тинчурин – ашыктыра, Сәйдәш – борчыла, дулкынлана. Нәтиҗәдә композитор бу тау кадәр эшне егерме көндә каһарманнарча башкарып чыга.
Ул татар профессиональ музыка сәнгатенең чишмә башында торган зат. Аның пионеры. Сәйдәшнең музыкаль драмаларында бик күп формалар бербөтенгә әверелә. Шул исәптән балет музыкасы да. Танылган балетмейстер Гай Таһиров әйтүенчә, милли хореографик сәнгатьнең шулкадәр уңышлы үсеп китүе, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты кебек җитлеккән, камил әсәрнең дөньяга тууы, һичшиксез, Сәйдәш иҗаты куйган югары бурычлар белән тыгыз бәйләнгән. Сәйдәшнең хореографик һәм балет номерлары булмаса, беренче милли балетның андый кыска вакыт эчендә барлыкка килүе мөмкин эш булмас иде.
Олпат шәхес булуына карамастан, Сәйдәш бик тыйнак һәм иҗат мәсьәләсендә һәр яңалыкка ачык кеше була. Аңардагы тагын бер гаҗәеп сыйфат — ул тәнкыйтьне кабул итә белгән. Теге яки бу әсәрнең музыкаль бизәлешен эшләгәндә, һәрчак автор белән киңәшләшкән. Өзеген уйнап күрсәтә торган булган, авторның фикерен белешкән. Соңыннан тагын үзенә чакырып алып, уйнап күрсәткән: «Карале, мин менә бу урында, синең киңәшеңне истә тотып, болайрак үзгәрттем».
Итсез аш һәм киребеткән ишәк
Кәрим Тинчурин Сәйдәшне бик ярата. Шулкадәр ярата ки, берсендә аңа хәтта… роль тәкъдим итә! Актёр һәм режиссёр Хәким Сәлимҗанов бу кызык очракны менә ничек искә ала.
«Җилкәнсезләр» спектаклендә Казан сәүдәгәрен уйнарга туры килде. 1927 елгы җәйге гастрольләрдә Сәйдәш, грим салып, сакал-мыеклар ябыштырып, үз ролен уйный. Әмма актёрлык һөнәре барып чыкмый Сәйдәшнең. Сәхнәдә ул еш кына текстны бутый, башка сүзләр кыстырып җибәрә. Шулай Мисбах хаҗи тузына башлый торган хәйрия җыены күренешендә Салих кинәт кәмит тавыш белән: «Әй, китсәнә, ахмак хаҗи, чебеннәргә азык булсаң ие!» – ди. Сәхнәдәге артистлар да, пәрдә артында торганнары да, тыела алмыйча, көлә башлыйлар, ә Батырҗан ролен уйнаган Кәрим Тинчурин үзе, түзмичә, көлә-көлә өстәл астына кереп китә».
Сәйдәшне яхшы белүчеләр һәрчак аның юморын искә алалар – йомшак, әдәпле була ул юмор. Композитор шулай ук бик күп кәмит тарихлар һәм анекдотлар остасы да була. Сәйдәш дусларының күңелен күтәрергә ярата, кайвакыт үзе дә һәртөрле мәзәк вакыйгаларның каһарманына әверелә. Мәсәлән, СССР буенча беренче гастрольләре вакытында ТДАТ Донбасска килеп төшә. Кечкенә посёлокларда эшләүче күпчелек эшчеләр – эштә, театрның монда аз гына акча эшләү мөмкинлеге дә юк, димәк. Вокзал янындагы ресторанда нәрсәгә акчалары җитү-җитмәвен ачыклаганнан соң, артистлар беренче блюдоны гына алырга булалар. Аш китерүләре була, болар шунда ук исәп-хисап ясауларын да үтенәләр. Сәйдәш, кесәләрен актарып, бер уч вак акча чыгара да: «Җитмәс, ахрысы», – дип, авыр сулап куя. «Кайгырмагыз», – ди официант. Аштан ит кисәген ала да, аны алып киткәндә, өстәп куя: «Тынычлап ашагыз, менә хәзер тәртип!» – ди.
Ә хәзер Сәйдәшне ишәккә атланган рәвештә күз алдына китереп карыйк. Киребеткән хайван зур күлдәвек уртасында кымшанмыйча басып тора, өстендәге җайдакның әйдәкләвен бар дип тә белми. Төшә дә алмый җайдагыбыз – аягындагы ак киндер ботинкаларын жәлли. Боларның тирәсенә ачык авызлар җыела. Казахстандагы гастрольләр вакытында була бу хәл. Шәһәрне карап йөргән чакта директор Зәйни Солтанов Сәйдәшкә кызык өчен генә ишәккә атланып йөрергә тәкъдим иткән була. Ахыр чиктә, ишәкнең үзен дә, композиторның ботинкаларын да ишәк хуҗасына коткарырга туры килә.
«Бу тормышны сөючән матур күңелле кеше өстәвенә бик җор күңелле мәзәкче дә иде. Салихны якыннан белә торган кешеләрнең берәрсе булса да аның төшенке күңел йә караңгы чырай белән йөргәнен хәтерлиме икән? 1954 елның азагында, гомеренең соңгы көннәрендә дә, авыру Сәйдәш ята торган палатага Әхмәт Фәйзи белән икебез килеп кергәч, ул безне елмаеп һәм шаяртып каршылады», – дип яза драматург Габдрахман Минский.
Әмма «җор, мәзәкчән кеше» трибунага чыгуга, шунда ук бу сәләтен югалта торган була. 1929 елда Кызыл Армиянең 11 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә Салих Сәйдәшев үзенең атаклы Маршын татар полкына тәкъдим итә. Моңа җавап итеп, композиторга тулы мундир һәм мактаулы кызылармияче исеме бирәләр. «Шул чакта Сәйдәш ике җөмлә кысып чыгара алды: «Менә яздым… Сезнең өчен…» Һәм, эшенең нәтиҗәсен күрсәтергә теләпме, оркестрга ымлады. Аннан: «Рәхмәт сезгә», – дип өстәде. Калганын аның гүзәл музыкасы әйтеп бетерде», – дип искә төшерә Гай Таһиров.
Өйдә аяк очларына гына басып йөри иде…
«Шлем» спектакленең премьерасы. Сәхнәдә – кызылармиячеләр, залда да – алар. Финал! Сәйдәш маршы – диварлар тетрәп тора. Тамашачы гөрләтеп кул чаба. Марш тагын бер кат яңгырый. Хисләнүнең соң чигенә җитеп, тамашачы кызылармиячеләр сәхнәгә – актёр-кызылармиячеләрне кочакларга ташланалар. Бу тамашаны пьесаның авторы Габдрахман Минский күзәтеп тора. «Менә режиссёрны сәхнәгә йолкып чыгаралар». «Сәйдәш! Сәйдәш!» – дип шаулый халык. Аптырабрак калган, әмма гадилеген җуймаган Салих тыйнак кына, хәтта үзен гаепле хис иткәндәй, сәхнәгә чыга. Зал гөрли. «Әй, туган, күр әле, бу Сәйдәш дигәннәре нәкъ безнең шикелле икән бит! Ә каян алып яза икән ул бу әсәрләрне?!» – дигән репликалар яңгырый солдатлар арасында.
20 нче еллардан башлап, Сәйдәш музыкасы бөтен җирдә яңгырап тора. Ә ул, үзенең чиксез популярлыгына һәм халык мәхәббәтенә карамастан, әдәплелек һәм кеше язмышына карата сизгерлек кебек сыйфатларын саклап кала ала. Шулай бер чак Сәйдәш күршесе Хәким Сәлимҗановның яшәү шартлары бик кыен булуын белеп ала – ике бүлмәдә ун кеше яшиләр тегеләр. Композитор шунда ук актёрның туганнарына үз фатирына күчәргә тәкъдим итә. Шулай итеп, булачак сынчы Рада Нигъмәтуллина, әнисе һәм туганы белән, Сәйдәш йортына эләгә. Аларны иң гаҗәпләндергәне – Сәйдәшнең йорт шартларындагы гадилеге. Композиторның бердәнбер костюмы була, ул аны гел киеп йөри. Ап-ак күлмәге һәрчак чип-чиста итеп юылган, тип-тигез итеп үтүкләнгән булыр. Кышларын Сәйдәш каракүл якалы пәлтә һәм башлык кия – бөтен байлыгы шул. Фатиры да нәкъ гардеробы кебек үк – гади һәм тыйнак.
«Ул бик нәзакәтле, сак кеше иде, хәер, моны безнең хакта да әйтергә була. Без — ярар, аңлашыла инде, кеше йортында торабыз бит, хәлебез шундый. Әмма ул бит — фатир хуҗасы, бар халыкка исеме билгеле танылган композитор, ә үзе өйдә аяк очларына гына басып йөри!» — дип искә ала соңыннан Рада Нигъмәтуллина. Кечкенә Раданың хәтеренә бигрәк тә Сәйдәшнең моңсу чаклары, сәгатьләр буе үзенә бикләнеп уйланып утырулары сеңеп калган. Өйдән чыгуга шат күңелле, аралашучан, җор теллегә әверелә торган Сәйдәш, фатирына кайткач, бөтенләй башка халәткә керә торган була…
«Эт өрә, кәрван йөри тора…»
1938 ел Сәйдәш өчен аеруча авыр ел була. Кадерле дусты һәм аркадашы Кәрим Тинчуринны югалта ул, аның артыннан ук Фәтхи Бурнашны. Аларның пьесаларына иҗат иткән музыканы башкарырга ярамый башлый, ул тыела. Әмма Сәйдәш «калкандай булып кала бирә, үзгәрми». Театр мохитендә аның турында сүзләр йөри, гайбәтләр ишетелеп тора. Сәйдәш исә: «Эт өрә, кәрван йөри тора», — дип кенә җавап кайтара торган була. Үзе исә беркайчан да пәрдә арты бәхәсләренә, әңгәмәләренә катнашмый.
Бервакыт газета чыга, анда бүләккә тәкъдим ителүчеләрнең исемлеге басылган була. Сәйдәшнең бер танышы газетаны актарып чыга да Сәйдәшкә эндәшә: «Карале, синең исемең юк монда! Ә, Салих?» — ди. Сәйдәш үзенә генә хас нечкә юмор белән җавап кайтара: «Ничек инде мин булмыйм? Менә ич мин. Син яңа гына минем исемне атадың! Ул исем миндә һәрчак бар иде, хәзер дә бар!» Ул үз бәясен яхшы белә. Нык тора. Аны халкының мәхәббәте һәм җылысы коткара.
Тиздән тарихка кереп калган күңелсез вакыйга — композиторларның атаклы пленумы узачак. Сәйдәшне монда үз алдында ук оялмыйча пычратачаклар. Кайберәүләр трибунадан: «Сәйдәш — артта калган этап инде ул!» — дип кычкырачак. Аны кинәт, көтмәгәндә-уйламаганда, «музыканы үзлегеннән өйрәнгән талантлы җыр язучы», ярымпрофессионаллар исемлегенә кертәләр, имеш, ул заманча музыкаль жанрларны бөтенләй белми. Дөрес, композиторны яклап чыгучылар да табыла…
1948 елда Сәйдәшне театрдагы эшеннән азат итәләр. Бер генә тантана, бәйрәм дә Сәйдәш иҗат иткән марштан башка узмый, ә композитор үзе очраклы һәм тиен-миен гонорарлар хисабына яшәргә мәҗбүр була. Ул елларда Сәйдәшкә музыкантларга караганда, язучылар һәм журналистлар күбрәк ярдәм итте, дип искә алалар. Каләм әһелләре композиторга үзләренең иң шәп шигырьләрен китергән, ә Сәйдәш аларны җырга әйләндергән.
«Елмаюы, кешеләргә карата булган игелекле мөнәсәбәте артында яшеренеп яткан сагышның, фаҗигале нотаның без шулай да шаһитлары була алмадык… Ә ул, күрәсең, кешеләрдән башка иҗат итә алмаган, ә иҗат итмичә, гомумән яшәүнең мәгънәсен тапмаган… Аның берәүгә дә зарланганын күргәнем булмады, ул бары соклангыч ак күлмәген кия, муенына «күбәләген» тага иде дә, капкадан дөньяга чыга… Аңа кемнеңдер җавап итеп елмаюы кирәк булган, мөгаен, кешелекле җылы сүз… Дулкын комга чыгарып бәргән кабырчыктагы әкәм-төкәмдәй кибәсе килмәде Сәйдәшнең, тулыканлы тормыш белән яшәргә теләде ул…» — дип яза композитор турында Празат Исәнбәт.
Һәм менә 1954 ел. Сәйдәш театр янындагы Горький урамы буйлап йөреп тора. Менә дигән урын — ыгы-зыгы юк, һәрчак тыныч… «Кыяфәте буенча да, үзен тотышы буенча да искиткеч оригиналь джентльмен» — әнә шундый булып кереп калган ул хәтеренә Әмирхан Еникинең. Бу аларның соңгы очрашуы була. Сәйдәш Мәскәүгә тикшеренергә китәргә тиеш була. Кыска гына вакытка, дип исәпләсә дә, чынлыкта мәңгегә китүе була аның. Бәлки, эчтән генә үзе сизгәндер, шуңа да аеруча сабыр, җыйнак һәм сагышлы булгандыр. Әйе, ул һәрчак кешеләр арасында — аңа эндәшәләр, сәламлиләр, уратып алалар… Әмма Еники ул көләч кояшлы көнне кинәт башка Сәйдәшне күреп ала һәм ихтыярсыздан пышылдый: «Йа Ходам! Ул коточкыч ялгыз бит!» Артыннан карап калганда, шулай ди. Ә Сәйдәш ак костюмыннан килеш урам буйлап китеп бара…