Милли холыклы классика

Милли холыклы классика

1939 ел. «Качкын» операсы премь­ерасына нибары ике атна калган. Бертуктаусыз, көне‑төне эш кайный. Бу искиткеч җаваплылык таләп итә, чөнки нәкъ менә шул спектакль белән Казанда яңа опера театры ачылачак.

Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операсында Галия Кайбицкая Галиябану ролендә.

Инде иртәнге сәгать унбер тулган, әмма «Качкын» операсы авторы Нәҗип Җиһанов кара­ватыннан торырга уйламый да. Ул шулкадәр арыган ки, хәтта ре­петициягә бармаска булган. Аның уйлары бер генә нәрсә тирәсендә бөтерелә – моңарчы күрелмәгәнчә гауга, «республика күләмендә истерика» көтелә – премьерада кем җырларга тиеш? Җиһанов фикеренчә, элекке казанышлары булган кеше түгел, бәлки остарак артист җырларга тиеш – бу турыда инде ул театр директоры белән дә, сәнгать җитәкчесе белән дә, һәм хәтта сәнгать эшләре буенча башлык белән дә сөйләшеп куйган. Рәйханә – Кайбицкая, Булат – Ар­тёмов, Кирәмәт – Насретдинов… Ул менә шушы состав җырласын өчен тырыша. «Әгәр эшкә Сов­нарком тыкшынмаса, бу состав һичшиксез җырларга тиеш!» Их­тимал, Совнарком тыкшынмаган­дыр,чөнки театрда беренче кичәдә сәхнәдә Кайбицкая белән Насрет­динов балкый…

Менә ул Татар опера һәм балет театрының иң җете артефакты – «Качкын» операсы афишасы. 1939 елның 17 июнендә ул шул спек­такль белән ачыла. Игътибарны кызыклы детальләргә юнәлтәсе килә. Беренчесе: башта театр исе­мендә «балет турында» бер генә сүз дә булмый, афишада исә балет труппасы бар. Икенчесе: яңа опера театрының үз бинасы булмаганга, премьераны Зур драма театрын­да (хәзерге Качалов исемендәге) күрсәтәләр. «Гаять зур мәдәни чара бүлмәдәге бер почмакны яллап торучы хәлендә, бивуакта урнаш­кандай үткәрелә», – дип язган премьера турындагы тәнкыйть мәкаләсендә танылган публицист һәм критик Давид Заславский. Театрның үз йорты 1956 елда гына булачак әле. Өченчесе: тамашачы­лар талон буенча кергән, һәм бу да гаять катлаулы шул чорның ча­гылышы булып тора…

Сүз уңаеннан, шул авыр чорда Казан Җиһановсыз кала язган – аның Совет Татарстаныннан китәргә сәбәпләре шактый җый­налган. Спектакльгә әзерлек бер үк вакытта бик илһамландыргыч та, бик катлаулы да булган. Җиһанов, театр сәхнәсендә үз әсәре тууга сөенү белән беррәттән, админист­рацияне ваемсызлыкта, үз эшенә салкын карауда гаепләгән. Дирек­тор урынбасарын «кызган баштан түгел, бәлки аңлы рәвештә» оят­сыз һәм ахмак дип атаган. Әлеге бәрелеш кимендә шелтәгә тарта, әмма Җиһанов моннан курыкмый, киресенчә: «Шул вакытта инде мин үземнең кирелегемне тулы куәтенә күрсәтәчәкмен һәм эш йә шелтәле фәрманның юкка чы­гарылуы белән бетәчәк, яки алар минем икенче опера вәгъдә итүем­не онытырга мәҗбүр булачаклар, ә бәлки, мин бөтенләй Казаннан ук китеп барырмын», – дип язган ул үзенең беренче хатыны Симур­ка – Серафима Алексеевнага.

Әйе, яңа театрда вазгыять шак­тый томанлы була. Спектакльләр кыен матди шартларда әзерләнә. Премьерага кадәр диярлек театр Фәнни хезмәткәрләр йортында сыенып яши, андагы тамаша залы тулы канлы репетицияләр үткә­рергә мөмкинлек бирми. Музыка уен кораллары җитешми. Кая әле уен кораллары! Беренче вакытлар­да музыкантларга да, артистларга да кытлык була, бигрәк тә балет артистларына, шунлыктан еш кына вокалчыларга биергә дә туры килә.

Дәвере шундый була, әмма ул чактагы бөтен авырлыклар­ның сәбәбен бик гади аңлата­лар. «Халык дошманнары халык иҗаты, халык талантларының тере чишмәләрен берничә тап­кыр күмәргә маташты. Буржуаз милләтчеләр татар операсын бул­дырмас өчен әллә ниләр эшләргә әзер иде», – дип раслый «Комсо­молец Татарии» газетасы, Татар дәүләт опера театры булдырылу фактын исә «Партиянең Ленин – Сталин милли сәясәте тантанасы» дип атаудан тайчынмый.

Бәхеткә, ул заман матбугатында объектив тәнкыйтьне дә очратып була. Премьерадан соң икенче көнне «Правда» газетасы: «Кач­кын» – чыннан да, бу сүзнең иң яхшы классик мәгънәсендә опе­ра, бу музыкаль драма спектакле түгел… Бу, һичшиксез, театрның уңышы, өметләндергеч башлан­гыч», – дип яза.

 

ТАЛАНТЛАРНЫ – СТУДИЯГӘ!

– Ул чакта Муса та, мин дә бу очрашуның безнең тормышта нинди әһәмияткә ия булачагын фаразламадык әле, – дип язачак үзенең истәлекләрендә күп еллар узгач Нәҗип Җиһанов. – Җәлил мине күзәткән, композитор була­рак язган әсәрләремне тыңлаган, мин исә, үз ягымнан, аны шагыйрь буларак күбрәк өйрәнә башладым. Безне татар профессиональ музы­ка мәдәнияте язмышына карата уртак мөнәсәбәт берләштерә иде.

Ике олпат иҗади шәхес – Муса Җәлил һәм Нәҗип Җиһанов арасындагы дуслык татар мәдә­ниятенә «Алтынчәч», «Илдар», «Шагыйрь», «Җәлил» операла­рын бүләк итә… Әлеге дуслык исә Мәскәүдә башлана – 1934 елда республиканың иң яхшы иҗади көчләре башкалага укырга җибә­релә. Ул вакытта Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында Та­тар опера студиясе оештырыла. Бер генә максат белән – яңа та­тар опера театры өчен кадрлар әзерләү. Анда консерваториянең әйдәп баручы профессорлары, күренекле театр әһелләре укыта. Ә студентлар арасында Казан му­зыка техникумын тәмамлаучылар да, һәм инде тәҗрибәле артистлар да, шулай ук дирижерлар, компо­зиторлар, драматурглар бар. Менә, мәсәлән, инде татарның беренче «Сания» операсында балкыган Сара Садыйкова, танылган Мансур Мозаффаров, һәркем яраткан Са­лих Сәйдәшев… Студияне Хәмит Төхфәтуллин җитәкли, компози­тор Җәүдәт Фәйзи – уку‑укыту бүлеген, Муса Җәлил әдәби бүлек мөдире була.

Менә ул дәвернең тагын бер ар­тефакты – Татар дәүләт опера сту­диясен тәмамлаучылар концерты афишасы. 1938 елның 15 декаб­рендә Мәскәү дәүләт консерва­ториясендә опералардан өзекләр күрсәтелә, алар арасында яшь ком­позитор Нәҗип Җиһанов калә­меннән әле генә чыккан «Качкын» да була. Сүз уңаенда, аның өчен авторлык гонорары дүрт мең сум тәшкил итә. Опера студиясе белән килешү нигезендә, яңа милли опе­ра ансамбльле, хор һәм балетлы, шулай ук «татар музыкасы харак­терына ия булырга» тиеш була.

 

Беренче татар операсы «Сания»нең авторлары һәм башкаручылары (1925 ел). Сулдан уңга утыралар: Г.Айдаровский, А.Литвинов, В.Виноградов, Г.Әлмөхәммәтов, С.Габәши. Басып торалар: Л.Гаврилова, С.Садыйков, Г.Кайбицкая, А.Хисамов.

 

 

Опералардан өзекләр кую һәм башкару өчен студиядә укучылар янына төрле театрларның режис­серлары килә. Алай гына да түгел, казанлылар башкаладагы бер генә премьераны да калдырмый. Мейер­хольд театры, Революция театры һәм, ниһаять, Зур театр – боларның ба­рысы да алар өчен ачык! Студиядә укучылар еш кына үзләре дә башка­ланың иң яхшы мәйданчыкларында концертлар белән чыгыш ясый. Дө­рес, бу бөтен кешегә дә бердәй җиңел бирелми. Әйтик, киләчәктә атаклы опера җырчысы булачак Мөнирә Булатова сәхнәдән шулкадәр курка ки, хәтта киңәш сорап… невропа­тологка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Бер концертта Булатова «Са­гыну» җырын башкарырга тиеш була. Куркудан үз‑үзен белештермәс дәрәҗәгә җиткән кыз көчкә җырлап чыга: моннан соң мәңге чыкмаячак ул сәхнәгә! Тик шул вакыт Мөнирәне кабат сәхнәгә төртеп чыгара баш­лыйлар. Булатова карыша һәм нә­тиҗәдә залга аркасы белән килеп чыга. Аның беренче тапкыр «бис»ка җырлавы менә шулайрак була*.

Ә менә Усман Әлмиевкә Станис­лавскийның үзе каршында җырлау бәхете тәти. Очрашу Константин Сергеевич өендә – Леонтьев тыкры­гындагы ике катлы борынгы йортта була. Станиславский Мәскәү консер­ваториясе профессоры Друлякина сыйныфы студентларын колонналы гаять зур репетицияләр залында кар­шылый. «Чал чәчле, мыеклы, озын буйлы, кычкырмыйча һәм салмак кына сөйләшә». Шәкертләрнең кай­сы ариядән өзек, кайберләре икәү җырлый. Әлмиев «Евгений Онегин» операсыннан борынгы француз җы­рын башкара. «Сез француз малае кебек җырладыгыз», – дигән «вер­дикт» чыгара театр сәхнәсе мэтры**. Башкорт студиясеннән соң Татар студиясе Мәскәү консерваториясе каршындагы икенче милли студия була. Аннары гына Төркмән, Казах, Кыргыз, Үзбәк студияләре формала­ша… Сәнгать белгече Лилия Салихова язуынча, ул елларда милли опера булу факты милли мәдәниятнең «сыйфат билгесе» санала, Европа үрнәгендә милли опера театрла­ры ачылу исә социалистик строй, аның милли сәясәте казанышларын күрсәтә торган үзенчәлекле «витри­нага» әйләнә.

1939 ел Советлар Союзының бай­так республикаларында милли опе­раны үстерү өчен башлангыч ноктага әйләнергә тиеш була. Әмма куелган бурычны барысы да үти алмый. Та­тарстан исә булдыра.

ПАРТИЯ ТҮГЕЛ, КЕШЕ

Ә менә яңа театрда куелган бе­ренче балетның афишасы, ни кыз­ганыч, сакланмаган. Тик без аны, мәгълүм тарихи фактларга ни­гезләнеп, яңарта алабыз. Бу Ге­рольд музыкасына «Тщетная пре­досторожность» классик спектакле премьерасы була. Һәм ул инде 1939 елның 9 сентябрендә куела.

Гаҗәп хәл, әмма «Тщетная пре­досторожность» балетына матбугат әллә ни игътибар бирми. «Халык иҗаты чишмәләре» яки «партиянең грамоталы милли сәясәте» дип лаф ормыйлар. Ихтимал, сәбәбе су­гыш якынлашудадыр, газеталар Европадагы кайнар яңалыкларны җиткерергә ашыга. Монда инде ба­лет кайгысы түгел. Ә бәлки эш яңа театрда беренче балет спектаклен кую идеясенең партиянеке түгел, бәлки конкрет бер кешенең, ягъни театрның беренче баш балетмейс­теры Гай Таһировныкы булудадыр.

Театрдагы коллегалары кебек үк, Гай Таһиров та Мәскәүдә укыган, тик опера сәнгатенә түгел, балет­мейстерлык осталыгына өйрәнгән. Зур театр балетмейстеры Евгения Долинская аның педагогларыннан берсе була. Нәкъ менә ул Гай Хаҗи улын беренче спектаклен куюга әзерли, аны «җыярга» ярдәм итә. Шунлыктан «Тщетная предосто­рожность» балетын сайлау бер дә очраклы түгел.

Сүз уңаенда, балет труппасы­ның беренче исемлегендә ниба­ры унбиш исем бар. «Качкын» премьерасына кадәр Таһиров аны 25 артистка җиткергән. Әмма бу да бик аз, шунлыктан беренче балетны куйганда төп проблема кадрлар кытлыгы була. Гай Хаҗи улы аны хәл итә ала – бераз вакыт­тан соң татар балетының үз йол­дызлары кабына.

Аларның иң беренчеләре – Бари Әхтәмов һәм Таһиров ярдәмендә 29 яшендә пуантларга баскан Анна Гацулина! Җиңү алдыннан, 1945 елда куелган беренче татар балеты «Шүрәле» спектаклендә Сөембикә ролен нәкъ менә Анна Федоровна башкарачак. Гали батыр ролендә Бари Әхтәмов бииячәк. Әмма бу инде бөтенләй башка вакыйга…

* Гүзәл Сәйфуллинаның «Счастье сцены. Личность и судьба Муниры Булатовой» китабыннан.

** Усман Әлмиевнең «Еллар һәм җырлар» хатирәләреннән.

 

Материалны әзерләүдәярдәм итүләре өчен редакция Татар дәүләт опера һәм балет театры музей фонды саклаучылары Галия Акчуринага һәм Рәмзия Такташка, шулай ук композитор Нәҗип Җиһановныңоныгы, аныңмузей-йорты директоры Алексей Егоровка рәхмәтен җиткерә.

 

Автор: Катерина Котова 

Афишалар һәм фотолар Татар дәүләт опера һәм балет театры архивыннан алынды

Журнал "Татарстан", март 2019 

Сораштыру