Атказанган табиб һәм күренекле драматург Шәриф Хөсәенов: «Әни килде»дән начаррак әйбер язарга хакым юк иде»

Атказанган табиб һәм күренекле драматург Шәриф Хөсәенов: «Әни килде»дән начаррак әйбер язарга хакым юк иде»

Шәриф Хөсәенов гаҗәеп үзенчәлекле шәхес була. Ул гомере буе (40 ел) табиб булып эшли һәм шул ук вакытта менә дигән драматург та була. Табиб буларак аны хезмәттәшләре дә, хасталар да бик нык хөрмәт итәләр. Авыручылар нәкъ менә аңа күренергә тырышалар. Аның табиб-терепевт буларак үзенә генә хас дәвалау алымнары була. Ул дарулар алырга рецепт язып биреп утыруга караганда, авыруларга күбрәк психологик яктан тәэсир итүне хуп күрә. Ул авыруларны кызганмый, киресенчә, аларга карата кырысрак булырга тырышй. Кызгансаң, алар киресенчә ныграк авырый башлыйлар, дип исәпли.

Шәриф Хөсәеновның  «Әни килде», «Зөбәйдә – адәм баласы», «Профессор кияве» һәм башка шундый  пьесалары озак еллар сәхнәдән төшмичә, тамашачыларны үзләренә җәлеп итеп тора.  Табиблык һөнәренә генә түгел, Хөсәенов драматург буларак та үз-үзенә бик таләпчән була. «Әни килде» аның иң популяр пьсаларының берсе була. Ул Камал театрында гына да ике тапкыр куела һәм ике дистә елга якын сәхнәдән төшми. Спектакльне Тинчурин театры да, Качалов театры да, башка милләт театрлары да, бик теләп, үз сәхнәләрендә куялар һәм ул аларда да зур уңыш белән бара. Соңыннан, инде шактый өлкәнәйгәч, Шәриф Хөсәенов: «Әни килде»дән начаррак әйбер язарга хакым юк, ә яхшырак итеп мин инде яза алмыйм»,- ди.

Шәриф Хөсәенов үзенең пьсаларын куйган театларның барысына да бик рәхмәтле булган. Әнине беренче булып бик озак еллар буе уйнаган  Галимә Ибраһимованы бик яраткан. Качалов театрындагы Әни – Валентина Павловна, Тинчурин театрындагы Әни – Исламия Мәхмүтоваларны да премьера  көннәрендә кулларында гына күтәреп йөрткән. Тик шундый таланка ия булган шәхесебезнең үзен генә язучы буларак артык бәяләргә ашыкмыйлар. Аңа күбрәк табиб итеп карыйлар. Язучылар аның турында: «Ул безне санга сукмый, врачлар арасында үзен иркенрәк хис итә», - дип әйтергә яратканнар. Шәриф Хөсәенов исә тыштан сер бирмәсә дә, үзенә карата күрсәтелгән игътибарны бик яраткан, аңа бик шатланган. «Почет билгесе» орденын биргәч тә, фатир тәтегәч тә, аның куанычы эченә сыймаган.

Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Шәриф Хөсәеновның пьесалары композицион яктан оста корылган булуы, кеше образларының җете сурәтләнүе, конфликтның яхшы эшләнгән булуы белән аерылып тора. Тормышта, яшәештә совет системасы кысаларында килеп туган әхлакый мәсьәләләрне кискен куеп хәл итүе белән үзенчәлекле. «Кызыл» тематикадан бигрәк, кешеләрнең холык-табигатенә үтеп кергән әхлаксызлык, әшнәчелек, торгынлык елларында киң таралыш алган бюрократизм, мещанлык, эгоизм кебек сыйфатлар борчый аны. Ул табигате белән саф булган адәм баласының җәмгыятьтәге киртәләргә юлыгып, эчтән бозылуы, черүе турында сүз алып барырга ярата. «Әни килде»нең беренче куелышында ананың гарип улы наркоман була. Шуның өянәге килә башлагач, наркотик таба алмыйлар. Ана авыртуын, сызлавын басар өчен үзенә дигән уколны кызганып,  шул наркоман улына бирә. Тик главлит наркоманны алкоголик итеп төзәттерә. Имеш, ул вакытта совет гаиләсендә наркоманнар булмый. Әле соңыннан кайбер язучылар ананы сүгеп, имеш, ул үз баласына аракы алу өчен акча бирә, аны боза, дип язып чыгалар. Персонаж гап-гади алкоголик булып калгач, пьесаның куәте кими. Ә соңыннан, 1999 елда  спектакльне икенче тапкыр сәхнәгә куйганда цензура сызган, үзгәрттергән урыннар яңадан торгызыла.

Гомер буе ялгыз гына яшәгән, бар нәрсәгә дә тәнкыйть күзлегеннән карарга яраткан Шәриф Хөсәеновның якын дуслары күп булмаган. Чөнки ул кемнең кем булуына карамастан, кимчелекне кешенең күзенә карап әйтә торган, әче телле була. Ул ташламалар ясый белми. Язучылар белән якыннан аралашмавын, ул болай аңлата: татар язучылары арасында югары сәнгать, фәлсәфә турында сүз куерта алырлык әзерлекле кешеләр аз. Язучыларның күбесенең әсәрләрен ачы тәнкыйтьли, интелектуаль булмаган язучыларны җене сөйми.«Язучыны язучы булу теләге түгел, халыкка фикер әйтергә теләк китерергә тиеш. Ә хәзер күп язучылар язучы буласылары килгәннән генә язарга алынган кешеләр», - дип  әйтергә ярата. Ул музыка, опера өлкәсендә дә алыштыргысыз тәнкыйтьче була. Бер генә операны да калдырмый, аларны кат-кат тыңлый, бигрәк тә чит илләрдән килгән җырчыларны тыңларга ярата. Ул татар операсындагы кимчелекләр, җитешсезлекләр турында олыдан кубып, рәнҗеп, ачынып сөйли. Халык тарафыннан танылган атаклы җырчыларны да ул күз алларында да, артларында да тәнкыйтьли. Җырчы берәр урында «әтәч» кычкыртса, залдан ук чыгып китә торган була. Аның җәмәгатьчелектә шау-шу кубарган проблемаларга карата язылган мәкаләләре, сәяси-иҗтимагый мәсьәләләр буенча М.Горбачевка, Н.Хрущевка, «Огонек» журналына язган хатлары да мәгълүм.

Брежнев заманында  Шәриф Хөсәенов пьеса язарга уйлый. Эчтәлеген Марсель Сәлимҗановка да сөйләп күрсәтә һәм: «Языйммы?», - дип сорый. «Яз. Әмма мин моны куймыйм. Яшисе килә бит әле”, - ди театрның баш режиссеры.

Бервакыт Сәлимҗанов һәм берничә артист балыкка баралар. Күпме генә көтсәләр дә, балык капмый. Ачуы килгән Сәлимҗанов  артистларын җыя да: «Әйдәгез, Шәриф Хөсәеновның өенә барабыз. Ул һәрчак ачык йөз белән каршы ала, чәе дә, мәе дә була», - ди. Киләләр. Керәләр. Чакырылмаган кунакларның өенә килүен Шәриф һич кенә дә өнәми. Бигрәк тә аракы эчәргә теләүләрен. Ул аларны эт итеп сүгә башлый: «Йөрисез шунда вакытымны әрәм итеп. Үзегез мәдәният әһелләре, ә үзегез бозыклык таратып йөрисез»,- ди һәм өеннән куып чыгара. Тукта әле, бу бит минем пьесаларымны сәхнәгә куючы режиссер, ә болары шул спектакльләрдә уйнаучы артистлар дип, ник бер ташлама ясасын?!

Язучы Аяз Гыйләҗев белән Шәриф Хөсәенов бервакыт бозылышып китәләр. Икесендә дә усаллык җитәрлек. Бервакыт хат ташучы Гыйләҗев өенә «Табаководство» журналы китерә башлый. Ә Аяз Гыйләҗев тәмәкене күрә алмый. Аптырап кала. Журнал ел буе килә. Ул бу этлекне бары тик Шәриф Хөсәенов кенә эшләргә мөмкинлеген чамалап ала. Шуннан Гыйләҗев Хөсәеновка еллык «Свиноводство» журналын яздыра.

Рабит Батулланың бакчасында бәрәңге бик уңа. Ике капчык бәрәңгене Шәриф Хөсәеновка да китерә. Ул ишекне ачып, капчыкларга карый да: «Йөрисең шунда эч пошырып! Син мине кем дип белдең? Беренчедән, мин бәрәңге корсак түгел! Мин кара ипи белән бәрәңге ашамыйм. Мин кызыл уылдык белән кара уылдык кына ашап торам. Икенчедән, тузанлы капчыкларың белән өемне пычраттырыр хәлем юк, алып кит капчыкларыңны!» – ди. Батулла күтәреп менгән капчыкларын кире алып төшеп китәргә мәҗбүр була.

Шәриф Хөсәенов кактуслар үстерергә ярата. Өендә кактусларның  600 ләп төре була. «Шуларга бер машина акчасы кереп киткәнен белүчеләр мине юләргә саныйлар», - ди ул. Аларга сокланмаган кеше булмагандыр. Аеруча сокланган кешегә ул: «Ошадымы? Ошаса, мин аны сиңа бүләк итәм!» - ди торган була. Китәргә җыенгач, кунак сораса: «Мин аны сиңа биреп җибәрә алмыйм, чөнки син кактус тәрбияли торган кеше түгел, ул синең өеңдә тончыгып үләчәк! Торсын шушында, мин аны үзем тәрбияләп торырмын. Килгәләгәндә сокланырсың. Кабат чакырсам!»

Шәриф Хөсәенов 70 яше туларга биш ай кала вафат була. Үләсен белеп, Камал театры «Әни килде»не икенче тапкыр сәхнәләштерә. Премьерада автор үзе дә була. Соңыннан сәхнә артында ул Марсель Сәлимҗановка болай ди: «Мин бәхетле, слушай, сәхнәдә, тамашачым каршында, чәчәкләргә күмелеп китәм бит. Шушылай, минем кебек, аяк өсте үлүче, йә, тагын кем бар?!». Гомер буе кактусларны чәчәк аттырган әдипне чәчәкләргә күмеп озаталар...

Белешмә:

Шәриф Нургали улы Хөсәенов 1929 елның 26 ноябрендә Буа районының Өч мунча авылында туа. Казан медицина институтын тәмамлый, врач булып эшли. Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. Гомер буе Казан шәһәренең 2 нче номерлы поликлиникасында участок табибы булып эшли. Шәриф Хөсәенов киң катлау укучыга һәм тамашачыга «Профессор кияве», «Зөбәйдә – адәм баласы», «Әни килде», «Бирнәле кыз» һ.б. пьсалар, «Мәхәббәт сагышы» исемле повесть һәм юмористик, сатирик хикәяләр авторы буларак билгеле. Әдәби хезмәтләре өчен «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. Табиблык хезмәте өчен “Татарстанның атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелә.

Шәриф Хөсәенов озакка сузылган каты авырудан соң 1999 елның 7 июлендә Казанда вафат була.

Сораштыру