Дин галиме, мәгърифәтче Галимҗан Баруди: «Иң хәерле көнем - сине очраткан көнем булса иде»

Дин галиме, мәгърифәтче Галимҗан Баруди: «Иң хәерле көнем - сине очраткан көнем булса иде»

Галимҗан Баруди  көн дәвамында булган барлык вакыйгаларны да көндәлегенә теркәп барган. Бүген аның шундый дүрт көндәлеге безнең көннәргә килеп җиткән. Баруди аларны «Хатирә дәфтәре» дип атаган. 66 яше тулган көнне язган көндәлегеннән кайбер юллар: «1921 елның 25 февралендә җомга көн ислам ай елы белән тууымнан нәкъ 66 ел кичте. Бу вакытта Аллаһ Тәгаләнең чиксез, сансыз рәхмәтләрен һәм изгелекләрен күрдем ки, Бөек һәм олуг Аллаһ иманлы ата һәм анадан тудырып, тумышымда булган исламны сакларга һәм шул ислам рухы эчендә, камил үк булмаса да, үсү белән бергә тәрбияләнергә насыйп итте. Төрки, гарәп, фарсы телләренә һәм шул өч телдә булган китапларны уку һәм аңлау кадәр аң һәм акыл бирде. Бохарада җиде кыш уку-укыту белән гыйлем алу юлында торырга һәм остазлар, шәехләр яннарында булырга һәм замандашларым арасында абруй, фән, аң, белем фазыйләтләреннән дәрәҗәле булу белән хөрмәтле итте. Янә Истанбул, Мисыр, Шам, Кодс, Тараблүс һәм Бәйрүт кебек ислам, гыйлем илләренә баруны һәм галимнәре белән очрашуны бүләк итте. Ике тапкыр Аллаһ йортына хаҗ кылырга һәм илчесе Мөхәммәдне (Аллаһ аны олыласын һәм сәламләсен) зиярат кылырга дәрәҗә бирде. Соңгы баруымда Мәккәдә 100 көн кадәр, Мәдинә Мөнәввәрәдә  алты ай кадәр булу хөрмәтенә ирештерде. Казанда 35 ел кадәр имамлык һәм укыту вакытында гыйлем алучыларга һәм башкаларга дәрес һәм вәгазьләр аша файда китерү максаты белән, вакыт уздырылды. Дөнья тормышында да киңлек һәм рәхәтлектә үткәрдем. Илле яшьтән артык атам янында булып, яхшы эшләрен һәм хәер-догаларын алу рәвешендә булдым. Итагатьле хатыннарга ике тапкыр өйләндем. Изгелек һәм белем ияләре булу сәбәпле, җәфаларын күрмәдем. Теләк һәм ризалыгыма карамастан, бөтен Казан һәм Болгар халкының вәкилләре тарафыннан мөфтилек вазыйфасына сайландым». 

1882 елда Баруди атасы Мөхәммәтҗан Галиев ярдәмендә җәдит ысулындагы атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештыра һәм шунда 35 елга якын мөдәррис вазыйфасын башкара. Мәдрәсәдә ул дини белем бирү белән генә чикләнми, монда рус теле, арифметика, табигать белеме, рәсем кебек дөньяви дәресләр дә укытыла. Биредә татар халкының зыялылары тәрбияләнә. Ул чорда татар телле махсус китаплар булмау сәбәпле, Баруди үзе дәреслекләр авторы була. Саф татар телендә хисап дәреслекләре кирәк булуын аңлап, ул «Нәмунән хисап» («Исәп-хисап мисаллары»)  дигән арифметика дәреслеген төзи. 1906 елда «Әд-дин вәл-әдәб» журналын чыгара башлаган. 1908 елда, кадимчеләрнең яла ягуы аркасында, Галимҗан Барудины панисламизмда гаепләп, ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрәләр.

Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңаеннан, Баруди мөселман китапханәсе оештырырга була. Әлбәттә, Романовлар юбилее ул бертөрле ширма гына, ә төп максат – гыйльми учак булдыру. Мәсәлән, Ә.Максуди тарафыннан 1906 елда ачылган Мөселман китапханәсе, Баруди күзлегеннән караганда, бөтен укучыларның да ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаган. Ул яңа китапханә булдырырга тели һәм фондка үзенең китапларын бирергә ниятли. Аларның нәселдән килгән бик күп китаплары була. Барудиның әтисе дә китап укырга, китап җыярга һәвәс булган: «Әллә нинди бер мөнәсәбәт илә әтием, акча булса китап алырга кирәк, хәлфәгә бак; акчасы булса, китап ала... Никадәр китабы күп...», – дигән ул улына. Шул сүз тәэсире белән Баруди китап җыярга керешә, кулына акча кергән саен китап алырга тырыша. Аның китап коллекциясе  3277 томнан тора, моңа гарәп, фарсы, татар, рус һәм төрек телләрендә язылган китаплар һәм кулъязмалар керә. Әмма китапханәне ачарга рөхсәт бирмиләр. Соңыннан Барудиның китаплары Казан университетының сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегенә тапшырыла. 

Баруди тормыш юлында бик зур булышлыкларны  хәләл җефете Бибимаһруй Үтәмешевадан күрә. Маһруй ханымга әтисеннән зур сумма акча мирас итеп калдырыла. Ул да, иреннән күреп, хатын-кызлар өчен яңа ысулга нигезләнгән мәктәп булдыра һәм анда мөгәллимлек итә. Хәлле кешеләрнең генә түгел, фәкыйрьләрнең балаларын да укытырга тырыша. Аларга һәр көн 3-5 тиен акча биреп, ялангач һәм мохтаҗларының өс-башларын тәэмин итә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең бинасын тагын да зурайту мәсьәләсе килеп баскач, Маһруй, үз туганнарыннан калышмыйча, ике мең сум акча белән булыша. Үләр алдыннан ул үзе урынына хаҗга чит илдә файдалы белемнәр алып кайтырга сәләтле кешене җибәрүне васыять итеп калдыра һәм моның өчен зур күләмдә акча калдыра.

«Аллаһ янына барыр вакытым ирешкән, дөньяны куеп, асыл ватанга кайту вакытым җиткән. Хисап дәфтәремә карасам, ахирәт азыгы булырдай һич эшемне күрмим, таяныч булырлык бер гамәл таба алмыйм. Тик тәүхид иясемен, Коръән иясемен, Коръәнгә мәхәббәтем бар... Йә Аллаһ, гомеремнең иң хәерле өлеше итеп ахырын кыл, эшләремнең иң хәерле өлеше итеп соңгыларын кыл, иң хәерле көнем – Сине очраткан көнем булса иде». Баруди ачкан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бүген дә эшли, аның шәкертләре, дин-ислам юлында булып, халкыбызны тәрбиялиләр икән, ул төзегән дәреслекләр тагын да камилләштерелеп, хәзер дә белем алырга ярдәм итәләр икән, димәк, беренче тапкыр сайлау юлы белән  мөфти булган хәзрәтебез башлаган изге эшләр бүген дә лаеклы дәвам итә дигән сүз. 

Белешмә:

Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди 1857 елның 17 февралендә Казан өязе, Кече Кавал авылында туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә. 1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул,  укуын дәвам итә өчен, Бохарага китә. 1882 елда Казанга кайткач, мәчеттә мулла була, аннан аны имам итеп билгелиләр, мәдрәсә ачарга рөхсәт ала. 1882 елда җәдитчә укытучы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен ача (исемне әтисенең исеменнән алып куя). Мәдрәсә Россиядә иң данлыклы уку йортына әйләнә. 1906 елда Баруди «Әд-дин вәл-әдәб»(«Дин вә әхлак») журналын чыгара башлый. 1908 елда аны ябалар һәм Барудины, панисламизмда гаепләп, ике елга сөргенгә җибәрәләр. Кайткач, журналны чыгаруны кабат дәвам итә. 1917 елда Мәскүдә I Бөтенроссия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзәрәте мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана. 
Галимҗан Баруди 1921 елның 6 декабрендә Мәскәүгә ачлыктан интегүчеләргә ярдәм комитеты утырышына барган җиреннән вафат була. Кабере Казанның Яңа татар зираты бистәсендә. Казанның бер урамы Баруди исемен йөртә.  

Фото: biektaw.ru
            

Сораштыру