Дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллина: «Миллилекне дә миңа Казан бирде»

Дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллина: «Миллилекне дә миңа Казан бирде»

София Гобәйдуллинаның исеме Казанның, Татарстанның һәм Россиянең  милли символы гына түгел, дөньякүләм музыка казанышы булып тора. «Без халык чыганаклары белән бәйле тормышчан музыкага өйрәнгән. Ә ул аны башка яссылыкта ачып, дөньякүләм абруйлы премияләр алды. Ул космик яңгыраш тудыра һәм аны тормыш белән бәйләргә омтыла», - дип бәя бирә аның иҗатына Казан дәүләт консерваториясе профессоры, композитор Шамил Монасыйпов. София Гобәйдуллина 100 дән артык симфоник әсәр һәм оркестр, инструменталь ансамбльлләр, театр, кино һәм мультфильмнар өчен язылган музыка авторы. «Миллилекне миңа Казан бирде. Алар минем әсәрләремдә чагыла», - ди якташыбыз, үзенең Казанда туу белән горурланып.

София Гобәйдуллина – татар кызы. Чын исеме – Сания. Аның әтисе – Гобәйдуллин Әсгать Мәсгуть улы, инженер-геодезист була, әнисе  Федосия Федоровна – педагог. Булачак композитор Чистайда туган, бала һәм үсмер чагын Казанда уздырган. Казанның 1 нче музыка мәктәбенә 1935 елда  кабул ителә. Әлеге мәктәп укучылары арасында Р.Яхин, Р.Белялов, А.Монасыйпов кебек татар профессиональ музыка сәнгатендә якты эз калдырган шәхесләр бар. Казан консерваториясендә аны С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, А.Леман, С.Казачков, Л. Лукомский кебек данлыклы укытучылар укыткан. Консерватория ректоры Нәҗип Җиһанов аңа: «Бөтен уйлаганыңны язып барырга кирәк», - дигән киңәш биргән булган. Cофия Гобәйдуллина: «Остазымның бу сүзләре гомерлеккә хәтеремә сеңеп калды», - дип, укытучысын рәхмәт хисләре белән искә ала. Соңыннан ул Мәскәү консерваториясенә укырга керә, шунда ук аспирантурада укый. Укып бетергәч, ирекле композитор буларак, әсәрләр иҗат итә, документаль, нәфис, мультипликацион фильмнарга музыка яза. «День ангела», «Маугли», «Анна Голубкова», «Чучело», «Кошка, которая гуляет сама по себе» фильмнарын караганда аның көйләрен ишетергә була. Мәскәүдә яшәгәндә Гобәйдуллина тар даирә кешеләренә генә билгеле була. Аның әсәрләрен аз башкаралар. Композиторлар берлегендә ул «кара исемлектә» тора. Шуңа карамастан, күп башкаручылар үз концертларында аның әсәрләренә язылган җырларны башкара һәм композитор өчен зур терәк була. С.Гобәйдуллина иҗатына шәрык белән кызыксыну хас. Ул Хакан, Хафиз, Хәйям  шигырьләренә кантаталар иҗат итә. Композитор һәрчак үзенчәлекле яңгыраш эзли. Күпчелек музыка коралларында уйнарга үзлегеннән өйрәнә һәм аларның яңача яңгырашын ача. Бу ачыш баянга да кагыла. Баян өчен иҗат иткән «Из глубины» әсәре дөньядагы иң еш башкарылучы әсәргә әверелә.

Дөньякүләм мәшһүр композитор София Гобәйдуллина 1990 нчы еллардан бирле Германиядә яши һәм авангард стилендәге симфоник музыка иҗат итә. «Минем өчен София Гобәйдуллина музыкасы – аерым бер планета гына да түгел, ә олы бер Космос. Бу гомумкешелек музыкасы. Җитмәсә, һәрчак үз заманыннан берничә адымга алда атлый торган музыка...»,  - дигән сүзләре бар.  Юрий Башметның күренекле якташыбыз турында. Композитор үзен провославие дине кешесе дип саный. Музыкасы да дини жанрга тартым. Әмма чиркәү аның музыкасыннан баш тарткан. Әнә шундый үзенчәлекле музыка язганга күрә дә, аны 1960 – 1970 нче елларда совет композиторлары тәнкыйть иткәннәр. Композиторларның бер корылтаенда  Тихон Хренников Гобәйдуллинаны һәм тагын алты композиторны ачы тәнкыйть итә һәм аларның әсәрләрен радио һәм телевидение аша тапшырмаска дигән карар чыгара. Чыннан да озак еллар буена композиторның әсәрләре бер җирдә дә яңгырамый. Фәкать аерым башкаручылар гына, курыкмыйча, аның әсәрләренә алыналар. Шул чорда танылган композитор Д.Шостакович аңа: «Мин сезгә үз юлыгыздан... «дөрес булмаган» юлдан баруыгызны телим»,  - дип хак юлны күрсәткән.  Тик иң яхшы чоры дип Гобәйдуллина Германиядә яшәгән вакытын саный. Совет иленең, Россиянең иҗтимагый-сәяси атмосферасыннан качса, Германия аңа авыл җирендә яшәргә һәм иҗат итәргә бөтен мөмкинлекләрне дә тудыра. Бу аның гомерлек хыялы булган. Шуңа да ул бу илгә бик рәхмәтле. «Мин икътисадый кризис, акчасызлык, ачлык өчен Россиядән китмәдем. Мин инде хәерчелектә гомер буе яшәдем һәм аңа күнектем. Миңа авыл табигате кирәк иде», - дигән.

София Гобәйдуллина сирәк кенә булса да туган җиренә – Казанга да  кайткалый. Биредә  кайчандыр ул яшәгән йортта аның музее һәм София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге эшли. Алар данлыклы якташыбыз турында документаль фильм эшләгән, «Мәхәббәт тамгасы белән. Композитор София Гобәйдуллина Казанда» дигән китап-альбом  чыгарганнар. «Татарстан – Яңа Гасыр» каналы София Гобәйдуллина турында «Быть оракулом» фильмын төшергән. Ул Казан шәһәренең мактаулы гражданы.

Белешмә

София (чын исеме Сания) Әсгать кызы Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә туа. Балачагы һәм яшьлеге Казан шәһәрендә уза. Казан һәм Мәскәү консерваторияләрендә укый. Күп кенә фильмнарга көйләр яза. 1990 нчы елларда Германиягә күченеп китә. Анда авылда яши һәм иҗат итә. Ул күптөрле премияләргә ия булган шәхес, композиторның исеме бөтен дөньяга билгеле. Cофия Гобәйдуллина - Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе.

Сораштыру