Гореф-гадәтләрне саклаучы татар авылы
Татарлар, бигрәк тә Идел буенда яшәүчеләр, – элек-электән утрак тормышлы, даими торак урыннары, борынгыдан камилләшә килгән йорт төзү традицияләре булган халык.
Татарларның авылларда урнашу урыны, тәртибе һ. б. үзенчәлекләр табигый, этнотерриториаль, социаль һ. б. сәбәпләргә барып тоташа. Алар су буйларына төпләнергә яраталар, шуңа күрә торак урыннары, нигездә, елга-күлләр, сулыклар буйлап сузыла. Аз таралыш алган, әмма шулай да очрый торган икенче төпләнү урыны – олы юл буйлары. Торак урыннарының тышкы күренеше төрле була.
ХХ гасыр башына күп кенә татар авыллары теге яки бу дәрәҗәдә тәртипле урамнар, урам рәтләре, кояш нурлары кебек (радиаль) яки мәхәллә (кварталлап) булып урнашалар. Урамнар тыкрыклар белән бүленә. Түгәрәк ясап төпләнү тәртибе дә еш очрый, бу вакытта күл яки инеш авыл уртасында калдырыла. Татарларның беренче торак урыннары шактый буталчык урнашкан булып, аларда тар урамнар үзәктән, еш кына мәчеттән – киңәеп тышка таба юл ала, юлсыз урынга (тупикка) килеп төртелә, кардәш-туганнарның ихаталары исә бергә укмашып, тыкрыклар белән аерып куела. Ихаталар ниндидер бер тәртипкә буйсынмаган булып, өйләр ишегалдының төрле урыннарында салына, әмма болар чит күзләрдән биек коймалар белән яшереп куела. Соңрак чордагы авылларда инде урам яки мәхәллә планировкасы рәт-рәт булып утырган ихаталардан килеп чыга.
Спас кантоны Яңа Чаллы авылында татар утарының ишегалды. XIX гасыр ахыры – XX йөз башы
Арча кантоны Бәрәскә авылында мәчет. XX йөз башы
ХIХ – ХХ гасыр башында татар авыллары төзелешендә билгеле бер тәртип күзаллана башлый. Үзәктә җәмәгать биналары, лавкалар, азык-төлек кибетләре, янгын сарайлары төзелә. Якынча һәр йөз ихатага ачык мәйданда бер мәчет салына. Авылның зурлыгына карап, иман йортлары берничә булырга мөмкин.
Мәркәздә хәлле кешеләрнең зур, еш кына ике катлы йортлары, күпсанлы каралты-куралы иркен ихаталары күренә. Татар авылларында күпләп агачлар, куаклар утырту киң таралган булып, өй каршында бакча ясала.
Кышкы ишегалды. Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 2010 ел
Крестьян ихатасы – йорт урыны, пазьма – күпчелек очракларда алгы өлешкә (ишегалды – Казан татарларында, йорт һәм азбар – татар-мишәрләрдә, аулә – Әстерхан татарларында) һәм арткы (бакча, ындыр) өлешенә бүленә. Ихатаның беренче өлешендә йорт, келәтләр, хайван асрау өчен һәм хуҗалык кирәк-ярагына каралты-куралар, икенчесендә – яшелчә бакчасы һәм еш кына мунча (татарлар аның урыны, төзелешенә аерым игътибар итә, хәтта ниндидер йола мәгънәсе бирә), шулай ук ындыр һәм ындыр табагы, кибәклек яки әрбәлек була. Бер өлештән торган ихаталар матди хәле авыр, җире аз кешеләрнеке булып, бу вакытта бакча һәм ындырлар авыл читендә урнаша. Хәлле кешеләрдә ихата өч өлешкә бүленә: алгы – йорт белән чиста ихата; икенче өлеш – каралты-куралар; өченчесе – бакча. Ихатаның алгы өлешендә, капкадан уң яки сул якларда, йорт үзе тора, ул еш кына келәт белән тоташа, аннары, бераз ара калдырып, хуҗалык корылмалары урнаша. Келәт яки амбар ешрак йорт каршында төзелеп, капканың каршы ягында булып чыга. Ихатаның арткы өлешендә койма буйлап мал абзарлары: сыерлар, атлар, кошлар өчен тораклар, әйберләр куеп тору урыннары тәгаенләнә. Мондагы икенче, кече капка аша бакчага чыгу мөмкинлеге калдырыла.
Авылдагы бай татар йорты. XX гасыр башы
Урман яки урман-дала зоналарында ихата тулысынча койма белән әйләндереп алына: ян-яктан – корылмалар һәм чыбыктан үргән кура, тактадан яки бүрәнәдән эшләнгән койма, бакча ягыннан – үргән яки тезгән читән, арткы якка чыга торган капка. Алгы өлештә келәт, үзәк капка һәм йорт фасады, аның каршысында чәчәклек яки декоратив агачлар күренә. Әгәр өй ихатаның эчкерәк өлешенә китсә, урам яктан берни күренми торган биек койма куела.
Урам яктан керә торган капка (кабак) да төрлечә: җилкапка – бер-ике катлы нәзек чыбыклардан үрелә һәм ике баганага беркетелә, иннек капка булганда, ул баганага беркетелми, бәлки, ике якка шуып-күчеп йөри ала. Электән киң таралган һәм бүген дә популяр татар капкасы тоташ тактадан яки икешәрләп тоташтырылган тактадан һәм ике баганага беркетелгән капкадан гыйбарәт. Шәһәрләрдә таш (кирпеч) баганаларга өсте шарсыман бизәк ясап урнаштырылган капкалар очрый. Хәлле кешеләрнең тоташ капка-коймалары ХХ гасыр башына кадәр бизәкләр белән ясала, төрле төсләргә буяла. Шуның белән татар ихаталары элек-электән күрше халыкларның торакларыннан аерылып тора. Арткы яктагы һәм бакча капкасы, гадәттә, чыбыктан үреп яки нәзек ботаклардан ясала.
Татар урамындагы агач йорт. Томск
Исәнбаевлар йорты. Казан
Урманлы һәм урманлы-далалы җирләрдәге күпчелек гади бер катлы авыл йортлары (өй – Казан татарларында, ызба – татар-мишәрләрдә) бүрәнәдән бурап ясала, бурада 10 нан 17 гә кадәр бүрәнә салына. Урманлы төбәкләрдә төзелеш өчен, гадәттә, нарат, сирәгрәк – чыршы, ак чыршы, яфраклы агачлар, Себердә – эрбет кулланыла; көньякка барган саен аларны юкә, усак алмаштыра. Татарлар төзелеш эшендә каен агачын кулланмаска тырыша, чөнки ул кайгы китерә дигән ышану яши. Әгәр агач материалы сыйфатсыз булып, бүрәнәләр нечкә һәм кәкре икән, алар арасындагы ярыкларны яки бураны тулысынча балчык белән сылап чыгалар. Бураны ешрак – «чынаяк кебек» яки «почмаклап», кайчакта – «тәпиләп» өяләр. Бүрәнәләр арасына мүк, салам кыстырып калдыру, тышкы яктан сүс белән матурлап кую күзәтелә. Ока – Сүрә елгалары арасында, Көньяк Урал буйларында, Самара, Оренбург һәм Әстерхан губерналарының көньяк өязләрендә, кайчак Себердә дә хуҗалык корылмалары гына түгел, еш кына торак йортларда да саман кулланыла, кайчак диварлар балчыктан (саман, балчык өй) өелә.
Кирпеч йортлар һәм кибетләр салу гадәти күренеш санала. Кайчакта кирпечтән аскы катны эшләп, икенче өске катны агачтан бурыйлар. Шәһәр архитектурасына якын итеп кирпеч йортлар салу бигрәк тә хәлле Касыйм татарларында еш очрый.
Капка бизәлеше үрнәге. ТРның Балтач районы Көек авылы
Төмән өлкәсе Ямбай авылындагы торак йорт
Төзелеш тибына карап, традицион торакны горизонталь һәм вертикаль төрләргә бүләләр. Беренчесе буенча татарларда «өй-чолан» конструкцияле йортлар киң таралган була: дүрт почмаклы бер бүлмәле яши торган өй җылытылмый торган чолан белән тоташа – алты почмаклы өй хасил була. Хәллерәк яки күп балалы гаиләләр «өй-чолан-өй» кебек эшләнгән – кара-каршы йорт сала. Аның «ак» ягында гаиләнең өлкән буыны яши, икенче – аш-су бүлмәсенә янәшә «кара» якта калганнар урнаша. Ике йорт уртак түбә белән ябыла, уртада җылытылмый торган бура яки такта чолан калдырыла. Өч бүлмәле «өй-чолан-келәт» төзелеше белән һәм кулланылышы ягыннан алдагысына охшый. Келәт – азык-төлек, йорт кирәк-ярагы саклау өчен, еш кына җәй көннәрендә анда яшиләр дә. Әгәр келәт ниргәгә утыртылса яки ике катлы булса, аскы өлеше хуҗалык кирәк-ярагы саклау, өскесе яшәү өчен файдаланыла. ХIХ гасыр ахырыннан бу тип акрынлап җайлырак корылышлы өч бүлмәле алты почмаклы өй яки ике бүлмәне дивар аерып торган бура һәм аерым буралган өй тоташкан йорт кыяфәтен ала. Бу вариантта җылытыла торган өлеш аерым төзелә һәм төп бурага тоташтырып куела. Гадәттә, йортның озын дивары буйлап чолан урнаша, әмма ул арткы өлешкә төртке итеп куелырга да мөмкин.
Балта остасы. ТРның Кукмара районы. 1990 еллар
Татар урамындагы агач йорт. Томск
Вертикаль төзелештә дә аерымлыклар күзәтелә. Бер катлы нигезгә утыртылган йортлар ешрак очраса да, кайбер хуҗалар ике катлы йортларга өстенлек бирә. Аскы кирпеч яки таш бүлмә еш кына кибет буларак файдаланыла. Бай крестьяннар, бигрәк тә Казан артында, әвернәле – ягъни ике бура өченче бура яки такта бүлмә белән тоташтырылган, соңгысы беренче икесенә перпендикуляр урнашып, чолан хезмәтен үтәгән (бөтен бүлмәләре дә җылытылып, яшәү өчен файдаланылган, чолан өстәп салынган варианты да була) – йортларда яшиләр. Мондый торак бер катлы, ешрак – ике катлы итеп төзелә. Казан артында һәм Рязань губернасының Касыйм өязендә өч катлы мезонинлы йортлар да очрый.
Торак йорт хәлле халыкта, барыннан да элек Урта Иделдәге һәм Чулман буендагы Казан татарларында һәм Касыйм татарларында, бай һәм үзенчәлекле архитектурасы һәм декоратив бизәлеше белән аерылып тора. Капка-коймаларны, йортның урамга караган ягын бизәүгә зур игътибар бирелә. Бураның почмаклары, кайчак диварлар да такта белән тышлана, алар исә горизонталь, вертикаль яки «чыршы ясап» куелалар. Капка такталары, өй почмаклары еш кына тар такталар белән туры почмаклык ясап бизәкләнә. Казан артында урамнан койма белән капланган йортның түбәнге өлешен дә матурлап куярга яраталар. Тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләр төрле декоратив элементлар белән ясала. Алар өстәп беркетелгән яки челтәрле итеп киселгән була, өтерге белән төшерелгән бизәкләр очрый. Болар арасында гади геометрик фигуралар – ромб, турыпочмаклык, сызыктан – розеткага, катлаулы үсемлек яки бик нык стильләштерелгән җәнлек орнаментына кадәр бар. Күп кенә элементлар (бау, йолдыз, түгәрәк) Идел болгарлары архитектурасына барып тоташа. Төсләрдән – чиста, башка төсләр белән кушылмаган яшел, зәңгәр, көрән диварлар фонында контраст ачык – ак, сары, ачык зәңгәр бизәкләр, тәрәзә йөзлекләре урнаша. Шундый ук төсләр баскычта, өйалдында, капкада, урам яктагы коймада кабатлана. Йортлардагы якты полихром буяу, үзенчәлекле «татар зәвыгы» – элеккеге шәһәр мәдәниятенә барып тоташучы борынгы милли традиция булып тора.
Керәшен өенең эчке күренеше үрнәге. Керәшен этнография музее. Яр Чаллы
Татар өенең эчке күренеше үрнәге. Р. Фәхретдин мемориаль музее. Әлмәт районы Кичүчат авылы
Традицион йорттагы эчке планировка күп очракта мичнең ничек урнашуына бәйле. Мич һәм аның янындагы диварлар арасында ачык урын – аралык, гөлбәч калдырыла, аның аша өйнең аш-су бүлмәсенә – почмак якка үтәргә мөмкин. Галимнәр мичнең болай куелышы болгар чорыннан ук килеп, борынгы төрки һәм татар йортына хас үзенчәлек булуга игътибар итәләр. Аш-су бүлмәсе «ак» (түр) яктан түшәмгә үк тимәгән җиңелчә такта белән бүленә – бүлем мич почмагыннан алгы диварга кадәр сузыла. Аз керемле крестьяннарның бик кечкенә йортларында, шулай ук Чулман аръягындагы татарларда «кара» якта мондый бүлмә булмый. Аерым очракларда аны чаршау алмаштыра. Бу сыйфатлар борынгы торакларны, аерым алганда, киез тирмәләрне соңрак ислам тарафыннан канунлаштырылган ир-ат һәм хатын-кыз ягына бүлү традициясен кабатлый.
Әбигә хат килгән. Рәс. З. Ф. Гыймаев. 1979 ел
Татар йортына хас урын – сәке, ул йортның алгы ягында дивар буена куела. Кайчакта аш-су бүлмәсендә өсте ябык сәке – путмар утыртыла, аның астында азык-төлек һәм әйберләр саклыйлар. Йоклау өчен файдаланылган зур булмаган сәкеләр керү юлында тора. Сәкедә крестьян гаиләсенең бөтен тормышы уза. Монда көнкүреш һәм хуҗалык, вак һөнәрчелек – кул эшләре башкарыла. Көндез ул ашау урыны буларак кирәк. Кунаклар кабул иткәндә палас яки келәмгә эскәтер җәелеп, аның тирәсенә тезелгән сырган утыргычларга – көрпәләргә утыралар.
Төнгә сәкегә урын җәелә: киез яки тукыган палас өстенә мамык түшәк, зур мендәрне хәтерләткән ястык салына һәм мендәрләр, сырган юрган куела. Юрганны ситсыдан, өйдә эшләнгән тукымадан, бай гаиләләрдә ефәктән сыралар. Көндез болар тау кебек итеп өеп куела һәм матур япма белән каплана. Бу традиция татарларда безнең көннәргә кадәр сакланган.
Түшәм астына 1 – 3 чыбыктан, тактадан ясалган киштә, шүрлек беркетәләр, болар әйберләр, аш-су кирәк-яраклары, кием-салым, китаплар саклау, бизәнү әйберләре кую өчен файдаланыла. Шулай ук түшәмгә сыгылмалы чыбык – сиртмә асыла, аның очына бала бишеге (ХХ йөз башында чыбыкны тимер пружина алмаштыра) асыла. Аның бишек өлеше тактадан, еш кына рәшәткәләп ясала яки талчыбыктан үрелә.
Татар йортында сандык була, ул еш кына сәкедә тора, мич яки бүлмә янында берсе өстенә берсе куелган сандыклар махсус җайланмага – сандык аягына урнаштырыла. Татарлар өчен, бигрәк тә Пермь губернасы осталары тарафыннан, матур төсләргә буялган, ялтырап торган калай белән бизәкләп әйләндереп алынган, йозаклы һәм хәтта «музыка» уйната торган сандыклар ясала. Алар әйбер һәм кием саклау урыны гына түгел, бәлки, өй бизәге булып та хезмәт итәләр. ХХ йөз башына хәлле татарларның көнкүрешенә ди-
ваннар, өстәлләр, буфетлар, ә бай татарларның интерьерына, бигрәк тә кунак бүлмәләренә, шәһәрчә төс керә.
«Аят әл-Көрси» шәмаиле. 1940 еллар
Намазлык. XIX гасыр ахыры
Татар йортының характерлы сыйфаты булып тукыма чаршау һәм пәрдәләрнең күп булуын да күрсәтергә кирәк. Традицион матча янына «ак» якны ике өлешкә бүлеп чаршау эленә. Караватларны, йокы урыннарын чыбылдык һәм чаршау каплый, матча буйлап дивар периметры буенча кашага беркетелә. Тәрәзәләрдә ак пәрдәләр балкып тора, аларны өскә таба кайтарып куялар. Бүлмә өлешенә бәйрәм яки көндәлек кием-салымны, шулай ук бай итеп бизәлгән намазлыклар элеп кую да күзәтелә. Тәрәзә араларын, почмакларны чигелгән яки тукылган сөлгеләр һәм тастымаллар белән матурлыйлар. Идән, сәке кебек үк, киезләр, келәмнәр, өйдә тукыган паласлар, Әстерхан татарларында – камыш чыпта белән каплана. Болар татар йортына үзенчәлекле колорит бирә.
Татар йортының диварларына шәмаил – кара фонда «көмеш» фольгадан гарәп хәрефләре белән Коръән сүрәләре язылган, мәчетләр һәм үсемлек орнаменты белән бизәлгән сурәт эленә. Ул йортка тынычлык һәм муллык теләп тора. Шәмаилләр ХIХ гасыр ахырында басмада нәшер ителә башлыйлар.
Шулай ук самавыр татар йортының мәҗбүри бизәге булып тора. Кайчакта бер йортта икешәр самавыр кулланыла. Хәлле йортларда диварга көзге һәм сәгать, еш кына «күкеле» сәгать эленә. Кайберәүләрдә хәтта барометр очрый. Мондый җиһазлар бигрәк тә Казан арты, Ока – Сүрә елгалары арасындагы шәһәр мәдәнияте белән якыннан таныш дин әһелләре, сәүдәгәрләр, шулай ук читкә китеп эшләп йөрүче крестьяннар йортларында күзәтелә.
Татар йорты чиста, пөхтә булуы белән аерылып тора. Дивар һәм түшәм елга ике тапкыр юыла, идәннәр кырып чистартыла, мич агартыла. Тәрәзә төпләрендә бүлмә гөлләре, аеруча яран гөл чәчәк ата. Шул ук вакытта татарлар, бигрәк тә урман-дала районнарында, кышкы салкыннарда хайваннарны өйгә кертәләр. Еш кына шунда ук кул эшләре, һөнәри шөгыльләр, мәсәлән, чыпта сугу башкарыла.