Татарстан Республикасы Дәүләт гербы, 1992 ел

Татарстан Республикасы Дәүләт гербы, 1992 ел

 

 

Герб тасвирламасы: «Татарстан Республикасы Дәүләт гербы аскы өлешендә «Татарстан» язуы булган татар милли бизәкләре белән уратып алынган каймага урнаштырылган кояш дискы җирлегендә бер ягында түгәрәк калканлы, алгы уң тәпиен бераз күтәргән канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт, канатларҗиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез аерчадан тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт гербының төсле сурәтендә кояш — кызыл (ачык кызыл кадмий), барс, аның канатлары һәм калкандагы розетка — ак, тышкы кыса — яшел (ачык яшел кобальт), калкан, тышкы каймадагы бизәк һәм «Татарстан» язуы — алтынсу төстә».

1992 елның 7 февралендә ТРЮгары Советы тарафыннан раслана.

Авторлары: Н.Ханзафаров, Р.Фәхретдинов.

 

 

"Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары"

 

Сораштыру