Бер мәктәп альбомының тарихы

Бер мәктәп альбомының тарихы

Без Казандагы 90 нчы кызлар мәктә­бе укучыларының Бөек Ватан сугышы еллары чорындагы альбомын ачабыз.

Аны рәссам Ф.Купцов бөтенләй буш­ка төзегән – фотоларны ябыштырган, каләм белән тип‑тигез итеп хәрефләр­не, хәзергечә әйтсәк, инфографиканы ясаган. Бик матур һәм самими, кай ягы беләндер дембель альбомына охшаш булып чыккан ул.

Бу мәктәп 1936 елда ачылган. 1942 елда 10 сыйныфны тәмамлаган беренче укучыларын чыгарган. Малай­ларны шунда ук фронтка озатканнар. Аннан соңгы битләрдә алар инде – «Бөек Ватан сугышында катнашучы­лар» буларак – мәктәпнең һәм сый­ныфташ кызларының горурлыгы. Чыгарылышның беренче партиясен сугышка озатканнан соң, 1943 елдан мәктәп кызларныкына әверелә, ә ге­рой-чыгарылышны фронттан көтәр кешеләр була. Ә альбомда шундый юл­лар барлыкка килә: «Безнең мәктәп укучылары фронтка доброволец булып киттеләр: алар 10 нчы сыйныф укучы­лары Нәзиров Р., Карпов Н., Моратов Р., Галимов И…» Карпов һәм Галимов, сүз уңаеннан, сыйныфташ кызлары янына әйләнеп кайтмаган. Аннары фронтка кызларны да ала башлаганнар: «Кызыл армия сафларына чакырылган кызлар да сугыша: Сергина А., Булатова С., Туктарова И., Бикмуллина…» Чакы­рылыш яшенә җитмәгән башка кызлар фронтка булыша, тимурчылар булып эшли, госпитальгә шефлык итә…

Сугыш тарихының нәни генә бер кисәген үзенә сыйдырган бер мәктәп альбомы тарихы бу нибары. Әлеге тарих бүгенге көндә мәктәпне тәмамлаучыларның барысына да ба­гышлана – бервакыт, зур кешеләр бул­гач, тормышыгызны азга гына булса да яңадан күздән кичерәсегез килгәч, мәктәп альбомыгызга күз салыгыз… Һәм тормышыгыз яңадан кабатлансын, ә сугыш – кабатланмасын.

 

 

Фотоальбомны ТР Милли музее тәкъдим итте

 

Сораштыру