Шәһәрләр һәм авыллар ничек су төбенә киткән
Куйбышев гироэлектростанциясе илне арзанлы энергия белән тәэмин итү максатында төзелә. Әмма аның төзелеше Идел буе өчен ул бик кыйммәткә төшә. ТАССРда гына да 149 торак пункт тулысынча яки өлешчә су астында кала. Алар белән бергә никадәр чәчәкле болыннар, печән җирләре, уңдырышлы чәчүлекләр әрәм була…
БАШКАЛАНЫ САКЛАП
Аяклар тубыктан комда, кулларда көрәк, башларда – ак яулык, миһербансыз кояштан башкача ничек сакланып булсын тагын? Хезмәт бик авыр, хатын-кызлар монда бөтенләй булмаска тиеш кебек. Әмма хәбәрченең объективы нәкъ менә аларга төбәлгән. Казан дамбасы төзелешендә эшлиләр. Әйе, әйе, су басу республикабыз башкаласын да читләтеп үтми! Шәһәребезнең бер өлеше су астында калмасын өчен, дамбалар системасын булдырырга, дренаж каналлары төзергә, яңа насос станцияләрен сафка бастырырга туры килә…
Төрле чыганакларга караганда, шәһәрне саклау өчен 300 миллионнан алып 1 миллиард сумга кадәр акча бүлеп бирелгән булган – аз түгел! 14 миллион сум тирәсе – Казан Кремле, һәлак булган сугышчылар һәйкәле һәм башка тарихи объектларга зыян килмәсен өчен карала. Моннан тыш, суүткәргечләр, канализация челтәрен, трамвай юлларын, меңнәрчә йортны һәм башка корылмаларны күчерергә туры килде! Аларның барысына да су басу яный. Өстәвенә, су күләме Иделдә генә түгел, кече елгаларда да артырга мөмкин. Әйтик, Казансуның биеклеге аерым бер урыннарда 11 метрга күтәрелә, ә Горький исемендәге парк янындагы суның киңлеге 2 километрдан арта.
Бу эшләрдән соң тышкы кыяфәте шактый үзгәргән Казанга берәр файда каламы соң? Беренчедән, шактый зур акватория, аны хәзер республика мөмкин кадәр үзенә отышлы итеп куллана ала. Яңа Казан порты Иделнең әйдәп баручы предприятиеләренең берсенә әйләнә. Фаразланган план күрсәткечләрен ул 1962 елда ук үтәп, тоткан чыгымнарын 6 ел эчендә каплый ала. Шәһәрдә пристаньнар саны өч тапкыр арта.
Икенчедән, Идел шәһәргә кадәр килеп җитә, ә моңарчы елга белән башкала арасында ераклык 4 километр булган! Хәзер инде Казан – судагы шәһәр, һәм моның икътисадый гына түгел, ә эстетик яктан да файдасы зур.
БӨЕК КҮЧЕНҮ
Зоя Лешеваның туган авылы Болгар* бу көннәрдә туздырылган умарта оясын хәтерләтә. Туган җирләре, өлешчә булса да, «су басу зонасы»на кертелә. Бөтен кеше йөгерә, ыгы‑зыгы килә, бүрәнәләп йортларын сүтәләр һәм булган мал-мөлкәтләрен җыйныйлар. Тату халык яши биредә. Күченү дә бергә бара. Ләкин туган җирләрдән берсенең дә китәсе килми. Хәер, гади кешенең теләкләре, уй-фикерләре берәүне дә артык кызыксындырмый. Авыл сусаклагыч сулары астында калырга тиеш булганга, иртәме-соңмы барыбер күченергә кирәк.
Борчылу, чарасызлык, каушау – күченеп китүне көткән кешеләр арасында шундый кәеф хөкем сөрә ул вакытта. Хәер, үзгәрешләрне җиңел кабул итүчеләр дә була. Махсус комиссия милекне бәяли, аннан соң күченүчеләргә акча һәм яңа урын бирелә, еш кына ул – чиста кырда, кече Ватаннан егерме-утыз километр ераклыкта урнаша. Йортларын сүткән кешеләргә бүрәнәләрен күчереп бирәләр, башкаларга яңадан өй салырга кирәк була. Кайсыбер материалларны бушка бирәләр, ләкин күп очракта чарасын үзеңә күрергә туры килә. Бүрәнәгә дә акча җитмәгән чак – йорт салам дип терлек суючылар күп була.
Бик күп архив документларын өйрәнгән тарихчы Евгений Бурдин күченеп китүнең авырдан башлануы турында әйтә. 1952 елның 20 июненә су басу зонасыннан бер генә гаилә дә күчеп китми. Аларның берсенә дә дәүләт тәкъдим иткән яңа урыннар ошамый чөнки. Әйтик, Алексеевск районының Бурцево авылында яшәүчеләр Кече Кызыл Яр авылына күчәргә каршы тора. Лаеш районының Татар Агайбашы халкы 35 километр ераклыктагы Державинога күчүдән баш тарта. Аларның балалары хәзер кайда яши икән? Архивларда бу турыда мәгълүмат юк.
Шулай ук су басу зонасына эләккән Ново-Мордово авылында, нигездә, оста котельщиклар, столярлар, слесарьлар яши. Шуларның берсе – Василий Еремин. «Яшьләр заводта эшләде, исерекләр булмады», – дип сөйли ул. Зур күченү елларында бөтен Идел буйлап вербовщиклар йөри башлый. Эшчеләр, завод белгечләре, алар белән килешүләр төзеп, даими яшәү өчен башка районнарга китә башлый, Самара астындагы Поджабный, Саратов өлкәсенең Алексеевка эшчеләр бистәсенә, Куйбышев өлкәсенең Сухая Речка җирлегенә… Шулай итеп Татарстан акрынлап кадрларын югалта.
ФАКТЛАР ГЫНА. СУ БАСУ ЕЛЪЯЗМАСЫ
Кайбер мәгълүматлар буенча, 1952 ел башына су басу зонасы исемлегендә тулысынча суга батачак – 4511, өлешчә су керәчәк 2137 йорт булган. Соңрак инде башка саннар күрсәтелә: республикага 12 меңгә якын йортны күчерергә туры килә – бу 50 мең кеше дигән сүз. Бу теманы өйрәнүчеләр фикеренчә, ул чакта су басуның реаль масштабларын аңлаучылар аз булган. Кайбер мәгълүматларга караганда, Татарстанда 290 мең гектардан артык мәйданны су басарга тиеш булган. Аеруча Лаеш, Куйбышев һәм Алексеевск районнары җирләре зыян күрер, дип фаразланган. Мәсәлән, Лаеш районында колхоз печән җирләренең 93 проценттан артыгын су астында калдыру күздә тотыла. 16 райондагы йорт яны участоклары да куркыныч астында тора. Ничек кенә булмасын, күченү эшләре 149 авыл торак пунктында башкарыла. Гадәттә, күченү өчен яңа урыннар яшәүчеләр ризалыгы белән сайлана. Әмма башкарма комитетлар тарафыннан еш кына бу шартлар үтәлми.
Кешеләрне һәм хуҗалыкларны күчерүдән тыш, су басу алдыннан урманнарны да «чистартырга» кирәк. Бу мәсьәләләр буенча аңлашылмаучанлыклар күп була. Су киләчәк мәйданнарның төгәл күләме билгеле булмаса да, ел саен Татарстанда урман кисү һәм аны ташу эшенә меңләгән кеше җәлеп ителә.
Сүз уңаеннан, су басу зонасына авыллар һәм бистәләр генә түгел, кайбер шәһәрләр дә эләгә. Шуларның берсе – Куйбышев (элеккеге исеме – Спас). Анда яшәгән Сара Миличихина истәлекләре буенча, яңа урында бернәрсә дә булмый, шул исәптән – хастаханәләр дә. Мондый хәл халыкны күчүдән баш тартырга этәрә. «Еладык, китәргә теләмәдек. Тол хатыннар күп иде, аларга бигрәк тә куркыныч, ялгызларга кем ярдәм кулы сузар? Төп кыенлык кешеләрне күченергә күндерү булды. Моның өчен хакимият кызыксындыру чарасы уйлап тапты: яшь укытучыларны җыеп, аларга шарт куйды: әгәр барырга ризалашсагыз, ике айдан соң яңа урында фатир бирәбез, диделәр». Түрәләр нәрсә эшләгәнен белә: укытучылар – хөрмәтле кешеләр, алар күченсә, башкалар да иярәчәк.
Күченү эше эзлекле бара, урам артыннан урам китә. Нәтиҗәдә, Куйбышев бөтенләй бушап кала. Кешеләр белән бергә яңа урынга йортлар, кибет, мәктәп кенә түгел, хәтта юллардан һәм урамнардан ташлар, биналарны сүтүдән калган иске материаллар да ташыла. Барысының да кирәге чыга.
Куйбышев халкы яңа урынга килеп карагач, шакката: тирә‑якта кыр, берән‑сәрән йортлар күренә. Сара Миличихина сүзләренә караганда, кешеләр яңа урынга 30 августта килеп җитә, ә 1 сентябрьдә мәктәптә дәресләр башланырга тиеш була. «Мәктәп төзелеп бетмәгән иде – түбәсе дә, тәрәзәләре дә юк. Бу типлаштырылган мәктәп бинасы иске шәһәрдән күчерелгән була. Яшәргә урын юк, укытучылар өчен каралган кечкенә бүлмәдә төн кунып йөрдек. Анда диван бар, берничә кеше шунда йоклый».
Хакимият кешеләрне күченергә күндерү өчен әллә нинди хәйләләргә бара. Туган якны өйрәнүче Леонид Абрамов еш кына Ржавец авылын искә ала, анда, Болгар тирәсендәге су басу зонасына эләккән авыллардан җыелган барлык борынгы иконалар саклана. Бу гына да түгел. Ново-Мордово авылында 1861 елда төзелгән Троицк чиркәве дә су басу зонасына эләгә. Авыл халкы бу турыда белгәч, Ржавец шәһәрендә үзләренең изге урыннары хөрмәтенә Троицкий гыйбадәтханәсен төзергә рөхсәт сорый. Хакимият ризалаша.
СУ АСТЫНА КҮМЕЛГӘН
Ул төнне Анастасия Трусованың мәңге онытасы юк. Аңа бушап калган туган авылы Пичкассыга әйләнеп кайтырга туры килә – сарайда мал‑туар калган була. Төн кунарга дип ниятләсә дә, булдыра алмый. «Шулкадәр курку басты, кире йөгереп кайттым», – ди ул. Тирә‑юньдә яңгырап торган тынлык – ә кайчандыр тормыш кайный иде! Зур су ташуын көтеп барысы да катып калган. Монда елганың биеклеге 28 метрга күтәрелергә тиеш иде.
Су күтәрелгәч, өскә сусаклагыч урынын әзерләү җитешсезлекләре генә түгел (кешеләр хәтта зиратлардан юылган табутларның Идел буйлап йөзеп йөрүен дә искә ала), проект ясаучыларның хаталарын да өскә чыгара. Пичкассы авылын беренче елларда гына су баса, аннары китә. Су килеп тә җитмәгән күпме ташландык җирләр кала! Бу хакта белгәч, кешеләр таланган, бушаган туган якларына кире әйләнеп кайталар. Әйтик, Спас район газетасында Куйбышевның иске өлешен су басканнан соң коры калган урында төпләнеп яшәгән ике «робинзон» турында материал дөнья күрә. Алар землянкаларда көн итә, балык белән туклана, хәтта мал‑туар да асрый… Шунысы кызык: Евгений Бурдин архивларда «робинзоннар» турында мәгълүматларны эзләп таба һәм аларның су басу зонасыннан күчүдән баш тарткан элеккеге Куйбышев кешеләре булуын ачыклый. «1957 елның кыш һәм яз айларында, аларны мәҗбүри рәвештә күчерергә теләгәндә, иске шәһәрдә инде беркем дә булмый, биналарның күбесе күчерелгән, калганнары яндырылган яки җимерелгән, аеруча нык биналарның кирпеч диварлары гына торып калган була. Гомер буе шушында гомер иткән кешеләргә туган җирләренең һәлак булуын күреп тору никадәр авыр булуын күз алдына да китереп булмый», – дип яза туган якны өйрәнүче. Сүз уңаеннан, су басмаган ташландык авыллар, бистәләр, шәһәрчекләрнең кайберләренә бүген дә килүчеләр бар, алар – кайчандыр биредә яшәгәннәрнең балалары, оныклары.
ФАКТЛАР ГЫНА. СУ БАСУ ЕЛЪЯЗМАСЫ
Менә 1955 елның 31 октябре килеп җитә. Идел инде ябылган. Куйбышев сусаклагычын тутыру башлана. 29 декабрьдә ГЭСның беренче гидроагрегаты эшли башлый; соңгысы, егерменчесе, 1957 елның октябрендә эшкә керешә. Су тиз тула, әмма аңа дип исәпләнгән мәйданнар бик зур. Планлаштырылган күләменә сусаклагыч 1957 елның июненә генә ирешә. 1958 елның 9 августында Хрущев рәислегендәге Хөкүмәт комиссиясе тантаналы шартларда гигант корылманы кабул итү актына кул куя. Бу турыда әйдәп баручы совет массакүләм мәгълүмат чаралары гына түгел, ә дөньякүләм журналистика да хәбәр итә. Генсек тонналаган суның 25 метр биеклектән аска ыргылуын күрсен өчен, плотинаны ачканда махсус 250 тонналык кран кулланыла. Сүз уңаеннан, шаһитларның истәлекләре буенча, төзүчеләрне генсекның сәламләү сүзе гаҗәпкә калдыра: анда биш ел эчендә башкарып чыккан гаять зур, бик авыр хезмәт өчен бер генә рәхмәт сүзе дә булмый. Идел ГЭСлары каскадында әһәмиятле урын алып тора, илебезнең мәйданы 6 мең квадрат километрдан артып киткән иң зур сусаклагычларының берсен төзү елъязмасы әнә шулай тәмамлана.
БАТЫРЛЫК НӘТИҖӘЛӘРЕ
Зур төзелеш нәтиҗәләренә карата бүген мөнәсәбәт төрле. Бер яктан, мондый зур су күләме Татарстанны диңгез ярына әйләндерде диярлек. Уңай яклар арасында икътисадый файда да, узган гасыр башында ук шактый зур зыян китергән су ташуларның булмавы да бар. Моннан тыш, кайбер экологлар су биеклеген күтәрү елгаларыбызны төрле индустриаль пычранулардан саклый дигән фикердә.
Икенче яктан, күп кенә белгечләр ГЭС эшләтеп җибәрүнең һәм зур күләмдәге коры мәйданнарны су басуның нәтиҗәләре тискәре булган, дип уйлый. Күчеп китәргә мәҗбүр ителүчеләрнең яшәү рәвеше бозылуга, зур территорияне су басуга бәйле экология һәм микроклиматның үзгәрүе дә яхшы түгел. Авыл һәм урман хуҗалыгы, терлекчелек өчен дә кыйммәтле җирләр су астында кала. Ярлар юыла. Иделдә агым тизлеге кими, бу акрынлап аның ләмләнүенә китерә. Елганың төр ягыннан флорасы һәм фаунасы үзгәрә, өстәвенә плотиналар уылдык чәчү өчен йөзүче балыкларга киртә булып тора. Моннан тыш, кайбер галимнәр сейсмик активлыкның артуы турында да сөйли… Әйе, кешенең табигатькә шул рәвешле нык тыкшынуы сирәк очракта гына көтелгән нәтиҗәләргә китерә.
* А. Черкасовның «Спасск-Куйбышев-Болгар – свидетель времен и судеб» эше өчен тупланган истәлекләре файдаланылды.
"Татарстан" журналы, 2019.