Халык костюмы: кием һәм бизәнү әйберләре

Халык костюмы: кием һәм бизәнү әйберләре

Халык кием-салымының төп элементлары борын-борыннан татарларның барлык төркемнәре өчен уртак була.

   Хатын-кызлар киеме ир-атларныкы белән чагыштырганда күпкә бай. Ул кулланылышы белән генә түгел, бәлки, яшь ягыннан да (кызлар, яшь һәм өлкән хатын-кызлар киеме) аерылып тора. Боларда төбәкнең урынчылык һәм декоратив-бизәлеш үзенчәлекләре дә күренә. XIX гасырның икенче яртысында хатын-кыз киемнәрендәге төрлелек кими, гомуммилли уртак билгеләр хасил була. Эчке киемнәрдән күлмәк, күкрәкчә һәм ыштан кияләр. Болар милли костюм комплексларының һәркайсында бар, аларның традицион нигезен тәшкил итә. Татарлар яшәгән бөтен территорияләрдә болар, нигездә, бертөрле киселә һәм бертөрле аталып йөртелә. Күлмәк – ялан тәнгә киелә торган эчке кием дә, төп кием дә. Бигрәк тә шәһәр хатын-кызлары күлмәк эченнән җиңел тукымадан җиңсез һәм якасыз итеп тегелгән эчке күлмәк кияләр. Эссе көннәрдә күлмәк тышкы кием булып хезмәт итә. Гадәттә, аның өстеннән чигүле кием киеп куялар. Кисү-тегү үзенчәлекләре ягыннан һәм хатын-кыз, һәм ир-ат күлмәкләре ике төргә аерыла: туникага охшаш иркен һәм җиңе түгәрәкләп уеп, җилкәсе җөйләп утыртылган күлмәкләр. XIX гасыр уртасына хәлле татар хатын-кызларының күлмәкләре кыйммәтле «кытай» тукымаларыннан (җиңел ефәк, йон, мамык һәм нәфис парча) тегелә. Декоратив бизәкләр булып төрле төсләрдәге ефәк һәм атлас тасмалар һәм челтәрләр, укалы тасмалар һәм чуклар хезмәт итә.

Казан татарлары. К. Ф. Гун рәсеменә ташбасма. 1862 ел

«Дөнья буйлап җыелган иллюстрацияләр» журналының титул бите. 1880 ел

Милли киемдәге бай татар хатыны. 1910 – 1920 еллар

Хатын-кызлар күкрәк бизәгече – изү. XIX йөз ахыры – XX гасыр башы

  Ыштаннар – хатын-кызларның традицион эчке киеменең мәҗбүри элементы. Аның төп төре булып кисү-тегү ягыннан ирләрнекен хәтерләткән «киңыштан» санала. Төс ягыннан хатын-кыз ыштаннары бер төстә яки буялган (караңгы-кызыл, зәңгәр) була.

  Алъяпкыч, алчүпрәк, алъяпма шулай ук хатын-кызлар һәм яшь кызлар киемнәре комплексында, бигрәк тә XIX гасыр ахыры – XX йөз башында киң кулланыла. Бизәкләп өйдә тукылган алъяпкычларны күлмәк өстеннән ябалар, яшь керәшен кызлары аларны камзул, җилән өстеннән бәйләргә дә ярата. Традицион алъяпкыч күлмәктән кыскарак булып, аның астыннан күлмәкнең бизәкле бөрмәле итәге, балитәге күренеп тора. Алъяпкычлар еш кына чәчәкле-бизәкле тамбур белән чигелә.

Нугай морзасы. Е. М. Корнеев рәсеме буенча Е. О. Скотникова гравюрасы. 1809 ел

  Хатын-кызларның өс киеме аталышы, кисү-тегү үзенчәлекләре һәм бизәлеше белән ир-ат киемнәрен хәтерләтә, аерма декоратив детальләрдә: мех, укалы тасмалар, чигү, атлатып тегү һәм башкаларда күзәтелә. Өй-көнкүреш өчен һәм кешелеккә кия торган (җәйге, язгы-көзге, кышкы) төрләре бар. Өй арасында кия торган кием булып аерым бер очракларда күлмәк өстеннән киелә торган камзуллар да санала. Бил өлеше матур булып торсын өчен, аны ешрак ике тукыма кисәгеннән вертикаль үзәк җөй ясап тегәләр, як-яктан чөй сыман киңәеп, билдән аскы өлеше күпереп тора. Үзәге һәм ике яктагы чөй сыман ялгаулары булганы өчбилле камзул дип йөртелә. Яшь хатыннар өчен бишбилле камзуллар тегәләр. Аларның тезгә кадәрле озын яки янбашка төшкән кыска, җиңсез яки терсәккә кадәр җиңле, биек якалы яки ачык түшле, алдан эләктерелә торган яки каптырмасыз, тоташ төрләре очрый. Изүе, итәк-җиңнәре укалы тасмалар, кош каурыйлары, мех яки чигүле бизәкләр белән каймалана.

XIX гасыр ахыры – Начало XX в. ХХ йөз башы авыл татарлары костюмын кигән яшь пар. 2012 ел

Хатын-кыз камзуллары. XIX гасыр ахыры – XX йөз башы

  Арка ягы туры итеп тегелгән җилән (ир-атныкы) хатын-кызлар тарафыннан еш кына урамга чыкканда битнебашны каплау өчен хезмәт итә. Өлкәнрәк хатын-кызлар җиләннең җиң уентысын баш өстенә турылап, яшьләр, симметрия саклап, җиләннең ян-якларын хатын-кыз фигурасының алгы өлешенә туры китереп яба.

Нократ татарының туй киеме. Нократ авылы, Вятка губернасы. XX гасыр башы.

  Бик борынгы заманнардан хатын-кызларның өске эш киеме булып өйдә тукылган, соры, ак яки көрән төсләргә буялган постаудан тегелгән чабулы чикмән санала. Аны тездән түбән, билгә кадәр эчлек белән, ябык утыртма якалы, металл каптырмалы итеп тегәләр. XIX гасыр уртасында билле, арттан тоташ чикмәннәр татарлар яши торган барлык төбәкләрдә киелә, әмма XIX гасыр ахыры – XX йөз башына аларны эченә мамык куеп, ефәк яки киҗе-мамык тукымадан сырган бишмәт алмаштыра. Бу чорда җылы итеп эшләнгән бишмәт төп кышкы киемгә әйләнә.

  Татар хатын-кызларының иң борынгы өске мех киемнәреннән берсе булып сарык яки төлке тиресеннән тегелгән чабулы тун хезмәт итә. Керәшеннәр, чабулы тун белән янәшә, аркасыннан кисеп, бөрмәләп тегелгән тун яки сары кайры тун кияләр. Кызларның туннары яка, ян-каптырма, итәк, җиң, кайчак ян-якта бил тирәсеннән махсус җөй яки ачык төсле тар тасма белән бизәлә.

Татар кызлары милли киемнәрдә. XIX гасыр ахыры. М. А. Вяткин фотосы

Калфаклар. XIX гасыр уртасы

  Татар хатын-кызларының традицион баш киеме –төрле формадагы чәч каплагычлар, яулыклар, шәлләр, башлык-бүрекләр. Бигрәк тә борынгырак дәверләрдә баш киеме сайлаганда яшь үзенчәлеге күздә тотыла. Кызлар ачык өсле; түбәсе ябык – такыя яки тупый; калфак (озынлыгы 70 – 80 см га җитә), ак киҗе-мамык җепләрдән бәйләнгән оекка охшашлы, түбәсендә чугы булган ак калфак; караңгы төсләрдәге бәрхет яки сатиннан, 50 см озынлыкка җитә торган, чуклы башы бөкләнеп төшкән, маңгайны каплаган ука-чачак; төрле төстәге ефәк җепләрдән аркылы җеп куеп бәйләнгән, 50 см тирәсендәге, йомшак формадагы, әмма кайтарып куелып, шул өлеше тегеп куелган ука-чачак, зур укалы чук кайтарылып төшкән калфак-чачак кия.

Татар хатыны. ХIX гасыр ахыры – ХХ йөз башы

  Чәчне җыеп тотар өчен кулланыла торган баш киемнәре дигәндә, чәчләрен ике толымга үреп аркага салган татар-мөселманнарда башлык һәм чулпы яки өске өлеше башлык кебек эшләнгән озынча тукыма күздә тотыла. Аларның мондый төрләре була: калфак (җиңелчә яулык яки тастар белән); чәч каплаучы җиңел башлык һәм яулык яки япма-бөркәнчек, мәләнчек, маңгайча, сарауц, шлауш; җиңел башлык һәм толымны урап алган тар капчык кебек чулпы – чәчкап, салавыч; өске кырые җеп белән җыйналган-бөрмәлгән туры почмаклы тукыма (60 х 70 см) – салапцау; башка киелеп, канатлары арка-җилкәне каплаган – башкигеч / башкигец; үзенчәлекле итеп бәйләнә торган җиңелчә яулык.

Башына XIX гасырның икенче яртысында эшләнгән яулык һәм өрпәк бөркәнгән өлкән яшьтәге хатын- кыз. Казан арты. 1920 ел

Хатын-кызларның башка яба торган сөлгеләре – тастарлар. XIX гасырның икенче яртысы

  Башны каплау һәр яшьтәге татарлар өчен зарур булып, аеруча өлкән яшьтәге хатын-кызлар, кайсы төбәктә һәм дәвердә яшәвенә карап, чәч җыйгыч өстеннән төрле формадагы баш киеме йөртә. Атамалары (тастар, җаулык, кыекча, өрпәк) борынгы мәдәни традицияләр (тастар – фарсы теленнән, яулык, кыекча – төрки телдән кергән) белән бәйле. Еш кына бер үк исем белән (мәсәлән, тастар), төрле формадагы: сөлге кебек, өчпочмаклы, квадрат – япмалар аталып йөртелә.

  Җылы баш киемнәре япма өстеннән кию яки бөркәнү өчен кирәк. Болар – төрле формадагы яулыклар, (озын яки кыска тастымал, җаулык, акҗаулык, керәшеннәрдә дүртпочмаклы туй япмалары – түгәрәк яулык) һәм башлыклар.

  Бигрәк тә XVII – XIX йөз уртасы тәңкәле бүрекләре бай күренә. XIX гасыр уртасына татарларда тәңкәле бүрекнең ике төре: үзәге каты булган, ефәк тукыма белән тышланып, алтын тәңкәләр, энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән, өске өлеше алтынланган конус формасындагы – такыябүрек; яки йомшак – кашпау очрый.

  ХХ йөз башында тукыма (тәңкәсез) бүрекләр модага керә: өсте очланып килгән – тупый; очы киселгән, йомшак һәм мех белән каймаланган – камчат бүрек, каты мех каймалы тигез өсле – укабүрек. Җәй көне өлкән яшьтәге хатын-кызлар җиңел яулык өстеннән катташ яки тупый калфак киеп куялар. Укабүректән аермалы буларак, аны тирән эчле итмичә, бәрхеттән тегәләр.

Керәшен туташлары костюмы кигән Эльвира портреты. Рәс. Ф. Г. Халиков. 2013 ел

Халык артисты Н. И. Дунаевның керәшен костюмында сурәтләнгән портреты. Рәс. Ф. Г. Халиков. 2013 ел

  Традицион ир-ат киеме дә төрле булып, анда өске өлешнең, җиңнәрнең, яканың иркен яки сыланып торуы күзәтелә. Матди мөмкинлекләргә, сезонга һәм кайчан киелүенә карап, аларны фабрикада әзерләнгән (киҗе-мамык, ефәк, йон) тукымадан, өйдә тукылган киндердән яки постаудан, мехтан тегәләр.

  Ир-ат костюмының нигезе – күлмәк һәм киң балаклы ыштан, алар җиңел тукымалардан тегелә. Күлмәк өскә кадәр төймәләнә. XIX гасыр уртасына кадәр күкрәк турысыннан ачыла торган туникага охшаш күлмәк киң таралган бердәнбер форма санала. Казан татарлары утыртма якалы күлмәкне яратып кия. Кайтарма яка бары тик туй өчен ак тукымадан чигеп тегелгән кияү күлмәгендә очрый. Керәшеннәрдә күкрәктән, әмма уң яктан ачыла торган туника формасындагы күлмәк тә кияләр. Рус күлмәгеннән ул аска таба киңәеп китүе белән аерылып тора, ягъни традицион нигезне саклый. Рус күлмәге сул яктан ачыла.

  XIX гасырның икенче яртысында утыртма җилкәле, түгәрәк уемлы, кайтарма якалы күлмәкләр фабрикада эшләнгән тукымадан тегелә башлый, тукыма киңлеге ян-якка һәм култык астына чөй кыстырмаска мөмкинлек бирә. Өйдә тукылган ак күлмәк тамбур чигүе – җиңел үсемлек орнаменты яки укалы тасма белән бизәлә. Бәйрәм күлмәкләренең шулай эшләнүе – татарларга хас күренеш. Алъяпкычлар ир-атларның һәм бәйрәм, һәм көндәлек киемендә зур урын тота. XIX гасыр ахыры – ХХ йөз башында Пермь губернасы Красноуфим өязендә тамбур белән матурлап чигелгән ир-ат алъяпкычлары килен бирнәсендә була һәм кияүнең бәйрәм киемендә күзәтелә.

Тиздән Сабантуй. Фрагмент. Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 1987 ел

  Ыштаннар төрки халыкларның билбау белән буыла торган «киң балаклы ыштанын» хәтерләтә. Алар өйдә тукылган, караңгы төсләргә буялган яки чуар, кара, кызыл, ак, зәңгәр, яшел төсләр чиратлашкан тар буйлы тукымадан тегелә. Бәйрәм яки туй ыштаннары, бигрәк тә кияү ыштаны, вак бизәкле тукымадан әзерләнә. XIX гасырның икенче яртысында чалбар модага керә. Аларны ауропача, каешлы, ян-яктан җөй һәм кесәләр белән, алдан ычкындырыла, сәдәфләр белән төймәләнә торган итеп тегәләр.

  Өске кием җиңле яки кул тыгу өчен ачык калдырылып, эләктерелә торган була. Татар ир-ат һәм хатын-кыз өске киеме ике рәт сәдәфле булып, уңнан сулга эләктерелүе белән аерылып тора. Аны фабрикада эшләнгән киҗе-мамык яки йон, өйдә сугылган киндер, постау, ярымпостаудан, сарык, төлке тиресеннән тегәләр.

Бертуган Ү. һәм Ф. Айтугановалар. Казан. 1908 ел

  XIX гасыр уртасында татарлар, яшенә яки җенесенә карамыйча, чабулы кием – билгә кадәр җөйсез, билдән ян-ягы чөй сыман киңәеп китә торган, соңрак билдә бөрмәләнгән кием кияләр. Аны муенга кадәр эләктерелә торган, уелган җилкәле итеп кисәләр. Мондый тип өске киемнәрнең камзул, кәзәки, бишмәт, чоба, чабулы чикмән, чабулы тун дигәннәре бар.

  Камзул күлмәк һәм ыштан өстеннән киелә. Камзул татарларның барлык этнографик төркемнәрендә бар, әмма Алабуга һәм Мәлки керәшеннәрендә очрамый. Кәзәки – язгы-көзге кием, аның озынлыгы кешенең яше һәм социаль хәле белән бәйле була. ХХ гасыр башын- да фабрика тукымасыннан, күкрәк турысыннан эшләнгән кесәле кыска кәзәки шәһәр зыялылары һәм дәүләт хезмәткәрләре киеме булып санала. Бишмәт – киселеше ягыннан кәзәкине хәтерләтә; аны фабрика тукымасыннан балтырга кадәр озынлыкта тегәләр, мамык яки сарык йоны белән җылыталар.

Ф. Әмирхан. Казан. 1908 ел

  Иң борынгыдан килә торган өске кием – җиңел, ак яки вак буйлы җитен яки киндер тукымадан тегелгән чоба. Чулман буйларында, Уралның Пермь һәм Уфа губерналарында яшәүче татарлар арасында киң таралган булып, кыз бирнәсендә – кияү чобасы, шулай ук кияүнең киеме булып яши. XIX – ХХ гасырлар чигендә, аеруча керәшеннәр көнкүрешендә өзек билле эш киеме – әҗәм яки әрмәк, аның җылырак варианты – аркасы бөрмәле сары, кайчак кара төскә буялган сарык тиресеннән кайры тун очрый. Аркасы җөйсез һәм туры булган туры кием – киң һәм озын, туникага охшаш сәдәфсез өс киемен иркен итеп яки билбау белән буып кияләр. Мондый төр киемнәрнең берсе – җилән, туры чикмән (толып чикмән), толып, туры тун.

  Җилән – язгы-җәйге иркен һәм озын өс киеме, якасы кечкенә, фабрикада тукылган бер төстәге яки сизелер-сизелмәс сызыклы тукымадан. Аны өлкән яшьтәге ир-атлар мәчеткә яки башка җәмәгать урыннарына барганда озын камзул яки кыска кәзәки белән кияләр.

  Туры чикмән – кисү-тегү ягыннан җиләнгә охшаган. Аны фабрикада яки кулдан тукылган постаудан тегәләр, ак төстәге – акчикмән варианты бар, өстеннән билле камзул, кәзәки киеп, билбау белән буалар. Туры чикмән – Урал буенда һәм аръягында, Көнбатыш Себердә киң таралган, ир-атлар өчен язгы-көзге кием. Зур якалы туры чикмән юл киеме булып хезмәт итә. Юл өчен җылы кием – толып, кисү-тегү ягыннан чикмәнне хәтерләтә.

  Традицион татар киеменең зарури элементы булып билбау, әзәр хезмәт итә, аның белән өске киемне буалар.Билбаулар укалы, бәрхет, үзара шарнирлар белән тоташкан көмеш пластинкалы булырга мөмкин, зур көмеш перәшкә һәм ташлар белән бизәлгәне кәмәр дип йөртелә. Акрынлап билбау кулланылыштан чыга, ул бары тик туй йолаларында сакланып кала.

  Ир-ат баш киемнәре өйдә һәм урамга, кешелеккә кия торган төрләргә бүленә. Өйдә баш түбәсенә киеп куя торган зур булмаган башлык – түбәтәй, аның өстеннән тукыма яки мех бүрек, киездән баскан тула эшләпә, дин әһелләренең ритуаль баш киеме чалма киелә. Түбәтәйнең борынгыдан килә торган формасы дүрт чөйдән ярымтүгәрәк ясап киселә. Соңрак чорларда өсте тигез, каты кырыйлы кәләпүш башта шәһәрдә яшәүче Казан татарлары арасында, күрәсең, төрек-ислам традицияләрендәге фәс йогынтысында пәйда була. ХХ йөз башында кара бәрхет кәләпүш татар яшьләре һәм зыялылары арасында гомуммилли костюм элементы буларак гаять киң тарала.

Ирләр чапаны. XIX гасыр уртасы

Ирләр баш киемнәре – кәләпүш. XIX гасыр ахыры

  Традицион ир-ат һәм хатын-кыз аяк киеме кайбер нечкәлекләре (декоратив бизәлеше, балтыр киңлеге, үкчә биеклеге, теге яки бу төрне куллануга өстенлек бирү) белән генә аерыла. Аяк киеме тегү материалы, техникасы, кию тәртибе һ. б. яклардан үзенчәлекле. Аның яланаякка эчке кием буларак яки тышкы кием итеп киелгән төрләре була.

  Татарлар яланаякка оек кия, постаудан, йон җепләрдән бәйләнгән оеклар була. Тышкы аяк киеме күннән, курыстан яки юкә кабыгыннан, киездән эшләнә.

Кукмара киез итекләре. Рәс. Р. Ә. Килдебәков. 1979 ел

  Күн аяк киеме шәһәрдә, авылның хәлле кешеләре, дин әһелләре арасында кулланылышта йөри. Ул башмакны хәтерләтә (ягъни өсте һәм табан асты аерым-аерым киселә), биек (балтырлы) яки тәбәнәк (балтырсыз) була. Озын, тезгә җиткән, йомшак табанлы читек йомшак күннән, хромнан, сафьяннан тегелә. Бер төстәге, кайтарып куела торган кара читекләрне ирләр кия, хатын-кызларныкы кыскарак һәм кайтармасыз. Әмма хатын-кызлар бизәкле, күн мозаика белән чигеп эшләнгән каюлы читекләрне ярата төшәләр. Әгәр бер төстәге читекләр күпчелек төрки һәм монгол телле халыклар өчен уртак булса, чигүле читекләр, шиксез, татар аяк киеменең этник үзенчәлеге дия алабыз. Чигүле читекләр гадәттә югары сыйфатлы төсле сафьяннан, үсемлек орнаменты белән кисеп эшләнә. Ирләр бизәкле аяк киеме кими. Кайчак бик борынгы ир-ат аяк киемнәрендә генә үкчә ягы мозаика белән бизәлә. Өйдән чыкканда читек өстенә каты табанлы күн кыска аяк киеме, кышын– кыска киез ката кияләр. Читекләр күннән эшләнгән оек төсле булып, аларга бигрәк тә өлкән кешеләр өстенлек бирә. Биек балтырлы каты аяк киеме итек дип атала. Урал буе татарларында чи күннән тегелеп, балтыры кулдан эшләнгән, ак постаудан булган сарык – башкорт халкының милли киеме элементы таралыш ала. Аларның хатын-кызлар өчен булганнары арткы яктан бизәкле һәм чигүле, себер татарларының царык дип аталган, чи ат яки сыер тиресеннән тегелгән аяк киемен хәтерләтә. Әстерхан татарларында бәрхет итекләр кияләр.

  Биек булмаган аяк киемнәре арасында гадәти калушны хәтерләткән кәвеш, ката булып, алар мөстәкыйль яки читек белән киелә.

Ир-ат аяк киемнәре: күн башмак, чигелгән читек. Татар- мишәрләр 

  Кешелеккә кия торган татар туфлиләре – башмак, аларның башы һәм арткы өлеше аерым киселә, уртада җөйләнеп, үзенчәлекле уймак хасил итә. Хатын-кызлар арасында читеккә охшаган бизәкле, еш кына үкчәле туфлиләр кулланыла. Очлы башлы һәм борыны азрак югары күтәрелгәннәре традицион санала. Хатын-кыз башмаклары бәрхеттән тегелеп, алтын һәм көмеш кәнител, сәйлән, елга мәрҗәне белән чигелә.

Хатын-кызлар читеге. XIX гасыр ахыры – XX йөз башы

  Юкәдән үргән чабата, күннән җиңел, еш кына күн яки агач табанлы башмак ката – татарларда эш өчен аяк киеме булып санала. Кыш көне киез аяк киеме –биек яки тәбәнәк киез итек, пима, пуйма кияләр. Хәлле татарлар арасында кызыл бизәкле ак «Кукмара» итекләре популяр була. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар аларны Казан ягыннан килгән сәүдәгәрләрдән сатып ала.

Хатын-кызлар туфлиләре. XX гасыр башы

  XIX йөзнең икенче яртысында шәһәрләрдә (Казан, Уфа, Оренбург, Самара, Касыйм, Әстерахан, Томск,Тубыл) эре сәүдә-сәнәгать һәм милли-мәдәният мәркәзләре формалашкан, Россиянең аерым төбәкләрендә яшәүче татарлар арасында икътисади һәм мәдәни багланышлар көчәйгән бер вакытта, халыкның кием-салымындагы элек тотрыклы булган сыйфатлар җуела. Бу – гомуммилли мәдәният формалашу чоры, татар костюмы тарихындагы катлаулы вакыт. Бер яктан, Ауропа һәм рус культурасы, икенче яктан – татар этносының Казан татарлары тәэсирендә берләшү процесслары аңа йогынты ясый. Бу чор костюм стилендә традицион монументаль формалардан – нәфисрәк, зәвыклырак, гомумауропа модасына якынрак юнәлешләргә таба борылу күзәтелә. Казан татарларының шәһәр костюмы традицияләрендә гомуммилли кием хасил була, аны татарларның барлык этнотерриториаль төркемнәре дә кабул итеп ала.

Сораштыру