Хәрби чор илчесе

Хәрби чор илчесе

1979 елның 22 ноябре. Әфганстанда СССРның яңа илчесе Фикрәт Табиев ӘДР президенты Хафизулла Әмингә ышаныч грамотасы тапшыра. Советлар Союзының «дусты» бәхетле: Мәскәү, Табиевка кадәр булган илчене чакыртып алып, аныңча эшләде. Әмма Әмин дә бу вакыйгалардан соң бер ай чамасы гына яшәп кала. Фикрәт Табиевка Әфганстанда җиде ел илче булып торырга һәм әфган җирендә барган күп кенә фаҗигале вакыйгаларның шаһите, турыдан-туры катнашучысы булырга туры килә...

Сугыш барган илдә илче булып эшләү ничек булган соң? Кайчак яу кырында ут астында йөргән сугышычыныкыннан да болайрактыр. Сугышта барысы да аңлаешлы: алда – дошман, янәшәңдә – үзеңнекеләр. Ә дипломатия кырында? Безнекеләр Әминнең сараен штурм белән алганнан соң, «Правда» газетасында халык өчен версия пәйда була: «Ачулы халык ташкыны Әминне, иярченнәре белән бергә, гадел халык суды каршына бастырды һәм җәзасын бирде…». Олы сәясәттә еш кына беренче карашка бик гади тоелган карарлар артында да күпбаскычлы комбинацияләр тора.

Фикрәт Табиевны Әфганстанга илче итеп билгеләү дә шул комбинацияләрнең бер өлеше булгандыр, мөгаен. Чыннан да дипломатларны алыштыру Советлар Союзында Әфганстан президенты Хафизулла Әминнең шәхси үтенечен исәпкә алгандай итеп эшләнә. Берничә ай эчендә Әмин Мәскәүгә совет илчесе Александр Пузанов өстеннән җиде шикаять юлларга өлгерә. Әфганстан президенты совет илчесен оппозициягә хәерхаһлылыкта гаепли, илче революция эшенә һәр яктан зыян китерә, дип ышандырырга тырыша.

Чынлыкта шактый катлаулы хәлдә калган Хафизуллага Иске мәйданда беркем дә ярдәм итәргә ашыкмый. Элеккеге илченең эшчәнлеге нәтиҗәле булмауны танып һәм аны кире илгә кайтарып, Мәскәү, һичшиксез, әфган президентының уяулыгын киметергә ниятли.

КАБУЛГА – ДАВЫЛ АЛДЫННАН

Сугыш исе килгән, ил эчендә әйдәп баручы партияләр һәм төркемнәр арасында каршылыклар сүз белән генә чикләнмисе мәгълүм булган дәүләтләргә (искә төшерик, 79 нчы елның сентябрендә Әмин, хакимияткә килү өчен, Нур Мөхәммәд Таракины юкка чыгара) илче булып китәргә атлыгып торучыларны профессионал дипломатлар арасында табу шактый четерекле эш була, әлбәттә. Ул чакта да тәвәккәллек таләп ителгән әлеге вазыйфадан берничә кандидат баш тартканнан соң, Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән Фикрәт Табиев кандидатурасына тукталалар.

Әфганстанга алдынгы автоном республиканың алдынгы җитәкчесен илче итеп җибәрүне КПССның төп идеологы Михаил Суслов тәкъдим итә. Дөрес, Әфганстан партия-хуҗалык идарәсе буенча тупланган тәҗрибәне шунда ук дипломатиягә алыштыру җиңел булган илләр исемлегенә керми. Дипломатик тәҗрибә Табиевта бөтенләй булмый. Әмма КПСС ҮКнда, ихтимал, тиздән бу илдә дипломат теленең беренче рольләр биләмәячәген белгәннәрдер. Икенче яктан караганда, провинциядән килгән дипломатның шиксез өстенлекләре бар. Табиев татар, мөселман – димәк, аңа җирле җитәкчелек, халык белән уртак тел табу җиңелрәк булачак.

Фикрәт Табиев өчен партия дисциплинасы – буш сүзләр генә түгел. Карьера амбицияләре дә тиешле югарылыкта. Нәтиҗә бер: мондый тәкъдимнән баш тартмыйлар. Кремльдә, күрәсең, нәкъ менә шуңа исәп тотканнардыр.

Соңрак Фикрәт Әхмәтҗанович болай дип искә ала: «Без Суслов белән Леонид Ильич Брежнев янына кердек.

– Менә, иптәш Табиев ризалыгын бирде, – дип хәбәр итте Михаил Андреевич.

– Бик  яхшы!  – дип  елмайды Леонид Ильич. 

– Фикрәттә мин беркайчан да шикләнмәдем». Яңа вазыйфага керешер өчен Табиевның күпме вакыты була соң? Алдагы вакыйгалар күрсәткәнчә, бөтенләй булмый. Яңа илче үзенең Кабулдагы резиденциясендә чемоданнарын бушатканга бер атна да үтәргә өлгерми, КПСС ҮК Политбюросы ул вакытта Әфганстан хакименә туры мәгънәсендә үтергеч характеристика бирелгән документ кабул итә. Документта болай диелә: Әмин «...хакимлек итүне ярата, шәфкатьсезлеге һәм мәкерлелеге белән аерылып тора, Әфганстан халыкдемократик партиясенең оешканлык ягыннан йомшаклыгы һәм идея ягыннан көчсез булуы шартларында, үзенең шәхси хакимиятен саклап калу өчен, аның сәяси режим юнәлешен үзгәртергә омтылуы куркынычын сызып ташларга ярамый. СССР белән мөнәсәбәтләрдә Әминнең ихлас булмавы һәм икейөзлелеге торган саен ныграк ачыла бара».

Әмин сараен штурмлауга бер айдан да әзрәк вакыт калган була.

Әфганлылар белән очрашуда. Уртада: Фикрәт Табиев һәм Әфганстан Министрлар советы рәисе Кештбанд.​​​​​​​

ДЕГЕТ МИЧКӘСЕНДӘГЕ ДИПЛОМАТИЯ​​​​​​​

Хафизулла Әмин яңа совет илчесенең үзенә ошавын яшерә алмый. Кабулга ияләшергә дә өлгерми, ул әфган президентына күптәннән көтелгән хәбәрне җиткерә: СССРда аның Әфганстанга совет гаскәрләренең чикле контингентын кертүне сораган үтенече канәгатьләндерелә. Үзе Таракины юкка чыгарган кебек, оппозициянең дә шулай ук эшләвеннән курыккан Әмин моңа кадәр Мәскәүгә бертуктаусыз мондый адымның кирәклеген раслый торган үтенечләр юллый һәм әлегә кадәр уңышсыз була. Әлеккеге илче вакытында, Хафизулла фикере буенча, барысы да матур сүзләргә генә кайтып калган, ә яңасы килгәч, яхшы якка үзгәрешләр күзгә күренеп тора. Ләкин вәгъдә ителгән гаскәрләрне кертү кайчан башланыр соң? Фикрәт Табиев бу мәсьәләдә дә төгәл. Ул Әфганстан президентына гаскәрләрне кертү 25 декабрьдә үк башланырга мөмкин, дип хәбәр итә. Әмин шатлыгын яшерә алмый: аның хыялы тормышка аша.

СССР илчесе Фикрәт Табиев әфганлылар арасында​​​​​​​.

Ә Мәскәүнең, үз  чиратында, шулай ук планнары чынга аша башлый. Кабулга яңа илченең килүе Әфганстан президентының уяулыгын киметте, – бу күзгә күренеп тора. Фикрәт Табиев белән Хафизулла Әмин беренче көннәрдән үк бер‑берсе белән нормаль мөнәсәбәтләр урнаштыра. Алай гына да түгел, күпмедер вакыт үткәннән соң, әфган президенты Табиевка чиксез ышаныч күрсәтә. Бер очрак ярдәм итә. Бервакыт төшке аштан соң Әмин кинәт кенә үзен начар хис итә башлый. Коты очкан, үзен агулаганнар дип курыккан Әмин совет илчесенә хәбәр итеп өлгерә. Табиев тиз генә үзенең табибын президент янына җибәрә. Табиб, чыннан да, җитди агулануны раслый һәм Хафизулланың гомерен саклап кала...

Соңрак ачыклана: әфган президентын агулауны махсус хезмәтләр оештыра, гаять яшерен рәвештә әзерләнгән әлеге операция, аның детальләре турында совет илчесенә хәбәр итеп тормыйлар. Әгәр белгән булса, ихтимал, безнең гаскәрләргә гомерләрен куркыныч астына куеп, президент сараен штурмларга кирәкмәс тә булган булыр иде...

Әмма әлегә сәясәтчеләр, дипломатлар, киңәшчеләр Политбюро документында язылган күрсәтмәләрне тормышка ашыра: «Югарыда аталганнарны исәпкә алып һәм таләп ителгәннәрдән чыгып, Әфганстанда контрреволюциянең җиңүен яисә Әминнең көнбатышка сәяси юнәлеш алуын булдырмас өчен, түбәндәге линия буенча эшләү максатка ярашлы дип табыла: Әмин белән аңа ышанмавыбызны һәм аның белән эш йөртергә теләмәвебезне аңларга сәбәпләр калдырмаслык итеп актив хезмәттәшлекне дәвам итәргә. СССРга карата дустанә мөнәсәбәт күрсәткән һәм «Апрель революциясе» язмышы өчен борчылган затлар белән әңгәмәләр вакытында хәзерге көндә Әфганстанда барган хәлләрне хуплыйбыз дигән тәэсир калдырмаслык итеп сөйләшергә һәм мондый затларны читкә этәрмәскә…».

ШӘҺӘРДӘ НИНДИ АТЫШЛАР БАРА?

Әмин сараен штурмлау турында Фикрәт Табиев бәрелешнең иң кызган вакытында гына белә, дип сөйлиләр: әфган лидерын юкка чыгару буенча оештырылган операциянең яшеренлеге моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә югары була. Операция белән җитәкчелек иткән Вадим Кирпиченко (СССР Дәүләт куркынычсызлык комитетында легаль булмаган разведка эшен алып барган суперяшерен «С» идарәсе белән җитәкчелек итә) болай дип искә ала: «Беренче ату тавышлары ишетелүгә һәм илчелек территориясенә яралыларны ташый башлауга, илче Фикрәт Әхмәтҗанович Табиев дулый башлады. Миңа шалтыратты һәм усал тавыш белән шәһәрдә нәрсә барганлыгын аңлатуны таләп итте. Мин сугыш бара, хакимият «парчамистларга» күчә һәм сөйләшеп торырга вакытым юк, дидем. Вазгыять турында тулырак иртән хәбәр итәрбез, дип кистердем…».

Әфганстан президенты Нәҗибулла СССР илчесе Фикрәт Табиевта кунакта.​​​​​​​

Күп нәрсә яшеренлек пәрдәсе белән өретелгән, бер операциянең детальләрен – КГБ гына, икенчесенекен хәрби киңәшчеләр генә белгән шартларда илче өчен үз вазыйфаларын башкару ни дәрәҗәдә катлаулы булуын күз алдына китереп була. Әлбәттә, сугыш барган, әмма шул ук вакытта меңләгән ватандашың – укытучылар, төзүчеләр, табиблар һ.б.лар эшләгән илдә дипломатия кагыйдәләрен саклап эш итү‑гаять катлаулы.

Илченең хатыны Динә Мөхәммәтовна Табиева Әфганстан дин эшлеклеләре арасында.​​​​​​​

Әйтергә кирәк, Фикрәт Табиевның сайлау мөмкинлеге була. Иң җиңеле – үз резиденцияңдә ышанычлы сак астында утырып тору, ил буенча хәрәкәт итүләрне минимумга калдыру. Ләкин илче бөтенләй башка юлны сайлый. Провинцияләр буйлап еш йөри. Хакимлек итүче партия һәм оппозиция вәкилләре, руханилар, хәтта каршы торучы якларның кыр командирлары белән дә очраша. Һәм соңрак үзенең истәлекләрендә сөйләгәнчә, һәр әфган кешесенә гади генә фикерне җиткерергә тырыша: Советлар Союзы әфган халкына яманлык теләми, яңа тормыш төзергә булыша һәм булышачак. Гаскәрләр ни өчен кирәк? Алар реакцион көчләрне тыеп тору өчен кирәк, һич кенә дә бүтән максатларда түгел...

Совет илчесе китергән дәлилләр кайвакыт чыннан да тәэсирле була. Саланг тау сырты аша үтә торган юл, Гераттан Кандагарга кадәрге автотрасса, Әфганстанга 250 мең гектар сугарылган җирләрне кире кайтарган мелиорация эшләре, гидроэлектростанцияләр, хастаханәләр – болар барысы да совет белгечләре катнашында башкарылган эшләр. Гади халык моны белә һәм күрә. Шулай ук башка бер генә илнең дә Әфганстанда бер генә нәрсә дә төземәгәнен дә яхшы аңлый...

СССР илчесе Фикрәт Табиев кунакларны кабул итә.​​​​​​​

Динә Табиева, Фикрәт Әхмәтҗанович һәм Әфганстан җитәкчесе Бабрак Кармаль.​​​​​​​

ГОРБАЧЕВКА ХАТ

Шулай да рухи лидерлар һәм офицерлар арасында совет илчесе казанган ихтирам аңа иминлекне гарантияли алмый. Көнбатышка йөз тоткан көчләргә Табиевның гамәлләре, мөгаен, мөҗәхитләргә каршы армия тарафыннан кылынган операцияләрдән дә  кимрәк зыян китермәгәндер. Табигый ки, мондый вазгыятьтә уңайсыз илчедән котылу юлын эзләгәннәр дә җитәрлек була.

– Илчелек капкасыннан чыгып киткәндә мин  беркайчан да  кире исән кайтукайтмавымны белми идем, – дип искә төшерә Фикрәт Әхмәтҗанович күп еллар үткәннән соң. – Кабулда адым саен үлем сагалап тора. Хәтта хатыным белән Михаил Горбачевка хат та яздык: безне үтерсәләр, балаларыбызга күз‑колак булырга, ярдәмнән ташламаска үтенеп. Хат илчелектәге сейфка яшерелгән иде, бәхеткә, кирәге чыкмады.

Гаҗәп, шул ук вакытта Табиев сугыш барган Әфганстан буенча сәфәрләре яисә сөйләшүләр барышында килеп туган ниндидер гадәттән тыш хәлләр турында беркайчан да сөйләми. Киресенчә, гел шуңа басым ясый: «совет илчесе» исеме үзенә күрә сак грамотасы – илчегә кагылмыйлар. Күрәсең, бу очракта «проблемалы» илдә экстерн рәвешендә үзләштерелгән профессиональ дипломатия алымнары сизеләдер. Табиев четерекле якларны дипломатларча җайлап җибәрергә, начар яклар турында күп сөйләмәскә тырышкандыр.

Шул ук вакытта 1980 елдан 1981 елның августына кадәр илче сагына кергән Александр Лисичкин (Кавказ аръягы чиге округы офицерларыннан һәм прапорщикларыннан торган махсус билгеләнештәге подразделениедә хезмәт иткән) төрле хәлләр булуы турында искә ала:

– Без аның тормышын сакларга, иминлеген тәэмин итәргә тиеш идек. Кая да булса чыгар алдыннан маршрутны тикшерәбез, чөнки минага, снайпер пулясына яисә мөҗәхитләр капкынына эләгү мөмкинлеге зур. Илче машинасына берничә мәртәбә аттылар да. Провинциягә барырга туры килгәндә, икенче машина бирәләр – кораллы өстәмә сак өчен. Бервакыт «кызган» әфганлылар төркеменә тап булдык – ниндидер җыен бара иде. Алар илче утырган «Мерседес»ны уратып алдылар, мин дә шул машинада идем, автомобильне әйләндереп каплар өчен, селкетә башладылар. Үзләре: «Аллаһу әкбәр!» дип кычкыра. Һавага берничә мәртәбә атарга, кисәтергә туры килде. Автомат тавышын ишеткәч, читкә таралыштылар.

Ул вакытта Әфганстанда булган барлык ватандашларыбызның – дипломатмы алар, эшчеме, хәрбиләрме яисә гражданлык белгечләреме  – барысының да тормышына куркыныч яный иде. Әфганстандагы бөтен киңәшчеләргә, хәтта укытучы белән табибларга да корал бирелүе очраклы хәл түгел, өстәвенә, алар сак белән дә тәэмин ителәләр иде. Шулай ук совет илчесенә карата Әфганстандагы кайбер террористик төркемнәр каршына төгәл максат куелуы да билгеле факт: Табиевны әсирлеккә алырга һәм совет хөкүмәтеннән аның гомере өчен акча сорарга. Дипломатны һәм аның позициясен хөрмәт иткән мөҗәхитләрнең башлыклары әле планнарны тормышка ашырырга комачаулаган, дип тә сөйлиләр.

Әфганстан Демократик Республикасында эшләү дәверендә Фикрәт Табиев 30 килограммга ябыга.

Иң югары дәрәҗәдәге очрашу.​​​​​​​

«КАТГЫЙ ЯШЕРЕН» ГРИФЫ

Табиев көн саен диярлек тормышын куркыныч астына куя. Шул ук вакытта ватандашларының гомерләрен саклап калу өчен булдыра алганның барысын да  кыла. Әфганстанда төзүче булып эшләгән Виталий Гафаров бу илдә булганда үзендә һәрвакыт куркыныч тойгысы яшәвен искә ала. Эш шуңа җитә ки, ул илчелеккә киңәш сорап бара.

– Табиев минем Казаннан икәнемне белгәч, болай диде: «Улым, син нәрсә, үзебездә эш тапмадыңмы? Үлеп калганчы, кайтып кит моннан. Бу безнең җир түгел!» Аның киңәшен тыңламаган булсам, язмышым ничек булыр иде, гомумән исән булыр идемме икән, белмим...

Иосиф Кобзон белән булган очракны да искә алыйк. Табиевның ватандашларына карата кайгыртучанлыгы концерт белән килгән җырчының чыгышын чак кына өзми. СССР илчесе Әфганстанга килергә тәвәккәлләгән артистка сугышчылар каршында чыгыш ясарга рөхсәт итми.

«Иптәшләр, бу ничек була соң инде? – дип, ризасызлыгын белдерә ул чакта Иосиф Давидович. – Мин монда артистлар төркеме белән килдем, без үзебезнең сугышчы-интернационалистлар каршында чыгыш ясарга, аларның сугышчан рухын күтәрергә әзер. Әйдәгез, эшлик инде…» Фикрәт Әхмәтҗанович каршы төшә: «ҮК Политбюросы рөхсәтеннән башка ярамый. Куркыныч! Ә сезне үтерсәләр, Иосиф? Без халыкка ни дип әйтербез?»

Ул вакытта Кобзонның абруе үз ролен үти. Табиев ризалыгын бирә, әмма хәрбиләргә моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә сак күрсәтелүен таләп иткән күрсәтмә бирә.

Дипломатия хезмәтенең катгый таләпләре, кагыйдә буларак, иң мөһим эпизодларны кадрлар артында калдырырга мәҗбүр итә. Дипломатик кабул итү кичәләре, матбугат конференцияләре, имзаланган документлар – болар барысы да күз алдында. Куркыныч һәм көтелмәгән каршылыклар тулы көндәлек эш – анысы турында азлар гына белә. Әфганстанда СССР илчесе эшчәнлегенең күп кенә сәхифәләре бүгенге көнгә кадәр «катгый яшерен» грифы белән саклана.

Хәер, аның белән бергә, иңне‑иңгә куеп эшләгән кешеләрнең хәтере, истәлекләре калган. Әфганстанда Табиев алып барган дипломатлык эшенә иң кыска һәм тирән бәяне, мөгаен, күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән милләттәшебез, Россия Хәрби фәннәр академиясенең элеккеге президенты Мәхмүт Гәрәев биргәндер: «Фикрәт Әхмәтҗановичның Әфганстанда СССРның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илче буларак эшчәнлеге турында болай дип әйтә алам: ул вакытта Әфганстанда вазгыять бик авыр иде, төрле катлаулы хәлләр туа килде, ләкин Табиев һәрвакытта да алардан чыгу җаен таба алды».

Башка объектив критерийлар да бар: Фикрәт Табиев – бер ил җирендә башкарган хезмәте өчен ике орден алган СССРның бердәнбер илчесе. Ике Ленин ордены. Аның Әфганстандагы җиде еллык хезмәтенә дәүләт шундый бәя бирә.

Әлеге сугышта илебезнең чын югалтуларын белгән Фикрәт Табиев исә соңгы көннәренә кадәр Әфганстанны үзенең җан ярасы дип атый.

"Татарстан" журналы, февраль, 2020 ел.Автор: Әскәр Сабиров

Сораштыру