М. Горькийның татар халкына тәбрикнамәсе

М. Горькийның татар халкына тәбрикнамәсе

«Татарстан» журналы ТАССР юбилейларын һәрвакыт үзенең укучылары, кайвакытта исә язучылары белән дә бергә билгеләп үткән. «Татарстан коммунисты» булган чагында «Татарстан» журналы Максим Горький, Владимир Маяковский, Исаак Бабель, Чыңгыз Айтматов кебек танылган авторлар белән хезмәттәшлектә булган... Татарстан АССР төзелүгә ун ел тулу уңаеннан язучы Максим Горький 1930 елда татар халкына тәбрик хаты язган. А.М. Горькийның Мәскәүдәге архивында саклана торган әлеге котлау хатының фотокүчермәсен 1958 елда Казандагы Горький музее директоры М. Н. Елизарова эшләтеп алган һәм матбугатта бастырган. Шул вакыттан бирле Максим Горький республика халкын «Татарстан коммунисты» битләреннән тагын ике тапкыр – 1958 елда язучының тууына 90 ел тулу датасы билгеләп үтелгәндә һәм 1970 елда ТАССРның 50 еллыгы бәйрәм ителгәндә сәламләгән. «Буыннар» проектын аның 70 нче еллардан килгән тәбрикнамәсеннән башлыйбыз.

М. Горькийның татар халкына тәбрикнамәсе:

«Татар республикасы халкына ихлас сәлам!

Хезмәтчел татар халкының рус эшче халкы белән татулыкта һәм бергәләшеп
үз тормышын ирекле төзү хокукына ия булган заманга кадәр яши алуыма мин бик
шат!

Яшәсен милләтләр бердәмлегенә комачаулап торган киртәләрне җимереп
ташлаучылар!

Милләт – бер телдә сөйләшүче кешеләрнең табигый берлеге. Халыкны берләш-
терүнең әлеге формасы баштарак үзенә тиңдәш берлекләр өстеннән хакимлек
итүгә омтылуны күздә тотмаган. XIX гасырга кадәр халыклар әшәке «милләтче-
лек» чире белән авырмаган – аларга ирексезләп «алманлаштыру», «руслаштыру»,
ягъни полякларны – немец, татарларны рус ясау омтылышы хас булмаган.
Милли санашмаучанлык XIX гасырга кадәр дә булган үзе, ул чакта аны Ходай
Тәгаләгә салым түләүче мөселман һәм христианнарның санын арттырырга теләүче
төрле дин әһелләре кузгаткан, әмма хезмәт халкының күпчелегенә милләтчелек
ят күренеш булган. Чиркәү әһелләре бик аз санлы эшче һәм крестьянда гына
башка дин, башка тел, башка көнкүреш кешеләренә карата дошманлык тудырган,
тулаем алганда исә төрле диндәге һәм төрле телдәге хезмәт халкы бер‑берсе
белән бик тату яшәгән. Хезмәт халкы үзе кебек үк сәяси хокуксыз һәм изелгән
башка халыкларга бернинди сәяси һәм мәдәни коллык теләмәгән.

Әлеге кешелексез, кабахәт, антимәдәни бурыч Европа һәм Россия капиталист-
ларының бурычы булган, чөнки бу ерткыч һәм паразитлар өчен теләсә кайсы
кеше бары тик физик көч, «арзан эшче кул» сыйфатында гына хаҗәт булган.
Октябрь революциясе һәм эшчеләр сыйныфының кешелек каршындагы иң бөек
казанышларыннан берсе – һәр милләтнең үзбилгеләнүенә, милли үсеш ирегенә
хокукын катгый тану. Эшчеләр сыйныфы хезмәт дөньясына алып килгән интерна-
ционал идеясе икътисадый һәм мәдәни тормышның яңа шартларын гына түгел,
яңа кешелекне тудырачак.

Татарлар республикасы үзенең ун еллыгын бәйрәм итә. Иманым камил, тарих-
ның хезмәт халкы энергиясе тудырган бу баласы баһадир булып үсеп җитәчәк.
Мин балачактан татар халкы турында белгән һәрнәрсә – аларның аек акыллы,
чиста күңелле, хезмәт сөючән, максатка ирешүдә үҗәтлек белән күңел йомшак-
лыгын куша алучы халык икәнен белү миндә бу ышанычны арттыра гына. Татар
республикасының мәдәни үсеше турында белгәннәрем минем ышанычымны
янә бер мәртәбә ныгыта төшә.

Яшәсен мин яраткан татар халкының совет социалистик республикасы!
20/V ‑ 30 г. Sorrento».

М. Горький.

«Коммунист Татарии» № 3.

Сораштыру