Шомлы дәвернең соңгы могиканнары

Шомлы дәвернең соңгы могиканнары
  Ул үзен гадәти язмышлы кеше дип са­ный. Валентина Петровна Маковага хәзер 96 яшь. Кечкенә генә буйлы, җыйнак-какча гәүдәле. Сабыр да, тый­нак та, балаларча кызыксынучан, тере, шаян да. Мин

 

Ул үзен гадәти язмышлы кеше дип са­ный. Валентина Петровна Маковага хәзер 96 яшь. Кечкенә генә буйлы, җыйнак-какча гәүдәле. Сабыр да, тый­нак та, балаларча кызыксынучан, тере, шаян да. Мин аны пулялар сызгырып очкан яу кырында, лагерь диварлары эчендә, тоткыннар арасында күз алды­на китереп карыйм. Аннары сөйләшү барышында кинәт кенә янып киткән карашы белән очрашам да, ышана ал­мыйм. Ачык тәрәзәдән карап торган бөреләргә ишарәләп: «Яшәү нинди ямьле…» – дип кабатлый ул. Без инде күптәннән җуйган тәмле бер телдә сөй­ләшә. Керә-керешемә: «Рада знакомству с вами, барышня», – дип каршы алды…

 

 

 

ЗОЯ КОСМОДЕМЬЯНСКАЯГА ИЯРЕП…

– Мин үземне әллә ни гаҗәеп язмышлы кеше дип исәпләмим, гадәти язмыш иде ул безнең за­ман өчен, – дип башлады сүзен Валентина Петровна. – Менә исән калуым – анысы могҗиза…

Безнең чыгарылыш кичәсе 17 июньдә булды. Ә 22 сендә cу­гыш башланды. Сугышка кадәр мин Свердловск университеты­ның филология факультетына га­риза биргән, укырга китәргә тиеш идем, әмма гаиләбезнең карары катгый булды: өйдә каласың.

Апасы Нина Макова урман ху­җалыгында эшли башлый, Вален­тина 1942 елның мартында ра­йон прокуратурасына секретарь булып урнаша. Зоя Космодемь­янскаяны ерткычларча җәзалап үтерүләре турындагы дәһшәт­ле хәбәр тетрәндерә. Комсомол яшьләрне: «Сез фронтка кирәк!» – дип агитацияли башлый. Сугыш кырларындагы батырлыкларга рухланып, бер төркем яшь кызлар да яуга китәргә карар кыла. Алар арасында Валентина да була.

СНАРЯДЛАР ЯНӘШӘДӘ ШАРТЛАГАНДА…

Валентина беренче чакыру­га эләкми. Чираттагы чакыру­да аны мәктәптә бергә укыган дус кызлары – Маргарита Василь­ева һәм Галина Ласкина белән бергә дәшеп алалар. Әнисе ра­йон военкоматына кызын авылда калдыруларын үтенеп бара, әмма гаризасы булгач, һичшиксез, оза­тырга тиешбез, дип, кире борып кайтаралар.

– 1942 елның 3 маенда без, иңнәребезгә биштәр асып, па­роходка утырып Уфага киттек. Анда безне башта беренче чакыру буенча җибәрелгән кызлар белән бергә тоттылар, карантин тик­шеренүе узганнан соң, кабат па­роходка төяп, Горький шәһәренә радистлар курсына озаттылар.

1942 елның май азагында Горь­кий шәһәренең (хәзерге Түбән Новгород. – Ред.) Канавино ра­йонында радистлар курсында укый башлый Валентина Макова. Уку октябрь аена кадәр дәвам итә. Курсларда армия тәртибе хөкем сөрә иде, дип искә ала:

– Иртәнге алтыда торып ба­сабыз, иртәнге ашны ашыйбыз да укырга керешәбез. Аннан, төш­ке ашны ашагач, тагын укыйбыз. Кичке аштан соң, 23 сәгатьтә, от­бой бирәләр, егылып йоклыйсың. Үзебез өчен буш вакыт калмый да иде диярлек. Безне тиз арада фронтка җибәрер өчен әзерлә­деләр. Махсус предметтан тыш, стройга тезелергә дә өйрәттеләр, кичләрен рота белән йөрергә дә чыгаралар иде.

Кызларның бөтен вакыты диярлек радиоэшкә өйрәнүгә багышланган була. Ягъни, Морзе әлифбасына нигезләнеп, ачкыч белән эшләүгә.

1942 елның 18 октябрендә укулар тәмамлана. Курсларны уңышлы узган кызларны Мәскәүгә Кызыл Армиянең Төп элемтә идарәсенә озаталар. Сокольни­кидагы казармаларда бер ай тотканнан соң, фронтларга бил­гелиләр. Валентина Макова Көнь­як-Көнбатыш фронтка җибәрелә.

Алар билгеләнгәндә, 278 нче Укчы дивизия Сталинградны азат итү сугышларында катнаша. 1942 елның 11 декабрендә би­регә җибәрелгән кызлар полкның элемтә ротасына килеп җитә. Де­кабрьдә Сталинградның үзендә дә, тирәсендә дә иң авыр сугыш­лар бара.

– Мине икенче номер (икенче номер итеп гадәттә ир-атлар­ны билгеләгәннәр, чөнки алар рация өчен кирәкле коточкыч авыр аккумуляторларны күтә­реп йөргәннәр. – Ред.) белән бергә укчы батальонга җибәр­деләр – рация буенча элемтә урнаштырырга кирәк иде. Әмма озак та үтмәде, дошман кай­да икәнлегебезне ачыклады. Андый шартларда эшне дәвам итеп булмый иде. Дошман ар­тиллериясенең элемтәне «то­тып» алуын абайламый кала алмыйсың: снарядлар янәшәңдә үк шартлый башлый…

Безне, радистларны, полк ко­мандирының команда һәм күзә­тү пунктына телефончылар итеп күчерделәр. Берәмләп дежур тор­дык, мөмкинлек булганда, икен­чебез бераз черем итеп ала иде. Декабрь азагында өстебезгә танклар килә башлады, бу минем ут аша узган тәүге зур чыныгуым булды. Ротада авыр җәрәхәт алу­чылар күбәйде, үлем очраклары да үзен көттермәде.

1943 елның гыйнвар башында аларның полкын Сталинградтан төньяккарак җибәрәләр. Дошман өстенә бару инде Харьков юнәле­шендә дәвам итә.

«ҖИР БЕЛӘН КҮК ӘЙЛӘНЕП КАПЛАНДЫ…»

– Сугышка кергәнче үк безне яхшылап кисәттеләр: командир­лар белән дә, рядовойлар белән дә үзеңне тәртипле тот, монда – яу кыры, танцы‑фәлән түгел, – дип сөйли Валентина Макова. – Өс‑башны да чиста‑пөхтә тотарга кирәк иде, чәчне‑башны тузды­рып йөрмәскә. Хәрбиләрнең берсе белән дә, бигрәк тә командирлар белән (алар бәйләнгән, игъти­бар күрсәткән очракларда) якын мөнәсәбәтләргә кермәскә.

– Ә бәйләнә иделәрме? – дип төп­ченәм.

– Ул күбрәк үзеңне ничек то­туыңа бәйле булгандыр, – ди Ва­лентина Петровна тыйнак кына. – Кызлар арасында төрлесе булды, билгеле. Чытлыграклар да бар иде… Әмма кисәтү кырыс. Мин үзем ул кисәтүне шунда ук хәтеремә киртләп куйдым.

1943 елның 8 мартында Валенти­на Макованы укчы батальонга бил­гелиләр, ул анда радиоэлемтә өчен җавап бирә. Ике атнага сузылган сугышлар вакытында хәтерендә нәрсә калганын болай сөйли:

– Япан кыр, пулялар, шөпшәләр кебек, яннан сызгырып оча. Юы­нырга да, өс-башыңны карарга да мөмкинлек юк диярлек. Хәтта ашавын да төннәрен генә ашыйбыз. Элемтә булдырудан тыш, яралы­ларга беренче медицина ярдәме күрсәтү белән дә шөгыльләндек. Дошман тоташтан утка тота, хәл алырга бирми…

Ә 1943 елның 22 июль иртәсе аның өчен көтелмәгән хәтәр алып килә.

– Миңа 20 яшь, инде шактый тәҗрибәле сугышчы исәпләнәм. Ул иртәдә тиз генә капкалап алдык та, мин, тын торган арада, янәшәдә агып яткан сулыкка кашык юарга төштем. Шулчак, көтмәгәндә-абай­ламаганда, һавада әллә каян гына мессершмит пәйда булды. Дошман самолеты, каршылыкка очрамагач, түбәннән кистереп очкан хәлдә, миңа таба пулеметтан бер‑бер артлы пуля яудырырга кереште…

Эчемә нәрсәдер китереп бәргә­нен тойдым да, аякларым буйлап җып‑җылы нидер агуын абай­ладым. Җир белән күк әйләнеп капланды. Ә асылда ул мин әйлә­неп капланганмын икән… Күзәтү пунктында моны күреп алганнар. Үзем нәрсә булганын аңлар хәлдә түгел идем: эчемне актарып ташла­ган да, эчәкләрем җиргә салынып төшкән. Рота старшинасы Григо­рий Калашник мине кичекмәстән эвакуацияләүләрен оештырган. Грабаркага төяп, медсанбатка озат­каннар…

Валентина Макованың берен­че сугышчан олы бүләге була ул. Әлеге медаль аны соңарып, Бөек Җиңүгә 20 еллыкны бәйрәм иткәндә, 1965 елда гына «эзләп таба». Бу инде 1946 ел үрнәгендәге медаль була…

«ӘНИЕМ БЕЛӘН ӘТИЕМНЕ КҮРӘ АЛСАМ ЯРАР ИДЕ…»

Медсанбат полктан 9 километр ераклыкта урнашкан була. Күпне күргән табиблар да эчәкләре әйлә­неп чыккан кызның исән калырына ышанмый.

– Операция өстәлендә хирург­ның командасын ишетеп аңыма килдем, – дип сөйли Валентина Петровна. – Баштарак аңлый ал­мый тордым: кайда мин? «Бер-ике-өч… сана!» – дип боерды та­биб. 21 гә кадәр санадым да кабат аңымны җуйдым.

Аңына өч көн узгач кына килә. Аны кыр госпиталенә озата­лар. Терапевт болай ди: «Ходай­га рәхмәтләреңне укы, кызым, мондый җәрәхәт алган кешеләр, гадәттә, исән калмый».

Яралыларны Уфада оешкан эва­когоспиталь кабул итә. Валентина Петровна әйтүенчә, андый госпи­тальләрдә медперсонал күпкә ях­шырак – квалификациясе ягыннан тәҗрибәлерәк, җитдирәк булган. Валентина Макованы хирург бик җентекләп карый.

– Ә мин бары бер генә җөмлә сы­тып чыгара алдым, – ди Валентина Петровна. – Исән калып, әнием белән әтиемне күрә алсам ярар иде…

Яралары һәм операция җөе гос­питальгә китергәндә тоташ үлек кенә була. Ике атнадан соң аны санитар самолетта Воронеж өлкәсендәге Россошь шәһәренә җибәрәләр.

Валентина Петровна тагын бер эпизодны искә ала:

– Шундый авыр шартларда да кешеләр искиткеч кешелекле иде, – ди ул. – Алай гына да түгел, әдәпле, итагатьле. Әйтерсең, тирә-юньдә бомбалар шартламый, ә без исә – балга биергә килгән туташлар белән әфәнделәр… Эвакогоспи­тальдәге олы яшьтәге хирург миңа «минем барышням» дип мөрәҗә­гать итә иде. «Тереләсең, әлбәттә, туган ягыңа кайтасың, менә күр дә тор!» – әнә шул сүзләрен һич оныта алмыйм…

 

Өч бертуган Макова: Нина, Валя, Оля. 1934 ел.

 

«СИН МИҢА КАПРИЗЛАР КҮРСӘТЕП ТОР ТАГЫН!..»

Россошьтагы госпитальгә илткәндә санитарларның үзара сөйләшүләрен ишетә: профильле урынга туры килмәде, нәрсә булып бетәр инде моның белән, диләр.

Баштарак сүзнең нәрсә турында барганын абайламый. Хатын-кыз­лар бүлегенә эләгә ул. Аннан кала, тагын 2–3 хатын була, аларның сыкрану-сызланулары һаман ко

лак төбендә тора, ди Валентина Петровна. Нинди яра белән яту­лары турында сорый – берсенеке – аборт, икенчесенең – ялкынсыну…

Кичке ашка кара ипи белән бор­чак боткасы китерәләр.

– Миңа моны ашарга ярамый, – ди Валентина Петровна.

– Нәрсә тоттырсалар, шуны аша! Әнә, солдатлар үлек эчендә ята, син монда капризларыңны күрсә­теп тор тагын миңа! – дип җике­ренә санитарка, аны кемнеңдер походтагы «хатыны» дип уйлап.

– Мин дә бит – үлек эчендә, ми­нем бәйләвечләремне алышты­рырга кирәк, – дип пышылдый Валентина.

Шуннан соң санитарка дежур табибны чакырта. Диетик ашау билгелиләр дә, поездга утыр­тып, тылга – Камышин шәһә­ренә озаталар. Монда ул ике атна тора. Әмма яралары җитдирәк дәвалау таләп иткәнгә, Саратов­ка җибәрәләр. Монда Валентина Макова өч ай ята.

«СИН СОҢ НИЧЕК БАЛА ТАБАРСЫҢ…»

Госпитальдә аңа медицина хезмәте начальнигы – баш табиб Раиса Петровна Панкова аналар­ча җылылык белән карый, аерым игътибар күрсәтә.

– Ул минем хәтеремә чын табиб символы булып кереп калды, – дип искә ала Валентина Пет­ровна. – Озын буйлы, күз явын алып торган аксыл‑сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле… Аның 14 яшь­лек кызы бар иде, кызының миңа охшаган булуын телим, диде бер­вакыт Раиса Петровна. Ул мине бер караудан үз итте. Жәлләгәндер инде. Бөтенләй бала гына булган­быз лабаса без ул чакта!

– Бу кызга 16 яшьтән дә ары юк­тыр, – диде табиб беренче обход вакытында. – Хәер, 14 не дә биреп була…

– Миңа 20 яшь, – дип җавап кай­тара Валентина.

Раиса Петровна кызны ярасын карый да, тел шартлата:

– Син соң ничек кияүгә чыгар­сың да бала табарсың?!

– Ә мин кияүгә чыгарга җыен­мыйм, – ди Валентина. – Минем тизрәк әтием белән әнием янына гына кайтасым килә!

КҮКЛӘРНЕҢ МОГҖИЗАСЫ

1943 елның 14 декабрендә Ва­лентина Маковага коры паек, тиешле документларны хәстәрләп тоттыралар да, инвалид буларак, кайтарып җибәрәләр. 19 декабрьдә ул Камбарка станциясенә килеп җитә. Станциядә пассажирлар өчен кунарга ачык һавадагы бер лавка каралган була. Вален­тина транспорт табарга тыры­шып карый, әмма барып чыкмый. Кич җитә, чатнама суык. Камбар­кадан аның авылына кадәр юл – трасса буйлап 19 километр, ә Чул­ман аша турыдан – 15 километр.

Шинельдән булгач, җәяү дә кай­тып җитәрмен, дип тәвәккәлли кыз. Әмма яралары үзенекен итә – тиз арада хәлдән тая. Шул чакта – ни могҗиза! – җи­гелгән атлы берәү килеп тук­тый. Җитмәсә, чанасында урын да буш! Березовкага бара булып чыга. Толыпка төренеп утыргач, инде юлда барганда, Валентина Макова бу ир‑атның апасы Нина­ның ире булуын ачыклый. Шулай итеп, кадер-хәстәрдә өенә – ту­ганнары кочагына кайтып җитә.

Җизнәсе Виктор Васильков­ның юлына очравын Валентина Петровна әле хәзер дә Күкләрнең ярдәме, могҗизасы дип саный…

 

Дәвалау факуль­теты, 1 нче курс. 1945 ел.

 

КИЯҮГӘ – ЛАГЕРЬГА…

1944 елда Валентина Макова Казан дәүләт медицина инсти­тутына укырга керә. Бер‑бер арт­лы апасы Нина һәм әнисе үлеп китәләр. Дәүләт имтиханнарын тапшыргач, Валентинаны, дип­ломлы белгеч буларак, Башкор­тостанга билгелиләр. Березовкада әтисе белән апасының 4 яшьлек кызы Вера берүзләре калган була. Шуңа күрә Березовкада эшләргә рөхсәт алып, 1949 елның сентяб­реннән санэпидстанциядә эпиде­миолог булып эшли башлый. Әти­сен, кечкенә Верочканы тәрбияли.

«Кияүгә чыгарга җыенмыйм» дип кырт кискән Валентинаны үзенең насыйбы 1950 елның ию­лендә эзләп таба. Ул мәктәп ел­ларыннан ук таныш авылдашы Аркадий Хлебников булып чыга.

– Мин мәктәптә укыганда Арка­ша район газетасы редакциясендә эшләде, ә мин мәктәп газетасы өчен җаваплы идем, – дип сөйлә­де Валентина Петровна. – Аркаша бик яхшы, игътибарлы ир һәм әти булды. Тормышка карашла­рыбыз да туры килде, бер-бере­безне бер караштан, ярты сүздән аңлап яшәдек, шөкер…

Кияүгә чыккач, туй сәяхәтенә чыгып китәләр алар. Мәскәүдә, Казанда, Киевта, Миргородта булып кайталар. Аннары, 1956 елда, Аркадий Хлебниковны МВД гаскәрләре буенча Ангарла­герьга лагерь пункты начальнигы итеп билгелиләр. Шулай итеп, Валентина Макова, инде Хлебни­кова фамилиясен алып, ире ар­тыннан Себергә китеп бара…

– Андагы контингент бик чуар иде, – ди ул, – Квантун армиясе­нең әсирлеккә төшкән япон хәр­биләре дә, сәяси тоткыннар да, җинаятьчеләр дә. Тирә‑юньдә исә – очсыз-кырыйсыз тайга…

 

Валентина Макова ире һәм улы Михаил белән. Себер, 1951 ел.

 

«ҮЗЕГЕЗНЕ ГУМАНЛЫ ТОТЫГЫЗ»

Лагерьда, – Лена ярларын­да яшәгән елларын үтә бер җылылык һәм саклык белән искә ала ул. Биредә 1951 елның 28 апрелендә уллары Михаил дөньяга килә. 1954 елның 11 ок­тябрендә кызлары Наташа туа.– Матди яктан без бик яхшы яшә­дек, хезмәт хакына өстәп, Себер өстәмә акчасы да ала идек, – ди. – МВД системасында озак еллар эшләгән өчен дә түләделәр.

Төрле хуҗаларда фатирларда яшиләр. Алты ел эчендә тугыз урын алыштыралар.

– Соңгы өч елда дүрт хуҗага бү­ленгән йортта тордык, – дип искә ала Валентина Петровна. – Аңа кадәр – бик яхшы фатирда: ике зур гына бүлмәсе, кухнясы, иркен балконы бар иде. 1952 елның гыйнварыннан мин ла­заретта терапевт вазыйфасын башкарырга керештем. Лазаретта 400–500 ләп кеше була торган иде. Берара хатын-кызлар лазареты да эшләде. Махсус бүлек тә бар иде – анысында аеруча куркы­ныч тоткыннарны, нигездә, җи­наятьчеләрне, тоталар. Тәрәзәлә­рендә һәм ишекләрендә – тимер рәшәткәләр. Табибны обход ва­кытларында һәрчак надзиратель озатып йөри. «Зона»га без корал­сыз керә идек, әмма һәрвакыт сак белән. Табибларны эшкә ал­ганда, баштан ук кисәтеп куйды­лар: үзегезне гуманлы тотыгыз, тоткыннарга беркайчан да арес­тантлар икәнлеген искә төшермә­гез, рәнҗетмәгез…

– Лагерь чәнечкеле тимерчы­бык белән уратып алынган дивар артында иде. Территориянең поч­магы саен – солдатлар урнашкан вышкалар. Хастаханә дә уратып алынган, анда керә торган пункт­та һәрчак кораллы солдатлар кизү тора. Махсус пропусклар белән йөрдек.

 

Себер, Лена. елгасы. 1954 ел.

 

 

КАЗАНГА – ТЫНЫЧ ТОРМЫШКА…

Күп тә үтми, армиядә һәм МВД сафларында кыскартулар баш­лана. Аркадий Хлебниковны ар­миядән капитан дәрәҗәсендә кыскарталар.

– Себердә яшәгән алты ел эчендә без бары тик бер генә тапкыр от­пускта булдык, – дип искә ала Ва­лентина Петровна. – 1953 елда Бе­резовкага кайтып килдек, Казанда Аркашаның туганына хәл белергә сугылдык. Аркаша Казандагы фи­нанс-икътисад институтының читтән торып уку бүлегенә керде. 1956 елның августында Казанга кайттык.

 

 

– Казанда 11 нче номерлы хас­таханәнең 8 нче амбулаториясенә участок терапевты булып эшкә урнаштым, – дип сөйли Вален­тина Петровна. – Аркаша да, кайту белән, озак вакыт эшсез җәфа чикте. Гәрчә бөтен дәрес­лекләрдә дә СССР да соңгы эш таба алмый интегүче кеше 1932 елда теркәлгән, дип язсалар да.

1958 елда, институтны «биш­ле»гә генә тәмамлап, Аркадий Хлебников, ниһаять, Куйбышев исемендәге химзаводка үз белгеч­леге буенча эшкә урнаша. Ул анда гомере буе эшли. Зур хөрмәт ка­зана.

 

 

 

Михаил Хлебников, улы:

– Мин үземнең лагерьда туганлыгымны еллар узгач кына аңладым. Ә ул чакта башыма да килми иде. Без бит «зона» эчендә тормадык. Мин аны әни белән әтинең эш урыны дип кенә белә идем. Лагерь началь­нигы улы икәнлегемне ваемлагач, әни белән әтинең эше нидән гыйбарәт булуын аңлагач, тарих белән кызыксына башладым, аларның истәлекләрен теркә­дем. Болары – үскәч, балигъ булгач инде. Ә балачагым һәркемнеке кебек үк бер хәсрәтсез һәм рәхәт үтте. Бик матур табигате белән истә калган Себер…

 

 

Клара Таҗиева, сәнгать белгече, гаилә дуслары:

– Валентина Петровна участок табибы иде. Безне, авырып киткән балаларны карарга килгәндә, үзен итагатьле, йомшак тотса да, аңар­дан шүрләп тора идек. Аның һәм иренең нинди сугыш михнәтләре күргәнен үсә төшкәч кенә белдем. Уллары Михаил белән кызлары Наташага музыка дәресләре укыта башлагач, Хлебниковлар гаиләсе белән дуслашып киттем. Ул дуслык гомер буена сузылды.

Искиткеч гаилә, чын интеллигентлар. Сугыш чорында да, лагерь ди­варларында да, тыныч шартларда да бердәй зыялы булып кала алган кешеләр. Без хәзер тарих дәреслекләреннән дә укып белә алмаган шомлы да, данлы да дәвернең соңгы могиканнары.

 

 

Автор: Луиза Янсуар

Фотолар Валентина Макова, Аркадий һәм Михаил Хлебниковлар архивыннан

"Татарстан" журналы, май 2019

Сораштыру