Якты киләчәк ничек төзелгән

Якты киләчәк ничек төзелгән

Сталин ампирлары юкка чыксын! 1960 нчы еллар – космик биеклекләрне яулаган, таң калдыргыч фәнни ачышлар, мәдәни революцияләр ясаган һәм яңа, җиңел архитектурага өстенлек биргән чор. Шул вакытта Казанда күп кенә бүген безнең күзне ямьләгән объектлар төзелә. Аларның кайберләрен соңрак совет модернизмы дәверенең шедеврлары дип атаячаклар.

«КОСМИК» МАСШТАБЛЫ

Автобус Казанның Ярминкә мәйданыннан узып бара. Си­гезенче сыйныфта укучы Валя Слесарева көн саен шул автобуста мәктәпкә барганда, Казан Крем­ле итәгендә урнашкан нинди­дер гадәти булмаган төзелешне күзәтә. Әле кайчан гына җирдән тимер казыклар чыгып тора иде, хәзер алар урынында галәмәт зур тәлинкә барлыкка килде! Ан­нан соң ул тәлинкә өстенә шундый ук зур гөмбәз капладылар. «Ул гаҗәеп бер нәрсә булачак, нин­дидер космик нәрсә!» – дип сөйли кыз, таң калып, әти-әнисенә…

«Ниндидер гаҗәеп нәрсә» дигәне яңа цирк проекты була. Чыннан да, анда бөтенесе дә шаккатмалы – объектның ар­хитектурасыннан алып, аны төзү тарихының буеннан-буена ха­кимлек сөргән авантюризм шау­кымына кадәр.

Яңа цирк төзелешенә рөхсәт­не хакимият 1963 елда ала. Ярославльдә шундый бер цирк бар инде – казанлыларга проект­ны кабатлыйсы гына кала. Әзер сызымнарны җирлеккә һәм ин­женерлык челтәрләренә ярак­лаштыру эшен «Татаргражданпроект» институтына йөклиләр. Ул вакытта аның белән Үзбәк Алпаров җитәкчелек итә. Әмма архитекторлар әллә ни күзгә бә­релеп тормаган проектны кабат­ларга бер дә атлыгып тормый. Һәм үзләренекен уйлап чыгарыр­га карар кыла.

ДӨНЬЯДА БЕРДӘНБЕР

Әллә никадәр рәсем һәм эскиз­лар арасыннан берсе – архитектор Мөнир Хәйруллин уйлап чыгар­ганы аерылып тора. Рәсемдә – әйләндереп куелган кисек конус, өстенә гөмбәз капланган. Кыяфә­те белән оча торган тәлинкәне хәтерләтә, бер күрүгә истә кала торган. 60 нчы елларның космос темасымы? Нәкъ үзе! Техник ягын хисаплауларга күчәләр.

«Исәп-хисапта иң кыены ко­нус үзе булды, тамашачылар өчен күпсанлы ишек-уемнар, киң фор­ганг (артистлар өчен уем), оркестр өчен раковина – болар барысы да конус стеналарының ныклы­гына зыян сала иде, – дип искә ала ул чакларны Үзбәк Алпаров. – Безне шулай ук конусның чагыш­тырмача сөзәклеге дә борчыды – нибары 30 гына градус».

Моңа охшашлы проектның әле дөньяда булганы булмый! Бразилия хөкүмәтенең данлык­лы архитектор Нимейер автор­лыгында төзелгән, тар ягына утыртылган кисек конус фор­масындагы бинасы гына кай­сыдыр ягы белән Казан идеясен хәтерләтә. Тәҗрибә уртаклашыр өчен Бразилиягә үк китмәссең бит инде! Үтә дә катлаулы ана­литик исәп-хисаплар ясалып, модельләрдә сынаулар үткәрелә, шулай ук Киевта электрон-хи­саплау машиналарында санап чыгаралар. Останкино телеви­зион башнясы авторы профес­сор Никитинның язмача биргән йомгаклау сүзе генә ни тора! Ул да Казан архитекторларының кыю­лыгына сокланган.

Ләкин төзелешне финансларга тиешле Союзгосцирк проектны кабул итәргә теләми. Ул чагында Ярминкә мәйданындагы «оча торган тәлинкә» ничек барлыкка килгән соң? Казан дәүләт архи­тектура-төзелеш университе­ты тарихының музее сайтында Үзбәк Алпаровның… сызымнар­ны алыштыруы турындагы ха­тирәләре сакланып калган. Ягъни Казан өчен яраклаштырылган Ярославль проектын раслап, Алпаров төзүчеләргә өлешләп-өлешләп… Казан идеясенең сы­зымнарын бирергә карар кыла. Эш башлана! Хәйлә булачак бина тәлинкә кыяфәтен ала башла­гач ачыла. Билгеле, гауга куба. Шул вакытта архитекторларны КПСС шәһәр комитетының бе­ренче секретаре Рәшит Мусин яклап чыга. Шәһәрдә уникаль объект булуын проект авторлары гына теләми бит…

alparov-cirk77

СОЛДАТЛАР БЕЛӘН… СЫНАУ

1967 елның ноябрендә төше­релгән фото. Анда – циркның эчке ягы, ул тамашачылар белән шыгрым тулы. Юк, гади тама­шачылар түгел алар. «Тере йөк» файдалану карарын КПСС шәһәр комитеты кабул итә. Шулай итеп, ком тутырылган капчыклар урынына залны ике мең солдат һәм Суворов училищесының югары сыйныф укучылары белән тутыралар. Сынау үткәрүчеләр әйтүгә, хәрбиләр кычкыралар, кул чабалар, аяк тибәләр – имеш­тер, моның өчен аларны вакыт‑вакыт циркка бушлай тамаша карарга чакырачаклар.

Солдатлар зал тутырып утыр­ган арада экспертлар үтә дә кат­лаулы исәп‑хисап эшләре алып бара – уникаль бина формасын үзгәртмәдеме, тулы көенә сынау үтә алдымы? Үтә! Ә аңа кадәр күпме бәхәсләр һәм куркулы-шөбһәле көннәр кичерергә туры килә! Проектлаган архитектор­лар үзләренең хаклыгына ышан­са да, төзүчеләр бертуктаусыз шик белдереп тора. Бер очрак булмаса – дөнья әлеге «тәлинкә»­не күрә алмый калыр иде.

– Конструкцияне күтәргәндә, төзүчеләр аны бөтен әйләнәсе буйлап металл баганалар белән әйләндереп алды, – дип сөй­ли «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесенең баш архитекторы Герман Баку­лин. – Бетон койдылар, шуннан подрядчы оешманың җитәкче­се, билгеле төзүче: «Терәү булып торган баганаларны алмыйбыз, алай ышанычлырак. Аларны пыяла белән каплап була, менә дигән цилиндр килеп чыгачак, өстә исә гөмбәз – матур!» – ди.

Төзүчеләр тәкъдим иткән нәрсә нефть саклау өчен газгольдерга охшаган иде. Андый нәрсә безнең нәфис Кремль янәшәсендә торыр­лык бизәк була аламы соң инде? Әлбәттә, безгә шок булды.

«Оча торган тә­линкә» Казанга «Татаргражданпроект» институты директоры Үзбәк Алпаровның һәм аның җитәкче­легендәге кыю ар­хитекторлар – Валентина Панова, Геннадий Пичуев, Осия Берима, Ефим Брудныйның тәвәккәллеге нәтиҗәсендә «төшеп куна».

1-2

КЫЮЛЫК ӨЧЕН БҮЛӘК БУЛЫП…

Шулай килеп чыга: гаҗәеп бинаның язмышын кешеләр хәл итми. Хәтердә кала торган шушы бәхәстән соң берничә көн үткәч, көтелмәгән хәл килеп чыга. Бетон каткан арада үзенең кыяфәтен үзгәртә. Нәтиҗәдә, би­наның билбау озынлыгы 30 сан­тиметрга кыскара, һәм өстәге терәк боҗра терәүләрдән аеры­ла – аларның кирәге калмый. Проектлаучыларның шатлы­гының чиге булмый – аларның исәп-хисаплары дөрес, димәк. Шәһәр уникаль биналы булып кала, дөнья моңа кадәр кү­релмәгән архитектура энҗесенә байый.

Казан циркын совет модерниз­мы дәверенең шедевры дип атая­

чаклар. Аңа сокланып кына кал­мыйлар, аны кабатлаячаклар. Иҗади кыюлык өчен проект авторларына СССР Министрлар Советының премиясе биреләчәк.

…Цирк төзелешен күзәтеп бар­ган Валя Слесарева аның ачы­лышын әле дә хәтерли. Ул ва­кытта аренада дрессировка остасы Наталья Дурова чыгыш ясый – яшь, күз явын алырлык күлмәктән! Ә аның хайваннары ни генә эшләп күрсәтми! Диңгез арысланнары кыршау әйләндерә һәм команда буенча ишкәк аяк­лары белән кул чапкандай итә. Тамашаны Валя сыйныфы белән карый.

1960 елның августы. Три­буналар шыгрым тулы. Казан «Искра»сы үзендәге Каменско-Уральскиның «Металлург»ын ышанычлы итеп җиңә ул чакта. Бу Казанның яңа гына ачылган Ленин исемендәге Үзәк стадио­нындагы беренче матч…

– «Искра» белән «Металлург» уенын карарга дип бөтен ише­галды белән килдек! – дип хә­терли ул көнне Сергей Архипов. Аңа 1960 елда тугыз яшь булган. – Көнчыгыш трибунада утырдык. Халык һәр матчка стадион туты­рып йөрде – бөтен танышыңны очратырга була иде анда! Ста­дионга керә торган капкаларны пилоннар бизи. Туңдырма – эски­мо, пломбир саталар… Өлкәннәр өчен – сыра…

Стадион төзелешенә архитек­тор Владимир Портянкин җитәк­челек итә. Ачылыш Ленинның 90 еллыгына туры килә, һәм ста­дионга дөнья пролетарийлары­ның юлбашчысы исемен бирергә карар итәләр. Ә менә архитек­торлар һәм төзүчеләр стадион­ны үзара әле озак еллар Казан «Лужникие» дип йөртә.

– Стадион 1960 нчы елларның җиңелчә модернистик формала­ры буенча төзелде – ул яңа архи­тектура, гади, бер җире дә артык булмаган, заманча эзләнүләр чоры иде, – дип сөйли Герман Бакулин. – Хәтердә: безгә, бу­лачак архитектор-студентларга, үзәк өлештәге трибуналар өс­тендә зур кошны хәтерләткән төз лапас, зур пилонлы капкалар, тулаем күренешне капламый тор­ган рәшәткәле биек коймалар ис­киткеч зур тәэсир калдырган иде.

ДӨНЬЯКҮЛӘМ ҖИҢҮЛӘРГӘ ХИРЫСЛЫК

– Стадион тиз арада якын‑тирә йортларда яшәүчеләрнең тормыш үзәгенә әйләнә, хәер, аларныкы­на гына да түгел. Ул беркайчан да буш тормый иде, – дип хәтер­ли Сергей Архипов. – Төп кыр матчлар вакытында гына ачылса, тренировкалар кырына теләсә кайчан кереп була. Малайлар гына түгел, зурлар да футбол уй­ный. Урын барысына да җитә. Капкаларны кирпеч белән генә билгеләп куясың да – хәлдән таеп егылганчы уйна! Кышларын запас кырда боз катыралар – футболга алмашка хоккей килә. Төп кыр­да, төньяк трибуна янында, хок­кей тартмасы куялар, һәм халык Урицкий исемендәге СК уенна­рына (хәзерге «Ак Барс») йөри.

Казанның меңъеллыгы алдын­нан Үзәк стадионны реконструк­цияләү турында сүзләр йөри баш­лады. Бу вакытка инде ул концеп­туаль яктан искергән һәм шактый тузган иде. Өстәвенә «Рубин» Премьер-лигага чыкты, үзендәге аренасы яңа кырыс таләпләргә туры килергә тиеш дип табылды. Иң яхшы реконструкция проек­ты халыкара конкурсында «Татинвестгражданпроект» җиңеп чыкты. Нәтиҗәдә стадион башка архитектур кыяфәттә яңа тормыш белән яши башлады. Реконструк­ция өлешләп башкарылды, димәк ки, «Центральный»да матчлар өзлексез үтә ала иде.

Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты: амфитеатр янәшәсенә төзелгән корылма нәтиҗәсендә трибуна астында пространство барлыкка килә, анда административ каби­нетлар, спорт заллары, буфетлар, кассалар, Кремльгә карап торган галерея урнаша… Стандартларга ярашлы, көнбатыш трибуналарда ВИП-персоналар өчен урыннар барлыкка килә. Яктырту көчәй­телә. Иң мөһиме: стадионга яңа чирәм түшәлә! Искесе белән проблемалар шактый була – газон тиз таптала, пеләшләнә. Махсус эшләнгән яңа чирәм япманың мондый җитешсезлекләре юк.

Стадионны реконструк­цияләгәннән соң, җиңел атле­тика манежы төзелеше башлана, ул 2007 елның августында ачыла. Тагын өч елдан соң Казанга УЕФА инспекторлары килеп төшә, алар объектка уңай бәя биреп, дүр­тенче – иң югары категорияне биреп китә. «Центральный»ның яңа тормышы әнә шулай баш­лана, анда УЕФА һәм ФИФА ка­наты астында үтә торган иң эре ярышлар дәрте дә, җиңүләре дә булачак әле, дип ышанырга җөрьәт итәбез.

24264_original

ПЫЯЛАДАГЫ МУЗЫКА

Пыяладан гына торган өч кат – архитектура телендә бу гүя дөнья­га ышаныч гимны. Тыштан кара­ганда, Казан консерваториясенең Актлар залы бинасында рәхәт һәм җылы дигән тәэсир генә кала! Халык аны «стекляшка» – «пыяла» дип кенә йөртә…

1967 елда Казанда гадәти бул­маган (ул чорда беренче!) пыяла бинаның барлыкка килүе кон­серватория ректоры Нәҗип Җи­һанов белән проектның авторы архитектор Мөнир Агишев исеме белән бәйле. Ректор бик зур ты­рышлыклар куеп, Мәскәүдән әле­ге төзелешкә рөхсәт алуга ирешә, архитектор яңа стиль идеясен тормышка ашыра.

– Элек биналар ныгытма кебек кабул ителә иде – калын дивар­лар, ныклы түбәләр… Фасадларны классик рәвештә кору ысулы шун­дый булган. Әлеге империалистик стильне Иосиф Виссарионович та хуплаган, – дип сөйли Герман Бакулин. – Ләкин Агишевның консерваториядәге Актлар залын бөтенләй башка стильдә – җиңел, үтәкүренмәле итеп эшлисе килде. 1960 елларда андый демократик архитектура модага кереп килә иде инде. Аның идеясе мондый: кешеләр әйләнә-тирә дөньядан куркырга тиеш түгел, бинада булып та үзләрен шәһәрдәге хәрәкәтнең бер өлеше итеп той­сыннар, һава торышындагы үзгә­решләрне сиземләрлек булсын. Әлеге яңа стиль сыйфат ягыннан да, хис-кичерешләр куәсе ягын­нан да башка төрле иде.

Кирпеч яки бетон диварлар урынына – пыяла? Шәп! Тик әгәр дә бүген әлеге «көпшәк» идеяне пыяла пакетлар һәм тыгызлан­дыруның заманча системалары ярдәмендә тормышка ашырып

булса, 1960 нчы елларда төзү­челәргә баш ватарга туры килә. Алга куелган бурычны ул ва­кытта мөмкин булган юллар белән хәл итәләр: витраж конструкцияләрен корыч прокаттан эшлиләр, баганаларын «эретеп ябыштыралар», арага туры ки­тереп, җилем кыстыралар… Пе­риметр буенча бинаны ике кат пыяла хисабына киңлеге 60 сан­тиметрлы һава мендәре белән әйләндереп алалар. Якты да, җылы да килеп чыга. Сүз уңаен­нан, шулай ук «музыка гыйбадәт­ханәсе» төзелешендә төзүчеләргә консерватория студентлары үзлә­ре дә булышкан, диләр.

Яңа залны шәһәр халкы, ни­гездә, җылы кабул итә. Итмәскә ни, мондыйны күргәннәре дә юк иде бит әле! Өстәвенә, шәһәр үзә­гендә урнашкан, ул вакыт өчен үтә дә заманча бина тарихи ан­самбльгә дә комачаулык итми: төзелеш сызыгыннан тыйнак кына берничә метр эчкәрәк ке­реп тора. Бу да яңа сүз була ул ва­кытта! Залның эче дә шундый ук тыйнак һәм гадәти түгел. Аның эскизларын Мөнир Агишевның хезмәттәше һәм хатыны – Инга Агишева уйлап чыгара. Аның нигезендә үсемлек мотивлары ята – бинаның заманча интерь­ерларына милли төс биреп тора.

Ул вакытта әлеге идеяне тор­мышка ашыру буенча кыенлык­лар да туа, дип искә ала архитек­торларның сөйләгәннәрен Гер­ман Бакулин. Күн банкеткаларны һәм башка җиһазларны эшләргә Казан тире эшләнмәләре ком­бинатына заказ бирәләр. Предприятиенең мондый масштаблы эшләрне беренче тапкыр баш­каруы була. Эре масштабта яф­раклар, йөрәкләр, «кыярлар» тегү җиңел түгел – техник базаның куәте җитеп бетми. Әмма ком­бинат бу эшне башкарып чыга, ә тәҗрибәнең алга таба – Камал театры бинасын бизәгәндә кирәге чыга.

«ТАВЫШЫ ГАЛЕРКАГА КАДӘР ИШЕТЕЛӘ!»

Казан консерваториясенең Актлар залында беренче концерт 1967 елның 8 декабрендә була. Сәхнәдә филармониянең Натан Рахлин җитәкчелегендәге сим­фоник оркестры чыгыш ясый. Әйтергә кирәк, ике коллектив – консерватория белән филармо­ниянеке – пыяла бинада әле озак еллар бергәләшеп иҗат итә, алар­ның музыкаль максатларын тор­мышка ашыру өчен бик туры килә торган бина була ул.

– Акустика ягыннан зал бик әйбәт иде, – дип сөйли ТР ның атказанган артисты, Казан кон­серваториясе профессоры Нина Варшавская. – Тавыш галеркага кадәр ишетелә! Диварлар агач белән эшләнгән, балкон да, та­выш йота торган йомшак кәнә­филәр дә юк. Бернинди тавыш чокырлары юк! Мондый залда җырлавы рәхәт, тавыш турында кайгырасы юк – бик яхшы ише­телә иде. Ихтимал, уңайлылык һәм матурлык ягыннан кайтыш булгандыр, әмма ул вакытта безне ул ягы кызыксындырмый иде. Зал безнеке – консервато­риянеке, ул студентлар һәм мө­галлимнәр өчен ачык. Без анда репетицияләр ясый, концертлар куя, имтиханнар һәм сынаулар­ны җырлап бирә ала идек. Ва­кытлар узу белән аны үзгәртеп корырга кирәк булды, һәм без аны консерватория милеге була­рак югалттык. Без аңа ияләнгән идек инде, шуңа да, югалткач, бик кыен булды. Безнең иске за­лыбыз турында бары тик якты һәм рәхәт хатирәләр генә калды.

ВАКЫТ СЫНАВЫН ҮТКӘН

Пыяла бина вакыт сынавын уза алмый. Техник яктан гына да түгел. «Башкача пыяла биналар кирәк түгел!» – дип күрсәтмәләр яза архитекторларга Дәүләт тө­зелеше. Чыннан да, алар артык күп булып китә, һәм алар янында консерваториянең беренче залы заманчалыгын югалта. Үзгә­решләр чоры, төгәлрәге, үзгәр­теп корулар заманы килә. Пыяла биналар өчен генә түгел – урамда 90 нчы еллар!

Консерваториянең яңа ректо­ры Рубин Абдуллин яңа зал төзү идеясе белән озак яна. Республика җитәкчелеге аны ишетә. Җитәк­челек кенә дә түгел. Яңа Зур Концертлар залы төзелешенең дә үзенең кызыклы тарихы бар. 1993 елның җәендә залда респуб­ликаның яңа гимнын, дөресрәге аның конкурска килгән вариант­ларын тыңлыйлар. ТР Югары Советының халык депутатлары тыңлый. Таушалган залда гимн­ның тантаналы яңгырашы ни­чектер тоныкланып калгандай тоела. Депутатлар да сизә моны… Ихтимал, нәкъ менә шул көннән соң Абудллинны хуплаучылар арткандыр да.

Бүген әлеге тантаналы зал бернәрсәсе белән дә теге пыяла бинаны хәтерләтми инде. Шулай да ул тере әле. Дәүләт статусы алган заманча Зур Концертлар залының тын гына торган дивар конструкцияләрендә, гүзәл Каза­ныбыз тарихында яңа музыкаль дәвер өчен рәхмәт хисен сакла­ган кешеләрнең хатирәләрендә саклана ул.

Фото: caparol.ru

"Татарстан" журналы, 2019.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сораштыру