Атаклы совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев

Атаклы совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев

       Язучы Әмирхан Еники сөйләгәннәрдән: «Батыев миңа сөйләгән иде... Имеш, Парижда бер китап чыккан, ул китапта Солтангалиев турында сүз күп икән. Аның бик зур теоретик икәнлеге һәм шул теория нигезендә Кытайда сәясәт системасы корылганлыгы турында язылган, ди. Солтангалиев Сталин белән 1910 елдан ук таныш, алар Бакуда эшләгәннәр. Сталин аның зур шәхес икәнлеген нык белгән. Солтангаливчелектә гаепләнүчеләр бик күп китте. Сталин кырды гына аларны. Соловки тулы татар зыялылары иде. Тагын ун-унбиш ел революция  булмый торса, татар милләтен бер афәт тә бетерә алмас иде. Буржуазиясе, эшчеләр сыйныфы, крестьянствосы, укымышлылары көчле иде. Татар халкын әнә шулай кискәләп, турап бетерделәр инде. Белем алу системасы татарның үзенчә шәп куелган иде бит. Мәдрәсәләр күп, белем нигезле бирелә иде...»

          Мирсәет Солтангалиев… Аның  шәхесе тирәсендә күпме сер, күпме имеш-мимеш һәм легенда йөри. Татар тарихында үз халкына шуның кадәр игелекле хезмәт күрсәткән һәм, ни гаҗәп, шуның кадәр үк каһәрләнгән, урынсыз яла күтәргән башка бер шәхесне эзләп табу мөмкинме икән?! Аның иҗтимагый-фәлсәфи фикерләре, эшчәнлеге төрки-татар дөньясын гына түгел, менә инде җиде-сигез дистә еллар дәвамында бөтен Көнчыгыш һәм дөнья җәмәгатьчелеген җәлеп итеп килә. Франция һәм Төркия, Япония һәм Германия, Иран, Алжир һәм Англия кебек илләрдә аңарга багышлап гыйльми һәм  әдәби әсәрләр язылган, аның аерым хезмәтләре басылып чыккан. Бүген исә Солтангалиев язмышы белән кызыксыну артканнан-арта гына бара. Солтангалиев идеяләре империализмга каршы хәрәкәтләрнең идеологиясен булдырганда һәм мөстәкыйль дәүләтләр төзү барышында Азия һәм Африка мөселман дәүләтләрендә популяр була. 1920 нче  еллар башында Шәрекъ хезмәт ияләренең коммунистик университетында укыткан чорда Солтангалиев III Интернационал җитәкчеләре, күренекле чит ил дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре С.Катаяма (Япония), Т.Малака (Индонезия), Лю Шаоци (Кытай), Хо Ши Мин (Вьетнам)  һ.б. белән очрашулар вакытында фикерләрен бәян итәргә мөмкинлеге була. Чит илләр сәяси фәнендә Мирсәет Солтангалиев «өченче дөньяда революция атасы» буларак таныла.

        Татарстан гына түгел, дөнья картасында Казахстан, Үзбәкстан, Грузия һәм Азәрбайҗан кебек республикалар, инде, ниһаять, мөстәкыйль дәүләтләр барлыкка килүне дә Солтангалиев эшчәнлегеннән аерып карау тарихи дөреслеккә туры килмәс иде. Ленин, Сталин,Троцкийлар белән бергә эшләп, аларның һәммәсе белән үзен тиң күреп, аяк терәп сөйләшкән, бәхәсләшкән дәүләт җитәкчесе булган ул. Милли мәсьәләне аңлауда һәм аңлатуда мөстәкыйль үз концепциясе булган абруйлы фикер иясе, белгеч, җитәкче. Шуңа күрә дә аның белән исәпләшкәннәр, киңәш итешкәннәр һәм бер үк вакытта үзеннән шикләнгәннәр, курыкканнар да.

           Солтангалиев турында «Сират күпере» дигән роман язган танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев бу шәхеснең фаҗигасе турында болай ди: «Солтангалиев - Сталинның якын танышы гына түгел, ул тудырган тоталитар режимның иң үвәлге корбаны да. Ул өч тапкыр кулга алына, ике мәртәбә атарга хөкем ителә. Үзәк КГБ архивларында аның эше ил күләмендә иң зур эшләрнең берсе санала. Һәркайсы 300 дән алып 700 гә кадәр сәхифәдән торган 43 томлык бу фаҗига тарихы – тетрәндергеч бер хакыйкать. 1923 елдан башлап, 1908 нче  елларга кадәр совет матбугатында шуның кадәр гаепләнгән, каһәрләнгән тагын кем бар икән?! Булса да, Троцкийны гына аның белән чагыштырып була торгандыр...»

             Сталин СССРны төрле «ранглардагы» ( союздаш, автономияле) республикалардан төзүне көн тәртибенә куя. Ә Солтангалиев барлык республикалар да бер үк хокуклардан файдаланырга тиеш дип чыга. Партиянең ХII съездында  да ул үзенең тәкъдимен кабатлый. Бу кыю чыгышы Сталинны чыгырыннан чыгара һәм ул аны башта сәяси, аннан соң физик яктан юк итәргә дигән карарга килә. Cъезд үтүгә, аны партиядән чыгаралар һәм барлык дәүләт эшләреннән азат итәләр. Солтангалиевне кулга алалар, тик Ленинның терелә башлавы Сталинны шиккә сала һәм ул аны төрмәдән чыгарырга куша. 1928 елдан бу эш кабат калкып чыга. Бу юлы ул «Халыкара империализм агенты» дип гаепләнә һәм төрмәгә утыртыла. 1930 елда Мирсәет Солтангалиевне үлем җәзасына хөкем итәләр. Ә ярты елдан соң бу карар 10 елга төрмәдә утыруга алмаштырыла. 1934 елда аны вакытыннан алда азат итәләр. Тик 1937 елда кабат төрмәгә ябалар, бик каты кыйныйлар. 1940 елда аталар. Хатыны һәм ике баласы да төрмәдә һәлак була.

 Белешмә

Мирсәет Хәйдаргали улы Солтангалиев 1892 елда Башкортстанның  Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында туа. Башлангыч мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, 1907 елда бик зур конкурс үтеп,  Казандагы Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. 1911 елда аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Русчадан татарчага әсәрләр тәрҗемә итеп акча эшли. Башкортстанда, Оренбургта укыта, Бакуга күчкәч, редакцияләрдә эшли. Февраль революциясеннән соң, Петербургка килә. Үзәк мөселман хәрби коллегиясен җитәкли. РСФСР Халык комиссарлары советы утырышында аны Милли мәсьәләләр буенча халык комиссариаты Коллегиясе әгъзасы итеп сайлыйлар. 1923 елда Сталин фикеренә каршы чыгыш ясаганы өчен, кулга алына. Берничә тапкыр төрмәгә утыртыла һәм чыгарыла.

       Мирсәет Солтангалиевне 1940 елның 28 гыйнварында аталар. Казанның тарихи үзәгендәге мәйдан 1992 елда аның исеме белән аталган. Туган авылында стелла урнаштырылган. Язучы Ринат Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» әсәре  Мирсәет Солтангалиевнең тормыш юлына багышланган.   

Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%BC%D0%B8%D1%80%D1%81%D0%B0%D0%B8%D0%B4%20%D1%81%D1%83%D0%BB%D1%82%D0%B0%D0%BD%D0%B3%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D0%B5%D0%B2&pos=1&img_url=https%3A%2F%2Favatars.mds.yandex.net%2Fget-zen_doc%2F30229%2Fpub_5c4fe205e418a700ad770ec0_5c4fe31b625c7200acbc14c6%2Fscale_1200&rpt=simage,

https://yandex.ru/images/searchfrom=tabbar&text=%D0%BC%D0%B8%D1%80%D1%81%D0%B0%D0%B8%D0%B4%20%D1%81%D1%83%D0%BB%D1%82%D0%B0%D0%BD%D0%B3%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D0%B5%D0%B2&pos=0&img_url=https%3A%2F%2Fupload.wikimedia.org%2Fwikipedia%2Fcommons%2Fthumb%2F5%2F53%2FSultanGaliyev0011.jpg%2F548px-SultanGaliyev0011.jpg&rpt=simage,

 

 

Сораштыру