Мусин Рәшит Муса улы

Мусин Рәшит Муса улы
Җитәкче

МУ`СИН Рәшит Муса улы (12.11.1927, хәзер БРның Кушнаренко р-ны Чатра а. — 2.10.1982, Казан), партия эшлеклесе. Мәскәү энергетика ин-тын тәмамлый (1950). 1950 елдан Казанда 1 нче ТЭЦта эшли: инженер (1950–53), башлангыч партия оешмасының башка вазифалардан азат секретаре (1953–56), директор (1956–57). 1958 дән ТАССР ХХС рәисе урынбасары. 1961–79 да КПССның Казан шәһәр ком-ты 1 нче секретаре, 1979–82 дә Татарстан өлкә ком-ты 1 нче секретаре. КПСС ҮК әгъзасы (1979 дан). М. респ-ка химия һәм энергетика сәнәгатьләрен үстерүгә зур игътибар юнәлтә, Казан химия сәнәгате объектлары төзелеше штабын җитәкли. Ул җитәкчелек иткән чорда Казан органик синтез з-дында — фенол, ацетон, пропилен, 9 нчы з-дта — желатин, Куйбышев исем. з-дта кино тасмалары һ.б. җитештерелә башлый. М. оештыру-партия һәм массакүләм-сәяси эшне пр-тиеләрнең хуҗалык эшчәнлеге б-н осталарча берләштереп алып бара. Казанның киң күләмле капиталь төзелеш, фән һәм мәдәният үсеше программасын гамәлгә ашыруга сизелерлек өлеш кертә. 1959–67, 1980–82 дә ТАССР, 1970–79 да СССР, 1967–71 дә РСФСР ЮСлары депу­таты. СССР ЮС Президиумы әгъзасы (1980–82). Ленин ордены, Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. Казан урамнарының берсенә М. исеме бирелә.
Л.М.Айнетдинова.

Сораштыру