Ни өчен Камаз безнең республикада төзелә соң?

Ни өчен Камаз безнең республикада төзелә соң?

Табиев, Брежнев, домино һәм КАМАЗ

Шулай бервакыт КПСС Үзәк комитеты генераль секретаре Леонид Брежнев җитәкчелегендәге бер төркем делегация Белоруссия ССР төзелүенә 50 ел тулу тантаналарында катнашу өчен поездда бара. Делегация составында КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт  Табиев да була. Поездда чәй эчкәндә ул бер шагыйрьнең шигырен сөйли. Бу шигырь Брежневның күңеленә бик хуш килә. Шуңа кич белән Табиевны ил җитәкчесе белән домино уйнарга чакыралар. Домино уйнаганда Табиев, әлбәттә, “җиңелә”. Брежневның күңеле күтәрелеп китүдән файдаланып, Табиев аңа автомобиль заводын Татарстанда төзү мәсьәләсен күтәрә, бездә бу заводны төзүнең өстенлекләре турында сөйли. Красноярскида, Кытай белән чиктәш урында төзелсә, куркыныч яклары турында, аны басып алу ихтималы булуы хакында әйтә. Ә Чаллыда завод төзүнең күп яктан отышлы булуын аңлата. Брежнев үзе дә 30 нчы елларда җир үлчәүче булып безнең якларда эшләгән һәм Минзәләдән Казанга кадәр җәяүләп бик күп юллар узган. Шуңа да бу якларны бик яхшы белгән. Поезд белән кире кайтканда - кабат домино.Табиев янә сөйләшүне завод темасына бора. Красноярскида заводны ун ел эчендә төзергә планлаштырсалар, без аны биш елда төзербез, дип ышандыра генсекны. Казанга кайткач, Табиевка Брежнев шалтырата һәм аны Политбюро утырышына чакыра. Шулай итеп, 1969 елның 14 августында Үзәк Комитетның автомобиль заводын Татарстанда, Чаллы якларында төзү турындагы карары дөнья күрә. Бу эшнең булачагына йөз процент ышанган Табиев, инде алдан, 1969 елның 18 июлендә үк, Чаллыдан ерак түгел генә иген кырында, булачак завод салынуы турында символик таш куйдыра.

Белешмә

Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев (04.03.1928 – 03.06. 2015) Рязань өлкәсенең Ермиш районы Әҗи авылында туа. Партия һәм дәүләт эшлеклесе, дипломант, икътисад фәннәре кандидаты. Казан университетын тәмамлаганнан соң (1951), шунда ук политэкономия кафедрасында эшли. 1957-1959 елларда - КПССның Татарстан өлкә комитетында фән, мәктәпләр һәм мәдәният бүлеге мөдире, идеология буенча секретарь, икенче секретарь, 1960 елдан - беренче секретарь КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре вазыйфасын башкарган еллар Татарстанның социаль-икътисади тормышында зур үзгәрешләр барган, авыл хуҗалыгы үсеш алган, заманча сәнәгать-индустриаль республикага әверелгән вакытка туры килә. Бу чорда Казан Органик синтез заводы,  «Түбән Кама Нефтехим», Түбән Кама Шин заводы, КАМАЗ предприятиеләре комплексы, 5 мең км дан артыгракка сузылган «Дуслык» халыкара магистраль нефтьүткәргече, Түбән Кама ГЭСы, Зәй ГРЭСы кебек сәнәгать җитештерү гигантлары төзелә. Машиналар, самолетлар, суднолар, приборлар төзелеше җитди үсеш ала. Заманча алган киткән инфрастуктуралы Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Җәлил шәһәрләре үсә. 1970 елда ТАССРда еллык нефть чыгару күләме 100 млн тонна була.   

1979 елда Фикрәт Табиев СССРның Әфганстандагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе итеп раслана. Табиев ил җитәкчелеген Әфганстандагы сәяси, хәрби һәм икътисади вазгыять турында төгәл һәм объектив мәгълүмат белән тәэмин итә, әлеге дәүләтнең эчке тормышы һәм тышкы сәясәте тотрыклылыгын тәэмин итү өчен кертелгән совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты җитәкчелеге белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра, дәүләтара элемтәләрне җайлауның катлаулы мәсьәләләрен хәл итә. 1986 елда РСФСР Министрлар  Советы Рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Табиев биш Ленин ордены, Октябрь революциясе, Халыклар дуслыгы, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденнары белән бүләкләнә.

Фикрәт Табиев 2015 елның  3  июнендә Мәскәүдә вафат була.   

Фото: archive.gov.tatarstan.ru

Сораштыру