Кыюлык һәм мәхәббәт белән төзелгән кала
«Мы счастливее очень многих
И, пожалуй, богов сильней:
Если землю творили боги,
Мы творим города на ней…» –
Александра Пахмутова һәм Николай Добронравов әлеге җырны 1960 елда бөтен илдән ТАССРның комсомол төзелешенә юл тоткан яшьләрнең омтылышы белән рухланып иҗат иткән. «Татарстан» хәбәрчеләре «Түбән Кама» исемле урын өчен кайчандыр тормышын яңабаштан башларга курыкмаган кешеләр белән очрашты.
– «Без кая эләктек? Йа Хода, бу бит узган гасыр!» – отрядыбыз билгеләнгән урынга килгәч, мине шундый уйлар биләп алды. Тирә-якта кечкенә вагоннар гына тырпаеп тора, ә калганы – кар каплаган басу-кырлар… Электр да, эчәргә яраклы су да, радио да, телевидение дә юк. Без әллә кайда еракта, тайгада кебек идек, – дип искә ала Рафаил Глянц. 1961 елның гыйнварында ул Түбән Кама төзелешенә эшчеләрнең һәм белгечләрнең икенче дулкыны белән килә. Татарстанның нефть эшкәртү сәнәгате үзәге төзелеше узган гасырның 60 нчы елларында әнә шулай шып‑шыр буш кырда һәм хәзерге заман өчен гаҗәеп, акылдан язарлык энтузиазм белән башлана.
Проект идеясе яхшы аңлашыла: 50 нче елларда ТАССРда нефть ятмаларын, шул исәптән, илдәге иң зурларның берсе булган Ромашкино ятмасын үзләштерү дә, тулы куәтенә бара. Ә республикада аңа кадәр нефть эшкәртү сәнәгате, нефть химиясе бөтенләй юк иде. 1958 елда СССР Министрлар Советы Татарстан АССРның төньяк-көнчыгыш өлешендә Түбән Кама сәнәгать районы төзеләчәген билгели торган ике карар кабул итә. Аның үзәген алга таба эшкәртү өчен яраклы пластмасса, синтетик каучук һәм углеводород чималының яңа төрләрен чыгарачак завод – Европада иң эре нефть химиясе комплексы тәшкил итәргә тиеш була.
БЕРЕНЧЕЛӘРГӘ САЛЮТ!
«Мин яңа шәһәр төзергә киттем», – дип язган хатынына экскаваторчы Иван Коршин. Ул үзе кебек 24 эшче белән, махсус техниканы чаналы трактор поездына төяп, 1960 елның 25 декабрендә Лениногорскидан юлга чыга. Кич белән беренче төзүчеләр Актүбә авылына килеп җитә. Ату тавышыннан куркып калган халык аларны каршы алырга чыга, баксаң, җирле аучы әлеге кунаклар хөрмәтенә мылтыктан салют аткан икән. Алдагы елын Иван Коршин тулысынча диярлек экскаватор кабинасында үткәрә.
Марафон берничә ел дәвам итә. Булачак шәһәр берьюлы бөтен нәрсәгә мохтаҗлык тоя: төзелешне алып барырга кирәк, аның өчен материаллар, һәм бу тирәдә әсәре дә булмаган юллар зарур. Бервакыт чистарту корылмалары өчен нигез чокырын тиз казыганга, «Татэнергострой» җитәкчесе Евгений Королёв бригадага бер банка спирт һәм 10 шешә аракы алып килә… һәм шунда ук яңа объектка озата. Иван Коршинның комлы вак таш катнашмасын КРАЗ белән БЕЛАЗларга тиз төяү күнекмәсе алтын бәясенә тиң була. Бервакыт шоферлар нигез чокыры казырга җибәрелгән Коршинны алмаштыручы экскаваторчының акрын эшләве турында Евгений Королёвка зарлана. Җитәкче исә Коршинны кире кайтарырга куша һәм экскаватор белән төяп алып кайтыр өчен «Кировец» кичке сәгать унда килеп тә җитә. Билгеләнгән пунктка ярты чакрым калгач, тагылма салулап, 46 тонналы экскаватор платформадан юл читендәге үтеп булмаслык лайга оча. Куркынычсызлык техникасын төгәл үтәү Коршинны коткарып кала: ул «Кировец» кабинасында барган була. Ә экскаваторны тартып чыгару төн буена сузыла…
ЯУЛЫКЛЫ ГҮЗӘЛКӘЙЛӘР
«Гел егетләр генә. Мин патша кызы кебек вагонда яшим. Патша кызлары вагоннарда яшәми, дисезме? Алар күп нәрсәне югалта, дияр идем. Авыр, әмма күңелле яшибез», – дип яза көндәлегендә 1961 елда комсомол Зина Златковская. Кызлар егет‑җилән белән иңгә‑иң торып эшли, вагоннарда яши. Бу вагоннар янәшәдәге бараклар белән бергә Төзүчеләр бистәсе дип атала башлый. Торак биналар эчендә мичтән һәм ике катлы караватлардан башка берни дә юк. Бистә һәм төзелеш базасы – бөтен дөнья шуннан гыйбарәт. Якындагы авылга кадәр 5 чакрым барасы. Тирә‑якта үтеп булмаслык сазлы пычрак. Бар юаныч – күршеләрдән алган керосин лампасында китап уку яки кәрт сугу. Ипи хәтле ипине дә Чаллыдан китерәләр. Кайчагында ул шакырдап туңа – балта белән чабарга туры килә. Мондый шартларда кәттәлек турында уйларга да түгел, тик ул еллардагы фотосурәтләрдән безгә чын гүзәлләр карап тора, аларның күзләре шатлык, тормыш дәрте белән яна. Бу кызларга өчпочмаклы кыек яулык белән тупас эш киемнәре – комбинезоннар, свитер һәм эшче чалбарлары да искиткеч килешә. Аннары, 70 нче елларга таба, биредә беренче чәчтарашханә, тегү остаханәсе, кием кибете пәйда булачак, ә әлегә җылы су белән юыну да – зур бәхет.
– Кызлар, чыгыгыз, су алып киләләр! – бу чакыруга чиләк, чәйнек, кәстрүлләрне күтәреп, шунда ук чыгып йөгерергә кирәк. Актүбә тирәсендә эчәргә яраклы су түгел, гомумән, бернинди су да булмый. Аны 9 чакрым читтәге Кызыл Чишмә авылыннан трактор китерә. Су ташучы трактор көн буе йөреп тора. Су һәркемгә дә җитсен өчен, мондагы халык торба кисәкләреннән ябыштырып ясаган савытларны әллә ничә тапкыр тутырырга туры килә.
ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕЗ АЛГАРЫШ
Татарстанда Түбән Кама дигән кала төзелүе турында хәбәр бөтен ил буйлап тарала. Күпләр өчен зур төзелеш торак, азык‑төлек һәм товарлар белән яхшы тәэмин итүне, һөнәри үсеш мөмкинлекләре дигәнне аңлата. Сугыш кичкән һәм аның тәэсирләреннән әле яңа гына зур тырышлык белән арынып килгән кешеләр өчен зур төзелеш тотрыклы тормыш дигәнне дә белдерә. Актүбәдәге бистә һәм тирә-юньдәге авыллар төзелештә хезмәт куючы меңләгән кеше белән бик тиз тула. Аз‑маз мөмкинлек булган бөтен җирдә, хәтта кул астындагы төзелеш материалларыннан әмәлләнгән алачыкларда да яшиләр. 1963 елда төзелешкә «Татэнергострой» идарәсе төзүчеләре җитәкчесе Евгений Королёв һәм «Түбән Кама Нефтехим» оешмасының булачак директоры Николай Лемаев килә һәм алар процессны үз кулларына ала. Ләкин галәмәт зур проектны гамәлгә ашыручылар бу вакытка кадәр үзләрен үзләре кайгыртып гомер кичерә. Иң якын хакимият органнары, район советы, партия райкомы, район башкарма комитеты Яр Чаллыда урнашкан. Шунда ук Круглое поле станциясенә, материаллар да китерелә, аннан аларны йөк машиналарында стройбазага ташыйлар.
АЛГА ҺӘМ БЕРНИГӘ КАРАМАСТАН
Проектны «Лениногорскнефтестрой» тресты алып бара. Аннан килгән күрсәтмәләр кайчак төзелештәге бурычлар белән бөтенләй ярашмый. 1962 елның язында хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткечләрен яхшырту максатыннан 300 кешене кыскартырга дигән боерык килә. 46 нчы төзелеш-монтаж берләшмәсе җитәкчесе Иван Точилин, бу хәлнең мәгънәсезлегенә ачуы чыгып, иң кыйммәтле хезмәткәрләр – механизаторларны эштән җибәрү турында боерыкка кул куя. 1 май бәйрәменә туры килә бу. Механизаторлар туп‑туры Алабугага, КГБ бүлекчәсенә барып, Бөтендөнья хезмәт көнендә югары тәҗрибәле 300 белгечне эшсез калдырган Точилинны хокук саклау органнары тарафыннан күз уңында тотуларын сорыйлар. Тиздән төзелешкә килгән комиссия Иван Точилинны вазыйфасыннан куар өчен җитәрлек хокук бозулар таба. Шулай итеп, 46 нчы төзелеш-монтаж идарәсен 28 яшьлек Рафаил Глянц җитәкли башлый. Шул ук елны ул беренче сынавын уза: 1 сентябрьдә шәһәрнең беренче бинасын – 1 нче мәктәбен кулланылышка тапшыра. Соңрак Рафаил Григорьевич «Түбән Кама Нефтехим» директорының гражданлык төзелеше өчен җаваплы урынбасары булачак. Түбән Кама шәһәрендәге торак һәм социаль объектларның күп өлеше аның җитәкчелегендә төзелә.
ТОРМЫШ ҺӘМ ҮЛЕМ МӘКТӘБЕ
Киң урамнар, күп катлы йортлар, парклар һәм скверлар – булачак Түбән Каманы 1955 елда Гидрологик экспедиция инженерлары Алабугадагы студент-практикантларга әнә шулай тасвирлый. Искиткеч матур һәм кызыктыргыч картина күзаллана. Шул кадәр ямьле ки, студентларның берсе – Владимир Власов, физика укытучысы дипломын алгач, төш-хыялдагы шәһәргә юл тота. Әмма анда 1964 елда гына төпләнә ала ул. Һәм шунда ук үзе хезмәт куячак 2 нче номерлы мәктәп төзелешенә эләгә. «Мәгариф бүлегеннән куратор булырсың», – диләр аңа, төзелешнең генераль планын тоттырып. Июнь ае үтеп бара. Июль аенда инде Владимир Власов, мондый темплар белән эшләгәндә, мәктәпне сентябрьгә тапшырып булмаячагын аңлый. Евгений Королёвка кадәр керә. Тегесе хәлне төшенә, төзелеш ике сменада бара башлый. Августта исә өчәр сменалы эш оештырыла. Бу вакытта физика укытучысы республика буйлап парталар, мебель, җиһазлар эзләп йөри. Мәктәпне вакытында тапшыралар. Ә Владимир Власовка торак бирелә – кечкенә кухнясы һәм душы булган 4 квадрат метрлы каравылчы бүлмәсе. Ул анда хатыны һәм ике баласы белән яши башлый. Тиздән идән астында су тула торган чокыр булуы ачыклана. Кыш буе – юешлек, дымлы ис. Власовларның кече улы салкын тидерә. Малайны коткарып кала алмыйлар… Берничә елдан соң, тормышларына яңа мәгънә биреп, кызлары туа. Власовлар гаиләсе – Түбән Камага бар гомерләрен багышлап, шәһәр үсешенә күп тырышлык салган затлар. Владимир Федорович тәрбияләгән укучылар хәзер Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев фәнни-тикшеренү институтларында эшли. Аңа, Татарстанның атказанган укытучысы һәм Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданына, хәзер 84 яшь. Ә укучылары килә дә килә…
АФАНАС КЫЗЫ
– Әгәр мин Роза Зариповна янына кайтмасам, ул миннән аерылып китәчәк! – Афанас хастаханәсенең баш табибы Фатыйх Хәйбуллин яшь Валентинага әнә шулай дип белдерә, Казан дәүләт медицина университетын кызыл диплом белән тәмамлаган кыз авыруларны кабул итү бүлекчәсенең бусагасын атлап керүгә. Хастаханә Төзүчеләр бистәсеннән берничә чакрым ераклыкта урнашкан була. Кыз бирегә юллама буенча килә, беренчел карау-тикшерү һәм операция бүлмәләре булган яңа иркен бина күрергә өметләнә. Ә чынлыкта баракка килеп чыга, пациентларны әнә шунда кабул итәләр һәм 30 авыруга исәпләнгән стационар да шунда урнашкан икән. 1961 ел үтеп бара. Үзәк район хастаханәсе («Түбән Кама Нефтехим» медсанчасте) ачылышына кадәр 6 ел бар әле. Хастаханәнең «ашыгыч ярдәме» булып ат җиккән Ваня абый эшли. Шәфкать туташларының тәҗрибәсе зур, барысы да яхшы булачак, дип, Валентинаны ышандырып, Фатыйх Миңлебай улы терапевт хатыны янына чираттагы ялга кузгала. Якын-тирәдәге берничә авылга, ә хәзер әле яңа бистәгә дә хезмәт күрсәткән ике табиб өчен, әлбәттә, бу ял бик кирәк. Белеме буенча теш табибе булган Валентинага көтмәгәндә терапевт, аннары хирург, аннары гинеколог роленә керергә туры килә… Төп диагностика коралы – куллар, ә төп күнекмә – салкын канлылык.
Бервакыт төнлә комбайн астына эләккән ир‑атны алып киләләр. Баш тиресе тулысынча салдырылган диярлек, кан елга булып ага. Пациентны Яр Чаллыга җибәрү аны бакыйлыкка озату дигән сүз. Бу көнгә кадәр Валентина үзен яралар тегә белмим, дип уйлый. Белә икән. Ир исән кала. Гомумән, Фатыйх Хәйбуллин Валентинага ышанып тапшырганнарның барысы да исән кала.
Геннадий Сумароков, 1 нче музыка мәктәбе укытучысы, 3 нче Балалар музыка мәктәбе директоры.
– Ул чорның иң яраткан җыры – «Ах, ты зимушка-зима». Казан музыка училищесын тәмамлагач, 1965 елда мин Мәдәният министрлыгы юлламасы белән Түбән Камага килдем. Башта Соболеково авылында яшәдем. Эшкә 1 нче музыка мәктәбендә баян дәресләре укытырга биш ай җәяү йөрдем. Аннары Камадан ком-чуерташ катнашмасы ташый торган шоферлар белән дуслаштым, барасы юлның яртысын шулар белән үтә идем. Шәһәрдә фатир биргәч, күпкә җиңелрәк булды. Әмма эш күп иде. Ул елларда һәр шәһәр бәйрәмендә халык уен коралларында уйнаучылар программаның иң төп номерларыннан саналды. Мин аккомпаниатор да булып эшләдем. «Түбән Кама Шин»га да бардым. Җыю цехында хор оештырганнар иде, төшке аш вакытында без «Подмосковные вечера», «Сормовская лирическая», «Уральская рябинушка» җырларына репетиция ясыйбыз… Аннары мине 3 нче музыка мәктәбе директоры итеп сайладылар. Ул торак йортның берничә фатирында урнашкан иде. Бүлмәләр арасындагы кайбер диварларны сүтүгә ирештем – шулай итеп актлар залы барлыкка килде. Хәзер боларның барысын да искә алу үзе бер кызык. Миңа 83 яшь, хәзер уйнамыйм инде. Әмма укучыларым уйный. Шуларның унысы профессиональ укытучы булды.
МАТУР ЯШЬЛЕК
Ул чорларның иң зур бәласе криминаль абортлар була. Әйләнә-тирәдә гел яшьләр, ә контрацепция турында сөйләшүләр юк дәрәҗәсендә, бала табар урын да юк дияргә мөмкин. Бервакыт шундый аборттан соң авырайган хатын‑кызны алып киләләр. Аның бөерләре эшләми башлаган, хәле авыр. Чаллыдан килгән акушер хатын пациентны коткарып калып булмаячак, дип белдерә. Валентина Фатыйх Хәйбуллинның Казанга, диализ ясарга мөмкин булган тимер юл хастаханәсенә шылтыратуын үтенә. Казанда аппарат ватылган, дип хәбәр итәләр, тик Мәскәү белән элемтәгә кертергә ышандыралар. Валентинаның гаҗәпләнүенә каршы, Афанас хастаханәсенә, чыннан да, Мәскәүдән шалтыратып, пациентканы Казанга озатырга тәкъдим итәләр, ә аннан башкалага алып китәр өчен самолет җибәрәчәкләр икән. Валентина авыру хатынны озата бара. Мәс-кәүдән самолет килеп, аны алып та китә. Хатын исән кала һәм соңрак өч тапкыр әни дә була әле.
Бераздан шәһәргә табиблар – искиткеч, талантлы, намуслы белгечләр килә башлый. Медицина хезмәте үсә. 1966 елда Валентина Шишонина үзен тулысынча төп белгечлегенә багышлау мөмкинлеге ала. Стоматология сырхауханәсе мөдире вазыйфасын калдырып, ул хәзер дә теш табибы булып эшли. Улы – Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире. Оныгы Ижевскида табиблыкка укый…
«ХИМИЯ» ТАҢЫ АТА
«За ночь ровно на этаж
Подрастает город наш,
Раньше всех к нам приходит рассвет.
Снятся людям иногда,
Голубые города,
У которых названия нет».
60 нчы елларда бу җыр Түбән Камада бик еш яңгырый. Тормыш җайга салына бара, күпкатлы йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр төзелә. Яңа шәһәргә кешеләр килә дә килә. Анда яшәүчеләр өчен эшли алмастай нәрсәләр булмый. «Түбән Кама Нефтехим» турбиналары күккә ыргыла, «Түбән Кама Шин» заводының мәйданнары киңәя. Николай Лемаевның үҗәтлеге нәтиҗәсендә күп нәрсә тормышка ашырыла. Ул Мәскәүдәге бу тармак җитәкчелеге белән уртак тел табып, теге яки бу карарларның кирәклегенә ышандыра белә. Әйтүләренчә, нәкъ менә ул, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев ярдәме белән, иң башта ук «Түбән Кама Нефтехим» проектының зарурилыгын яклап чыга, һәм ил өчен бу предприятиенең кирәклек дәрәҗәсе автомобиль төзелеше яки энергетика предприятиеләреннән бер дә ким булмаганлыгын исбатлый. Николай Лемаев өчен кечкенә мәсьәләләр булмый. «Түбән Кама Нефтехим» өчен Мәдәният йорты салынырга тиеш түгеллеген ачыклагач, ул төзелешне барыбер килештерүгә ирешә – Техниклар йорты дигән булып…
ҮТКӘННӘР – БҮГЕНГЕДӘ
Үткәннәргә борылып караганда һәм тирә‑юньгә күз салганда, геройларыбыз үз-үзләренә ышанмый. Бөтенләй тәҗрибәсез килеш, энтузиазм һәм үз Ватаннарына ышаныч белән генә коралланып, чыннан да, алар яшьтәшләре белән шушы искиткеч шәһәрне, киң, яшел проспектларны, куәтле заводларны төзи алдылармы? Әйе, чыннан да, бу – алар эше, менә фотографияләрдә төзелешкә, заводка, хастаханәгә, мәктәпкә баралар. Һай вакыт ничек тиз үтеп киткән! Бу урын белән беренче очрашудан соң узган еллар аны бүгенге хәлгә китерү өчен сарыф ителгән. Алар үзләре моңа үкенмиме? Юк, үкенмиләр. Ул чакта сайлау мөмкинлеге булса, алар янә шул ук юлны – яраткан Түбән Кама каласында яшәүне һәм аны төзүне сайлар иде.
Галина Исмәгыйлова, табиб – акушер-гинеколог.
– Гамир Гарифович белән без Төзүчеләр бистәсенә 1964 елның июнендә килдек. Эссе вакыт. Хастаханә барагыннан каршыбызга шәфкать туташы йөгереп чыкты. Хирург Фатыйх Миңлебаевич чыгып киткән, ә шуннан соң сукыр эчәге ялкынсынган авыруны алып килгәннәр икән. Гамир Гарифович кичекмәстән операция ясарга тиеш иде… Ул кереп китте, ә мин әйберләр белән юл уртасында калдым. «Кайда соң без?»… Әмма ничек кенә булса да табиб хастаханә янында яшәргә тиеш дип уйлый идек. Табибларның ул буыны акча турында уйламады да. Соңрак, безгә ике бүлмәле фатир биргәч: «Менә сиңа мә! Без монда нәрсә эшләрбез икән?!», – дип, анда әрле‑бирле йөрдек тә әле.
Гамир Исмәгыйлев алга таба шәһәрнең баш хирургына әйләнә, 3 нче шәһәр хастаханәсенә нигез сала һәм аның баш табибы була. Түбән Камада медицина үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Хәзер – Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы. Хатыны, акушер-гинеколог Галина Ивановна хатын-кызлар консультациясен ачу, 1 нче бала тудыру йортын төзү, 2 нче һәм 3 нче шәһәр хастаханәләрендә гинекология бүлекләрен булдыру эшендә башлап йөри.
"Татарстан" журналы, 2019