Олимпия уеннары чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры Наилә Гыйләҗева: «Ярышларда чыгыш ясаганда татар теле бик булышты»
Фехтование – бик борынгы спорт төре. Әмма татар халкы өчен бу спорт төре ят булган. Шуңа да бу спорт төре буенча уңышка ирешкән спортчыларыбыз күп түгел. Наилә Гыйләҗева да фехтованиегә очраклы рәвештә генә кереп киткән. Хәер, тормышта очраклы рәвештә генә берни дә булмый. Язмыш! Казан шәһәренең 110 мәктәбендә укыганда ул дус кызлары белән Пионерлар сараена бара. Ниятләре – ни белән булса да шөгыльләнү. Нәкъ менә шул көнне фехтование түгәрәгенә язалар икән. Анда кызларны координациягә тикшерәләр, кайдандыр костюмнар табып чыгарып, нәрсәдер эшләтеп тә карыйлар. Моңарчы мәктәп җыелма командасы составында баскетбол уйнаган, чаңгыда шуган Наилә кызык кына эзләп килгән җиреннән фехтование белән шөгыльләнә башлый. Нәтиҗәдә Олимпия чемпионы булу дәрәҗәсенә ирешә. Ул 12 тапкыр СССР чемпионы, күп тапкырлар Европа кубогы иясе, 7 тапкыр дөнья чемпионы, 1976 елда Монреальдә үткән Олимпия уеннары чемпионы һәм 1980 елда Мәскәүдә узган җәйге Олимпиаданың көмеш медале иясе.
Наилә Гыйләҗева Мәскәүдә алтын медаль ала алмавына бик хурлана. Янәсе, ничек инде Монреальдә зур уңышка иреш тә, үз илеңдә көмеш медаль белән генә чиклән. Наилә моны трагедия дип кабул итә һәм, финал тәмамлану белән, үзенең әйберләрен җыеп, өенә кайтып китә. Өендә ул, бикләнеп, шактый вакытлар берүзе яши. Ләкин вакыт бар нәрсәне дә дәвалый дип тикмәгә генә әйтмиләр. Гыйләҗева да, Олимпия уеннарында катнашып, көмеш медаль яулауны зур уңыш дип бәяләрлек хәлгә килә. Әмма язмыш аңа Олимпия уеннарында катнашу бәхетен соңгы тапкыр биргән була. 1984 елда Лос-Анджелеска Олимпиадага барырга тиеш булган ул. Әмма тренировкалар вакытында тезен авырттыра. Нәтиҗәдә – тез кимерчәгенә зыян килә. Күпме генә дәваласалар да, нәтиҗә сөенечле булмый. Наилә Гыйләҗева зур спорттан китәргә, карьерасына нокта куярга мәҗбүр була. Дөрес, ул вакытта аның инде яше дә шактый була. Спорттан үзе дә 80 нче елларга кадәр үк китәргә теләгән булган. Чөнки ул вакытта инде Наилә Советлар Союзының җыелма командасында 11 ел чыгыш ясаган кеше була.
Наилә Гыйләҗева Татарстанның, Казанның патриоты. «Мин Казанымны үлеп яратам. Кайчак кайтып, дус кызыма, «мин берни дә теләмим, арыдым, җитте, минем Бауман урамыннан йөрисем килә», дип әйткән чаклар да бар иде. Элек Казан мондый ук түгел иде, әмма күңел барыбер шуны теләде. Мин Казан белән горурланам, аңа сокланам», - ди спортчыбыз. Татар теле аңа ярышларда җиңү яуларга да ярдәм иткән. «Ольга Князева белән ярышларда чыгыш ясаганда татар теле бик булышты безгә. Ул кемгәдер каршы, мин кемгәдер каршы чыгыш ясаганда без бер-беребезгә татар телендә, болай эшлә, тегеләй эшлә, болай дөрес түгел, тегеләй эшләмә дип, әйтеп тора идек. Татар телен аңламыйлар бит инде. Әмма башкалар сизенә башлады. Хөкемдар да тырышып тыңлый башлады. Әмма барыбер кеше ишетмәслек итеп әйтешеп, булышырга тырыша идек инде».
Зур спорттан киткәч, Наилә Гыйләҗева Казан-яшүсмерләр мәктәбендә тренер булып эшли, яшьләрне фехтование нигезләренә өйрәтә. Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәгендә дә эшли. «Акыл кирәклеге буенча шахмат беренче булса, без – икенче урында», - ди Гыйләҗева. Шуңа да ул үзендә шөгыльләнүче балаларны физик яктан гына түгел, акыл ягыннан да үстерергә тырыша. Бу мәсьәләдә ул бигрәк тә аларның әти-әниләре белән киңәшләшә, балаларның китап укуларына зур игътибар бирергә кирәклеген төшендерә.
Белешмә:
Наилә Фәйзрахман кызы Гыйләҗева 1953 елның 2 гыйнварында Казанда туа. Кечкенәдән спорт белән дус була. Баскетбол уйный, чаңгыда шуа. Очраклы рәвештә генә вехтование түгәрәгенә килеп эләгә һәм спортның бу төрен үзенең гомерлек һөнәре итеп сайлый. Зур спорттан киткәннән соң, фехтование буенча Олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә тренер вазыйфаларын башкара. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының «Спорт әзерлеге үзәге»ндә дә хезмәт куя.
СССРның атказанган спорт мастеры. Наилә Гыйләҗева - 12 тапкыр СССР чемпионы, күп тапкырлар Европа кубогы иясе, 7 тапкыр дөнья чемпионы, Олимпия уеннарында алтын һәм көмеш медаль яулаган спортчы.
Фото: Республика XXI век