Татарстан Язучылар берлеге нинди планнар корган

Татарстан Язучылар берлеге нинди планнар корган
«Җиңүчеләр булып чыктык без…» Алар – чынлап та җиңүчеләр. Башлары ни күрсә, рухлары нин­ди михнәтләр аша узса да, сүзләре белән җиңеп чыгалар. Бүген татар язучылары тарихының шан

«Җиңүчеләр булып чыктык без…»

Алар – чынлап та җиңүчеләр. Башлары ни күрсә, рухлары нин­ди михнәтләр аша узса да, сүзләре белән җиңеп чыгалар. Бүген татар язучылары тарихының шанлы да, канлы да елларына кайтып килик…

КАЛӘМ ӘҺЕЛЛӘРЕН – БЕР ТҮБӘ АСТЫНА

СССР Язучылар союзы төзе­лү 1934 елдан саналса да, аның башлангычы 1932 елга – ВКП (б) Үзәк Комитетының 23 апрельдә чыгарган карарына барып тота­ша. Язучылар союзын оештыру мәсьәләсе, нигездә, шул елны ук хәл ителә. 1934 елга кадәрге калган 2 елда әзерлек хәстәре күрелә. Үзәктә һәм республика­ларда бу юнәлештә кызу эшләр башлана. Шул ук елның маенда Татарстан совет язучыларының Бердәм союзын төзү буенча Га­лимҗан Нигъмәти җитәкчеле­гендә оештыру комитеты бул­дырыла. Комитетның максаты – төрле төркемнәргә бүлгәләнгән (ТАПП, СУЛФ, «Юлаучылар» һ.б.) язучыларны бер максатка юнәл­теп берләштерү. Сүз уңаеннан: башлангычы «Безнең юл» бул­ган әдәби журнал да ул елларда, бүлгәләнеп, «Яңалиф», «Атака» исемнәре белән чыккан. Алар урынына уртак «Совет әдәбия­ты» исемле журналның чыга башлавы – әнә шул берләште­рүнең тагын бер чагылышы.

СССР Язучылар союзының нинди максат белән, нинди социаль нигезгә салынуын аң­лау өчен шул чорның атмос­ферасын күз алдына китереп карыйк. Октябрь инкыйлабы узуга – унбишләп, СССР тө­зелгәнгә ун еллап вакыт үткән. Советлар Союзында моңарчы күрелмәгән хәл – сыйныфларсыз җәмгыять төзелә. Шәхси милек юк дәрәҗәсендә, күмәк хуҗа­лыклар төзелгән, авылның хәлле кешеләре сөргенгә җибәрелгән. Актив рәвештә «иске дөньяны җимерү» бара. Кул белән генә түгел, сүз көче белән дә җиме­рергә кирәк була башлый «иске тормыш»ны. Үзләре яшәргә теләгән җәмгыятьтә үзләре кү­рергә теләгән халык массасы кирәк була ул чор хакимнәренә.

Һәм менә 1934 ел, 17 август. Мәскәү. Союзлар йортының Колонналар залы. Әдәбиятлар тарихында моңарчы мондый җыелышның булганы булмый әле. Гомумән, матур әдәбият иҗат итүчеләрнең махсус танык­лыкка һәм «язучылар берлеге әгъзасы» дигән рәсми статуска да ия булырга мөмкинлекләре хакында берәүнең дә башына килеп карамый. Җитмәсә, ае­рым бер идеологиягә хезмәт итәр өчен яратылган булулары…

Их!

Шәһәр гудоклары безне чакрып,

Көрәш таушы белән үкерсә,

Очкын атлар безгә ВКПның

Чакру әмрен тагын китерсә,

Без шәһәргә кире кайтырбыз!

Еллар!..

Авыр еллар,

Сезнең кулыгызда

Күрәчәкне бик күп күрдек без,

Буржуй халкы белән сугышып алдык,

Ертык чалбар киеп йөрдек без!

Әй, сез,

Килер кешеләр!

Әле безнең хатыннарның

Каннарында аккан «түрәләр»,

Менә

Сезгә бабай булыр кешеләр

Шулай итеп газап күрәләр!

Белегез!

Сыйнфый көрәш тарихында беренче кат

Җиңүчеләр булып чыктык без,

Үзебез өчен дүрт кат чүкеч суксак,

Сезнең өчен биш кат суктык без!

Һади Такташ, «Әйдә, энем!»

 

Яңа көч алып килгән совет сис­темасының башында торучылар­ныкына килә һәм алар бу мәьәлә­не бик зирәк хәл итә: нишләп әле бу каләм тибрәтүчеләр өе­рен бер түбә астына җыймаска да идарә итмәскә, ди, үзләре белән? Ә язучының дәрәҗәсе һәм халык аңына тәэсир итү куә­се көчле була ул чакта…

Һәм менә 52 милләт вәкилен тәшкил иткән 591 делегат. Кунак сыйфатында төрле кыйтгалардан килгән 40 чит ил язучысы. Со­вет язучыларының I Бөтенсоюз оештыру съезды 2 атнадан артык дәвам итә: 17 августта ачыла һәм 26нчы ябылу утырышы белән 1 сентябрьдә төгәлләнә.

Татарстанда бу вакытта сол­тангалиевчеләрне «фаш итү» тәмамланган гына, татарның иң акыллы, зыялы катлам вә­килләре юк ителгән, куркы­тылган. Әдәбият дөньясындагы иң эре, олпат фигуралар аре­надан китеп бара. Гаяз Исха­кый – эмиграциядә, Һади Так­таш инде исән түгел, Галиәсгар Камал шулай ук вафат, Галимҗан Ибраһимов – авыру, Казаннан еракта – Кырымда яши, Газиз Гобәйдуллин – Бакуда, Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәтләр, «җи­дегәнчелек»тә гаепләнеп, әдә­би хәрәкәттән читләштерелгән, Гомәр Бәширов, Салих Баттал, Әмирхан Еникиләр әле яшь, башлап язучылар гына санала, канат ныгытып өлгермәгән… «Чистартулар» инде башланган булса да, татарның язучылары әле җитәрлек була. 1934 елның беренче яртысында СССРның төрле почмакларында – рес­публикаларда, өлкәләрдә язу­чыларның корылтый-съездла­ры уза, җирле оешмалар төзелә, ил күләмендә узачак зур съездга вәкилләр – делегатлар сайлана. Язучыларның бездәге беренче съезды I Бөтен Татарстан съезды дип атала. Съезд Татар дәүләт академия театры бинасында 1934 елның 25 июлендә ачыла һәм, Мәгариф хезмәткәрләре йортында 4 көн дәвам иткәннән соң, 29 июльдә ябыла. Беренче оештыру съезды, шул заманга хас булганча, тантаналы һәм па­тетик рухта үтә: почетлы пре­зидиум, плакатлар, котлаулар, алкышлар…

Съездны кыскача кереш сүз белән Кави Нәҗми ача. Язу­чылар союзын оештыру коми­теты рәисе Гаяз Ризвановның 3 сәгатьтән артыкка сузылган доклады тыңлана. Съездда Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Кә­рим Тинчурин, Риза Ишморат, Фатих Кәрим докладлары тың­лана. Гази Кашшаф, Хәбра Рах­ман, Гомәр Толымбай, Фәтхи Бурнаш, Әхмәт Фәйзи, Мирсәй Әмир, Шамил Усманов, Ибра­һим Салахов, Хәсән Туфан, Муса Җәлилләр катнаша. Оештыру эшләре түбәндәге нәтиҗәләр ясап тәмамлана: Татарстан Язу­чылар союзының беренче идарә составына 9 кеше сайлана. Бо­лар: Кави Нәҗми (рәис), Кәрим Тинчурин, Гомәр Гали, Гомәр Толымбай, Хәсән Туфан, Ләбиб Гыйльми, Гаяз Ризванов, Вадим Красный, Кәшшаф Төхфәтуллин (секретарь). Бөтенсоюз съездына 12 делегат җибәрергә дип ка­рар кылына. Бу 12 делегатның 9ы – югарыдагы идарә әгъза­лары, тагын өчесе – Ибраһим Гази, Галимҗан Нигъмәти, Фатих Сәйфи-Казанлы.

 

Татар язучылары, журналистлары һәм сәнгать әһелләре милли республикалар буйлап сәяхәт иткәндә (1929 ел). Беренче рәттә (сулдан уңга): Газиз Иделле, Мирсәй Әмир, Гадел Кутуй, Һади Такташ, Демьян Фәтхи; икенче рәттә: Закир Гали, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Кави Нәҗми; өченче рәттә: Зариф Бәшири, Исмәгыйль Рәми, Гавриил Беляев, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Лев Рубинштейн, Галиәсгар Камал, Салих Сәйдашев, Шакир Шамильский.

 

 

Язучы Кави Нәҗми. 1934–1937 ел­ларда ТАССР Язучылар берлегенең беренче рәисе була.

 

Беренче әдәби журнал «Яңалиф»нең тышлыгы. 1932 ел. 1965 елдан журнал «Казан утлары» исеме белән йөртелә башлый.

 

 

ЯҢА РЕАЛИЗМ ТУДЫРУЧЫЛАР

Совет язучылары союзы оешу турыдан-туры Максим Горький исеме белән бәйле. Ул – аның идея авторы, фактик нигез салучысы. Оештыру комитеты рәисе була­рак, совет язучыларының I Бө­тенсоюз съездын ул ачып җибәрә. Беркетмә тәртибе буенча, ВКП (б) Үзәк Комитеты секретаре Андрей Жданов нотыгыннан соң төп док­ладны да Максим Горький ясый.

Ул көннәрнең язма рәвештәге иң ышанычлы шаһиты – съезд стенограммасы. 50 басма табак­ка якын күләмле документ. Чы­гыш ясаучыларның саны 224 кә җиткән чөнки. Максим Горький докладында бик тә гыйбрәтле менә мондый юллар бар: «Мы не имеем право игнорировать ли­тературное творчество нацмень­шинств только потому, что нас больше. Ценность искусства из­меряется не количеством, а ка­чеством. Если у нас в прошлом – гигант Пушкин, отсюда еще не значит, что армяне, грузины, та­тары, украинцы и прочие племе­на не способны дать величайших мастеров литературы, музыки, живописи, зодчества…»

Максим Горькийның татарларга һәм татар әдәбиятына карата ае­рым бер җылы мөнәсәбәте булуы турында еш искә алырга ярата­лар. Аның язмышында Казанның зур урын биләвенә дә бәйлиләр бу факторны. Әлеге дә баягы съезд докладында гына да ул татар милләтен телгә алмый калмый. Създда шулай ук милли әдәбият­лар буенча украин һәм белорус вәкиләреннән соң, өченче итеп сүз Татарстан Язучылар берлеге рәисе Кави Нәҗмигә бирелә. Мил­ли әдәбиятларның хәле, торышы хакында Максим Горькийның үз докладын санамаганда, док­лад белән тагын 9 халык вәкиле чыгыш ясый. Болар – украин, бе­лорус, грузин, әрмән, азәрбайҗан, үзбәк, төркмән һәм таҗик союз­ларын тәкъдим итүчеләр. Ә инде делегатларның милли составы ягыннан караганда хәл болайрак була: руслар – 201, украиннар – 30, грузиннар – 28, татарлар – 19 (бу санга башка өлкәләрдә яшәүче татарлар да кергән), әрмәннәр – 19, үзбәкләр – 12, төркмәннәр – 5… Икенче бер гаҗәпләндерә торган фактор: яңа әдәбиятны төзүче каләм ияләренең чагыш­тырмача яшь булуы. Делегатлар­ның уртача яше – 35, 5 яшь була. 20–30 нчы еллар – феминизм дул­кыны, эмансипациянең уянган чоры дип карасак та, хатын‑кыз әдипләр мәсьәләсе кискенлеге белән җәлеп итә – нибары 21 ха­тын‑кыз делегат.

Бу съездда шулай ук совет әдәбиятының үзәк принцибын тәшкил итәчәк нигез буларак «социалистик реализм» да ка­бул ителә. Уставта менә нәрсә диелгән: «Социалистический реализм обеспечивает художест­венному творчеству исключи­тельную возможность прояв­ления творческой инициативы, выбора разнообразных форм, стилей и жанров».

Съезддан рухланып, канатла­нып һәм яңа өметләр белән су­гарылып кайта язучылар. Эшкә тотыналар. Язучылар съезды оешып, анык бер эш ысулы бил­геләнгәч, әдәби хәрәкәттә җан­лану сизелә башлый. 1934 ел тоташтан оештыру эшләренә багышлана: «Кызыл Татарстан»да СССР Советы язучылар союзы­ның Уставы басыла. Июнь аенда Совет язучылары союзына кабул итү Үзәк Комиссиясенең утырышы була. Совет язучылары союзына кандидат итеп Шамил Усманов, Риза Ишморат, Афзал Шамов, Галимтан Мөхәммәтшин, Таҗи Гыйззәт, Әхмәт Ерикәй, Нур Баян тәкъдим ителә. Соңрак Язучы­лар союзы башлангычы белән төрле секцияләр оештырыла, яшь язучылар белән эшләү буен­ча консультация бюросы төзелә. Союзның шул чордагы эшчәнле­гендә тәрҗемә эшенә, нигездә, русчадан татарчага тәрҗемә итүгә бик зур игътибар бирелә. СССР язучыларының I съездын­да ил халыкларының әдәбият­ларын тәрҗемә аша пропаган­далау төп мәсьәләләрнең берсе итеп куелган була. Шулай итеп, 1934 елда Татарстан Язучылар оешмасы каршында тәрҗемә­челәр секциясе эшли башлый. Сүз уңаеннан, «Совет әдәбияты» журналының шул еллардагы тупланмаларын алып карасаң, басманың күп өлеше тәрҗемә әсәрләрдән гыйбарәт икәнлеген абайларга мөмкин. Күрәсең, бе­ренчедән, бездә өстән төшерелгән директива арттырыбрак үтәлгән, икенчедән, язучыларга «яңа реа­лизм» тудыру юнәлешендә әле ка­нат ныгытырга, үз эзен табарга кирәк булгандыр…

 

Иосиф Сталин белән Максим Горький Кызыл мәйдандагы скверда. 1931 ел.

 

Татарстан язучыларының I cъезды стенограммасы.

 

Ә аннан массакүләм «чистар­тулар»ның тагын бер дулкыны күтәрелә. Язучылар съезды узып, оештыру эшләре төгәлләнеп, барысы да үз җаена салынгач кына, каләм әһелләре баш өс­тендә кабат канлы айбалта уй­наклый башлый. 1937–1938 еллар тарихта бүген дә иң дәһшәтле битләрнең берсе булып кала бирә. Язучыларның лидеры бу­лып, Союзны оештырып йөргән күпчелек әдипләр кулга алынып, төрмәләргә утыртыла. Әле бер ел элек кенә 25 еллык иҗат бәйрә­мен уздырган Кәрим Тинчуринны алалар, Галимҗан Ибраһимовны ябалар. Ибраһим Салахов, Шамил Усманов, Гомәр Толымбай, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Фәтхи Бурнаш, Гали Рәхим, Җамал Вә­лиди, Сәгыйть Сүнчәләй, Фатих Сәйфи-Казанлы, Кави Нәҗми, Фатих Кәрим, Мирсәй Әмир, Лә­биб Гыйльми, Хәсән Туфан…

«БЕЗ ЯШИБЕЗ, ТОЙМЫЙ-ТОЕМЛАМЫЙ

АЯК АСТЫБЫЗДА ИЛ БАРЫН…»

Мандельштамның атаклы ул шигъри юллары шагыйрьне башта төрмәгә илтеп тыга, аннан һәлак үк итә.

…Его толстые пальцы, как черви, жирны,

А слова, как пудовые гири, верны,

Тараканьи смеются усища,

И сияют его голенища.

А вокруг него сброд тонкошеих вождей,

Он играет услугами полулюдей.

Кто свистит, кто мяучит, кто хнычет,

Он один лишь бабачит и тычет,

Как подкову, кует за указом указ: Кому в пах, кому в лоб, кому в бровь, кому в глаз…

Асылда, мондый кискен юллар язып тору да кирәкми, тора‑ба­ра язучыларны төркемләп-төр­кемләп алып китә башлыйлар. Бер-берләренә каршы котыр­ту, допрос вакытында ялган язу күрсәтеп иманнарын какша­ту, кыйнау, психологик басым астында ялган беркетмәләргә кул куйдыру, яла ягу… «Черек күл» сүзе әле бүген дә үзенең дәһшәтле күләгәсеннән ахыргача арынма­ган, өлкән буын анда чакырылу­ның азагы юкка чыгу белән тә­мамланырга да мөмкин икәнлеген яхшы хәтерли. Үз совет системасы изеп ташлаган каләм ияләренең язмыш сәхифәләре тоташ канлы эздән гыйбарәт. Мәсәлән, «кызыл идея»гә, совет хөкүмәтенә чын кү­ңеленнән ышанган Шамил Усма­новның фаҗигасе. Игътибарның иң үзәгендә торган язучыларның берсе Кави Нәҗми була: Язучылар союзы рәисе, каләм әһелләренең лидеры бит… Тормыш иптәше Сәрвәр Әдһәмованы да кулга алып, лагерьга озаталар. Протоколларга караганда, баштарак нык, үз пози­циясендә торган Нәҗмине сынды­ру өчен үтемле ысуллар табыла. Ниһаять, 1940 нчы елда Яңа елга таба төндә азат итеп кайтаралар үзен. Кайтканда ул ярымтере иде, дип искә ала якыннары. Урамда халык бәйрәм итә – Яңа елны каршылый, ә тәмам сындырыл­ган, эштән чыгарылган язучы кабинетында сабыйларча үксеп елый. Ни турында уйлый ул шул мизгелләрдә? «Таракан мыеклы» берәү турындамы? Бәлки… Хәер, тиз арада үзен кулга алып, «яңа тормыш»ның тәрбия ысулларын үзләштерүен исбат итәргә, халык белән бер сафка басарга кирәк була аңа. «Язгы җилләр» әсәренә тоты­на ул. Киләчәктә бу әсәр Сталин премиясенә лаек дип табылачак. Ә язучы үзе, аңлашыла инде, тулаем акланачак.

 

Съездда катнашучылар. Беренче рәттә (сулдан уңга): Кави Нәҗми, Алексей Толстой, Максим Горький; икенче рәттә: Ләбиб Гыйльми, Хәсән Туфан, Гомәр Толымбай, Фатих Сәйфи-Казанлы, Галимҗан Нигъмәти.

 

 

Максим Горькийның I Бөтенроссия совет язучылары съездында әйтелгән нотыгыннан өзек:

«Безнең съездның мәгънәсе һәм эчтәлеге хакында үземнән берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез. Безнең халыкларның таралып яткан әдәбияты барлык илләрнең революцион пролетариаты каршында тулы бер бөтен буларак күренергә, яңгырарга тиеш. Безгә ту­гандаш булган, шулай ук революцион фикер йөрткән башка илләрнең вәкилләре алдында да. Безнең, үзебез алардан күбрәк булганга карап кына, кече милләтләрнең әдәбиятла­рын инкарь итәргә хакыбыз юк. Сәнгатьнең көче микъдар белән түгел, ә сыйфат белән үлчәнә. Әгәр безнең үткәнебездә гигант Пушкин булса, бу әле әрмәннәр, грузиннар, татарлар, украиннар һәм башкалар әдәбият, музыка, рәсем сәнгате өлкәсендә бөек оста­лар бирә алмый дигән сүз түгел…»

I Бөтенроссия совет язучылары съезды делегаты Кави Нәҗми съезд вакытында Максим Горькийның дачасына чакырылган була. Аның истәлекләреннән өзек:

«Без анда Башкортостан язучылар бер­леге рәисе Афзал Таһиров белән бергә бардык. 50–60 чакрымлап барганнан соң, машина иске парк эченә керде һәм озакла­мый колонналар белән бизәлгән ике катлы йорт каршына килеп тукталды. Горький безне каршыларга үзе чыкты. Бик дустанә мөнәсәбәттә иде. Ул безне инде башка кунаклар җыелып өлгергән бакчасына дәште, барысы да диярлек съезд делегат­лары һәм кунаклары иде анда. Бераздан верандада язучылар оешмаларының ал­дагы эш стратегиясе турында сүз кузгалды. Милли‑әдәби басмалар турында сүз алып барылды, Мәскәүдә СССР халыкларының театрларын булдыру, Октябрьнең ХХ ел­лыгына әзерлек…. Әңгәмә төн уртасына кадәр дәвам итте, әле аннан ары да. Өстәл артына утыргач, төрле халыклардан булган язучылар бер-берләренә бик тиз ияләшеп китте, бу дуслар һәм фикердәшләр бәйрә­менә әверелде.

Горький мине үз янына чакырып алып, татар әдәбияты, республикабыздагы милли мәктәпләр торышы турында әңгәмә кор­ды. Ул татар әдәбиятының хәле турында гел сорашып тора иде, безгә – татар язучы­ларына мөнәсәбәте бик хәерхаһлы булды. Ул безне гади һәм анык язарга өйрәтте. Болай ди иде: «Мин татар поэзиясе белән прозасының коры канлы булып үсеп ки­түен телим».

Равил Фәйзуллинның «Татарстан язучылар берлеге» китабына нигезләнеп әзерләнде.

 

 

 

 

Автор: Луиза Янсуар, Гадел Хәеров

Фотолар ТР Язучылар берлеге, ТР Милли музее архивларыннан, Равил Фәйзуллинның «Татарстан Язучылар берлеге» китабыннан алынды

Журнал "Татарстан", март 2019 

Сораштыру