Рейхстагка беренчеләрдән булып  байрак беркеткән Гази Заһитов: «Мин үзем ул көннәрне күрерменме, белмим»

Рейхстагка беренчеләрдән булып  байрак беркеткән Гази Заһитов: «Мин үзем ул көннәрне күрерменме, белмим»

Бөек Ватан  сугышында 161 татар кешесе Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Бу сан күбрәк булырга тиеш булган. Алай да геройлар саны буенча татарлар, руслар, украиннар, белоруслардан кала, дүртенче урында. 70 мең татар кешесе төрле дәрәҗәдәге хәрби бүләкләргә лаек булган. Ә күпме милләттәшебезнең каһарманлыгы исәпкә алынмаган. Шуларның берсе – Гази Заһитов.

Озак еллар буе безгә, Германиянең башкаласы Берлинның һәм өченче рейхның төп бинасы Рейхстагка Советлар Союзының Кызыл әләмен беренче булып Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария урнаштырды, дип сөйләп килделәр. Әмма аларга кадәр, 1945 елның 30 апрелендә капитан В.Н.Маков җитәкчелегендәге төркемдә булган татар кешесе, өлкән сержант Гази Заһитов Рейхстагка бәреп керә. Аның белән бергә сержант М.Минин, өлкән сержант  Н.Лисименко, А.Бобров була. Рейхстагны алу турында боерык алгач, хәрби  хәрәкәтләр 4-5 көн буе дәвам иткән. Рейхстагка якын да килү авыр булган. Шушы шартларда Рейхстагны алырга кирәк булыр дигән бөтен әйберне: пәке, фонарь, аркан Гази Заһитов алып бара. Генерал Переверткин Заһитовның җитезлеген, уңганлыгын күреп, байракны иң элек аңа биргән, әмма татар солдаты шул вакытта: «Әгәр рөхсәт итсәгез, мин аны Михаил Мининга бирер идем», - дип, Мининга тапшырган. Минин шушы байрак белән үзен төргән, аны шулай саклаган. Рейхстагның түбәсенә күтәрелгәч, ничә көн байракны йөртеп, бәйләргә таяк та, бау да булмавы ачыкланган. Шул вакытта Гази Заһитов  үзенең сөйгәне җибәргән кулъяулыгын дүрткә бүлеп, шуның белән байракны очраклы гына табылган алюминий торбага бәйләгән.

Капитан В.Н.Маков төркеме сугышчылары. Сулдан уңга: сержантлар м. п. Минин, г. к. Заһитов, А. п. Бобров, А. Ф. Лисименко

Гази Заһитов һәм аның иптәшләре Советлар Союзы Герое исемлегенә тапшырылган булуга карамастан, алар бу исемнән мәхрүм ителә. Әмма без капчыкта ятмый, диләр. СССР таркалу чорында КПСС Үзәк Комитеты серне чишә – 1990 елда «Правда» газетасында бу хакта язма дөнья күрә.  Ә аңарчы 1964 елның 30 апрелендә «Комсомольская правда» газетасында «Знаменосцы» дигән мәкалә басыла. Анда байрак элүче Гази Заһитов турында да язылган була. Кантария белән Егоров та үзләре исән чагында ук дөреслекне көн яктылыгына чыгарырга тырышканнар. «Без беренче түгел идек, беренче булып Заһитовлар менде», - дип әйтеп килгәннәр. Ә тарих тәгәрмәче һаман да элеккечә әйләнүен дәвам итә. Заманында Сталин: «Байрак кадаучыларның берсе грузин, икенчесе рус булырга тиеш» - дигән, имеш. Кайбер тарихчылар, Заһитов кадаган әләм генә иде, ә  Кантарияләрнеке байрак иде, диләр.Юкса, сугыш вакытында болар арасында нинди аерма булырга мөмкин. Хәрби җитәкчеләр сугышчыларның кулларына Кызыл байракка охшаган кызыл чүпрәк тоттыра да, моны Рейхстаг түбәсенә кадасагыз, Герой исеме бирәбез, диләр. Сәясәте шундый була.

Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап «Татар солдаты» дигән тарихи-документаль роман яза. Бу хакта әсәр язу теләге 90 нчы еллар башында ук туса да, роман соңрак языла һәм китап булып дөнья күрә. «Туган илебезнең  бу гамәле шулкадәр дә кешелексез булуы белән таң калдыра. Матбугатта төрле хәбәрләр күргәннән соң миндә ничек булса да, моңа өлеш кертә алмаммы дигән теләк уянды. 1994 елда Борис Ельцин исеменә Гази Заһитовның батырлыгын тиешенчә билгеләп үтүне сорап хат яздым. Президентның бүләкләүләр буенча җаваплы җитәкчесе Смирнов: «Гази Заһитов бер тапкыр Сугышчан Кызыл Байрак орденын алган һәм бер батырлык өчен ике тапкыр бүләк бирелми», - дип җавап биргән. Айдар Хәлим: «Гази Заһитов Г.Тукай, М.Җәлил кебек бөек шәхесләр белән бер рәткә керергә тиешле кеше», - дип саный.

Сугыш тәмамлангач, Гази Заһитов туган авылына кайта. Колхоз рәисе итеп билгеләнә. Өйләнә. 1953 елның 23 августында ул колхоз техникасы өчен кирәк-яраклар алырга дип барганда, ялгыш егылып төшеп көпчәк астына эләгеп үлә. Рейхстагка байрак элүчеләр арасында дистәләгән кешенең исеме бар. Аларның күбесенең  гомерләре Заһитовныкы кебек бик серле рәвештә өзелгән. Гази Заһитов үзенең сыйныфташына, фронтовик Җәмилевкә күңелен бушатып: «Сез әле безнең хакта ишетерсез, Мәскәүдә безнең хакта беләләр, сез әле безнең хакта беләчәксез, әмма мин ул көннәрне күрерменме?», - дигән булган. Чыннан да вакытлар узгач бар да беленә. Бүген инде Гази Заһитов исемен белмәүчеләр бик сирәктер. Казанда Җиңү паркында Сугышчы – азат итүчегә һәйкәл ачылды. Ул Гази Заһитов образын күздә тотып эшләнгән. Гази Заһитовка СССР таркалгач,  Советлар Союзы Герое исеме дә бирелә. Әмма ул  юридик көчкә ия булмый инде.

Белешмә:

Гази (Газетдин) Казыйхан  улы Заһитов 1921 елның 20 августында Башкортостанның Мишкә районы Яңакош авылында туа. 1941 елда сугышка китә. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемгә керә. 30 апрельдә Рейхстагка байрак элүчеләр арасында була. Сугыштан соң ул туган авылында колхоз рәисе булып эшли.

Гази Заһитов 1953 елның 23 августында фаҗигале төстә һәлак була. Туган авылында һәйкәл куелган, музее эшли. Әдәби-документаль әсәрләр язылган.

Фото: oeru.ru
 

Сораштыру