Россиянең атказанган артисты Ирек Мөхәммәдов: «Мин һәрвакыт горурланып: «Мин – Татар!» дип әйтәчәкмен»

Россиянең атказанган артисты Ирек Мөхәммәдов: «Мин һәрвакыт горурланып: «Мин – Татар!» дип әйтәчәкмен»

Балет жанры татар мәдәнияте өчен бик яшь өлкә. Татар халкы балет һәм операны әле хәзер дә кабул итеп бетерә алмый. Хәтта Туфан Миңнуллин да үзенең опера жанрын, хәтта ул татар телендә булса да, бик үк кабул итеп бетерә алмавын әйтеп, язып килде. Әмма дөнья сәнгатендә опера да, балет та бар һәм аларга мөкиббән киткән тамашачылар бихисап. Балет өлкәсе дөньяга ике мәшһүр татар артистын бирде. Аның берсе – Рудольф Нуриев, ә икенчесе - Ирек Мөхәммәдов. Алар икесе дә бер үк юлны узган татар егетләре. Икесе дә башта Мәскәүнең Зур театрында бииләр, аннан икесе дә Лондонга Король балетына китәләр. Рудольф совет заманында ук китә һәм  Лондонда сәяси сыену урыны сорый. Аның үзенә дә, СССРда калган туганнарына  да күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә. Ә Ирек Мөхәммәдов СССРдан ата-улны, ана-кызны белмәгән, бүген-иртәгә таралырга торган чорында Англиягә китә. Азык-төлек талонга, кием-салым, йорт-кирәк яраклары өчен сәгатьләр буе чират торган, илдә кешенең кадере беткән, талантларга ис китми башлаган чорда СССРдан чыгып кача. Чөнки гаиләсе, баласы бар, ә акча да, фатир да күренми. Шуңа да аның илдән китүен дизертирлык дип санамыйлар. Рудольф туган иленә демократик җилләр исә башлагач кына кайта алса, Ирек өчен ишекләр һәрчак ачык була. Ирек милләттәше Рудольф Нуриев белән артык еш очрашмаса да, ул аның иҗатына бик зур бәя бирә һәм үзенең кумиры дип саный. «Ковент Гарден»  Король балетындагылар да аны Рудольфтан соң икенче урындагы «оча торган татар» дип бәялиләр.

Ирек Мөхәммәдов Лондонга килгәнче үк балет дөньясында билгеле артист була. Кайчандыр Ирекнең әнисенең үзенә дә Мәскәүнең Зур театрында биеп алырга насыйп булган. Шуңа ул үзенең улын балет биючесе итеп күрергә теләгән. Башта ул аны Казандагы Пионерлар йортының хореография түгәрәгенә йөртә. Укытучылар аеруча талантлы бу малайны Мәскәү хореография училищесына бирергә кушалар. 10 яшьлек  малай әти-әнисе, абыйсыннан аерылып, берүзе ерак җирләргә китә. Шул көннән ул инде үз көнен үзе күрә башлый дисәң дә, ялгыш булмас. Шуңа аның татар телен белмәвенә дә гаҗәпләнәсе юк. Әмма күңеле белән ул барыбер татарлыгын саклап кала алган. Аның кызы Александра да Нидерланд милли балет прима-балеринасы. Аларның труппасы Казанга гастрольгә килгәч, Ирекнең кызы болай дигән: «Мин Казанда үземне искиткеч хис итәм. Бу әтиемнең туган җире бит. Монда безнең туганнарыбыз да яши. Әтием миңа һәрвакыт: «Онытма, син татар кызы», - дип әйтеп тора. Ирек Мөхәммәдов үзе дә: «Бүген мин үзем дә, гаиләм дә, Бөекбритания паспортларын  йөртсәк тә, моннан гына берни дә үзгәрми. Кайда гына яшәсәм дә,  Һәрвакыт горурлык белән: «Мин – татар», - дип  әйтәчәкмен, һәрвакыт үземне Россия гражданы санаячакмын»

Училищены тәмамлауга, Ирек Мөхәммәдовның талантын күреп алалар. Үзенең укытучысы аңа халыкара балет конкурсында катнашырга тәкъдим итә. Конкурста совет һәм чит илләрнең балет артистлары катнаша. Ирек беренче турда ук жюри әгъзаларын таң калдыра. Жюриның 33 әгъзасы да аңа бертавыштан Гран-при бирәләр. Жюри рәисе Ю.Григорьевич  шул чакта газетага болай дип яза: «Гран-при - гайрәтле, көчле, геройларча акылга ия булган, тормышның тантана итүен дәлилләүче, ирекле ачык очышка ия булган биючегә бирелде. Ирек Мөхәммәдов бу конкурста чын-чынлап ачылды. Ул һөнәри осталыгын гына түгел, үзенең ирләрчә нык холкын да күрсәтте. Мондый биючегә багышлап  махсус балетлар язачакларына мин ышанам» Ирек Мөхәммәдовны  Зур театрга эшкә чакыралар һәм ул биредә ун елга якын эшли. Театрның баш режиссеры Григорович Ирекне һәрвакыт баш рольләргә, бигрәк тә героик пландагы рольләргә куя. Ул «Иван Грозный», «Легенда о лоюбви», «Лебидиное озеро», «Ромео и Джульетта», «Док Кихот», «Жизель» балетларында төп партияләрне башкара. Григорович нәкъ менә Ирекнең башкару осталыгын истә тотып, махсус аның өчен «Золотой век» балетын куя. Ирек Мөхәммәдов иҗаты чәчәк аткан чорда, Россиянең атказанган артисты исемнәрен алгач, чит илгә китәргә мәҗбүр була.

Әлбәттә, Ирек Мөхәммәдовны белеп, яратып, талантына сокланып каршы алалар Король балетында. Рудольфтан соң янә бер татар егете килүенә шатланып туя алмыйлар. Ни әйтсәң дә, татарлар тыйнак та, тырыш та шул инде. Артистлар төне буе эшли, көне буе йоклый дигән булалар. Ә Ирек һәр көнне иртәнге алтыда торам, ди. Король балетының баш хореографы Макмиллан тиз арада гына махсус Ирек Мөхәммәдов өчен ике балетны сәхнәгә куя – «Зимние мечты» һәм «Иудово дерево». Ә «Майерлинг» балеты белән ул Ирекне алдан ук кызыксындырып куя. Принц Рудольфны уйнарга тиеш була ул. Бу бәхетле мизгелләрне күрер өчен ике ел вакыт кирәк була. Менә ул көн килә. Балет гадәттән тыш таң калу, соклану шартларында бара. Зал гөжли, алкышлар тынмый. Сәхнә ябылып бер ачылгач, пәрдә артыннан йөзе агарынган театрның  генераль  директоры килеп чыга һәм коточкыч хәбәрне җиткерә: беренче акт вакытында ук Макмиллан  йөрәк өянәгеннән үлгән. Ирек Мөхәммәдов үзенең ике остазын да – Григоровичны да, Макмилланны да хөрмәт белән искә ала һәм аларга бик рәхмәтле.

Белешмә

Ирек Җәүдәт улы Мөхәммәдов 1960 елның 8 мартында Казанда туа. 5 яшендә хоеография түгәрәгенә йөри башлый. 1978 елда Мәскәү хореография училищесын тәмамлый. «Мәскәү классик балет»  ансамблендә эшли башлый. 1981 елда балет артистларының Мәскәүдә узган Халыкара конкурсында Гран-при һәм алтын медаль яулый. Бу зур уңышлардан соң, Зур театрга эшкә чакырыла. Биредә ул ун елга якын эшли. Күп кенә балетларда героик характердагы төп рольләрне башкара. 1990 елда хатыны һәм кызы белән Бөекбританиягә күченеп китәләр. Король  балетында бии башлый. Биредә дә аны татар артисты буларак бик җылы кабул итәләр һәм, Рудольф Нуриевтан соң, «оча торган икенче татар» дип бәялиләр. Театр җитәкчелеге махсус аның өчен балетлар куя һәм төп рольләрне Иреккә бирә. 2003 елда Ирек Мөхәммәдов «Принц и нищий» спектаклен балалар өчен  сәхнәгә куя. Анда үзенең кызы Александра да катнаша. 2004-2005 елларда төрле театрларда педагог-репититор вазыйфасын башкара.

2007 елдан - Афина опера театрында балет труппасы җитәкчесе. Россиянең атказанган артисты. Мәскәүдә узган балет артистларының Халыкара конкурсында Гран-при һәм алтын медальгә ия була. Иң яхшы биюче буларак Андерсен премиясе бирелә.

Сораштыру