Россиянең халык артисты Фәхри Насретдинов: «Синең шикелле биек үкчәле ак туфли киеп булмады инде»
Фәхри Насретдинов Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсындагы Җикмәргән образын тудырганда үзенең туган ягы – Апас районы Шәмбалыкчы авылына еш кайта торган булган. Бу бик табигый хәл, чөнки аның туган җирендәге изгеләр урыннар – борынгы таш язмалар, тирә-юньдәге сихри кара урман, изге чишмәләрнең ерактан килгән моңлы чыңы халык батырының образын күз алдына китерергә ярдәм иткәндер дип уйларга кирәк. Җикмәргән дә серле кара урманда, табигать кочагында үскән бала бит...
Узган гасырның 60 нчы елларында татар опера сәхнәсен М.Булатова, Р.Билалова, М.Рахманкулова, В.Шәрипова, З.Хисмәтуллина кебек мәшһүр татар хатын-кыз артисткалары һәм бөек тенор тавышлы Н.Даутов, А.Аббасов, И.Ишбүләков һәм Ф.Насретдинов кебек ир-егетләр тотып торган. Тамашачы күңелендә аеруча мәхәббәт казанган Фәхри Насретдиновның үзенә генә хас моңы була. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 40 елдан артык эшләү дәверендә халыкның иң яраткан опера җырчысы була ул. Җырга, музыкага сәләт аңа тумыштан бирелгән, нәсел җепләре буенча килә. Насретдиновлар гаиләсе элеккеге Тәтеш өязендә тирә-юньдә дан тоткан музыкантлар була. Фәхринең бабасы курайда, скрипкада, гармунда уйный, әтисе һәм олы абыйсы – оста скрипкачылар, әнисе бик матур тавышлы җырчы, курайчы һәм бәет, мөнәҗәтләр көйли һәм аларны үзе дә чыгара торган була, шигырьләр дә яза. Апасы һәм энесе дә күп кенә уен коралларында уйный торган булалалар. Тик бу бәхетле гаиләне 1914 елгы Герман сугышы җимерә. Әтиләре сугышта вафат була. Әнисе дүрт бала белән тол кала. 1921 елгы ачлыкта әниләре, балаларын ияртеп, ерак Себергә – Төмән якларына чыгып китәргә мәҗбүр була. Шунда әниләре дә тиф авыруыннан үлеп китә. Кечерәкләр, шул исәптән Фәхри дә, балалар йортында тәрбияләнә. Апалары аларны бабалары нигезенә Татарстанга алып кайта. Тик монда да аларны көтеп торучы булмый. Абыйсы Мәскәүгә китеп, Фәхрине дә үз янына алдыра.
Театрга, музыкага, җырга булган мәхәббәте Фәхри Насретдиновны Мәскәүнең «Эшче» татар театрына алып килә. Ул вакытта анда татар сәнгатенең күренекле әһелләре А.Измайлова, С.Садыйкова, Г.Айдарский, Г.Камская, Х.Уразиков һ.б. эшли. Шушы театрда куелган «Зәңгәр шәл», «Галиябану» спектакльләрендә уйнап, концертларда катнашып, Фәхри Насретдинов Мәскәүдә драма артисты һәм җырчы булып таныла. Аңа дуслары, хезмәттәшләре Мәскәү музыка техникумына укырга керергә киңәш итәләр. Техникумны кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, Насретдинов Мәскәү консерваториясе каршында ачылган Татар опера студиясенә укырга керә. 1938 елда ул укуын тәмамлагач, Мәсәүдәге бер төркем иҗатташ дуслары белән Казанга кайта. Шул көннәрдән алып гомеренең соңгы елларына кадәр аның иҗаты опера театры белән бәйләнә. Биредә аның олы таланты ачыла, вокаль һәм актерлык осталыгы камилләшә. Татар композиторлары үзләренең кайбер операларында төп партияләрне Фәхри Насретдиновны күз алдында тотып язалар. Мәсәлән, Н.Җиһановның «Алтынчәч»ендә – Җикмәргән, «Илдар»да – Илдар, «Түләк белән Сусылу»да Түләк партияләре – шундыйлардан. Аның геройлары – саф күңелле, чиста уйлы, тирән гыйшыкка бирелгән ир-егетләр. Шуңа күрә дә җырчының тавышы мәхәббәт хисенә искиткеч бай була, үзен сәхнәдә табигый тотышы белән артист геройның чынбарлыгына ышандыра алган.
Фәхри Насретдинов операларда гына түгел, татар композиторларының күп кенә җырларын, романсларын да беренчеләрдән булып башкаручы була. С.Садыйкованың дәһшәтле сугыш елларында язылган атаклы «Көтәм сине» тангосын да халыкка тәүге тапкыр ул ирештерә. Халкыбызның «Сибелә чәчем», «Сакмар», «Яз да була», «Рәйхан», «Су буйлап», «Авыл көе», «Әйе шул» кебек җырлары да тасмага беренчеләрдән булып аның башкаруында язылган. Фәхри Насретдинов, республикабыздан читтә узган күпсанлы концертларда Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле миссиясен үтәп, Кытай, Бирма, Вьетнам халкын татар мәдәнияте белән таныштыра. Ул барган бер җирдә «Урман кызы» әсәрен башкарып тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителә.
Үзе дә яшьли күп авырлыклар күргән артист яшьләргә карата да бик мәрхәмәтле була. Камал театрының танылган артисты И.Баһманов артист булу өчен имтихан тапшырганда, жюри әгъзалары икеләнебрәк калалар: алыргамы, юкмы? Жюри әгъзасы булган Фәхри Насретдинов булачак зур артистны яклап чыга: «Кыяфәтенә карагыз! Ә ничек җырлады! Моны җибәрергә ярамый!» - ди ул. Шулай итеп Камал театры да, тамашачылар да талантлы артистлы булу бәхетенә ирешәләр.
Фәхри Насретдинов кыска буйлы була. Ә кемнең озынрак булып күренәсе килми? Бигрәк тә мәшһүр артистның берничә сантиметрга гына булса да озынрак күренәсе килүе табигый күренеш. Шуңа да татар операсы «короле» биек үкчәле туфли киеп йөрергә ярата. Аннан күреп, кыска буйлы бер язучы - журналист та махсус заказ белән үзенә 18 сантиметр үкчәле туфли тектерә. Фәхри Насретдинов, моны күргәч, аптырап китә. Тик малай-шалай гына язучының артыннан: «Теге абый хатынының туфлиен кигән», - дип үртәп калалар. Еллар узгач, ике кечкенә буйлы шәхес сырхауханәдә очраша. Фәхри Насретдинов шунда: «Энем, синеке шикелле ак, озын үкчәле туфли киеп булмады инде”, - дип шаярта.
Белешмә:
Фәхри Хөсәен улы Насретдинов 1911 елның 23 октябрендә Апас районы Шәмбалыкчы авылында туа. 1921 елда балалар ятим калалар, һәм Фәхрине абыйсы Мәскәүгә алып китә. Анда ул мәктәптә укый, текстиль фабрикасында эшли, драмтүгәрәккә йөри. Мәскәү эшче татар күчмә театрында эшли башлый. Мәскәү музыка техникумын, Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый. Аны тәмамлагач, Казанга кайта һәм гомеренең азагына кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли. Татар опера театрына нигез салучыларның берсе буларак, ул сәхнәдә лирик тенор тавышына язылган милли һәм классик операларда төп рольләрне беренче булып башкара. Бу – Ленский («Евгений Онегин»), Фауст («Фауст»), Җикмәргән («Алтынчәч»), Галимҗан («Башмагым»), Вәли («Тапшырылмаган хатлар»), Кирәмәт («Качкын» операсы) һ.б. Фәхри Насретдинов композиторларыбыз әсәрләрен, халык җырларын да, беренчеләрдән булып башкарып, тамашачыларга җиткерә алды.
Ул - Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты.
Фәхри Насретдинов 1986 елда вафат була. Туган авылында музее эшли.