Россиянең халык артисты, профессор Зөләйха Хисмәтуллина: «Энекәш, безнең Илһам Шакировыбыз бар инде, үз тавышың белән җырларга өйрәнергә кирәк»

Россиянең халык артисты, профессор Зөләйха Хисмәтуллина: «Энекәш, безнең Илһам Шакировыбыз бар инде, үз тавышың белән җырларга өйрәнергә кирәк»

Мәшһүр җырчыбыз Зөләйха Хисмәтуллина  - опера артисты буларак та, халык  көйләрен һәм композиторларыбыз иҗат иткән җыр һәм романсларны оста башкарып та, консерваториядә утыз елдан артык эшләү дәверендә әзерләгән шәкертләре белән дә музыкабыз тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык олуг гамәлләр кылган шәхес.

Зөләйха Хисмәтуллина Казан кызы. Казанның 1 нче  музыка мәктәбендә укыган. Бу – С.Гобәйдуллина, Р.Яхин, Р.Белялов, А.Монасыйповлар укыган данлыклы белем йорты. Зөләйха 16 яшендә радиокомитетның вокаль ансамблендә җырлый башлаган. Композитор, радионың музыкаль редакторы Җәүдәт Фәйзи киңәшен тотып, 1940 елда Ленинград дәүләт консерваториясе каршындагы музыка училищесына кергән. Сугыш башлангач Казанга кайтып, укуын Казан музыка училищесында дәвам иткән. Сәхнәдәге беренче дебюты – 1945 елда Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында Каракаш партиясе. Музыка белгечләре аның гаҗәеп матур тавышына таң калалар. Шул ук елны Зөләйха Хисмәтуллина яңа ачылган Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә һәм 1950 елда аны уңышлы тәмамлый. 1945-1976 елларда – Зөләйха Хисмәтуллина М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Опера сәхнәсендә ул кырыктан артык образ иҗат иткән. Күп кенә композиторлар үз музыкаль әсәрләрен нәкъ менә аңа багышлап иҗат итәләр. Н.Җиһановның «Намус» һәм «Түләк» операларында, Х.Вәлиуллинның «Самат» һәм «Дим буенда» әсәрләрендә, Җ.Фәйзинең «Тапшырылмаган хатлар»ында төп партияләр аның тавышы өчен язылган. Театр коллективы Д.Шостаковичның  башкару өчен гаять катлаулы булган «Катерина Измайлова» дигән операсын сәхнәләштерә. Катерина партиясен Зөләйха Хисмәтуллинага тапшыралар. Ул партия югары регистрда, ягъни югары тавышлардан, моңарчы ишетелмәгән интонацияләрдән тора. Опера сәхнәсендә Аида, Леонора, Чио-Чио-Сан, Татьяна, Катерина Измайлова кебек гаять авыр партияләрне генә башкарган булса да, ул театр тарихына кереп калган булыр иде. Зөләйха Хисмәтуллина җырлаганда тамаша залы яңгырап тора. Җырчы тавышы белән генә мавыгып калмыйча, образны тиешле биеклектә тамашачыга җиткерү өчен, артистлык хәрәкәтләренә дә игътибар бирә, режиссер күрсәтмәләрен төгәл үти.

Башка бик күп опера җырчылары кебек үк Зөләйха Хисмәтуллина да татар эстрадасында да чыгышлар ясый. Опера театрында эшләгәндә аларны һәр җәйдә концертлар белән гастрольләргә чыгара торган булганнар. Артистка М.Мозаффаров, А.Ключарев, А.Монасыйпов, З.Хәбибуллин, Р.Яхин җырлары һәм романсларының күбесен иң беренче булып башкаручы була. Театрда эшләү белән бергә ул консерваториядә үзе дә шәкертләр тәрбияли башлый. Ул укыткан студентлар арасында Ә.Заһидуллина, З.Сәхәбиева, А.Фәйзрахманов, Р.Маликов, Ф.Сәлахов, Г.Казанцева, З.Билалов, Г.Фарукшин һ.б.  бүген инде танылган җырчылар бар. Шәкертләре остазларының кешелекле булуын ассызыклыйлар. Танылган җырчы Фердинанд Сәлахов: «Зөләйха апа консерваториядә бөтен бозылган тавышларны төзәтеп йөри иде. Ул безгә вокал гына түгел, кешелеклелек дәресләре дә бирде. Студентларның ул әниләре кебек булды, кайсының туен уздырып, кайсының бала тудыру йортыннан баласын алып йөрде. Мине авырганда җитәкләп табипларга йөртте, Мәскәүгә алып барып операция ясатты. Шулай итеп мине яңадан тудырган кеше ул».  Җырчы Газинур Фарукшин: «Мин башта консерваториядә В.Лазько курсында укый идем. Ул мине яратып бетермәде, «Зөләйха Гатаулловнага бар», - дия иде. Беренче курстан соң авылга бәрәңге алырга җибәрделәр. Шунда кызлар өчен авыл малайлары белән сугышып кайткач, шул тәртибемә дә карамастан, Зөләйха апа мине үзенә алды. Мин укыганда ук гаиләле кеше булгач, хәлемә керә иде. Башка укытучылар куйган «ике» леләне – «өч» легә, «өч»леләрне «дүрт» легә әйләндертеп йөри иде».

Зөләйха Хисмәтуллина авылдан килеп, моңлы җырлар җырларга яраткан студентларның  табигый тавышларын мөмкин кадәр саклап калырга, аны бозмаска тырышкан. Чөнки халык җырларын фәкать шундый тавыш белән җырлап кына халыкның күңеленә барып җитәргә мөмкин булуын ул бик яхшы аңлаган.  Әлбәттә, кабатланудан курыккан. Ни дәрәҗәдә кадерле булсалар да, безгә бөек җырчыларга сукырларча ияреп, аларны кабатлап җырлаучылар кирәкми. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгәтуллин: «Консерваториягә кергәндә, мине тыңлап карадылар. Сузып җибәрдем: «Әй, мөкаддәс моңлы сазым», - дип. Карап торалар. «Шакиров», - диләр. Зөләйха апа Хисмәтуллина әйтә: «Энекәш, безнең Илһам Шакировыбыз бар инде, үз тавышың белән җырларга өйрәнергә кирәк», - ди». Карышмадым, өйрәнербез, дидем». Мәдәният министры булып эшләгән чорында Зилә Вәлиева да бүгенге татар эстадасының түбән дәрәҗәдә булуына борчылып болай дигән иде: «Татарстанда җыр культурасының түбән булуын ассызыклыйсым килә. Х.Бигичев исемендәге бәйгедә чыгыш ясаучы конкурсантларны тыңлаганнан соң, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым. Зөләйха Хисмәтуллина укыткан чорларда безнең мәктәп тә көчле иде».

Без элек радиодан затлы җырлар гына яңгыраталар иде, дип шул көннәрне сагынып искә алабыз. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки радионың сәнгать советы Р.Яхин, Җ.Фәйзи, А.Аббасов, С.Хәким һәм, әлбәттә, З. Хисмәтуллина кебек шәхесләрдән торган һәм алар хәл иткән яңа язмаларның «язмышларын». Зөләха Хисмәтуллина әсәрне радио фондына кабул итү-итмәү өчен барган бәхәстә һәрвакыт объектив бәя биреп, җырчылар иҗатына искиткеч зур ихтирам һәм игътибар белән тәкъдим-теләкләрен әйтә торган булган. Ә сәнгать советы әгъзалары аның фикеренә һәрчак колак салганнар.

Шау-гөр килеп театрда эшләп, лаеклы югары исемнәр алса да, сугыш башланыр алдыннан Татарстанда беренчеләрдән булып Ленинград музыка училищесына укырга керсә дә, татар халкының горурлыгы булган Тукаебыз бүләге заманында бирелгән булса, Зөләйха Хисмәтуллинаның  намуслы хезмәтенә тиешле бәя дип кабул ителгән булыр иде. Юкса, моны эшләргә әле бүген дә соң түгел. Казан урамнарының берсенә аның исеме бирелсә дә, һич тә артык булмас иде...

Белешмә

Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллина 1922 елның 22 ноябрендә Казанда туа. Музыка мәктәбен тәмамлый. Ленинград  дәүләт консерваториясе каршындагы музыка училищесына укырга керә. Сугыш башлану сәбәпле, укуын Казан музыка училищесында дәвам итәргә туры килә. Соңыннан Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1945-1975 елларда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. Опера сәхнәсендә ул дүрт дистәдән артык образ иҗат иткән. 1961 елдан Казан дәүләт консерваториясендә доцент, профессор була.

Зөләйха Хисмәтуллина - Россия һәм Татарстанның халык артисты.

Зөләйха Хисмәтуллина 1994 елда вафат була.

Сораштыру