Солдат Гәрәевнең җиденче сугышы

Солдат Гәрәевнең җиденче сугышы

«1941 елда Мәскәү янында хәлиткеч сугышлар барганда бер сапер юл баганасына: «До Берлина – 2000 км» дип язып куя. Тирән карга чума‑чума янәшә атлаган җәяүле солдат болай дип өсти: «…Ничего, дойдем!» («ничего» урынына сүзнең катырагы әйтелә, әлбәттә)». Фронтта булган әлеге хәлне ул бик еш искә төшерә. Шул ук вакытта һәрвакыт болай дип тә өстәп куя: «Мондый солдатлар һәм аларны тудырган һәм үстергән халык барысын җиңә, ул җиңелә алмый!» Алты сугышта катнашкан солдат Мәхмүт Гәрәев Җиңү теориясен гамәлдә үзләштерә.

Үзенең алтынчы сугышына, Әфганстанга, генерал-полковник Мәхмүт Гәрәев 1989 елның февралендә килеп төшә – совет гаскәрләрен чыгарырга бер атна вакыт калганда. Вазыйфасы – президент Наҗи­булланы сакларга куелган безнең хәрби-оператив төркем белән җитәкчелек итү. Башың себер китәрлек вазыйфа, дөресен генә әйткәндә: Көнбатыш хәрби аналитик­лары барысын да инде исәпләп чыгарган була – Әфганстаннан безнең күпсанлы контингентны чыгаруга, Нәҗибулла ха­кимияте ике‑өч атна эчендә җимерелеп төшәчәк. Ә менә совет аналитикларының исәпләрен тарих никтер теркәп калдырма­ган. Әмма шунысы билгеле: хәрби гене­раллар арасыннан икәү, Кабулга барырга кирәк булачак, дигән мәсьәлә кабыргасы белән килеп басуга, кинәт кенә, чирләп, госпитальгә кереп ята. Хәтәрдән ераграк торыр өчен, күрәсең. Гәрәев, 65 яшьтә булса да, чиргә сабышып, кеше көлдереп тор­мый: хәрби әмерләр кире кагылыр өчен бирелми чөнки.

%d0%bc-%d0%b3%d0%b0%d1%80

СССРның оборона министры Дмитрий Язов, Әфганстанга командировкага җибә­релгән офицерны кабул иткәндә, сак кына сорап та куя:

– Куркытмыймы?

– Миңа инде куркырга соң, – дип җавап бирә Гәрәев. – 1941 елда Ташкент хәрби училищесын тәмамлап чыккан безнең төркемнән 26 кеше генә әйләнеп кайтты. 119 дан – 26 сы. Миңа язмыш сугыштан соң болай да 40 ел гомер бүләк итте, риза­сызлык белдерү гөнаһ булыр иде…

КӨЧСЕЗ КАЛГАНДА КУРКЫНЫЧ

Теге чакта, беренче сугышта, иң куркы­нычы бомбага тотулар булган аның өчен. Бу турыда 1942 елда аларның батальонына килгән хәрби корреспондентка сөйли ул. Кайдадыр Медынь тирәсендә, Көнбатыш фронтта. Батальонны яңа гына алдагы сы­зыктан чыгарганнар, алар урман аланында окоплар казу белән мәшгуль чакка туры килә корреспондент. Хәбәрче төпченә, барысын да беләсе килә, куркыныч яна­ганда, кемнәрнең нәрсә кичерүен ачык­ларга тырышып аптырата. Комбат Гәрәев аңа үз куркулары мисалында аңлатып бирә: һөҗүмгә барганда бер нәрсәне белә­сең – йә син дошманыңнан өстен чыгасың, йә ул сине юк итә. Артиллерия снаряды төшкән бүрәнкәгә төшеп сеңгән очракта исән калырга мөмкинсең: ихтималлык тео­риясе буенча икенче снаряд анда төшмәскә тиеш. Әмма менә өстән бомбага тотканда, берничек тә котылу мөмкинлегең юк, көч­сезлектән нишләргә белмисең…

1941 елның ноябрендә беренче мәртәбә бомба астында калганнан соң, догалар укый башлавы турында командир Гәрәев корреспондентка әйтеп тормый, билгеле. Комсомолларча ул да динне искелек кал­дыгы дип саный. Әмма еллар узгач, әлеге эпизодны хәтеренә төшереп, аңлатырга кирәк таба: «Сугыш – коточкыч нәрсә. Адәм баласы, язмышы белән бергә‑бер калгач, яклау эзли башлый. Әгәр син үзеңнән өс­тен һәм сине яклый, саклый ала торган көч барына ышанасың икән, иң өметсез мизгелләрдә ул көч синең ягыңдадыр кебек тоела. Һәм монда синең нинди дин вәки­ле булуың инде әллә ни зур әһәмияткә ия түгел».

Батальонга килгән хәбәрченең фами­лиясе Симонов булып чыга. Аларның хәрби юллары әле бер генә мәртәбә тү­гел, күп тапкырлар кисешәчәк, хәтта дус­лашып та китәчәкләр. Инде беренче оч­рашудан соң күп сулар аккач, 1974 елда, язучы Константин Симонов фронтташ иптәшенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә: хәрби архивларга кертмиләр. Генштабның хәрби‑фәнни идарәсе башлыгы Мәхмүт Гәрәев рөхсәт боерыгы бирә. Моның өчен аңа партиянең баш идеологы, КПСС ҮК сек­ретаре Михаил Сусловның хәерхаһлыгын алырга туры килә.

ИКЕ РӘТКӘ ТЕЗЕЛЕП БАС!

– Инде совет гаскәрләре чыгарылып бетерелгәч, монда килергә ничек гайрә­тегез җитте? Без ничек, кем ярдәмендә каршы тора алырбыз икән соң? Әфганстан Хәрби көчләре Югары башкомандующие, ил президенты Нәҗибулла Кабулда үзенең баш хәрби киңәшчесен әнә шулай каршы ала. Һәм аның сүзләрендә аптырау катыш ирония дә яңгырый.

Гәрәев тә сүзгә төшеп калганнардан тү­гел: «Рус армиясендә борын-борыннан бер мәкаль йөри: «Яхшы командир бер та­тарны да ике рәткә тезеп бастыра ала». Мөселманнар буларак, бергәләп тырышып карыйк, бәлки, сезнең рәтләрне дә икегә тезә алырбыз. Соңгы чиккә, соңгы мөм­кинлеккә кадәр тырышырга гына кирәк…»

Аңа вәгъдәсен шактый катлаулы шарт­ларда үтәргә туры килә. Әфган армиясендә, Гәрәев соңыннан искә алганча, төшенкелек хөкем сөрә. Мөҗәһитләрнең һөҗүмнәре генә түгел, Әфганстан халык-демократик партиясенең үзендәге эчке каршылык­лар, низаглар, оешканлыкның бик түбән дәрәҗәдә булуы да җимерә армиянең умыртка баганасын. Боларны күргәч, тәҗ­рибәле Гәрәев бурычларны төгәл билге­ли: гаскәрләрдә эшне активлаштырырга, төшенкелек белән көрәшергә һәм аннан котылырга. Союзникка исә шуны сеңде­рү зарур: оппозиция һөҗүменә каршы торып була. Һәм монда бер хәрби белем генә җитми, дипломатия юнәлешендә дә могҗизалар тудырырга кирәк. Гәрчә 1989 елда Мәскәүдә Әфганстан кайгысы булмаса да – Союз менә җимереләм, менә таркалам, дип тора…

Командировкасына ел ярым дигәндә, Мәхмүт Гәрәевне Әфганстаннан чакыр­тып алалар. Өенә ул инде армия генералы дәрәҗәсендә кайтып төшә. Совет армиясе чыгарылганнан соң, Көнбатыштагылар фаразынча, күп дигәндә, 3 атна гомер кал­ган Нәҗибулла хакимияте әле Гәрәевтән соң да яшәп кала. Пакыстандагы газета­ларның берсе бу хакта болай дип язалар: «Руслар Әфганстаннан үзләренең йөз мең солдатын чыгардылар, әмма бер татарны керттеләр…»

МӘСКӘҮ ЯНЫ ОКОПЛАРЫНДА

18 яшьлек кече лейтенант Гәрәев беренче тапкыр яуга 1941 елның ноябрендә керә. Немецлар башкалага бик якын килгән вакыт: Мәскәү янындагы Чернышевский казармаларыннан фронтка кадәр ара шак­тый кыска. Фронт сызыгына кайда маши­нага утырып, кайда җәяү барып җитәргә мөмкин. Гәрәев взвод кабул итеп алырга тиеш була, әмма өлгерми кала. «Батальонга килеп төштем. Каршыма кулы бәйләүле старшина килә. Яралы. «Батальон команди­ры кайда?» – дип сорыйм. «Юк», – ди ул. «Ә офицерлардан кемнәр бар?» – дим. «Беркем юк, беркем дә калмады», – ди. Миңа баталь­он белән командалык итәргә туры килде, гәрчә штат буенча комбат – подполковник, бер дә булмаса майор дәрәҗәсендә булыр­га тиеш булса да. Ике тәүлектән соң ба­тальон командиры итеп бер капитанны җибәрделәр. Миңа рота белән җитәкчелек итү йөкләнде…»

Гәрәев өчен сугышның 1942 елның ав­густында ук Калуга өлкәсендә тәмамлану мөмкинлеге була. Җәйге һөҗүмнәр ва­кытында ул аерым рота белән команда­лык итә. Атакага күтәрелгәндә яралана. Кулын тиз генә бәйли дә янә яуга ыргыла. Яңа командир килеп җиткәнче, ике көн яу кырында була. Ул арада кулы кара янып чыга. Медсанбаттагы хирурглар озак сөйлә­шеп тормый, кисәргә дигән карарга килә. Шунда олы яшьтәге бер санитарка ярдәмгә килә: егетне эшелон белән бергә Рязаньга җибәрттерә. Андагы госпитальдә Гәрәев­нең кулын саклап калалар.

Икенче мәртәбә аны Витебск янында яралыйлар. Тиз арада дәваланып, кабат фронтка китә ул…

1944 елда Мәхмүт Гәрәев батальоны Мо­лодечнога (Мәхмүт Гәрәев бу шәһәрнең почетлы гражданины – ред.иск.) беренче булып керә. «Узып барышлый», Белоруссия операциясе вакытында, аның солдатлары Ворошилов исемендәге партизан отря­дында сугышкан берничә мең кешене коткара. Тылларын чистартырга дип, не­мецлар партизаннарга каршы берничә дивизиясен ташлый. Отряд урмандагы күл буена яшеренә, әмма аларны бөтен яктан уратып алалар. Азык-төлексез калган сугышчылар һәлак булырга дучар ителә. Гәрәев подразделениесенең юлсыз шарт­ларда көтелмәгән һәм кискен марш-бросок ясавы нәтиҗәсендә немецларның чылбы­ры өзелә, әсирлеккә һәм үлемгә мәҗбүр ителгән үзебезнекеләрне коткару мөм­кинлеге ачыла…

«Сугышның буеннан-буена, 1944 елның уртасына кадәр, мин иң түбән звеноларда сугыштым, – дип сөйли бер әңгәмәсендә Мәхмүт Гәрәев. – Рота командиры, ба­тальон штабы башлыгы, комбат, аннан соң – бригада звеносында оператив бүлек башлыгы. Җиңел вазыйфалар булганын хәтерләмим. Һәрвакыт – сугышта, окопта. Сугыштагы һәр көнне без бер генә уй белән кичә идек: исән калырбызмы-юкмы?»

50 елга сузылган армия хезмәте дә­вамында ул СССР Генштабы башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бу үсеш – Садовое кольцо чигендә үз җи­ңүләрен «әвәләгән» штаб офицерларының карьерасы белән чагыштырып та булмый торган батырлык елъязмасы. Сугыш фәнен Мәхмүт Гәрәев Мәскәү яны окопларында, Ржев сазлыкларында, Кенигсберг өчен каты бәрелешләрдә үзләштерә. Инде аннан соң гына – академияләрдә…

print_6042899_4345920

Әфганстанда командировкада.

%d0%b3%d0%b0%d1%80%d0%b5%d0%b5%d0%b2-%d1%81-%d0%be%d0%b4%d0%bd%d0%be%d0%bf%d0%be%d0%bb%d1%87%d0%b0%d0%bd

1945 елның 1 мае.

КАЙСЫ ХАКЛЫ?

1945 елның 9 маен майор Гәрәев Ерак Көнчыгышта хәрби эшелонда каршылый. Японияне җиңгәннән соң – Кытай, анда Мәхмүт Гәрәев Халык-азатлык армиясен төзергә ярдәм итә. Алга таба инде – Сүрия вакыйгалары, Мисыр, җитмешенче ел­ларда ул безнең хәрби киңәшченең штаб башлыгы вазыйфасын башкара…

Хәрби фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәев белән профессиональлектә күпләр ярыша алганмы? Ул үзе, бу сорауны биргәндә, тормышындагы бер вакыйганы искә алып сөйләргә ярата. Бу хәл аның яшь чагында, хәрби хезмәтенең башында була.

«Рота белән тар гына юлдан барабыз, як-ягыбызда – кыр. Каршыга сугышның ачысын да, төчесен дә татыган тәҗрибә­ле сержант килә, медсанбатка барышы. Минем яшь икәнемне күрептер инде, бо­лай ди: «Әй, лейтенант, – ди, – син нәрсә, нишләп ротаңны колонналап алып ба­расың? Бүлгәләргә кирәк!» Мин бүлдем: бер рәтне – уңга, икенчесен сулга куйдым. Алга таба юл тотабыз. Каршыга – тагын бер сержант. Анысы да дәшми генә уза ал­мады: «Син нәрсә, лейтенант, солдатла­рыңны минага эләктереп, күккә очырырга телисеңме? Колоннага тез дә үзләрен, юл­ның кыл уртасыннан алып бар!» Тездем, алып киттем… Аннан соң, күп гомерләр үтте, мин ике академия тәмамларга өлгер­дем, әмма ике киңәшченең кайсы хаклы булуына тәки төшенә алмадым», – дип, көлеп, сүзен тәмамлый Мәхмүт Гәрәев.

Хәрби тарих белән кызыксыну – монысы да аның хәрби карьерасының аерылгысыз бер өлеше. Кайбер батырлыклар турында вакытында белүебез өчен без нәкъ менә аңа бурычлы һәм рәхмәтле: майор Петр Гаврилов һәм Брест крепостен яклаучы­лар турында, әйтик. Сугыштан соң бер­ничә ел узгач, Гәрәев Брест крепостена дивизия полкының штаб башлыгы булып билгеләнә. Озакламый әлеге дивизия­нең командиры вазыйфасын йөклиләр аңарга. Сугышчылар чәрдәкләнеп беткән кирпечләрне актарганда коралларга, ди­варлардагы язуларга юлыгалар. Крепость­не саклаучыларның язуларына. Гәрәев бу хакта «Огонёк» журналына хәбәр итә. Шуннан соң Брестка язучы Сергей Смир­нов килеп төшә…

ЯХШЫЛЫК БЕЛӘН ЯВЫЗЛЫК КӨРӘШЕ

Галим һәм фронтовик Мәхмүт Гәрәев язган соңгы китапларның берсе – «Сра­жения на военно-историческом фронте» дип атала. Бу китап, әлбәттә, сугыш турын­да. Гәрәевнең җиденче, соңгы көннәренәчә дәвам иткән сугышы турында. Дөреслек, хакыйкать өчен сугыш. Ялганга һәм фаль­сификациягә каршы сугыш ул. Җиңүнең мәгънәсен һәм дәрәҗәсен киметергә, тө­шерергә тырышучыларга каршы сугыш.

Бу җиденче сугышны Мәхмүт Гәрәев һәм Хәрби фәннәр академиясе (ул – Ака­демиянең алыштыргысыз президенты) соңгы дистә еллар дәвамында алып барды. Аның без искә алган китабы да, күпсанлы башка басмалары да – тарихны яңабаш­тан үз җайларына язарга омтылучыларга каршы ачылган утка тиң. Ул бу фальсифи­каторларга бернинди мөмкинлек тә кал­дырмый: фактлар, саннар, аргументлар – Гәрәевнең коралына каршы корал юк җир йөзендә. Чөнки ул барысын да үз язмышы һәм йөрәге аша кичергән. Моннан тыш – җентекләп туплаган, өйрәнгән, чагыш­тырган, ваемлаган.

Ул һәр сан артында кеше гомере тор­ганын бик яхшы аңлый – яу кырында ятып калганнар күз алдында торганга, мөгаен. Шуңа да бәхәсләр вакытында аның бер генә карышка да компромисс­ка бармавы аңлашыла. Сүз югалтулар, саннарны алыштырулар турында булса – бигрәк тә. «Бу инде историография тү­гел, статистикага да бернинди катнашы юк моның, бу – гап‑гади пычрак, җирәнгеч сәясәт», – дия иде ул. «Кайберәүләрнең югалтуларны күбрәк булуын исбат итәсе килә, шул рәвешле алар Җиңүнең бәясен киметергә тырыша, – ди Мәхмүт Гәрәев. – Бу тема – бик четерекле һәм яраларга тия торган, фронтовиклар өчен – бигрәк тә. Бу мәсьәләдә ярыш юлына басу – ко­точкыч хәл».

Мәхмүт Гәрәев югалтуларны раслау ко­миссиясенең рәисе булып тора һәм аның иманы камил: «Югалтулар турындагы хакыйкатьне кешеләргә җиткерү – кирәк эш. Моны эшләмәсәк, без сугышның нә­тиҗәләрен билгели алмыйбыз, җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулап алынуын да бәя-ләү мөмкин түгел». Нәкъ менә Мәхмүт Гәрәевкә саннарның халыкка барып ирешүе өчен рәхмәтле булырга тиешбез: Советлар Союзының Бөек Ватан сугышын­дагы югалтулары – 26, 5 миллион кеше гомере. Шуларның 18 миллионын гади халык, фашистлар яулап алган террито­рияләрдәге явызлыкларның корбаннары тәшкил итә…

Алай гына да түгел, Мәхмүт Гәрәев, зама­на сәясәтенә яраклашырга тырышып, бер­кайчан да үз фикереннән баш тартмады. Бөек Ватан сугышында Сталинның роле нинди булган, дигән сорауга да җавабы кискен һәм анык аның: «Моңа хак җа­вапны тарихны өйрәнеп әйтергә мөмкин. Бөек Ватан сугышы тарихын гына да түгел. 1812 елдагы сугыштан соң, Россия барлык сугышларда да диярлек җиңелеп килә – Кырым сугышы булсынмы ул, Рус-япон су­гышымы, Беренче бөтендөнья сугышымы. Минем фикеремчә, моның төп сәбәбе – ха­кимият башында торучыда, димәк, армия белән күп еллар дәвамында тәҗрибәле, яхшы җитәкчеләр идарә итмәгән, дигән сүз. Сугыш шартларында идарә тиешле дәрәҗәдә дөрес оештырылмаса, бер генә халык та җиңүгә ирешә алмый, алай гына да түгел, хәтта тиешле юнәлеш тә таба ал­маска мөмкин…» Гәрәев бер генә мәртәбә дә Сталинны тиран булмаган дип расла­мый, шуңа да карамастан, үзенең әлеге «хөрлеге» өчен әллә никадәр тәнкыйть утына тотыла. Шулай да фактлар белән беркетелгән фикереннән баш тартмый.

– Бөек Ватан сугышы хакындагы ха­кыйкатьне әле киләчәктә әллә ничә буын галимнәр һәм язучылар ваемлар, дип уй­лыйм. Ә спекуляцияләргә килсәк, яңалары табылып торачак, – ди ул. – Чөнки конъ­юнктура, әдәп‑әхлак кагыйдәләре үзгәреп тора, мәдәният… Чөнки бу сугыш – кеше­лек тарихындагы яхшылык белән явызлык көрәшенең иң югары концентрациядәге чагылышы иде…

Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына аз гына яшәп җитмәде. Ләкин бүгенге көндә бик кирәкле китаплары – югары дәрәҗәдә­ге төгәл коралы калды. Димәк, сугышчы Мәхмүт Гәрәев әле һаман да безнең саф­ларда. Ул һаман да көрәшүен дәвам итә.

print_6042899_4345918

Җиңү парады. 2015 ел.

Фото РФ Президенты сайтыннан алынды

ДОСЬЕ

Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев. 1923 елның 23 июлендә туа. Армия генералы, Бөек Ватан сугышында, Япония белән сугышта, тагын 4 сугышта һәм локаль конфликтларны җайга салу операцияләрендә катнаша, шул исәптән – Әфганстандагы вакыйгаларда да. Хәрби фәннәр һәм тарих фәннәре докторы. 1995 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр – Хәрби фәннәр академиясе президенты. 250 дән артык фәнни һәм публицистик хезмәт авторы. Алар арасында мондыйлар бар: «Хәрби фән», «Әгәр иртәгә сугыш булса», «Сугышның бәхәсле сәхифәләре», «Маршал Жуков. Гаскәр белән идарә итү сәнгатенең уникальлеге һәм бөеклеге», «Бөек Җиңү полководецлары һәм хәрби мирас» һ.б. Ленин ордены, дүрт мәртәбә Сугышчан Кызыл Байрак ордены, Александр Невский ордены һ.б. хәрби орденнар, медальләр иясе. 2019 елның 27 декабрендә Мытищидагы Федераль хәрби-мемориаль зиратта җирләнде.

 

Сораштыру