Совет гаскәренең танылган командиры, генерал-лейтенант Якуб Чанышев
Беренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашып дан казанган Якуб Чанышевка үз гомерендә ниләр генә күрергә, кемнәр белән генә очрашырга-сөйләшергә туры килми. Ул Г.Тукай, М.Вахитов, М.Фрунзе, В.Ленин, А.Луначарский, Н. Крупская, Г.Ибраһимов һ.б бик күп шәхесләр белән аралаша, күпләре белән дус була.
Ә авырлыкларны Якуб Чанышевка кечкенәдән күрергә туры килә. Башкортостанның Авыргазы районы Тукай авылында туган малай кечкенәдән әтисез кала. Әнисе дүрт баланы ашата-эчертә алуына ышанмаганлыктан, Якуб белән апасын Уфага балалар йортына җибәрә. Бирегә килүгә, тормышта үз урыныңны табу өчен көрәш башлана. Мәктәптә укый башлагач, андагы малайларны дер селкетеп тоткан егет аңа бәйләнә башлый. Үз авылында да беркайчан, беркемгә баш бирмәгән Якуб үзеннән олы булган бу егеткә дә каршы чыгарга була. Чөнки ул аңлый: әгәр биредә тыныч кына яши һәм укырга телисең икән, син үзеңнең намусыңны ничек булса да сакларга тиешсең. Якуб егетнең җан җиренә шундый итеп китереп төртә, көндәше эчен тотып сыгылып төшә. Шуның белән егетнең абруе да бетә. Ул вакытта Якуб Чанышев әле үзенә алда тагын күпме куркыныч, үлем белән йөзгә-йөз очрашырга туры киләчәк сугышлар аша узасын күз алдына да китерә алмый...
Балалар йортыннан соң, Якуб туган авылына кайта һәм мәктәптә мичкә ягучы булып эшли башлый. Ул рус мәктәбе була. Шуңа авылның һәр баласы да анда уку бәхетенә ирешә алмый. Якуб та башта мичкә ягып җибәрә, ә аннан мич артына качып, акрын гына дәрес тыңлый торган була. Мич артында алган рус белеме аңа Казан татар укытучылар мәктәбен уңышлы тәмамларга мөмкинлек бирә. Казанда укыганда Тукай, Ибраһимов кебек шәхесләр белән аралашу бәхетенә ия була. Казаннан янә авылына кайта. Бу юлы инде мичкә ягып, аның артында качып кына дәрес тыңлаучы булып түгел, ә үзе укытучы булып. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Чанышевны патша армиясенә алалар. Соңыннан ул Казан хәрби училищесын тәмамлый, прапорщик була, Казанда совет властен урнаштыруда башлап йөри. 1919 елда 1 нче Идел буе татар укчылар бригадасы төзелә. Чанышев батарея командиры итеп билгеләнә. Алар Урта Азиядә Колчакка һәм басмачыларга каршы көрәшәләр. Берсендә аларга Бохараны саклаучы бик көчле дини фанатикларга каршы сугышырга туры килә. Бик күп сугышчыны югалту куркынычы туа. Татар егетләренең гомерен саклап калу өчен, Чанышев бернинди коралсыз гына дошман өеренә таба берүзе китә. Максаты – дошманны үгетләү була. Башта аны атып үтерергә телиләр, әмма яшь татар егетенең сүзләре аларны ышандыра һәм алар сугышуның мәгънәсезлеген аңлыйлар. Бу якларда совет властен урнаштыру өчен Чанышев зур көч куя. Шуңа да 1962 елда Үзбәкстан башлыгы Рәшитов Чанышевны 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, котлау хаты җибәрә, аның шәхси батырлыгына һәм тәвәккәллегенә соклануын белдерә.
1937 елда Чанышевны, троцкийчылыкта гаепләп, Ташкентта кулга алалар һәм милләтчелек, террорчылык, фетнәче, хәрби оешма җитәкчесе буларак хөкем итәләр. Кылмаган гамәлләре өчен төрмә подвалларында аның гаебен тануын таләп итеп төрлечә мәсхәрәлиләр. Чанышев гаебен кире кага, суд аны (һәм тагын 8 кешене) аклый һәм шундук азат итә. Бу могҗизаны 1939 елда эчке эшләр буенча халык комиссары Ежовның кулга алынуы, репрессияләр дилбегәсенең бераз йомшаруы белән аңлатырга була.
Чанышев Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый, бар булган гомерен совет властен ныгытуга, илне дошманнардан саклауга багышлый. Бөек Ватан сугышында генерал-лейтенант дәрәҗәсендә дивизия белән җитәкчелек итә. Чанышев җитәкчелегендә гаскәрләр Варшава, Сопот, Гдыня шәһәрләрен азат итә, Одерны кичә, Берлинны штурмлауда катнаша, Рейхстаг колонналарының берсендә генерал үзенең култамгасын калдыра. 1945 елның 27 апрелендә аны Советлар Союзы Герое исемен бирүгә тәкъдим итәләр. Маршал Рокоссовский раслаган бүләкләү кәгазендә мондый юллар бар: «Генерал Чанышев бу сугышларда искиткеч батырлык, ныклык, гаскәрләр белән идарә итү һәм маневрлар ясау осталыгы күрсәтте...» Татарга Герой исемен бирергә кем атлыгып торсын инде? Әмма М.Фрунзе бүләк иткән пистолет аның өчен аеруча кадерле реликвия була.
Белешмә:
Якуб Җиһангир улы Чанышев 1892 елның 10 мартында Башкортостанның Стәрлетамак өязе Тукай авылында туа. Яшьли ятим кала. Балалар йортында тәрбияләнә. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Үз гомеренең 45 елын хәрби хезмәткә багышлый, өч сугышта катнаша. 1 нче Татар укчылар бригадасында артиллерия башлыгы була. Аның составында Колчакка каршы сугыша. Хәрби академиядә укый, илнең төрле төбәкләрендә хәрби берләшмәләргә җитәкчелек итә.
1937 елда Ташкентта кулга алына. Аны троцкийчыл оешмада торуда гаеплиләр. 1939 елда илдә азрак яхшы якка үзгәрешләр башлангач, Чанышевны аклыйлар һәм төрмәдән чыгаралар. Бөек Ватан сугышын кичеп, Берлингача барып җитә. Сугыштан соң Генштабның Югары хәрби академиясендә укыта.
Якуб Чанышев 1987 елның 6 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.