Советлар Союзы Герое Пётр Гаврилов: «Мин бит рус түгел. Мин – татар»
1975 елның май аенда Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан Петр Гаврилов белән үзәк телевидениедә очрашу була. Диктор Гавриловтан Брест крепосте өчен айдан артык барган сугышка нәтиҗә ясап болай ди: «Тик рус милләтеннән булган батыр гына Брест крепосте оборонасын оештыра ала, концлагерь тәмугларын үтеп, хәрби антка тугры булып кала ала. Только русский богатырь!». Дикторның бу сүзләренә Гаврилов азрак елмаеп болай дип җавап бирә: «Мин бит рус түгел. Мин – татар!». Шуннан соң Гавриловны башка үзәк телевидениегә кертмиләр һәм аның белән очрашуларны бөтенләй туктаталар.
Брест крепостенә немецлар сугышның беренче көнендә үк һөҗүм итә. Аларның исәбе крепостьне шул көндә үк басып алу була. Крепость 22 июнь көнне үк чолганышта калса да, сугыш башлануның 32 нче көнендә, ягъни 23 июльдә, каты яраланган, ачлыктан хәлсезләнгән, немецлар белән соңгы бәрелештә аңын югалткан майор Гаврилов әсирлеккә эләгә... Крепостьта калучылар суга интегә. Кое да казып карыйлар, тик суы эчәргә яраклы булмый. Түзәр чама калмагач, балалар, хатын-кызлар әсирлеккә бирелергә мәҗбүр була. Ә ир-атлар көрәшне дәвам итә. Күпләр һәлак була. Гаврилов исә сугышчан иптәшләре белән җир астыннан юл сала. Дошман крепостька бәреп кергәч тә, җир астында калган хәрбиләрне тапмый. Гаврилов җир асты юлы аша крепостьның атлар абзарына кадәр берүзе генә исән калып барып җитә ала. Хәле бик авыр була, атлардан калган комбикорманы ашый, күлдәге пычрак суны эчә. Әмма өченче көнгә эче бик каты авыртырга тотына. Түзә алмыйча кычкыра, аңын югалта, саташа. Аның тавышын ишетеп, немецлар эзләп таба. Ап-ак, арык, сакал баскан, бер аягы белән гүрдә булган Гавриловны күрергә тулы бер дивизия килә. Аны немец командирлары хәтта башкаларга батыр көрәшче үрнәге итеп куя. Госпитальдә дә тиешенчә дәваларга әмер бирелә. Могҗиза белән исән калган Петр Гаврилов 1945 елга кадәр төрле концлагерьларда була. Аннары совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә.
Әсирлектә булганы өчен бик нык тикшерү үткәннән соң, аның хәрби дәрәҗәсен кире кайтаралар, Совет армиясе сафларында калдыралар. Әмма партия билетын югалту сәбәпле, партия сафларыннан чыгарыла. 1945 елда Гавриловны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ул япон хәрби тоткыннары лагерен җитәкли. Эшне яхшы оештырганы өчен берничә тапкыр командирлар тарафыннан уңай яктан билгеләп үтелә. Әмма аңа барыбер сатлыкҗан итеп карау дәвам итә. Үзенең туган авылы Питрәч районы Әлбәдән авылында да авылдашлары аны халык дошманы буларак кабул итәләр, техниканы ышанып тапшырырга куркалар, кырда артыннан бәрәңге атып калалар, сөйләгәннәренә ышанмыйлар. Госпитальдә дәваланганда Гаврилов үзенең чын исем-фамилиясен яшергән була, шуңа да батырлыгын күпләр белми. Бары тик язучы Сергей Смирнов, Брест крепосте турында китап язганда тарихи документларны тикшерә башлагач кына, шундый герой барлыгын ачыклый. Эзли торгач, бу геройның Петр Гаврилов икәнлеге билгеле була. Һәм 1957 елда гына аны аклыйлар, Брест крепосте оборонасы белән җитәкчелек итүдәге батырлыгы өчен, Советлар Союзы Герое исеме бирелә, барлык бүләкләре дә кире кайтарыла, кабат партия сафларына алына. Гаврилов сугыш вакытында хатынын һәм тәрбиягә алган улын югалта. Сугыш тәмамлангач та, күпме генә эзләсә дә, таба алмый ул аларны. Брест крепостенда узган чарага килгәч, аңа берәү: «Хатыныгыз исән, авырый, инвалидлар йортында», - дип әйтә. Петр Гаврилов, ике дә уйламыйча, хатыны янына китә. Аны үзенә ала, соңгы көннәренә кадәр хатын иренең яшь хатыны тәрбиясендә була. Тик ул ире янында берничә ай гына яшәп кала.
Гаделлек тантана иткәч, Петр Гаврилов үзе дә кичергәннәре һәм гомумән Брест крепостендәге вакыйгалар турында китап яза. Ул берничә тапкыр зур тиражлар белән чыгып, тиз арада сатылып бетә. СССР буйлап төрле очрашуларга йөри, патриотик эш алып бара. Аның батырлыгы турында берничә фильм да төшерелгән. 1958 елда ул СССР Югары Советына депутат итеп тә сайлана.
Белешмә:
Петр Михаил улы Гаврилов 1900 елның 17 июнендә Питрәч районы Әлбәдән авылында туа. Керәшен татары. Аңа бер яшь тулгач әтисе үлә. Кечкенәдән батрак булып ризык таба. Казанда кара эшче булып эшли. 1918 елда Кызыл Армия сафларына кабул ителә, Колчакка, Деникинга каршы сугыша. Гражданнар сугышыннан соң да армиядә хезмәт итүен дәвам итә, партия сафларына керә. 1925 елда Владикавказ пехота мәктәбен тәмамлый. Өйләнә, ятим баланы тәрбиягә ала. 1939 елда Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. Фин сугышында катнаша. 1941 елның май аеннан Брестта полк белән идарә итә. Сугыш башланган көнне үк Брест өчен көрәш башлана. 24 июнь көнендә аның кул астында 400 гә якын сугышчы була. 29 июнь көнне аларның саны 12 гә кала. Соңыннан бер үзе генә исән кала һәм каты яраланып тоткынлыкка эләгә. Немецларның төрле лагерьларында тоткынлыкта була. 1945 елда азат ителгәч, аның сатлыкмы, түгелме икәнлеген бик озак тикшерәләр. Партиягә кире алмасалар да, гаепләрен таба алмыйлар. Япон тоткыннары лагерендә җитәкчелек итәргә куялар. Эшне дөрес оештыруы өчен мактау сүзләрен күп ишетә. 1946 елда Татарстанга, туган авылына кайта. Әмма биредә аны сатлыкҗан итеп каршы алалар. Краснодарга китә. Өйләнә. Күпме генә эзләсә дә таба алмаган беренче хатынын инвалидлар йортыннан эзләп табып, үз өенә алып кайта һәм яшь хатыны аны тәрбияли. Берничә айдан соңгы юлга да озаталар. 1956 елда С.Смирновның «Бресткая крепость» дигән китабы дөнья күрә. Гаврилов халык героена әйләнә. Ул тулысынча аклана, партиягә кире алына, барлык хәрби бүләкләре кире кайтарыла, Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аның турында китаплар языла, фильмнар төшерелә.
Петр Гаврилов 1979 елның 26 гыйнварында Краснодарда вафат була. Үзенең васыяте буенча Брестның мемориаль зиратында, сугышчан дуслары янында җирләнелә. Казан, Брест, Краснодар, Иркутск, Питрәчтә аның исемендәге урамнар бар. Туган авылында музее эшли.