Сталин лагерьлары аша узып, соңыннан Сталин премиясенә лаек булган күренекле язучы Кави Нәҗми: «Син минем өчен – тормыш, иҗатымның мәгънәсе, минем бу дөньяда яшәвемнең нигезе»
1932 елдан Кави Нәҗми Татарстан Язучылары берлеген оештыру буенча зур эш башкара һәм 1934 елда татар язучылары оешмасының беренче рәисе итеп сайлана. 1934 елның августында Мәскәүдә узган Бөтенсоюз язучыларының I съездында ул татар матур әдәбияты турында зур доклад ясый. Кави Нәҗми, татар язучыларыннан беренче буларак, СССР Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп сайлана. 1937 елның язында Кави Нәҗмине кинәт рәислектән төшерәләр, партиядән чыгаралар, ә 2 июльдә ул кулга алына. Ике елга якын дәвам иткән сорау алулар, кыйнау-мыскыллаулар, тәүлекләр буе аяк өсте бастырып торулар, юеш-салкын карцерларга ябып җәфалаулардан соң, ТАССР Югары судының 1939 елның 16-19 мартында үткән утырышы аны ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән хөкем карары чыгара. Әдип, бу карар белән килешмичә, бер-бер артлы гариза-шикаятьләр яза. Ниһаять, «эш» яңадан каралып, шул ук елның 29 декабрендә әдипне, тулысынча аклап, иреккә чыгаралар, матбугат аша аның гаепсез булуын игълан итәләр.
Кави Нәҗмигә карата төрмәдә нинди генә ысуллар кулланылмаган: «стойкалар» да, «конвейерлар» да, карцерның күп төрләре, кыйнаулар... Нәҗмидән сорау алган тикшерүче турында мондыйрак сүзләр йөргән: ул, «киребеткәннәрнең» җенес органнарын ишеккә кыстырып, алар сөйли башлаганчы, ишекне җилкәсе белән этеп тора икән... Беркетмәләргә караганда, Кави Нәҗми ярты елга якын бирешмәгән – барысын да кире каккан, бер кәгазьгә дә кул куймаган. Аны биш тапкыр атарга дип алып киткәннәр, башкаларны ату мизгелен күрсәткәннәр дә, яңадан сорау алырга алып киткәннәр. Ләкин ахыр чиктә ул түзә алмаган, ялган документларга кул куярга мәҗбүр булган. Тикшерүче аңа гаебен танымаса, апасы белән улын кулга алу белән яный. Ә моңа кадәр ул хатынын – танылган язучы Сәрвәр Әдһәмованы – кулга алу белән янаган һәм сүзен сүз иткән, аны төрмәгә утырткан. Ә ун яшьлек улы Тансыкны төрмәгә утырту белән куркыта башлагач, Нәҗми елап җибәрә. Аңа улын аның күз алдында җәзалап үтерергә сүз бирәләр. Аның эшендә чыннан да шундый документ була. Анда улын туганнарыннан алырга дигән күрсәтмә булган. НКВД хезмәткәрләре әлеге йөкләмә белән күрсәтелгән адрес буенча барган да булган, тик малайны аңа кадәр яшереп өлгергән булалар.
1938 елның 4 гынварында Кави Нәҗминең хатыны, балалар язучысы, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованы да «халык дошманы хатыны» буларак кулга алалар. Ун елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыга. Ул төньяк лагерьларында урман кисә, дуңгыз абзарларын чистарта, игенне урып-җыюда катнаша, бәрәңге казый, каты авырый, ачлыктан интегә, аяк-кулларын өшетә. Ятим калган уллары Тансыкны Эрбет колониясенә җибәрәләр. Малай аннан кача һәм Казанга кире кайта. Туганнарының чормасында качып көн итә башлый. Җәй көне Ленин бакчасында аяк киеме чистарта, кыш көне цирк артистларының балаларын карый. Әтисен иреккә чыгаргач, алар бергә яши башлыйлар. Кави Нәҗмине партиягә кире алалар. Төрмәдә утырган еллары өчен дә партия взносы түләтәләр.
Хатыны Сәрвәр Әдһәмова аңа төрмәдән хатлар яза: «Син минем әле тиз генә кайтуымны көтмә, театр, киноларга йөр, тулы канлы тормыш белән яшә. Хатын-кызлар мәсьәләсе дә тулаем үз карамагыңда. Мин сиңа үпкәләмәм». Кави Нәҗми дә аңа хат яза: « Син бит бик яхшы аңлыйсың һәм сизәсең – минем йөрәгемдә, уемда иртән дә, кичен дә син генә. Анда синнән башка беркемгә дә урын юк. Мин бу изге урынны башка беркем белән дә бүлешә алмыйм. Күп көттек, тагын бераз гына сабыр итиек. Син минем өчен – тормыш, иҗатымның мәгънәсе, минем бу дөньяда яшәвемнең нигезе. Без синең белән бер-беребезне 40 ай күрмәдек, тик минем сиңа карата булган хөрмәтем, минем мәхәббәтем фәкать ныгыды гына...» 1940 елның 16 октябрендә Сәрвәр Әдһәмованы иреккә чыгаралар. Кави улы Тансык белән Сәрвәрне күз яшьләренә буылып вокзалда каршы ала...
1948 елда Кави Нәҗми үзенең иң күләмле һәм иң җитди әсәрен – «Язгы җилләр» исемле тарихи революцион романын тәмамлый. 1951 елда бу әсәр өчен аңа Сталин исемендәге СССР Дәүләт премиясе бирелә. Роман бик күп телләргә тәрҗемә ителә. Дөрес, аңа кадәр Нәҗми өстеннән янә ялган шикаятьләр языла. Ул инде төрмәләрнең икенче дулкынын күрергә өлгерми, үлеп китә...
Белешмә
Кави Һибәт улы Нәҗметдинов 1901 елның 15 декабрендә Сембер губернасы Кызыл Атау авылында туа. 1910 елда аларның гаиләсе төрле урыннарда бәхет эзләп йөргәннән соң, Актүбә шәһәрендә төпләнеп кала. Монда Кави алты еллык рус-татар мәктәбенә укырга йөри. 1912 елда беренче шигырен яза. Сембердәге педагогия курсларына укырга керә. 1923 елда Мәскәү Югары хәрби педагогия институтын тәмамлый. Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбендә сәяси фәннәр укыта, соңыннан комиссар була. 1927 елда «Кызылармеец» газетасында редактор була. Шул елларда бик күп хикәяләр, повестьлар яза. 1932 елда Татарстан язучылар берлегенә җитәкче итеп сайлана. 1941-1945 елларда Татарстан радиокомитетында эшли. 1949 елда «Язгы җилләр» романын яза һәм СССР дәүләт премиясенә лаек була.
Кави Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат була. Татар зиратында җирләнгән. Казанның бер урамы аның исемен йөртә.