Танылган артист Марат Бәшәров: «Сәхнәдә әниемнең җаны да минем янда булуын тойдым»

Танылган артист Марат Бәшәров: «Сәхнәдә әниемнең җаны да минем янда булуын тойдым»

Алай итсәк тә, болай итсәк тә, Марат Бәшәров та үзебезнеке. Аның турында гайбәтләр чыгып кына тора. Хәмер, хатын-кызларга мөнәсәбәт... -массакүләм мәгълүмат чаралары аның исемен әледән-әле төрләндереп тора. Исеме Россия тамашачысына инде күптән билгеле булса да, хәзергә ул республикабыз Президенты имзалаган « Татарстанның атказанган артисты» исемен генә йөртә. Социаль челтәрләрдә әле шул исеменнән дә мәхрүм итәргә теләп петиция башланды. Бүгенге көндә аңа инде 60 меңнән артык кеше кул куйган. Әлбәттә, милләттәшебез инде күптән мактаулы исемнәргә лаек. Әмма татар кешесенә Россиядә андый исемнәрне җиз иләк аша үткәреп кенә бирәләр. Ә Бәшәров җиз түгел, тишек иләк аша да хәзергә аны үтә алмаячак. Бер авызына хуҗа була алса, бар да рәтләнер иде дә бит. Хәзергә күренми шул, ни кызганыч. Маратыбыз салырга ярата, ә салгач хатын-кызга кул күтәрә. Маратның әнисе дә улы өчен борчылып инсульттан вафат булды. Марат бу хәлдә журналистларны гаепли. Бәшәров әнисе белән бер шәһәрдә яшәмәгән. Шуңа күрә әнисе күп еллар улы белән булган хәлләрне мәгълүмат чаралары аша ишетеп, белеп торган. Ана күңеле улы белән булган һәр күңелсез очракка да борчылган. Улының машина йөртү таныклыгыннан колак кагуы һәм бу эшнең судка кадәр барып җитүе, ана кешене тәмам урын өстенә яткыра. Паралич суга... Маратны үз улы кебек күреп, борчылып барлык татар әниләре исеменнән Фәзимә Даутова хәтта матбугат аша аңа хат та язган: «Улым! Синең әниең юк инде. Тыңла безнең татар әниләренең сүзләрен. Без синең белән горурланабыз. Син талантлы бала. Алла хакы өчен сорыйбыз, ташла шул эчүеңне, үзеңне кулга ал. Әле синең күпме рольләр уйныйсың бар. Әниең кушканча, өйлән бер сабыр, булдыклы татар кызына. Гаиләң матур булса, тормышың да җайланыр. Йолдыз булдым дип, үзегезне үзегез юкка чыгарасыз бит. Тыңла без әйткәннәрне. Барча мөселман әниләре исеменнән, Фәзимә апаң Даутова».

Андрей Малаховның «Сегодня вечером» тапшыруында Марат Бәшәров белән танылган тренер Татьяна Тарасова катнашында җәнҗал чыкты. Актер «Ледниковый период» тапшыруында алган казанышлары турында сөйли башлагач, Тарасова аның авызын бик тиз яба: «Йә хәзер бөтен ил алдында кыйнаган хатының алдында гафу үтенәсең яки мин китәм. Сиңа өстәл артына утырып кубоклар күрсәтеп утырырга түгел, ә башка җирдә утырырга кирәк», - диде. Бәшәров бу сүзләрдән соң, тормыш иптәше Екатерина Архарова алдында гафу үтенде. Артист үзе исә Архарованы чама белмәүче эчкече дип исәпли. Кыскасы, мондый хәлләр Марат Бәшәров тормышында җитәрлек. Бу да гыйбрәт, бу да сабак. Безнең татар кешесе өчен килешә торган күренеш түгел. Бигрәк тә билгеле, күренекле шәхескә.

Марат Бәшәров Мәскәү мөфтияте белән берлектә Казан тамашачысына кешелекнең асыл кыйммәтләре турында «Җан белән сөйләшү» исемле шоу-тамаша тәкъдим итте. Тәнәфессез ике сәгать ярым барган тамаша Камал театры сәхнәсендә күрсәтелде. «Бу  роль миңа – язмыш бүләге булды. Кешеләргә, мөселманнарга, гомумән, башка дин вәкилләренә дә синең Җирдә яшәвеңнең мәгънәсе турында уйландырырга мөмкинлек бирде. Безнең табышларыбыз, югалтуларыбыз хакында, кешеләр белән, туганнар, әти-әниең, балаларың белән аралашып яшәүнең мөһимлеге, дингә ышанган кешенең асылы турында...», - ди танылган актер Мөхәммәт Пәйгамбәр (СГВ) туган көненә багышланган «Җан белән сөйләшү» театральләштерелгән музыкаль тамашадагы роле турында. Марат Бәшәров бу тамашада төп рольләрнең берсен, үз тормышыннан канәгать булмыйча, бөтен гаепне башкаларга тагучы яшь эшкуарны уйный. Аның образында күп кенә замандашларыбызның язмышы чагылыш таба. «Мин спектакльдән соң җан рәхәтлеге кичердем. Анда, сәхнәдә, әниемнең җаны да минем янда булуын тойдым», - ди актер. Бәшәров татар киносының акрынлап аякка басуына да бик шатлана: «Без үзебезнең тирән тамырларыбыз турында Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга җиткерергә – кинематография аша халкыбыз турында сөйләргә тиешбез. Чөнки Ленин әйтмешли, «Бөтен сәнгать арасында иң бөеге булып кинематография тора», - ди Бәшәров. Ул хәтта татарча уйнарга тәкъдим итсәләр дә, ризалашачагын әйтте. Дөрес, анда мишәр акценты зур. Әмма татар татарны барыбер аңлар идек.

Белешмә:

Марат Галимҗан улы Бәшәров  1974 елның 22 августында Мәскәүдә эшче гаиләсендә туган. Башта Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетында укый. Соңрак Щепкин исемендәге Югары театр училищесына керә. Укыганда ук «Утомлённые солнцем», «Сибирский цирюльник» фильмнарында катнаша.

Марат Бәшәров, берничә дистә фильмда төшеп, тамашачыларны үзенә җәлеп итә алды. 2009 елдан ТНТ каналының «Битва экстрасенсов» телетапшыруын алып бара. «Танцы на льду» телетапшыруында катнаша, аннары шушы тапшыруны алып та бара. Марат Бәшәров татар сәнгате тормышында да катнаша: Г.Тукай шигырьләрен укыды, татар җырларын танылган җырчылар белән башкарды, «Татар җыры» бәйгесен алып барды.

Фото: protatarstan.ru

Сораштыру