Танылган халыкара журналист, үзәк телевидениенең атаклы алып баручысы Фәрит Сәйфелмөлеков
Фәрит Сәйфелмөлеков 1969 елдан 1995 елга кадәр СССР, аннан Россиянең «Останкино» каналыннан «Халыкара панорама» тапшыруын алып бара. Әгәр ул вакытта хәзерге кебек тапшыруларның рейтингларын тикшерсәләр, бу программа рекордлы күрсәткечләргә ия булыр иде. Һәр атнаның ял көнендә кичке сәгать алтыда эфирга чыгучы бу тапшыруны миллионлаган тамашачы көтеп ала, чөнки ул вакытта халыкара хәлләр турында башка чыганаклардан хәбәр табарга мөмкин булмый. Примаков, Зорин, Бовин, Боровик кебек сәясәтче-журналист коллегалары белән бергә эшли милләттәшебез.
Фәрит Сәйфелмөлеков еш кына болай дип әйтергә ярата: «Әгәр дә тормышта нәрсәгә дә булса ирешергә теләсәң, бик күп укырга һәм эшләргә кирәк!» Теге яки бу ил турында тапшыру эшләр өчен, аның мәдәниятен, традицияләрен, тарихын бик яхшы өйрәнергә туры килә аңа. Ә гарәп дөньясын су кебек эчә. Беренчедән, ул Мәскәү Көнчыгыш институтын кызыл дипломга тәмамлый. Гарәп телендә, аның барлык диалектларын белеп сөйләшә. Кемнәр белән якыннан аралашмаган да, кемнәрдән генә әңгәмәләр алмаган... Мисырның беренче президенты Насер, Палестина лидеры Арафат, Әфганстан җитәкчеләре Тараки һәм Нәҗибулла, Иранның лидеры Хомейни, Куба җитәкчесе Кастро, Гыйрак президенты Хөсәен, Иордания короле Хөсәен, Сурия президенты Асад, Кипр президенты Макариос... «Яхшы репортаж ала белүчегә – һәрбер әңгәмәдәш кызык», - дигән ул.
Фәрит Сәйфелмөлеков гади журналист кына түгел, ә бәлки, бик яхшы белгеч тә була. Шуңа сәясәт эшлеклеләре дә аннан киңәш сорый, консультация ала торган була. Ул зур җитәкчеләр белән дә, генерал һәм солдатлар белән дә, коралланган баш күтәрүчеләр белән дә уртак тел таба ала. Әгәр шул халыкларның әдәп-әхлак кагыйдәләрен белмәсә, алар Сәйфел Мостафа улы белән сөйләшеп, вакытларын заяга уздырып утырмаслар да иде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булганда шейх аңа сарык ите белән дөгедән әзерләнгән булгур дип аталган ризык китерә. Үзе куллары белән алып кунакка тәкъдим итә. «Әгәр мин шуны тиешле дәрәҗәдә кабул итеп ала алмасам, бу бик зур хөрмәтсезлек күрсәтү булачак иде», -дип искә ала ул вакытларны милләттәшебез. Гарәп илләренең җитәкчеләре янына барганда тагын бер нәрсәне онытмаска кирәк икән. Күрешкәндә ихтирам белән башыңны иясең һәм... дәшмисең - хуҗа кеше беренче булып үзе сүз катканчы. Менә шундый нечкәлекләрне белгәне өчен дә Сәйфелмөлековны һәркайда көтеп алалар, кунак итәләр һәм матур итеп озатып калалар. Ә ул исә үз нәүбәтендә бу ил халкы, аның җитәкчелеге турында мәгълүматны тапшырулары аша халыкка җиткерә.
Палестина җитәкчесе Ясир Арафат турында да Сәйфелмөлековның фикерләре уңай. Ул аны Якын Көнчыгыш сәяси эшлеклеләре арасында бик күп сынаулар кичкән шәхес булса да, үзе булып кала алган, үзенең карашларына үзгәрешләр кертә алган лидер, дип саный. 1982 елда Бәйрутның штаб-фатирында аның белән булган очрашуны гомер буе исендә тота. Тотмыйча, шул көнне ул үзе дә, Арафат та юк булган булырлар иде. Шулай сөйләшеп утырганда, Арафатка кемдер шалтырата. Ул Фәритне кулыннан җитәкли дә, тиз генә бинадан чыгып йөгерәләр. Берничә минуттан штаб-фатир хәрабәгә әйләнә.
Сәйфелмөлековка үлем белән күзгә-күз очрашырга еш туры килә. Чөнки ул 70-80 нче елларда Якын Көнчыгышта булган барлык сугышларны да үз күзе белән күреп, үзе халыкка җиткерә. Ут астында калган Ливан, Гарәп-Израиль каршылыклары, Иорданиядәге конфликтлар, Ирандагы революция һәм Әфган сугышы. Сәйфелмөлеков, тормышын куркыныч астына куеп, шушы канлы вакыйгаларның үзәгендә кайный. 1973 елда Якын Көнчыгышта башланып киткән сугышның өченче көнендә Дәмәшкта сюжет төшергәч, тизрәк телеүзәккә кайтырга чыгалар. Алар янында гына малайлар кайнаша, бәреп төшерелгән Израиль истребителен карыйлар. Шулар янына барып килергә уйлый, әмма вакыты бик тыгыз булу сәбәпле, китеп бара. Эш урынына барып җиткәч, җир тетри мени, шундый көчле шартлау була. Тизрәк урамга чыкса, машинасы дөрләп яна, ә якында гына әлеге малайларның гәүдәләре ята. Әфганстанда да вертолет билгеле бер биеклеккә менеп җиткәнче, белгән догаларын күп укырга туры килә. Чөнки җирдән ерагаймыйча торып, тыныч булырга мөмкин түгел. Теләсә кайдан атарга мөмкиннәр. Ливанда гаиләсе белән яшәгәндә, алар тора торган урын каршылык үзәгенә әверелә. Аңа тиз генә үз гаиләсен читкә чыгару өчен машинасында коточкыч тизлектә чабарга туры килә.
Батырлыклары өчен ул 1982 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Фәрит Сәйфелмөлековның бабалары хәлле кешеләр була. Андый кешеләрне эзәрлекли итә башлагач, бабасы, гаиләсен алып, Харбин аша Япониягә кача. Берничә ел яшәгәч, туган иленә бернинди дә дошманлык кылмавын, шуңа туып-үскән җиренә кайтырга рөхсәт сорап хат яза. Ташкентка кайтып төпләнәләр. Әмма мөнәсәбәт барыбер үзгәрми. Әтисе улын - Фәритнең әтисе Мостафаны, энесе белән бергә, Одессага укырга җибәрә. Сәүдә училищесын тәмамлагач, Истанбул белән Одесса арасында йөрүче пароходта эшлиләр. Төркиядән Германиягә китеп, Берлин университетына укырга керәләр. Туганы - табиблыкка, ә әтисе филология буенча укый. Кайткач, Ташкентта өйләнә һәм улы Фәрит туа. 1938 елда әниләре Евпаториядә вакытта әтиләрен кулга алалар, һәм ул шул китүдән кайтмый. Фәрит әтисенең язмышын еллар узгач кына ачыклый ала. Аны Ташкент тирәсендәге Ялангач дигән бистәдәге лагерьда тоталар. Арыктан килүче пычрак су эчеп, эчәк авыруыннан, бик каты авыртулар кичереп үлә. Сәйфелмөлековларның биш туганы лагерьларда үлә, әтисенең сеңлесе ун елын Соловкида үткәрә.
Фәрит Сәйфелмөлеков, СССР таркалгач, Россиядә барган үзгәрешләргә дә үз мөнәсәбәтен белдереп бара. Америка, Европа, Кытай тәҗрибәсенә сукырларча иярүгә дә тискәре карашта булган. Менә дигән югары белем биргән, шуның уңай нәтиҗәләрен күргән илнең капылт кына шул системадан кире борылуын да өнәми. Социаль өлкәдәге реформаларга тәнкыйть күзлегеннән карый. Журналистика өлкәсендәге күп кенә үзгәрешләр дә аны канәгатьләндерми. «Безнең буын журналистлары мәгълүмат бирергә, аң-белем таратырга, халыкны тынычландырырга тырышалар иде. Ә хәзер экраннарда үтереш, янгын, күз яшьләре. Барысы да яхшы дип, халыкны тынычландырырга да ярамый, алтын урталык булырга тиеш», - ди ул.
Белешмә:
Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлеков 1930 елның 19 ноябрендә Ташкентта туа. Мәскәү Көнчыгыш институтын тәмамлый. Гарәп һәм француз телләрен яхшы белә. «Международная жизнь», «Современный Восток» журналларында, көнчыгыш әдәбияты нәшриятында эшли. 1959 елдан Үзәк телевидениедә эшли. 1971-1995 елларда - телевидениедә халыкара хәлләргә багышланган тапшыруның алып баручысы. «Маяк» тапшыруын уйлап табучыларның берсе. Берничә китап, документаль фильмнар, күпсанлы мәкаләләр авторы.
Фәрит Сәйфелмөлеков - Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Почет орденнары иясе.
2016 елның 4 июнендә Мәскәүдә вафат була.