Татар мәгърифәтчесе, мөгәллим Габдрахман Рафиковка: «Шөкер, учительдән уңдык, дигәннәр»

Татар мәгърифәтчесе, мөгәллим Габдрахман Рафиковка: «Шөкер, учительдән уңдык, дигәннәр»

1876 елда Казанда рус-татар укытучылар мәктәбе ачыла. Татар дин әһелләренең  күбесе моны хупламый, киресенчә, кискен каршы чыга. Шәһәрнең беренче мәхәллә мулласы Шиһабетдин Мәрҗани исә бу эшне хәерлегә юрый, аны ачу тантанасында хуплап нотык сөйли, хәтта мәктәпнең педагогия советы әгъзасы була, үзе дә биредә байтак еллар дини сабак укыта. Габдрахман Рафиков бу мәктәпкә укырга кергәндә Мәрҗани исән булмый инде. Мәктәпне тәмамлаганда инспектор аны алга, өстәл янына чакырып алып, укуны тәмамлау белән котлый: «Инородец балаларын алдынгы рус культурасы рухында тәрбияләүдә уңышлар телим», - дип нәсыйхәтләп, кулына аттестат тоттыра. Бу сүзләрнең төбендә балаларны руслаштыру, диннән биздерү идеясе ятканын яхшы белгән Габдрахман, кинәт сулышы кысылгандай, эчке ризасызлык белән тамак кырып куя. Аны Тәтеш өязендәге Чирмешән авылына укытучы итеп җибәрәләр. Авылда мәктәп инде берничә ел эшләп килсә дә, халык бу уку йортын өнәп бетерми, балаларыбызны ирексезләп чукындырырлар дип курка. Шуңа да балаларын мәктәпкә йөртмәскә тырыша. Яшь укытучы балаларга җылы мөнәсәбәте, яхшы укытуы белән тиз арада халыкның ихтирамын казана. Аның икенде-ахшам намазларын калдырмыйча мәчеткә йөрүен күреп, башта кырын караганнар да тынычлана, балаларын шикләнмичә укырга җибәрә башлый. Уку-укыту округыннан килгән  инспектор да аның эшеннән бик канәгать кала. 1896 елда Рафиковны Казанга, Бишбалта бистәсендәге русча-татарча укыта торган икенче номерлы мәктәпкә күчерәләр. Биредә дә шундый ук хәл кабатлана. Күп гаиләләр балаларын мәктәпкә йөртергә курка. Ә балалар исә, киресенчә, әти-әниләреннән качып, укырга киләләр. Рафиков эшне шушы балаларның өйләренә барып, аларның әти-әниләре белән очрашудан башлый. Үгетли торгач, ул аларны күндерә. Яшь укытучы кайберәүләр кебек адым саен коры вәгазь сөйләү, акыл сатудан бигрәк, дәресләрне җиңел аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү, һәр укучыга карата гадел һәм ихтирамлы булуны үзенә бурыч итеп куя. Моны укучылар гына түгел, әти-әниләре дә бик тиз сизә: «Аллага шөкер, учительдән уңдык, күз генә тимәсен берүк»,- дип мактап сөйлиләр.   Әмма хөсетле бәндәләр дә табыла. Укытучы Рафиковның мәчеткә йөрүенә бәйләнүчеләр, дәүләт мәктәбендә балаларга ислам дине тарата дип, гайбәт сатучылар да очрый.

Акрынлап Рафиков мәктәбенең даны еракларга тарала. Укучыларын төпле белем белән коралландырып, туган халкына тугрылыклы, намуслы, әдәпле яшь буын тәрбияләве белән ул елдан-ел киңрәк танылу ала. Алар төрле тармакларда сәләтле белгечләр булып күтәрелә: укымышлы галимнәр, табиблар, инженерлар. Татар әдәбиятына зур хезмәт куйган танылган язучыларыбыз Ә.Бикчәнтәева, Г.Гобәй, Г.Насрый һ.б. – аның укучылары.

Җомга көннәрне кунакчыл Рафиковның иркен фатиры үзенә күрә әдәбият, сәнгать салонына әверелә: Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Ш. Әхмәдиев, Г.Кутуй, Г.Гали, Р.Ишморат, бераз соңрак яшь артистка Сара Садыйкова һәм башка әдипләр, сәнгать әһелләре килә. Рафиков мәктәбендә әдәбият укытучы яшь шагыйрь Х. Туфан дүрт ел аларда фатирда тора. Татар халкының күренекле язучылары Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан аның белән бергәләп уку китаплары язганнар. Х.Ямашев, Г.Коләхмәтов, Ш.Әхмәдиев, Г.Нигъмәти, М.Фазлуллин аның якын дуслары булганнар.

Революциягә кадәр балалар чәчәк авыруыннан җәфа чиккән. Шуларның хәлен җиңеләйтү теләге белән, Габдрахман Рафиков Бишбалта больницасы  каршында өч айлык курс тәмамлый һәм үзенең төп эшеннән бушаган арада балаларга чәчәк салу белән шөгыльләнә. Бу эшне ул 10 елдан артык дәвам иттерә. Үз ихтыяры белән эшләүче энтузиастның бу өлкәдә даны еракларга тарала. Аны Арча өязенә чәчәк салу буенча махсус командировкага да җибәрәләр.

1917 елның августында Елга аръягында дары складлары шартлау Казан каласына коточкыч афәт китерә, бигрәк тә Җиләкле һәм Бишбалта  бистәләрендә йорт-каралтылар күп җимерелә, кешеләр һәлак була, яралана. Бәлага таручыларга ярдәм комиссиясе әгъзасы буларак, Рафиковка бу мәшәкатьләрдә актив катнашырга, хәрабәләр астында калып имгәнүчеләрне коткару, хастаханәләргә урнаштыру өчен көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә.

Габдрахман Рафиков ифрат кыен, дөньяны чукындыру, Беренче бөтендөнья сугышы, Октябрь революциясе, Гражданнар сугышы һәм халык меңәрләп кырылган ачлык елларда эшләгән һәм яшәгән. Шуның өстенә, һәрвакыт иҗади эзләнеп, камиллеккә омтылып эшләгән, шәкертләрен шуңа әйдәп үстергән, ятимнәренә кайгыртучан әти булган. Укып бетергәч тә, ул аларны күздән югалтмаган: акыллы киңәшләре белән тормыш юлы сайларга, бәла-казага тарыганнарга аякка басарга, юлдан язганнарга акылга утырырга ярдәм иткән. Әмма педагогны тагын бер зур проблема – егерменче елларның икенче яртысыннан алып илдәге сәяси атмосфераның акрынлап салкыная баруы, милли мәдәнияткә кырын караш көчәю, шул юлда актив эшләүчеләрне кысрыклау, төрлечә җәберләүләр борчуга сала. Аның якын дусларын, хезмәттәшләрен, укучыларын кулга ала башлыйлар. Озакламый чират аның үзенә дә җитә. Аңа катгый рәвештә: дини кешегә совет мәктәбендә эшләргә ярамый, йә мәчеткә йөрүеңне ташла, йә эштән кит, диләр. Шул вакытта шактый җаваплы урында эшләүче бер шәкерте ярдәмгә килә. Ул инде Рафиковның соңгы елларда еш кына кабатланып торган баш өянәге белән авыртып йөрүен поликлиникадан белешкән икән. Шул хакта тиешле документлар әзерләнә. Нәтиҗәдә 57 яшьлек педагог 1931 елда «сәламәтлеге какшау сәбәпле» лаеклы ялга озатыла. РСФСР күләмендә персональ пенсия билгеләп, аны зурлар ялга җибәрәләр. Шулай итеп ул шәхес культының канлы тырнагыннан котылып кала.

Андый «котылулар» аның тормышында шактый була. Берсендә хатыны бик нык авырып китүе сәбәпле, чакырылган җиргә кунакка бара алмый кала. Соңыннан шул билгеле була: мәҗлестә мөгәллимнең  татар халкының ачы язмышы турында борчылып сөйләшеп утырган бер төркем дусларын төрмәгә утырталар... Очраклы исән калу димичә, ни дисең?..

1954 ел. Габдрахман Рафиковны зурлап соңгы юлга озаталар. Хушлашырга килүчеләр белән бөтен урам, тыкрыклар, ишек аллары тула. Халык машина һәм аттан баш тартып, кадерле мөгәллимнең җәсаден Бишбалтадан Яңа Бистә зиратына кадәр җәяүләп, кулларында күтәреп бара.

Белешмә:

Габдрахман Вәли улы  Рәфыйков  1873 елның 1 мартында Казанда туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, Казан рус-татар укытучылар мәктәбендә белем ала. Тәтеш өязе Чирмешән, Казандагы Бишбалта бистәсенең 2 нче рус-татар мәктәбе укытучысы, мөдире, Татарстан Мәгариф халык комиссариаты әгъзасы һәм инструкторы, Киров районы рабфагында, Казандагы 8 нче тегү фабрикасы каршындагы мастерлар курсында рус теле укытучысы булып эшли. Казан шәһәр Советы депутаты (1918). Хезмәт Герое исеме бирелә (1928). РСФСР күләмендәге персональ пенсионер (1931).

Габдрахман Рафыйков 1954 елның 3 маенда Казанда вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнгән.  

Фото: http://rt-online.ru/

Сораштыру