Татарлардан беренче физика-математика фәннәре докторы Хәмид Мөштәри: «Сез куймадыгыз, сез җибәрә дә алмыйсыз»
Күренекле галим Хәмид Мөштәри, 26 ел буе СССР Фәннәр академиясенең филиалы Физика-техника институтында директор булып эшләсә дә, КПСС сафларында булмаган. Коммунист булмавы аңа комачаулык та иткән, ә берсендә сакланып калырга да булышкан. 1971 елда Өлкә комитетында аңа эш урыныннан китәргә кушалар. Мөштәри куркып калмый: «Сез мине бу урынга куймадыгыз, сез мине эшемнән азат та итә алмыйсыз», - дип җавап кайтара. Әлеге чор өчен шактый зур кыюлык була. Бу сөйләшүләрдән соң, ул әле янә 5 ел институт белән җитәкчелек итә, ә аны алмаштырырга дип җибәрелгән иптәш исә лаборант булып эшләргә мәҗбүр була. Ә икенче очрак мондый. Мөштәри партия бюросы сәркатибеннән имтихан алганда, аңа икеле билгесе куя. Тегесе янау сүзләре әйтеп, коммунист булмавына басым ясап, куркытып, аудиториядән чыгып китә. Тагын бер очрак була. Мәскәүдән җибәрелгән укыту программаларының сыйфаты бик түбән икәнлеге ачыклана. Шуңа да алар, КАИның беренче директоры Гудзик белән бергә, программаны яхшырту буенча тәкъдимнәрен Мәскәүгә юллыйлар. Моның өчен аларның үзләрен гаеплиләр. Гудзикны 10 елга төрмәгә утырталар. Аннан Мөштәрине тәнкыйтьли башлыйлар. Квалификацияләре буенча түбән белгечләр аның лекцияләрен тикшерә башлый. Нәтиҗәдә Мөштәрине КАИдан куалар. Боларга түзә алмыйча, ул үзе Черек күлдәге НКВДга бара. «Мине тәнкыйтьлиләр икән, димәк кулга алачаклар», - дип уйлый ул. Органнар чакырмыйча килгән «кунакка» бик гаҗәпләнәләр. Партия сафларында булмавы монда уңай роль уйный. Нәтиҗәдә аны, тынычлап эшлә дип, өенә кайтарып җибәрәләр. Күрәсең, НКВД хезмәкәрләре Мөштәринең биографиясенә артык әһәмият биреп тормаганнардыр. Хәмиднең әтисе Мозаффар данлыклы указлы мулла булган.
Мөштәри Оренбургта әтисе ачкан мәктәптә, аннан Казанда балалар гимназиясендә укый. 1918 елда аны алтын медальгә тәмамлый. Шул ук елны Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә. Дөньякүләм танылган академик Чаплыгин аның фәнни җитәкчесе була һәм аның алдына математика, физика һәм механика фәннәрен тирәнтен өйрәнү бурычын куя. Акча эшләү максаты белән, Мөштәри рус-татар мәктәбендә математика һәм физика укыта. Подвалда укытып, ул бик каты салкын тидерә, аның бөерләренә зыян килә. Табиблар Казанда калсаң, озак яшәмәячәксең, диләр. Профессор Зимницкий аңа Мисыр кебек эссе һавалы урында яшәргә тәкъдим итә. 1920 елда Мөштәри Ташкентка китәргә мәҗбүр була. Нәкъ шул елда гына анда университет ачыла, һәм ул анда укый башлый. Укуын тәмамлагач, дәвалангач, ул кабат Казанга кайта. Аны Татарстан Мәгариф халык комиссариатына эшкә җибәрәләр. Биредә ул танылган язучы Г.Ибраһимов белән бергә эшли. Монда эшләгәндә ул, шул елларның шаукымына ияреп, авиация белән кызыксына башлый. Жуковский исемендәге Хәрби академиягә документларын тапшырырга тели, әмма алмыйлар. Мөштәри Реввоенсовет рәисе М.Фрунзе янына керү бәхетенә ирешә. Аның рөхсәте белән Хәмидкә имтиханнар тапшырырга рөхсәт итәләр. Имтиханнарын бирсә дә, медкомиссияне уза алмый. Ул яңадан Мәгариф комиссариатына эшкә бара. Тик бу юлы Мәскәүгә. Н.Крупская җитәкчелегендә инспектор булып эшли башлый. Көннәрдән бер көнне ул Ленинның хатынына хәрби академиягә алмаулары турында сөйли. Крупская аңа университетта аспирантура ачылуы һәм, теләсә, анда укырга керергә ярдәм итәчәге турында әйтә. Әлеге уку йортына ничек керүе турында Мөштәри болай искә ала: «Университетның математика һәм механика институты директоры Д.Егоров (ул атаклы Сорбонна университетында укыган), минем аспирантурада укырга теләвемне ишеткәч, шаркылдап көлде: «Сез фән турында хыялланасыз? Мин татарларны бары тик ишек алды себерүче яки иске-москы җыючы итеп кенә күз алдыма китерәм. Кайда укыдыгыз соң сез? Казанда да, Ташкентта? Юк, сез безгә яраклы кеше түгел!» «Мин барыбер укыячакмын. Һәм академик Чаплыгинның үзендә укыячакмын», - дип җавап кайтара Мөштәри. Ул академикның өй адресын табып, аның белән подьезд төбендә очрашу бәхетенә ирешә. Үз дигәненә ирешә торган татарны укырга алалар. Укуны тәмамлаганда остазы укучысының эшен бик югары бәяли: «Аспирант Мөштәри уку дәверендә үзен тирән фикер йөртүче, сирәк очрый торган эшчән, үз сүзендә торучан кеше итеп күрсәтте...» Аңа Мәскәүдә калырга тәкъдим итәләр. Тик Мөштәри Казанны сайлый.
Мөштәринең фәнни һәм педагогик эшчәнлеге тулысынча Казан белән бәйләнгән. Ул, беренчеләрдән булып, татар телендә алгебра дәреслеген яза. Казан коммуналь төзелеш институтының - теоретик механика, соңрак Казан химия-технология институтының теоретик механика кафедрасын җитәкли. Юка кабырчыкның нәсызыкча теориясенә нигез сала, шул хакта докторлык диссертациясен яклый. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Физика-техника институтында директор була. Ул бик күп шәкертләр тәрбияли, алар арасында 8 фән докторы, 30 дан артык фән кандидаты бар. Ул йөздән артык гыйльми хезмәт яза.
Белешмә:
Хәмит Мозаффар улы Мөштәри 1900 елның 22 июлендә Оренбург шәһәрендә туа. Ташкентта Урта Азия университетын тәмамлаганнан соң, ТАССР һәм РСФСР Мәгариф халык комиссиариатларында эшли. Мәскәү университеты аспирантурасын тәмамлый. Казанга кайтып төрле институтларда эшли. 1946 – 1972 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Физика-техника институтында директор була. Хезмәтләре сүрүләрнең гомуми теориясенә карый. Мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар телендә физика һәм математика дәреслекләре яза, физика һәм метеорологиядән татарча терминнар җыентыгы авторы.
Ул Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Мактау билгесе орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
Хәмид Мөштәри 1981 елның 23 гыйнварында бакыйлыкка күчә. Казанның бер урамы аның исеме белән аталган. Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге Физика-техника институты бинасы фойесында мемориаль такта куелган.