Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы дәүләт гербы, 1937 ел

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы дәүләт гербы, 1937 ел

 

Герб тасвирламасы: ТАССРның 1937 елгы Конституциясе буенча «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Дәүләт гербы башаклар белән каймаланган кызыл җирлектәге кояш нурлары өстендә сапларын түбәнгә каратып аркылы-торкылы куелган алтын урак һәм чүкеч сурәтләреннән, «РСФСР» сүзеннән, рус һәм татар телләрендә «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» язуыннан торган, «РСФСР» язуы астына кечерәк хәрефләр белән татар һәм рус телләрендә «Татарстан АССР» язуы өстәлгән РСФСР Дәүләт гербыннан гыйбарәт».

1937 елның 4 октябрендә раслана.

 

 

"Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары"

Сораштыру