«ВИДЕО, ВИДЕО – БИК ТАНСЫК ТАМАША...»

«ВИДЕО, ВИДЕО – БИК ТАНСЫК ТАМАША...»

Узган гасырның 80 нче елларында СССР телевидениесендә күңел ачу‑танып белү тапшырулары күп булып, аларның барысының да башлану вакыты программада төгәл күрсәтелә һәм һәркем, шуңа кадәр бөтен эшен бетереп, телевизор каршында урын алып калырга ашыга иде: «Вокруг смеха», «Кабачок 13 стульев», КВН, «А ну-ка, девушки!»...

Шул данлыклы видеозаман хакында хатирәләре белән эшкуар, 80 нче елларда видеосалон хуҗасы булган Константин Небрежный уртаклаша.

1 НЧЕ ТАРИХ. ЯПОН ВИДЕОМАГНИТОФОНЫН БЕР БҮЛМӘЛЕ ФАТИРГА АЛЫШТЫРЫП БУЛА ИДЕ

Совет халкы фәнни-популяр программаларны да үз итә. «Клуб путешественников», «В мире животных» һәм «Очевидное-невероятное» телевизор экраннары янына бөтен гаиләне җыя. Популяр чит ил һәм совет музыкасы белән хозурланыр өчен, бөтен кеше һәр атна саен якшәмбедә «Утренняя почта» тапшыруын көтеп ала. Ел саен Яңа ел алдыннан «Песня года» һәм «Голубой огонек» тапшыруларына зарыгып торалар. Балалар «Будильник», «В гостях у сказки», «АБВГДейка» кебек игелекле программалар йогынтысында тәрбияләнә, «Спокойной ночи, малыши» тапшыруы һәркемнең күңеленә бик якын җыры белән үтеп кереп йоклата.

Ә менә нәфис фильмнарны халык туйганчы карый алмый. Бик күбесе «киштәдә ята» – аларны эфирга цензура чыгармый. Күрсәтелә торганнарыннан Гайдайның мәңге искермәс комедияләре, «Тегеран-33», «Огарёва-6» кебек кырыс хәрби фильмнар, «Одиноким предоставляется общежитие», «Вокзал для двоих» кебек мәхәббәт турындагы драма һәм мелодрамалар уңыш казана... 80 нче елларны сагынучылар әлеге фильмнарны бүген дә ярата. Әмма алар «тимер пәрдә» артында яшәгән чорда чит илдә төшерелгән шәп фильмнарны бик тансыклый. Киноны күбрәк һәм ешрак карыйсылары килә! Һәм нәкъ менә шул чакта тамаша тансыклаган совет халкы өчен рәхәт заман башлана – видеосалоннар ачыла. СССРда туучыларга Голливудта төшерелгән шәп фильмнарны карау мөмкинлеге тудырыла.

– Видеосалон ачу идеясе дустым белән минем башта очраклы рәвештә туды. Бу 80 нче еллар уртасы иде. Дустым Александр – «Аэрофлот» пилоты. Бервакыт Япониягә очкач, ул аннан Panasonic NV  2000 видеомагнитофонын алып кайтты. Бу бик кыйммәтле, дәрәҗәле әйбер иде.

Союзда да видеомагнитофоннар җитештерелә, нигездә бу «Электроника ВМ-12» иде. Әмма алар бик еш кына пленканы «чәйни», япон техникасы исә Швейцария сәгате кебек төгәл, ышанычлы, сыйфатлы! Ул елларда япон видеомагнитофонын арзанлы машинага, хәтта бер бүлмәле фатирга ук алыштырырга мөмкин: «Электроника» видеомагнитофоны – 1200 сум, Panasonic – 2000 сум тирәсе, фатир исә 3000 сум чамасы тора иде.

– Алыштыру теләге тумадымы?

– Чит илдән алып кайткан шундый кыйммәтле әйберне без бернинди машинага яки фатирга да алыштырмас идек. Видеомагнитофонлы булу – искиткеч дәрәҗә! Ул чакта бөтен нәрсәгә кытлык иде  бит, башкасы турында әйтәсе дә юк, хәтта ашамлык та табып булмый иде. Кирәкле кешеләрне белергә, кемнедер «майларга», атналар буе көтәргә кирәк... Нәкъ менә шуңа күрә дә япон видеомагнитофонын шундый кыйбатлы әйберләргә алыштырып була иде.

– Яки видеосалон ачарга ниятләдегез?

– Без үзебезнең видеосалонны тулай торакның Актлар залында ачтык. Бик  зур булмаган бүлмәдә өч‑дүрт рәт урындык тезелгән, түрдә тумбочкада телевизор тора, шуңа видеомагнитофон тоташтырыла. Беренче көнебезне яхшы хәтерлим – планлаштырылган тамашачыларның яртысы гына килде. Ә инде икенче көнне бөтен теләүчеләр өчен урындыклар да җитмәде.

– Сезнең кинотеатрга билет ничә сум тора иде соң?

– Бер сум! Бүгенгедәй хәтерлим. Мөгаен, башкалар да хәтерлидер. Чөнки бу онытылмас еллар иде. Көненә без өч‑дүрт фильм әйләндердек. Сеанс саен 20‑25 кеше, һәркайсыннан 1 сум – көненә уртача 80 сум чамасы җыйнала иде. Чагыштыру өчен – бер килограмм шикәр дә 1 сум тора. Нәкъ менә шуңа күрә без үзара сөйләшкәндә клиентларыбызны «шикәрле» дип йөрттек тә.

– Нинди фильмнар күрсәтә идегез?

– Хәзерге кебек зур сайлау мөмкинлеге юк иде әле ул чакта. Әмма булган фильмнар да җитеп торды. Киносеанслар репертуар буенча үткәрелде. Көндез – мультфильмнар, нигездә Дисней мультикларын күрсәттек. Кичен исә «Рембо: Первая кровь», «Хон Гиль Дон», «Терминатор», «Кошмар на улице Вязов» кебек боевиклар һәм куркыныч фильмнар әйләндердек. Тәрҗемә шундый начар – тыңкыш тавышлы иде...

– Өлкәннәргә генә тәгаенләнгән фильмнарны да күрсәттегезме?

– Әйе, әлбәттә. «Эммануэль», «Греческая смоковница», «Табу 3». Бу – махсус жанр, алар аншлаг белән бара иде. Әмма әлеге ленталарны кичке сәгать тугыздан соң гына һәм 18+ публикасына гына күрсәттек.

– Салым органнары? Милиция? ОБХСС? КГБ? Янгын сүндерүчеләр? Сезнең салонны нинди дә  булса «җәза бирү» органнары тикшерә идеме? Ул легаль булмаган бит?

– «Красный рассвет» фильмын күрсәткәндә булды иң хәтердә калган очрак. Бу бит чын «антисоветчина» инде. Аны  күрсәткән өчен төрмәгә утыртулары да мөмкин. Гомумән, 80 нче елларның беренче яртысында хосусый видеокараулар закон буенча эзәрлекләнде. Шунлыктан әлеге фильмга участковый килеп кергәч, без тиз арада берәр чара күрергә җыендык, ул исә гаиләсе белән кино карарга гына килгән икән. Ул да кеше бит, аның да үзенә һәм якыннарына нинди дә булса игелек кыласы килгәндер. Менә хәзер ОБХСС хезмәткәрләре килеп керер инде, дип курка‑курка күрсәттек без ул көнне киноны. Әмма барысы да тыныч үтте. Ул көнне дә, башка көннәрдә дә.

– Мөгаен, сезнең «түбәгез» булгандыр?

– Әйе, әлбәттә. Бер коммерсант та яклаучысыз эшли алмый иде ул чакта. Югыйсә, без видеомагнитофоннан да, телевизордан да, тотрыклы керемнән дә колак кагар идек.

– Аларның «хезмәте» өчен күпме түләргә кирәк иде соң?

– Керем-төшемнең 30%ын, тагын аларның үзләре һәм әшнәләре өчен бушлай сеанслар. Шуңа күрә без тынычлап эшли алдык.

– Ничек тукталды бу эшчәнлегегез?

– Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты шулай... Без күрсәткән фильмнарны бушлай күрсәтә торган федераль каналлар пәйда булды, инде видеомагнитофон да һәркемнең диярлек үзенеке бар иде. Шунлыктан без, беренчеләрдән булып, видеокассета прокаты салоны ачтык. Әмма, Леонид Семёнович Каневский әйтергә яратканча, монысы инде – бөтенләй башка тарих.

Икенче тарихны исә  80  нче елларда Казан университетында укыган Алинә Заһидуллина сөйләде.

2 НЧЕ ТАРИХ. ИТАЛИЯДӘ МОНДЫЙ ВИДЕОАППАРАТУРА ГОМЕРДӘ ДӘ БУЛМАГАН!

– Безнең төркемдә ике дус кыз – Лена белән Марина укый иде. Фамилияләрен әйтмим, язманы укысалар, үпкәләүләре бар... Алар бер сыйныфта укыганнар һәм инде мәктәп елларыннан бирле берберсен уздырырга тырышып яшиләр иде. Ата-аналары шактый бай, яраткан кызлары өчен акча кызганмыйлар, һәм безгә, тулай торакта яшәүчеләргә, аларның яңа әйберләренә, модалы киемнәренә кызыгырга гына кала иде... Көнләшерлек нәрсәләр күп! Әгәр Лена нинди дә булса суперваренка киеп килсә, икенче көнне үк Марина баштанаяак модалы джинсыдан килә. Әгәр Марина тәмәке тарткан вакытта: «Әй кызлар, бүген төшемдә әтием миңа «юеш асфальт» төсендәге «девятка» бүләк итте», – дип сөйләнсә, иң күп дигәндә, бер атнадан Лена чия төсендәге өр‑яңа «девяткага» утырып килеп җитә. Ул чакта университет янында машиналар бөтенләй юк  иде! Моны күз алдыгызга китерә аласызмы?! Хәзер инде мин дә күз алдыма китерә алмыйм. 80 нче еллар азагында исә анда ике данә машина бар иде: берсе – ниндидер профессорныкы, икенчесе – Ленаныкы!

Икенче курста ике кыз да кияүгә чыкты. Марина ниндидер Сызрань миллионерына, Лена исә... Италиядә үзенең кунакханәләр челтәре булган италия кешесенә.

Кем текәрәк – совет миллионерымы, әллә италияле магнатмы? Ул чакта миллионерларны әллә ни мөһим кешегә санаучы юк  иде – совет дәүләтендә каян килсен алар? Ул чакта бөтен кеше чит илгә китү турында хыялланганга, Марина үзенең дус кызыннан күбрәк көнләшүләрен сизә. Ниһаять, ул аннан уздырганмыни? Моны кичекмәстән ачыклар өчен, икесе дә читтән торып укуга күчкән кызлар кунакка җыена: берсе – Италиягә, икенчесе – Сызраньга.

Кышкы сессия вакытында Казан университетының икенче бинасында 13 нче катта Марина безгә тәмләп менә нәрсә сөйләде:

– Бардым мин ул Италиягә, бернинди кызыгырлык нәрсәләре дә юк... Лена исә, бездәге видеоаппаратураны күргәч, аңын җуеп егыла язды: бөтенесе шундый ачык күрсәтә, тавышы шундый чиста, барысы да бик кыйммәтле! Аларның Италияләрендә гомердә дә шундый видеоаппаратура буласы юк! Иреннән шундыйны даулый башлады, тик ул кайдан алсын аны? Аның «видик» алырлык акчасы да юк әле!

Без баш селкеп тордык. Ышанасызмы-юкмы, тик ул чакта видеомагнитофон – бик кәттә әйбер иде. Һичшиксез, Фото: Дамир Үтәмешев Италиядән дә кәттәрәк!

Автор: Дамир Утямышев. Журнал «Татарстан», март, 2020 год. 

Сораштыру