Бөек Пётрның һава флоты
1967 елның июле. Домодедово күгендә стратегик бомбардировщиклар гүли, реактив «МиГлар» мәтәлчек ата. Самолётлар «Ленин» сүзен яза! Тамашачы таң кала, Көнбатышның хәрби атташелары исә уйга чума… Генераль секретарь Леонид Ильич, кулын маңгаена куеп, күкне күзәтә һәм канәгать елмая. Авиация сәнәгате министры Пётр Дементьев исә бик бәхетле. СССРда беренче авиасалон уздыру һәм илебездә җитештерелгән иң шәп очкычларны бөтен дөньяга күрсәтү – аның акылга сыймаслык идеясе. Һәм барып та чыга бит!
БЕЛЕШМӘ
Пётр Васильевич Дементьев. Татарстанның Чүпрәле районында туган. 1953 елдан 1957 елга һәм 1965 елдан 1977 елга кадәр СССРның авиация сәнәгате министры. 1957 елның декабреннән 1963 елның мартына кадәр – СССР Министрлар Советы Авиация техникасы буенча дәүләт комитетының беренче рәисе, 1963 елның мартыннан 1965 елның мартына кадәр СССР Министрлар Советы Авиация техникасы буенча дәүләт комитетының беренче рәисе – СССР министры. Генерал-полковник-инженер. Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое. Сталин премиясе лауреаты. Мәскәүдәге Новодевичье зиратында җирләнгән.
Бөек Пётр булсын да, ниятләгәнен булдырмасын, имеш! Авиаконструкторлар Ильюшин, Туполев, Сухой, Яковлев Дементьевның үз теләгенә һичшиксез ирешәчәгенә тамчы да шикләнми. «Бөек Пётр» кушаматы күктән төшмәгән бит, аны халык үзе шулай зурлаган. Гәрчә министрның Пётр патша белән охшашлыгы бөтенләй булмаса да. Тәбәнәк буйлы, пеләш башлы, кысык күзле… Шәҗәрәсендә дә аксөякләр юк. Татарстанның Чүпрәле районындагы чуваш авылы Үбигә патша җәнапларының гомердә дә аяк басканы булмаган…
Ә менә Пётр Васильевич кул астындагы империя Пётрныкы ише генә түгел, шаккатырырлык. Эстониядән алып Үзбәкстанга кадәр булган территориядәге өч йөздән артыграк предприятие – заводлар, конструкторлык бюролары, институтлар – Көнбатышныкыннан һич калышмый торган самолётлар, вертолетлар уйлап таба һәм җитештерә. Һәм дөньядагы һәр бишенче самолёт – безнеке, советлар иленеке. Бөек Пётр түгелмени? Тик аның хуҗалыгын империя дип атамау хәерлерәк – СССРда бу сүзне яратмыйлар. Дәүләт эчендәге дәүләт, дисәк, дөресрәк булыр…
ТОРМЫШТАН МӨМКИН БУЛМАГАННЫ ДӘГЪВАЛА
Илебезнең авиация куәтен җиһанга күрсәтү идеясе ни өчен гайре табигый тоела соң? Лубянкада һәм Иске мәйданда утыручыларның бу җәһәттән фикерләре уртак диярлек. Салкын сугыш бара, һәм анда, тимер пәрдә артында, тоташ дошманнар. Ә без аларга үзебезнең өр‑яңа «МиГ», «Як», «Су», стратегик «Ту-22» самолётларын күрсәтикме?! Башка өлкәләрдә исә яшеренлек белән тулы тәртип: СССРда кайбер шәһәрләргә чит ил кешеләре бөтенләй кертелми, хәтта юллар киңлеге, күперләр озынлыгы һәм кайбер футбол командаларының исеме дә дәүләт сере булып тора – аларны матбугатта телгә алырга да ярамый…
Дементьевка хәрби сернең нәрсә икәнен аңлатасы түгел – ул инде Сталин вакытында ук авиация сәнәгате халык комиссары урынбасары булган кеше. Әмма ул артта калмас өчен чит илләрдән яшеренмәскә кирәклеген дә яхшы аңлый. Министр барыбер үз дигәненә ирешә: 1965 елда Ле‑Бурже авиасалонына илдәге иң яхшы һава транспорты – Ил-62, Ан‑22 – «Антей» гигант самолёты, дөньяда иң зур Ми‑6 һәм Ми‑10 вертолётлары җибәрелә… 1967 елда аларга «Восток» космик корабле макеты өстәлә. Нәтиҗә – совет экспозициясенең шаккатыргыч уңышка ирешүе.
Хәзер инде уңышны ныгытырга кирәк, дип уйлый Дементьев һәм үзебезнең авиация казанышларын илебездә дә күрсәтү зарурлыгын кайгырта башлый. Идеяне хупламыйлармы? Бу җәһәттән Бөек Пётрның яраткан гыйбарәсе бар: «Тормыштан мөмкин булмаганны да дәгъвала, шул очракта гына барысына да ирешәчәксең», – ди ул.
«Мөмкин булмаганны» даулап, Дементьев иң югарыга, КПСС Генераль секретарена юнәлә. Министрны идеяне файдалы итеп күрсәтү осталыгына өйрәтәсе түгел: СССРда хәтта иң даһи самолёт проектын да, югарыда ошатмасалар, җитештерергә рөхсәт итмәскә мөмкиннәр… Бу юлы ул партиягә кагылышлы дәлилләр китерә: тиздән Совет хакимиятенең 50 еллыгы җитә, нишләп әле казанышларыбызны бөтен дөньяга күрсәтмәскә ди?
– Иптәшләр, шәп идея бит бу! – дип мөрәҗәгать итә Леонид Ильич очрашуда катнашкан ҮК әгъзаларына. – Авиаторлар совет халкын үз уңышлары белән сөендерсен әйдә…
Әлбәттә инде, хәзер каршылар юк. Дөрес, нәтиҗәдә авиасалонны «күрсәтү» дип атаячаклар, ә аны үткәрү вакытын нибары бер көнгә калдырачаклар. Әмма бу инде барыбер Пётр Дементьевның чираттагы җиңүе булачак.
Ничәү соң алар, мондый җиңүләр? Кимендә, Домодедово салонындагы самолётлар саны кадәр бар. Шул җиңүләрдән бирсе – Домодедоводагы күрсәтү мәйданчыгында тарихи реликвияләр рәтендә торучы «Як» истребителе. Ә бит әлеге очракта җиңелү карьерадан колак кагуга гына түгел, бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин була…
Домодедовода һавада очышлар. 1967 ел.
ИКЕ АТНАЛЫК СЫНАУ ВАКЫТЫ
Бу хәлләр 1943 елда була. Халык комиссарының серияләп самолётлар чыгару өчен җаваплы урынбасары Дементьевны көтмәгәндә Кремльгә чакыртып алалар. Сталин янына. Сәбәбе: очучы-истребительләр җитәкчеләргә зарлана икән – полкларга бирелгән яңа «Як»ларның тышлыгы ике‑өч очыштан соң ук катлау-катлау булып кубып төшә.
Югары башкомандующий ачулы, гаеплене шәхсән үзе тапмакчы була. Авиаконструктор Яковлев гаепне тиз генә үз өстеннән төшерә: янәсе, машина яхшы, җитештерүчеләре начар, алар брак ясый…Яковлев хаклы булганмы-юкмы, хәзер инде билгесез, ә менә Дементьевның акланырга маташмавы һәм гаепне башкаларга аударырга тырышмавы – хак.
– Ни өчен совет кешеләренең эчке дошманнары да бар соң әле? – Сталинның әлеге соравыннан соң яхшыга өметләнеп булмый инде.
Дементьев, шулай да, каушап калмый. Җавап бирә: ике атна эчендә барлык дефектлы самолётларны да сафка бастыруны гарантияли.
– Ике атна эчендә дисезме? Алайса, сезнең язмышны да ике атнадан соң хәл итәрбез, – ди Сталин, озак кына дәшми торганнан соң…
Еллар үткәч, бу вакыйганы Ерак авиация командующие Василий Решетниковка сөйләгәндә, Дементьев яшермичә әйтә: ул вакытта аңа кабинеттан ничек тә чыгып китәргә һәм кулга алынмаска кирәк була – чөнки кабул итү бүлмәсендә Лаврентий Берия көтеп тора…
Ә аннары? Аннары нарком урынбасары кабат үзенең булдыклы идарәче икәнен күрсәтә. Авиация заводлары директорларына иң оста хатын‑кыз белгечләрдән тиз арада бригадалар оештырырга һәм аларны, сыйфат һәм тизлек өчен өстәмә акча түләп, фронт аэродромнарына, авиация полкларына – дефектларны төзәтергә җибәрергә боера.
Анда, полкларда, хатын‑кыз белән аралашуга сусаган техниклар, хәтта пилотлар да, командировкага килгән белгечләргә хәлкадәри булышачак. Ике атнадан соң Дементьев Сталинга хәбәр итәчәк: күрсәтмә үтәлде. Тормыштан мөмкин булмаганны дәгъвала…
Дементьев Сталин чорында ничек исән кала алгандыр – моны без берничек тә белә алмыйбыз инде. Сугыш вакытында да, аннан соң да Хуҗаның аны вазыйфасыннан, ирегеннән, ниһаять гомереннән мәхрүм итү өчен сәбәпләре күп була.
Як-28 бомдировщиклары.
Мәсәлән, 1941 елның декабрендә, Куйбышевка эвакуацияләнгән авиазаводка Сталин телеграмма-хөкем җибәргән вакытта: «Бу – илдән, Кызыл Армиядән көлү. Әгәр завод илгә көненә нибары бер Ил‑2 самолёты җыеп бирергә җыена икән, бик нык ялгыша һәм моның өчен каты җәзага тартылачак…» – диелгән була анда. Яисә инде 1942 елда, Казанда җыелган серияле Пе‑2 завод дефекты аркасында ватылып, авиаконструктор Петляков һәлак булган чакта…
Бу ике очракта да нәкъ менә серияләп самолётлар чыгару өчен җаваплы нарком урынбасары шәхсән җавап тотарга тиештер кебек. Ике очракта да нәкъ менә нарком урынбасары Куйбышевта һәм Казанда көнне төнгә ялгап эшли. Сәбәпләрне ачыклый, оештыра, яный, катгый карарлар кабул итә. Нинди бәя белән икәнне фаразлап кына була, әмма ул һәрвакыт нәтиҗәгә ирешә. Куйбышевта картлар, хатын-кызлар һәм балалар, салкын цехларда, ярымач килеш, 1942 елның гыйнвар азагына инде көненә сигезәр Ил‑2 җыя…
Сталин эштән башка бернәрсәгә исе китми торган яшь нарком урынбасарына тәгаен хәерхаһ була. Һәм, шуңадыр мөгаен, башкаларга кичермәгәнне аңа кичерә.
1946 елда, Җиңүдән соң, авиация наркомы Алексей Шахурин кулга алына – янәсе хәрби самолётларның начар сыйфатлы булуы, сугышта акланмаган югалтуларга китергән күпләгән брак өчен. Бу самолётларны чыгару өчен җаваплы нарком урынбасары Петр Дементьев исә, гайре табигый булса да, үз вазыйфасын саклап кала. Һәм безнең самолётлар тизрәк, югарырак, көчлерәк очсын өчен, әле тагын бик күп нәрсә эшләү мөмкинлеге ала.
Хәер, самолётлар гына да түгел. Бүген, 1967 елның июлендә Домодедовода хөкүмәт трибунасыннан министр Дементьев күзәткән вертолётлар – аның катнашыннан башка алар булыр иде микән, юк микән?
Петр Дементьевны Ленин ордены һәм икенче «Урак һәм Чүкеч» медале бүләкләү. 1977 ел.
«Әйтергә кирәк, Дементьев масштабындагы кешене йөзләрчә кыры балкыган бриллиантка тиңләп була, һәм беркем дә аларның барысын берьюлы күрә алмый. Министр үзе аралашкан кешеләрнең һәркайсына үзе күрсәтергә теләгәнне генә күрергә рөхсәт итә. Ул кырыс та, рәхимле дә, кире дә, шәфкатьле дә була белә, кирәк икән – мактый, кирәк икән – сүгә, кешене якынайта да, билгеле бер дистанциядә тота да ала – ул күпкырлы һәм, министр янәшәсендә эшләүчеләр фикеренчә, нәкъ менә шуңа күрә кызыклы һәм кадерле була да инде».
Генрих Новожилов, РФА академигы, генераль конструктор, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое.
ЗӘҢГӘР КҮКТӘГЕ ПОЛИТБЮРО
Ми-8 вертолётларын серияләп җитештерү булачакмы-юкмы турындагы мәсьәлә КПСС ҮК Политбюросының бердәнбер тапкыр күктә – «сигезле» бортында үткәрелгән утырышында тикшерелгән, диләр. Булган хәлме бу? Мөгаен, дөрестер. Эш шунда: аннары дөньяның дистәләрчә илендә югары бәя бирелгән бу машинаның күкне яулау тарихы шактый катлаулы була. Дементьев «сигезлегә» Никита Хрущёвны гашыйк итә, әмма бу гына җитми – бөтен нәрсә Кремльдәге бер генә кабинетта хәл ителгән вакытлар үткән шул инде… Һәм Никита Сергеевич, Дементьевның басымына түзә алмыйча, мәсьәләне тикшерү өчен Политбюро әгъзаларын күккә дәшә. Эксперименталь машина бортына.
Хрущёвның чираттагы яңалыгын Политбюро әгъзаларының ничек кабул итүен күз алдына китерү җиңел. Артык сак Анастас Микоян хәтта бортка һичшиксез конструктор Михаил Мильне һәм министр Пётр Дементьевны да алырга тәкъдим иткән, диләр. Әмма Никита Сергеевич аның бу фикерен хупламаган. Янәсе, берәр нәрсә була калса, җаваплылыктан барыбер кача алмаячаклар.
Тарихи очыш 1963 елның язында булачак. Мәскәү һәм аның тирә‑юне белән кошлар югарылыгыннан хозурланып, партия җитәкчелеге Ходынка кырына исән‑имин төшеп утырачак. Кояштай балкыган Никита Сергеевич конструктор һәм министрга бик шәп машина төзегәннәре өчен рәхмәтен җиткерәчәк һәм шундук үзе өчен вертолёт-салон ясарга фәрман бирәчәк. «Сигезлене» серияләп җитештерә башлау рөхсәт ителәчәк.
Нәтиҗәдә Ми‑8 Казанда җитештерелә башлый, 1969 елга бу машиналар җыю линиясеннән Ми‑4 вертолётларын тулысынча кысрыклап чыгара, тора‑бара биредә елына берничәшәр йөз «сигезле» җыела. Вертолёт 50 дән артык илгә сатылачак. Азиядә, Африкада, Европада, Америкада…
Кемдәдер мондый фикер дә туарга мөмкин: гүя министр Дементьев перспективалы хәрби һәм гражданлык самолёт һәм вертолётларын җитештерә башлау максатында югарыда «юл ачу» белән генә шөгыльләнгән. Чыннан да, юл ачкан, һәм моны, дипломатия могҗизасы күрсәтеп, бик оста эшләгән. Кабатлап әйтәм, СССРда авиация техникасының һәр яңа тибының киләчәге югары җитәкчелек дәрәҗәсендә хәл ителгән. Һәм, мөгаен, генсекларның эше аларга бу техниканы партия номенклатурасыннан чыкмаган министр тәкъдим иткәнгә уңгандыр.
Дементьевның тормыш багажында – аэродромда эшләү, Жуковский академиясе, Мәскәү авиазаводында цех башлыгы вазыйфасы… Утызынчы елларда ул – авиация заводында баш инженер, аннары – директор, авиация җитештерүен оештыруны өйрәнү өчен АКШка һәм Германиягә бара һәм илнең иң яхшы конструкторлары белән тиң булып аралаша. Инандыру һәм үзенең дөреслеген дәлилләү өчен белеме хәттин ашкан. Булачак министр бервакыт хәтта авиаһәлакәткә дә юлыга – 1934 елның кышында Ерак Көнчыгышка очкан «Юнкерс», гадәттән тыш хәл аркасында Амур бозына төшеп утырганда, ватыла. Командир һәлак була, сынаучы-инженер Дементьев һәм экипажның калган әгъзалары могҗиза белән исән кала һәм, утыз градуслы салкында берничә тәүлек буе баргач кына, кеше яши торган торакка килеп җитә…
Әйе, самолётларның язмышы югарыда хәл ителә, әмма аларны үзләштерү, җитештерүне оештыру, серияләп чыгаруны җайга салу министрлык эше була һәм еш кына бик авыр бара. Әмма Бөек Пётр эшнең бу өлешен хәтта Сталин, Хрущёв яки Брежнев каршында үз фикерен яклаудан да кырысрак итеп башкара. Казан вертолёт заводы ветераннары, мәсәлән, Дементьевның тоташ металлдан эшләнгән калакларны (элеккеләре бик тиз вакыт эчендә сафтан чыга торган була) үзләштерү процессын ничек катгый контрольдә тотуын хәзергә кадәр хәтерли. Технологик проблемалар бик күп була, әмма 1961 елгы соңгы зур киңәшмәдә министр «объектив сәбәпләр» турында тыңлап та тормый – хисап аенда берьюлы алтмыш комплект җитештерү графигын раслау өчен үзенә бирергә боера! Һәм бернинди өзеклек тә булмаска тиеш!
Биредә, үзенең идарәсендә, ул инде патша да, алла да. Бик усал һәм кире дә, кирәк икән – рәхимле һәм юмарт та була, җәза да бирә, аклый да ала. Һәм боларның барысын да эшли – иң мөһиме нәтиҗә бит.
МИНИСТРЧА ШАБАШКА
Авиация сәнәгатенең барлык предприятиеләренә минуты-сәгате белән барып ирешкән әлеге вакыйга завод аэродромнарының берсендә була. Реактив бомбардировщиклар конструкциясендә ашыгыч рәвештә нәрсәдер үзгәртәсе бар. Моның өчен исә аларның барысын да – егерме дүрт машинаны – ангарга кертергә кирәк. Әмма аэродром хезмәтләре, конструктор һәм инженерлар никадәр генә баш ватмасын, ангарга моннан ике тапкыр кимрәк кенә самолет сыя. Министр кара көйгән. Әмма бу такелажчылар бригадирын куркытмый:
– Пётр Васильич, бөтен 24 машинаны да ангарга кертсәк, бригадага ун мең сум акча бирәсезме?
– Ә ничек кертмәкче буласың?
– Үзем беләм мин… Акча бирәсезме?
– Бирәм!
Ярты сәгатьтән соң 24 машина да ангарда тора. Барысы да бик гади булып чыга: шассиның сул терәкләрендә шинадагы басымны киметәләр, һәм күрше машиналарның бер-берсенә комачаулаган канатлары берсе өстенә берсе кереп урнаша…
Иң мөһиме – нәтиҗә. Министрлыктан китерткән акча төргәген биргәндә, Дементьев бригадирдан сорый:
– Санап аласыңмы?
– Юк, әлбәттә. Мин сезнең сүзегезгә ышанам…
Авиация сәнәгате хезмәткәрләре Дементьевны кырыс, әмма гадел җитәкче дип саный. Бу очрактан соң министрның абруе күккә кадәр күтәрелә. Шулкадәр югары күтәрелә ки, хәтта тарихның күңелсез дәвамы күпләргә мәгълүм дә түгел. Берничә елдан соң авиаконструктор Ильюшин «хуҗалыгында» шундый ук хәл килеп чыга – ангарга самолетлар сыймый. Козлов фамилияле бригадир министрдан акча каермакчы була. Тик бу юлы Дементьев көлемсери генә:
– Әгәр Сергей Владимирович (Ильюшин – ред. иск.) бераз акча бирсә, моны ничек эшләргә кирәклекне мин үзем сөйләп бирәм…
Аннары, машиналар ангарга кертелгәч, министр бригадирны чакырып ала һәм ихластан әйтә:
– А для вас, Козлов, денег не припасли…
– Карагыз нинди безнең министр, эшчеләргә дә «сез» дип һәм фамилия белән эндәшә, – дип соклана бер хезмәткәр.
– Син нәрсә, ул хәтта директорларга да «син» дип кенә эндәшә…
Дементьевның Ильюшинга (министр аңа да, кул астындагы кешеләргә мөрәҗәгать иткәндәй, «син» дип эндәшә) мөнәсәбәте дустанә диярлек – кагыйдә буларак, аның тәҗрибә-конструкторлык бюросына претензияләр юк. Әмма бу эшкә кагылмый. 1962 елның декабрендә беренче Ил‑62 җыелгач, Дементьев үзенең бөтен номенклатура куәте белән Ильюшинга басым ясамакчы була – самолёт ел азагына кадәр һавага күтәрелсә, матур итеп рапорт биреп булыр иде! Әмма Сергей Владимирович бирешми – тагын бер тапкыр «чистартырга», тикшерергә кирәк…
Нәтиҗәдә исә нинди матур самолёт килеп чыга! Менә ул, илебез авиатөзелешендә эпохага әйләнгән континентара реактив лайнер – Домодедово өстеннән түбәннән генә очып бара. 1967 елның июленә ул инде Казан авиация заводында елдан артык серияләп җитештерелә. Беренче очыштан алып серияләп чыгаруга кадәр өч елдан азрак вакыт китү – Бөек Пётр империясе казанышы.
ИЛЛЕ ЕЛГА АЛГАРАК
1967 елның июле, Домодедово. СССР авиациясендә соңгы елларда җитештерелгән иң яхшы самолёт һәм вертолётлар дөньяга һәм илгә күрсәтелә. Бу – Дементьевның министр вазыйфасындагы эшенә иң зур бәя бит инде. Әмма Пётр Васильевичның үзенә хәзер шулай дип әйтсәң – үпкәләячәк.
Аңа әле нәтиҗәләр ясарга бик иртә. Ул үзе һәм тагын бик аз кеше генә белгән перспективалы темалар бар. СССР Министрлар Советы НАТО илләренең һава һөҗүменә каршы оборонасын үтеп керерлек яңа стратегик ракетайөрткеч төзү турында карар кабул иткән инде, шул документтан туып, Казаныбызда Ту-160, безнең «Ак аккош» төзеләчәк. 1968 елда Ту‑154 беренче тапкыр һавага күтәреләчәк – ул әле бүген дә оча. 1969 елның июнендә дөньяда беренче тапкыр пассажир самолеты тавыш барьерын үтәчәк – һәм бу Англия-Франция «Конкорды» түгел, безнең Ту‑144 булачак. Якынча шул ук вакытта Ильюшинның тәҗрибә-конструкторлык бюросында илдә беренче аэробус эскизлары ясала инде – аннары шулардан Ил‑86 пәйда булачак…
Барлык бу техника Пётр Дементьев министрлыгында дөньяга килә. Ул – үз заманы министры. Кырыс, авторитар. Аның кайсы карарлары ил авиациясе өчен бик файдалы, кайсылары ялгыш булыр (Аллаһ кына ялгышмый) – дистәләрчә елдан соң гына мәгълүм булачак. Әмма инде алтмышынчы елларда ук шунысы ачык: ул министр булган чорда безнең авиация көнбатышныкына тиң булып тора, бөтен ил исә үзебездә җитештерелгән самолетларда оча.
Чүпрәле районында яңадан торгызылган әлеге йортта 1905 елдан 1920 елга кадәр Елена Герасимовна һәм Василий Степанович Дементьевлар гаиләсе яшәгән. Монда аларның балалары, шул исәптән уллары Пётр – булачак авиация сәнәгате министры туган.