«Әйдәгез, онлайн-конференция үткәрик, сез миңа бөтен авыр сүзләрегезне әйтерсез һәм битемә төкерерсез, әмма шуның өчен хәйрия фондына акча күчерерсез»

«Әйдәгез, онлайн-конференция үткәрик, сез миңа бөтен авыр сүзләрегезне әйтерсез һәм битемә төкерерсез, әмма шуның өчен хәйрия фондына акча күчерерсез»

Россиянең халык артисты, «Тормыш бүләк ит» хәйрия фондын оештыручыларының һәм җитәкчеләренең берсе Чулпан Хаматова: «Әйдәгез, онлайн-конференция  үткәрик, сез миңа бөтен авыр сүзләрегезне әйтерсез һәм битемә төкерерсез, әмма шуның өчен хәйрия фондына акча күчерерсез»

Чулпан Хамматова - татар кызы. Татар телен белмәсә дә. Нишлисең, милләттәшләребез арасында андыйлары да җитәрлек инде. Әлбәттә, хәзер ул инде үзенең татар кызы булуын яшерми, үз милләтеннән качмый. Театрда эшли башлагач, аңа  псевдоним алырга да кушалар. Кемдер - «Ольга Милая», кемдер «Надежда Нежная» исемнәрен тәкъдим итә. Очраклы рәвештә генә мулла кушкан үз исем-фамилиясендә кала, чөнки игъланга инде «Чулпан Хаматова» дип  язып куелган була. Һәм ул аны үзгәртеп тормый.

Чулпан Хамматова Казанда туган һәм татар теленең шәһәр җирендә тәмам юкка чыгып барган чорында мәктәптә укыган. Башка бик күпләрнеке  кебек үк ул вакытта аның да мәктәптә татар телен укытуга мөнәсәбәте тискәре булган. «Без сыйныфта өч татар идек.  Башкалар өйләренә кайтып киткәч, безне көчләп диярлек өстәмә дәрескә – татар телен өйрәнергә алып калалар. Балалык акылы белән мин укытучыны тәмугтан качкан, Гитлерга охшаган бик каты күңелле кеше итеп хәтеремдә калдырдым. Ул өчебезне дә сыйныфка куып кертә иде. Бөтен укучылар өйләрендә, ә без татар телен өйрәнәбез. Без укыган чорда татар теле дәресләре безгә бер нәрсә дә бирмәде. Мәскәүдә яши башлагач, татар гимназиясендә укучы энемне дә (энесе Шамил дә апасы белән бергә «Современник» театрында эшли) Мәскәүгә алдырдым». Соңыннан Чулпанның  үз милләтенә булган карашы үзгәреш кичерә. Кечкенә чакта ук аңа бер туган апасы Горькийның: «Татарин – это звучит гордо» дигән  сүзләрен әйткән булган. «Еллар үзгач кына, мин моның шулай икәнлегенә инандым», - ди Хамматова. Нишлисең, гаиләләрендә  дә рус теле өстенлек иткән. Әмма Чулпанның рус кешесенә кияүгә чыгасын ишеткән әбисе, гәрчә үзе гомер буе рус телендә генә сөйләшсә дә, Казанда мөстәкыйльлек даулап халык дәррәү урамнарга чыккан вакытта, оныгына: «Каргыйм. Туеңа килмим. Миннән башка гына уздырыгыз», – дип, үпкәсен белдерә. Әмма туй көнендә  Чулпан  кыңгырау тавышына ишекне ачса, әбисе басып тора. Кая барасың инде, кичермичә?!

Талантлы кеше бар яктан да талантлы була инде. Башта ул фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Казан университеты каршындагы математика сыйныфында укый. Казан дәүләт финанс-икътисад институтына документларын тапшыра. Мәктәптә математикадан бишле билгесе алгач, автомат рәвештә институтка керә. Әмма шул җәйдә үк документларын кире ала да, Казан театр училищесына илтеп бирә. Шул вакытта әтисе белән беренче тапкыр сүзгә килә. Чөнки әтисе кызының институтны театр училищесына алмаштыруын һич кенә дә кабул итәргә теләми. Үзара сөйләшмәү бер ел дәвам итә. Училищедагы укытучылары аның үзенчәлекле талантын күреп, аңа Мәскәүгә ГИТИСка барырга киңәш итәләр. Чулпан Хамматова шулай эшли дә. Укуын тәмамлагач, үзенә лаеклы эш урыны эзләп берничә театрда эшләп ала. Һәм таба – аны «Современник»ка чакыралар. Биредә ул бик күп спектакльләрдә төп рольләрне башкарып, бик тиз тамашачы мәхәббәтен яулый. Театр белән генә чикләнеп калмый, күп кенә киноларда да төшә. Нәтиҗәдә күп бәләкләргә, Россиянең халык артисты дигән мәртәбәле исемгә лаек була. 

2014 елда Чулпан Хамматова «Россиянең иң зур йогынтылы 100 хатын-кызы» рейтингында ундүртенче урынны ала. Ике тапкыр Россия  дәүләт премиясе лауреаты була. Бу бүләкләр аңа артист булганы өчен генә түгел, «Тормыш бүләк ит» хәйрия фондын оештыручыларның һәм аны гамәлгә куючыларның берсе буларак та бирелә. Фонд ел саен онкология, гематология, башка катлаулы чирләрдән интегүче балаларны дәвалау өчен йөзләгән миллион сум акча тота. Чулпан Россия Президентының Дәүләт бүләге өчен  бирелгән биш миллион сум премиясен дә шушы фондка күчерә.

Чулпан Хамматовага соңгы елларда милләттәшләреннән шактый тәнкыйть  сүзләре ишетергә туры килә. Бигрәк тә «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төп роль – Зөләйхага кагылышлыларны. Әлбәттә, бу очракта артистны гына гаепләү дөрес булмас иде. Фильмның режиссеры, сценарий авторы бар. Романның авторы Гүзәл Яхинага да бик үк матур булмаган сүзләрне күп ишетергә туры килде. Алар үз чиратларында үзләрен тәнкыйть итүчеләргә карата үпкә сүзләрен дә белдерделәр. Хамматова да: «Әйдәгез, онлайн-конференция  үткәрик, сез миңа бөтен авыр сүзләрегезне әйтерсез һәм битемә төкерерсез, әмма шуның өчен хәйрия фондына акча күчерерсез», - дип әйтергә мәҗбүр булды. Чын күңелдән хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Чулпан Хаматова: «Савыккан балаларның күзләрен күргәч, мин әйтеп бетергесез канәгатьләнү хисләре кичерәм. Миңа дан-дәрәҗә дә, орден-медальләр дә, популяр дигән сүзләр дә кирәкми. Балаларның һәм аларның әти-әниләренең шатлыклы йөзләрен күрү мине бик бәхетле итә», - ди.

Белешмә:

Чулпан Наил кызы Хамматова 1975 елның 1 октябрендә Казан шәһәрендә туа. Балачакта тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Казан дәүләт университеты каршындагы математика мәктәбен тәмамлый. Казан театр училищесында, Мәскәүдә ГИТИСта укый. Аны тәмамлагач, төрле театрларда эшләп ала. 1998 елдан бирле «Современник» театры артисты буларак бик күп спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Нәфис фильмнарда да еш төшә. Россиянең халык артисты. Ике мәртәбә Россия Дәүләт премиясенә лаек булган шәхес. Казан шәһәренең мактаулы гражданины. «Тормыш бүләк ит» хәйрия фондын гамәлгә куючыларның берсе. РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы.  

Сораштыру