Тоткынлыктан соңгы тормыш

Тоткынлыктан соңгы тормыш
Җиңүдән соңгы биш ел, ун… Тормыш бал да май түгел, ләкин беркем дә зарланмый: сугыш кына булмасын. Адым саен сугыш китергән кайгы-хәсрәтне күрергә була. Әнә тәгәрмәч беркетелгән тактадан &laq

Җиңүдән соңгы биш ел, ун… Тормыш бал да май түгел, ләкин беркем дә зарланмый: сугыш кына булмасын. Адым саен сугыш китергән кайгы-хәсрәтне күрергә була. Әнә тәгәрмәч беркетелгән тактадан «машина» ясап, шуны йөрергә җайлаган аяксыз гарипләр. Күзләрен сагыш баскан аз сүзле толлар. Тагын – исән калып гаепле булганнар: тоткынлык тәмугын узган солдатлар. «Әсирлектә булган» мөһере – гомерлек тамга. Шулай да 1957 нче елда әлеге тоткыннарның өчесенә Советлар Союзы Герое исеме бирелә…

ҮЛЕМ ЛАГЕРЕННАН КАЧА АЛГАН БАТЫР

Атаклы Покрышкин дивизиясенең элеккеге очучысы һәм Заксенхаузен үлем лагереның элеккеге хәрби тот­кыны Михаил Девятаев илленче ел­лар башында – Казанда кечкенә генә катерның капитаны. Моны да зур бәхет дияргә була: сугыштан соңгы елларда эшкә урнашырга дип кая гына бармасын, кире боралар. Мор­довиядәге үзенең туган авылы Тор­беевода балачак дусты, райком сек­ретаре да яңагына суккандай була: «Сиңа монда эш бар дип беләсеңме?! Монда Идел юк, әйдә, бар, үзеңнең Иделеңә кит»…

ГОМЕРЛЕК МӨҺЕРМЕ?

Казанда да элеккеге әсирләрне ко­чак җәеп каршы алмыйлар. Девятаев баштарак кайда туры килсә, шунда эшләп азаплана, баржаларга утын төйи. Аннан соң елга портында, кыз­ганып, вокзал буенча кизү торырга алалар үзен. Аннан соң менә – катер капитаны. Ләкин ул төп гаделсезлек белән һич кенә дә килешә алмый: аны, фашистлар әсирлегеннән дош­ман самолётында кача алган хәрби очучыны, хыянәтче дип саныйлар. Һәм һәрвакыт бу хакта искә төшереп торалар: берьюлы берничә вазый­фа башкарганнарга – өстәмә түләү, ә аңа – юк. Затон башлыгы тыныч­ландырырга тырышмак була: «Син әсирлектә булган кеше, эшкә алган­га рәхмәт әйт». Хатыны Фәүзияне әледән-әле органнарга чакырып торалар: «Ирең нәрсәләр сөйли?» Девятаев Мәкәүгә хатлар юллый, тикшерүләрен, хыянәтче мөһерен алып атуларын сорый – җавапка та­выш‑тын юк.

1956 нчы ел. ХХ партия съездында Сталинның шәхес культы фаш ителә, ил репрессияләр һәм бер гаепсезгә хөкем ителгән миллионлаган ке­шеләр турындагы дөреслекне белә. Берничә айдан соң маршал Геор­гий Жуков ҮК Пленумында чыгыш ясарга әзерләнә: фашистлар белән хезмәттәшлек итмәгән әсирләр­нең бернинди дә гаепләре юк, алар хыянәтче түгел… Пленум булмый кала, ләкин шулай да СССРда партия дәрәҗәсендә үк шуны аңлый баш­лыйлар: тоткынлыкта да үзләрен ба­тырларча тотканнар бар, алар Ватанга хыянәт итмәгән.

ИСТРЕБИТЕЛЬ АВИАЦИЯСЕ «АРТИЛЛЕРИСТЫ»

1956 нчы елның октябрендә «Со­ветская Татария» газетасында бүлек мөдире, журналист Ян Винецкий, яз­маларына геройлар эзләп, Казандагы хәрби комиссаритларның бусагала­рын таптый. Шуларның берсендә аңа ниндидер башка сыймаслык хәл турында сөйлиләр. Янәсе, фашист самолетында качкан артиллерист бар, җитмәсә, үзе белән бергә тугыз иптәшен дә коткара. Винецкий, үзе дә элеккеге очучы буларак, бернинди артиллеристның да (ә Девятаев фильтрация лагерендагы писарьның ялгышы аркасында «артиллерист» булып китә) самолётны урлап кача алмаганын аңлый. Шулай да бу ке­шенең адресын ала.

«Артиллеристка» кунакка Винец­кий, «Литературная газета»сының үзхәбәрчесе Булат Гыйззәтуллин белән бергә, кичке җидедә килә һәм иртәнге җидегә кадәр сүзләре бетми. Соңрак, Девятаев үзе искә алганча, бу кичтә каенанасына са­мавырны биш мәртәбә яңартырга туры килә…

Ишеттем һәм яздым гына – бу ил­ленче еллар турында түгел. Очра­шудан соң ай‑ай ярым вакыт үтә. Шул вакытта гына Винецкий үзе ту­рында искә төшерә – шалтыратып болай ди: «Михаил Петровичка әйтегез, мин органнарга барырга һәм бөтенесен дә тикшерергә рөхсәт алдым». Соңрак ачыкланганча, әле­ге эш белән КПССның Татар өлкә комитетының беренче секретаре дә кызыксынган икән…

БӘЙРӘМ ТАБЫНЫ

Ниһаять, очерк языла. Аны туры­дан-туры «Литературная газета»га юлларга уйлыйлар. «Бөтен дөнья белсен өчен», – дип дәлилли үз ния­тен Гыйззәтуллин. Яңа ел алдыннан бастырырга вәгъдә бирәләр. Аннан соң, 23 февральдә чыгачак, дип хәбәр итәләр… Моның урынына Девятаевка «Патриот» журналыннан полковник килә: «Михаил Петрович, әйдә, берәр­не тотып куйыйк әле! Мине монда Винецкий материалын тикшерергә җибәрделәр…»

Ян Винецкийның очеркы «Литера­турка» да 1957 нче елның 23 маенда басыла. Куанычыннан нишләргә белмәгән Девятаев тимер юл вок­залына йөгерә һәм газеталар сатып ала – ун сумга! Эштә затон башлыгын да алыштырып куйганнармыни… Җитмәсә, тагын Мәскәүдән, СССР елга флоты министры Зосима Шаш­ковтан шалтыраталар: тиз арада – Мәскәүгә!

Мәскәүгә Михаил Петрович «Со­ветская авиация» журналында эшләүче Георгий Евстигнеев белән бергә оча – спиртлы эчемлекләр төялгән Ил‑14 транспорт самолётында. Пасса­жирларының каһарман очучы икәнен белеп алган летчиклар аны коньяк белән сыйлыйлар. Шулкадәр юмарт­ланалар ки, самолет Мәскәүгә төшеп утыргач, Девятаев мондый кыяфәттә зур түрәләр янына барырга ярама­ганлыгын аңлап ала. Министрга ге­рой икенче көннең иртәсенә генә барып җитә, әмма соңга калганга ачулану түгел, йөзләренә дә чыгар­мыйлар. Киресенчә, министр ба­рысын да чакырып, очучының ба­тырлыгы, әсирлектә булганы өчен эшеннән чыгарылулары турында сөйли. Ә сүзен төгәлләп, болай ди: «Михаил Петрович хәзер кайсыгыз янына керсә дә, ишекне аягы белән тибеп ача ала».

1957 нче елның августында Ми­хаил Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме биреләчәк. Бүләк тап­шырылганнан соң, ул ай буе Констан­тин Симоновның дачасында кунак була. Язучы аның хөрмәтенә банкет оештыра, шунда Герой беренче тап­кыр устрицаларны авыз итеп карый.

1-4

Михаил Петрович Девятаев

Гвардия өлкән лейтенанты, очучы-истребитель, Советлар Союзы Герое. 1941 нче елның 22 ию­неннән – хәрәкәттәге армиядә. Һава сугышларында 9 дошман самолетын бәреп төшерә. Соңгы «фоккер»­ны 1944 нче елның 13 июлендә юк итә, шул ук көнне үзен дә бәреп төшерәләр, аңсыз килеш әсир төшә. Лодзь хәрби әсирләр лагереннан качу омтылышы өчен аны Заксенхаузен үлем лагерена күчерәләр. Шундагы яшерен оешма кешеләре үлем көткән Девятаевның номерын башка, үлгән тоткынныкына алыштыралар, бу Девятаевның гомерен саклап кала. Степан Нитенко исеме астында Девятаев Узедом утравына җибәрелә, анда, Пенемюнде ракета үзә­гендә, рейхның яшерен коралы – «Фау» ракеталары эшләнә. 1945 нче елның февралендә Девятаев һәм аның әсирлектәге тугыз иптәше немецларның «Хейнкель» самолетын кулга төшерәләр һәм шуңа утырып качалар. Самолетны һавага күтәргән Михаил аны фронт линиясенә кадәр алып барып җиткерә – совет зениткалары белән утка тотылган «Хейнкель» 61 нче армиянең артиллерия часте карамагына тө­шеп утыра. «Фау» җайланмалары һәм яшерен завод турында Девятаев тапшырган төгәл мәгълүматларга таянып, полигон бомбага тотыла. 1945 нче елның сентябреннән соң, Девятаевны Сергей Королёв эзләп таба, Узедомда элеккеге әсир совет космик техникасының булачак баш конструкторына немец «Фау»лары ясалган урыннарны күрсәтә.

Илленче еллар ахырында ул су асты канатлары булган беренче суднолар – «Ракета» капитаны була, соңрак «Метеор»да шулай ук капитан булып эшли. Башкалабызның мактаулы гражданины Михаил Девятаев Казанның Арча зиратында күмелгән.

МОАБИТ ТӨРМӘСЕ ТОТКЫНЫ

1-2

1950 нче еллар башы. Хәрби әсир Муса Җәлил күптән исән түгел. Ша­гыйрьне һәм аның «Идел-Урал» ле­гионына кергән яшерен оешмадагы иптәшләрен немецлар 1944 нче елың августында ук Берлиндагы Плётцен­зее төрмәсендә җәзалап үтерә. Ләкин СССР Дәүләт куркынычсызлыгы ми­нистрлыгы тарафыннан Муса Җәлил исеменә 1946 елда ук ачылган эзләү эшен беркем дә архивка озатырга җыенмый. Кемнәрнеңдер ялган күрсәтмәләренә нигезләнеп ясалган нәтиҗәләр буенча ул исән һәм яше­ренеп ята. Кайдадыр Көнбатышта, бәлки, безнең илдәдер дә. Җәлилне Ватанга хыянәт итүдә һәм дошман­нарга эшләүдә гаеплиләр.

ШИКЛӘР ПӘРӘВЕЗЕНДӘ

Вафат булган шагыйрьгә әлеге ялган шикләр авырлык китерә ал­мый. Ләкин туганнары – Әминә ханым һәм Чулпан «хыянәтче»нең хатыны һәм кызы исәпләнә, аларга бик кыенга туры килә. Шагыйрь­нең башкаладагы Столешников тыкрыгындагы фатирына тәүлек әйләнәсе күзәтү оештырыла, ха­тынын Лубянкага даими чакырып торалар. Җентекләп сөйләвен таләп итәләр: кем килгән, нәрсә турында сөйләшкәннәр. Фашист тоткын­лыгында, гаять авыр шартларда язылган шигырьләре әрәм: аларны бастырырга рөхсәт бирелми.

Шунысы да кызык: бу вакытка әсирләрнең тоткынлыкта килеш яшерен оешма төзүләре, үлем көткәндә дә баш имәүләре турын­да күп нәрсә инде мәгълүм була. Элеккеге хәрби әсир Нигъмәт Тере­гулов Татария Язучылар союзына Җәлилнең тоткынлыкта язылган дистәләрчә шигыре теркәлгән блок­нотны алып килгән була. Шагыйрь белән бер камерада утырган, Кар­шылык хәрәкәтендә катнашкан бельгияле Андре Тиммерманс та шагыйрьнең соңгы үтенечен инде үтәгән – Брюссельдәге совет илчелегенә Моабит төрмәсеннән алып чыккан шигырьләр дәфтәрен тапшырган.

Ә ЦЕНЗУРА КАРШЫ…

Шагыйрьнең шигырьләре, алар­ның самимилеге һәм сафлыгы – аның гаепсез булуына, какшамас рухына иң шәп дәлил кебек. Моның шу­лай булуына 1948–1949 нчы еллар тирәсендә «Моабит дәфтәре» белән беренче мәртәбә танышкан Конс­тантин Симонов ихлас ышана – әлеге шигырьләрне аңа бер татар язучысы күрсәткән, дип сөйлиләр. Имеш-ми­мешләргә, уйдырмаларга игътибар итмичә, ул шигырьләрне «Новый мир» журналында бастырырга карар кыла. Лев Френкель сүзгә‑сүз тәр­җемәсен ясый, Симонов кыска гына кереш сүз яза, шигырьләрне җыяр­га җибәрәләр, тик цензура тик ят­мый – рөхсәт юк. Симонов Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгына мөрәҗәгать итә, әмма рөхсәтне бары­бер ала алмый…

Кискен борылыш – 1952 нче ел. Июльдә Дәүләт куркынычсызлы­гы министрлыгы Татар комите­тының дүртенче бүлеге башлыгы подполковник Качалов партия өлкә комитеты үтенече буенча «М.М.Җә­лиловнең үлеме фактын аныклау» максатында Мәскәүгә мөрәҗәгать итә. Якынча бер айдан соң СССР ДКМның Дүртенче бүлегеннән җа­вап алына. «Эзләнүченең 1944 нче елда вафат булуы сәбәпле, аңа кара­та ачылган оператив эзләү эше ябы­ла», дип хәбәр ителә анда.

ҖӘЛИЛ ҖЫРЛАРЫ ЭЗЕННӘН

1953 нче елның апрелендә, Сталин­ның үлеменнән соң, инде «Литератур­ная газета»ның баш мөхәррире Конс­тантин Симонов тагын бер мәртәбә Җәлил шигырьләрен бастырып чыгарырга омтылыш ясый. Бу юлы инде главлит (ягъни цензура), тиешле органнар белән киңәшләшкәннән соң, хәбәр итә: каршы килмибез…

15

Соңрак «Литературка»да Җәлил шигырьләре һәм илгә аның батыр­лыгы турында сөйләүче мәкаләләр тагын бер тапкыр дөнья күрәчәк. 1956 нчы елның 3 мартында басма Юрий Корольковның «Җәлил җырла­ры эзләре буйлап» дигән мәкаләсен бирә. Берничә айдан соң, 1956 нчы елның сентябре башында, Констан­тин Симонов үзе Бельгиядәге Кнокке дип аталган курорт шәһәрендә оеш­тырылган Халыкара поэзия фести­валендә трибунадан Муса Җәлилнең тол калган хатынының хатын укуы турында сөйли. Анда «күренекле татар шагыйренең төрмәдә язган шигырьләренең кулъязмаларын кот­карып кала алган, Муса Җәлил белән бергә фашистлар төрмәсендә тот­кынлыкта булган Бельгия патриоты Андре Тиммермансның күркәм гамә­ле турында» язылган була. «Камера­дагы күрше» дип аталган мәкаләдә Константин Симонов әңгәмәнең әдә­би чигенешләрсез һәм төзәтмәләр­сез бирелгән стенограммасы белән таныштыра. Әңгәмәдәш – Андре Тиммерманс – Муса Җәлилнең соңгы көннәренең шаһиты, шагыйрь ту­рында бәяләп бетергесез мәгълүмат бирә алган кеше, язучы аны Бель­гиядә эзләп таба.

…Советлар Союзы Герое (вафа­тыннан соң) Муса Мостафа улы Җә­лиловка (Муса Җәлилгә) 1956 нчы елның февралендә бирелә. Немец-фашист басып алучылары белән көрәштә күрсәткән гаять зур батыр­лыгы һәм ныклыгы өчен.

Муса Җәлил

Муса Мостафа улы Җәлилов. Татар совет шагыйре, хәрби коррес­пондент. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты (вафа­тыннан соң). Армиягә 1941 нче елның июнендә чакырыла. Өлкән политрук буларак, Ленинград һәм Волхов фронтларында көрәшә, «Отвага» газетасының хәбәрчесе була. 1942 нче елның 26 июнендә Мясной Бор авылы янында бәрелештә каты яралана һәм әсирлеккә төшә. Немецлар төзегән «Идел-Урал» легионында яшерен оешма эшендә катнаша. Яшерен оешма әгъзалары легионерларның Кызыл Армия һәм партизаннар ягына чыгуын, хәрби әсирләрнең күтәре­лешен оештыра.1943 нче елның августында, күтәрелеш булырга тиешле датага берничә көн кала, Җәлил һәм аның көрәштәшләре гестапо тарафыннан кулга алына. 1944 нче елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелә. Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме (вафатыннан соң) 1956 нчы елның февралендә бирелә. 1957 нче елда шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре» циклы Ленин премиясенә лаек була (вафа­тыннан соң). Җәлил исеме кече планетага бирелә,Татарстандагы бистә, илдәге күп кенә шәһәрләрнең урамнары һәм проспектлары аның исем белән атала. Татарстанда иң яхшы яшь авторларга Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе тапшырыла.

КӨНЧЫГЫШ ФОРТ САКЧЫСЫ

1-1

44 нче укчы полкның элеккеге ко­мандиры, Брест крепосте сакчысы һәм Хаммельбург, Регенсбург не­мец концлагерьларының элекккеге тоткыны Пётр Гаврилов илленче еллар башында Краснодарда яши. Шәһәр кырыенда үз куллары белән вак-төяктән салынган тыйнак кына йорт, кечкенә генә хәрби пенсия (аң­лашыла ки, әсирлек стажга керми) һәм күршеләрнең кыек карашлары…

ИСӘН КАЛГАНГА, ГАФУ ИТЕГЕЗ

Ярар, болай да яшәргә була. Ни дисәң дә, бу туган авылы Әлбәдәндә аны 1946 нчы елның ию­лендә авылдашлары каршы алуыннан яхшырак. Анда аны, немец тоткынлы­гында булган кешене, халык дошма­ны кебек кабул итәләр. Урып‑җыюда эшче куллар бик кирәк, ләкин аның ярдәменнән баш тарталар. Толлар артыннан каргыш яудыра. Питрәчкә, чүлмәк фабрикасына эшче булып китә. Аннан – бирегә, Краснодарга.

Гавриловка бәхет елмая, дияргә була. 1945 нче елның 2 маеннан соң, аларны, Регенсбург әсирләрен, аме­рикалылар азат итә, майорны ур­ман аударырга түгел, Башкириягә укчы полкына запаска җибәрәләр. Тикшергәннән соң, хәтта званиесен дә кире кайтаралар һәм армиядә кал­дыралар. Иркутск өлкәсендә аны япон хәрби әсирләре тотылган лагерьга башлык итеп билгелиләр. Партиядән чыгарылган Гавриловның (тоткын­лыкта булган, партбилет югалган) хәрби карьерасын дәвам итү шансы, әлбәттә, булмый инде. Бер ел да тот­мыйча демобилизациялиләр, хәтта хезмәтендәге рәхмәтләргә дә кара­мыйча…

Краснодарда Петр Гавриловның ни дисәң дә эше бар – станоклар төзү заводында экспедитор, ләкин алар көчкә очын‑очка ялгап яши. Шулай килеп чыга: сугыштан соң ул хатыны Екатеринаны һәм уллыкка алган ма­лаен эзләп таба алмый – алар вафат булгандыр дигән фикергә килә. Тагын бер тапкыр өйләнә, ә еллар үткәннән соң, Брестка баргач, улының исән икәнлеген, армиядә хезмәт итүен ишетә. Екатерина да исән булып чыга, тик нык авырый икән. Гаҗәп, Гав­риловлар параличланган хатынны инвалидлар йортыннан үзләренә, Краснодарга, алып кайтырга карар кылалар. Үлгәнчегә кадәр аны карый­лар-тәрбиялиләр.

ҮЛГӘННӘР АРАСЫНДА ИСӘПЛӘНӘ

Ул арада язучы Сергей Смирнов Брест крепостен геройларча саклау­чылар турында документаль китап язарга ниятли. Аның кулында Брест крепостеның Көнчыгыш фортын ка­һарманнарча саклаган кызылармия­челәр турында немец донесениеләре була, ләкин оборонада катнашучылар арасында исән калганнарны тиз генә таба алмый. Ниһаять, Смирнов Брест­та Көнчыгыш фортта сугышкан элек­кеге лейтенант Яков Коломиец белән очраша. Коломиец Көнчыгыш форты оборонасын оештыручы кеше турын­да күп сөйли, ләкин аның фамилиясен исенә төшерә алмый. Смирнов аңа су­гышчыларның истәлекләре буенча төзелгән командирлар исемлеген күрсәтә. «Мин 44 нче укчы полкның элеккеге командиры майор Гаври­лов фамилиясенә җиткәч, Коломиец сискәнеп китте һәм, зур ышаныч белән, Көнчыгыш форт оборонасын майор Гаврилов оештыруы турында әйтте», – дип сөйли соңрак үзенең «Брест крепосте» повестенда Сергей Смирнов.

Смирновның исемлегендә Гаври­лов үлгәннәр арасында исәпләнә. Ко­ломиец киресен сөйли: «Гаврилов үлмәде!» Язучы Генштабка запрос юллый һәм ветеранның исән икән­легенә инана. Гавриловның адресын алганнан соң, Смирнов аңа хат яза. «Мин хатта аны ничек эзләвем ту­рында яздым, минемчә, аның Брест крепостенда, гаять зур каһарманлык күрсәтеп, батырлык кылуын да әйт­тем. Илнең бу турыда ишетәчәгенә һәм геройның кыюлыгын һәм фи­дакарьлеген лаеклы рәвештә бил­геләячәгенә озак калмаганлыгына ышанам, дип тә өстәдем».

Ике атнадан соң Петр Гаврилов һәм Сергей Смирнов очрашачаклар. Аларның әңгәмәсе берничә көнгә сузыла. Геройның партия сафла­рына кире кайтырга тырышып та, уңышсызлыкка очравы турында ишеткәннән соң, язучы КПСС ҮК­ның партия контроле комитетына мөрәҗәгать итә һәм анда майор Гав­риловның нинди батырлык кылуы турында белгәннәрен сөйли. Бер үк вакытта Смирнов Петр Михайлович турында үз истәлекләрен сөйләгән барлык ветераннардан да, Гаврилов­ның крепость оборонасында катна­шуы турындагы дәлилләрен мөһер сугып үзенә җибәрүләрен сорый.

БӘХЕТ БИЮЕ

Смирнов майор Гаврилов эше тик­шерелә торган партия комиссия­се утырышында катнаша, ә аның Мәскәүдәге фатирында Петр Ми­хайлович комиссия карарын көтә.

Гаделлек тантана итүен ишеткәннән соң, Смирнов болай дип яза: «Мин 56 яшьлек олы кешенең кинәт кенә бала-чагадай, сөенечтән нишләргә белмичә, сикер-сикерә биюен күр­дем…».

Майор Гавриловның батырлыгы турында язучы Сергей Смирнов бе­ренче тапкыр илгә радиодан сөй­ли – «Брест крепосте геройларын эзләгәндә» дип аталган тапшырулар циклында. Соңрак Смирнов «Брест крепосте» китабының берничә бү­леген майор Гавриловка багышлый. Бу Гавриловның Көнчыгыш фортны ничек саклаулары турындагы җен­текле бәяне булачак. Өзек 1941 нче елның 23 июле – сугышның утыз икенче көнендә Гавриловның соң­гы бәрелешкә күтәрелүенә кадәрге вакытны үз эченә ала.

Көнчыгыш фортның соңгы сак­лаучысының ничек әсирлеккә төшүе турында лагерь табибы хатирәләре китерелә: «Әсир майор командир формасында иде, ләкин бөтен кие­ме сәләмәгә әйләнгән, битен дары сөреме каплаган, сакал‑мыек баскан. Ул яраланган, аңсыз хәлдә һәм соң­гы чиккә җитеп ябыккан иде. Тире белән тарттырылган коры сөяккә калган скелет кына…».

Петр Гавриловка Советлар Сою­зы Герое исемен 1957 нче елның 30 гыйнварында бирәләр. 1941 нче елда Брест крепосте оборонасын­да хәрби бурычын үрнәк рәвештә башкарганы һәм шул вакытта күрсәтелгән искиткеч зур кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен.

1-3

Пётр Михайлович Гаврилов

Майор, Советлар Союзы Герое, Брест крепосте оборонасында катнашучы.Казан губернасы Лаеш өязе Әлбәдән авылында (хәзер Татарстанның Питрәч районы) туган. Кызыл Армия сафларында – 1918 нче елдан. Бөек Ватан сыгышы ал­дыннан – Брестта урнашкан 44 нче укчы полк командиры. Немецлар Брест крепостена һөҗүм иткәннән соң, берничә подразделениедән җыелган сугышчылар төркемен җитәкли, төркем Кобрин ныгытмасының Төньяк капкалары янында сугыша. 24 июньнән Көнчыгыш форт оборонасын җитәкли. 1941 нче елның 29 июне кичендә Көнчыгыш форт бомбага тотылганнан соң, Гаврилов, төркемендә калган сугышчылар белән бергә, казематларга яшеренә һәм каршылык күрсә­түне дәвам итә. Төркем берничә көн чыгарга омтылыш ясый. 23 июльдә берүзе кала һәм авыр яраланган килеш әсир төшә. Суыштан соң Краснодарда яши һәм эшли. Ва­сыять итеп калдырганча, Бресттагы мемориаль зыяратта күмелә. Казандагы, Бресттагы, Краснодардагы, Иркутскидагы һәм Питрәчтәге урамнар Петр Гаврилов исеме белән атала.

"Татарстан" журналы, 2019.

 

 

 

 

 

 

 

Сораштыру