Әзһәр Шакиров: «Мәскәүгә артислыкка укырга җибәрергә теләмәделәр - буең да кечкенә, кыяфәтең дә әллә ни түгел, диделәр»

Әзһәр Шакиров: «Мәскәүгә артислыкка укырга җибәрергә теләмәделәр - буең да кечкенә, кыяфәтең дә әллә ни түгел, диделәр»

Ике күренекле артист Әзһәр Шакиров белән Нәҗибә Ихсанова - бер авылда туып-үскәннәр. Авыллары бик бәләкәй, егермедән артык өй була. Ул вакытта авылда ут булмый, шуңа алар радио да тыңлый алмыйлар, театрның да нәрсә икәнен белмиләр. Әзһәр Шакировның әнисе бөкре була. Таш күтәреп эче чыга. Бик дини кеше буларак, тәнен чит-ят кешеләргә күрсәтергә теләми, шуңа больницага бармый. Аннан сул кулы сына, бер күзе ага. Әтисенең дә бер як үпкәсе булмый. Эшли башласа, аның тәне икегә бүленә – бер ягы тирләгән, ә бер ягы ап-ак.

Бер авылның булачак ике артисты, укырга керергә дип, Казанга юлга чыгалар. Коеп яңгыр ява башлый. Аяк киемнәре атларга ирек бирмәгәч, кайткач килеп алырбыз дип, аларны салып, күрше авыл күпере астында калдыралар да яланаяк тәпилиләр. Пароходка аякларын юып керәләр. Әзһәрнең билеты булмый. Ул билет тикшерүчедән бочкага кереп кача. Әмма чыкканда барыбер эләктерәләр. Рус егете аны пароходтан артына тибеп төшереп җибәрә. Аннан трамвай артыннан йөгерәләр. Ә ул, болар килеп җитү белән, ишекләрен яба да кузгалып китә. Авыл балалары трамвайның даими йөргәнен белмиләр, башка булмас дип, җан-фәрман аның артыннан йөгерәләр. Яланаяк университетка китәләр. Аның белән танышкач, кайтканда күзләре бер белдерүгә төшә. Анда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесы татар бүлегенә студентлар җыя дип язылган була. Нәҗибә Ихсанова аны шунда барып карарга күндерә. Нәҗибәне Мәскәүгә алырга риза булалар, ә Әзһәрне юк. «Буең да кечкенә, кыяфәтең дә әллә кем түгел» - диләр. Кабул итү комиссиясендә утыручы абый кеше әйткән әлеге сүзләргә аның бик нык хәтере кала һәм ул: «Бик беләсегез килсә, минем абыйлар синнән буйга да озынраклар, матурлар да», - ди. Комиссия әгъзалары рәхәтләнеп көлешәләр дә, үҗәтлеге өчен, аны да артистлыкка укырга җибәрергә риза булалар.

Мәскәүдә укыганда авыл малаена Зур театрга барып опера тыңларга һәм балет карарга насыйп була. Боларның нәрсә икәнен дә белмәгән егет 70 тиенгә билет алып опера театрына «Иван Сусанин»ны карарга баруына үкенеп туя алмый. Дүртенче яруста җанын кая куярга белмичә утырганда, кинәт авыл баласы өчен могҗизага тиң күренеш була. Сәхнәгә ап-ак, чын ике ат килеп чыга. Ул сикереп тора да үзе дә сизмәстән: «Атлар! Чын атлар бит болар!» - дип, бөтен залга кычкырып җибәрә. Аңа театр хезмәткәре килеп кисәтү ясый. Балетка баруын да мәңге онытмый. Ярымшәрә киенгән артистларның биегәннәрен күреп, ул үзенең кая килеп керүен аңламый тора. Оялудан башын аска иеп утыра. Авылдан яланаяк чыгып киткән малайның югары сәнгать үрнәкләре белән танышуы әнә шулай башлана.

Милли җанлы, туры сүзле Әзһәр Шакиров телевидениедә Разил Вәлиевнең күренекле язучылар, сәясәтчеләр, галимнәр, артистлар белән алып бара торган, бик кызыклы, тирән эчтәлекле «Утырып уйлар уйладым» исемле тапшырулар циклына нокта куя. Биргән сорауларга ачык, кискен, аңлаешлы итеп җавап бирергә яратучы артист бу юлы да боргаланып-сыргаланып тормый, турыдан бәрә, күңелен, йөрәген, җанын борчыган мәсьәләләрне – илдә барган бәхетсезлекне, фаҗигане, чын дөреслекне - үзе дә сизмәстән ача да сала. Тапшыруны карагач, ничек моны халыкка җиткерделәр икән дип, үзе дә аптырап куя, чөнки мондый фикерләрне теливизордан халыкка әйтү түгел, кычкырып сөйләргә дә ярамый. Шуннан соң тапшыруны ябалар.

Белешмә

Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров 1940 елның 22 февралендә Азнакай районы (элекке Тымытык районы) Яңа Ташлыяр авылында туа. Мәктәпне тәмамлауга, Щепкин исемендәге Мәскәү театр училищесының татар студиясенә укырга керә. 1961 елда аны тәмамлагач, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына эшкә кайта һәм бүгенге көнгә кадәр, ягъни 60 елга якын шунда эшли. К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ында – Надир мәхдүм, Л.Леоновның «Ябырылу»ында – Леонов, А.Островскийның «Үз кешеләр - аңлашырбыз»ында – Большов, Г.Ахуновның “Чикләвек төше”ндә – Саматов, Ч.Айтматовның «Ахырзаман»ында – Бостон, Г.Камалның «Банкрот»ында – Доктор, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә– Ишан, З.Хәкимнең «Телсез күке»сендә – Зариф һ.б. рольләрне башкарып, тамашачыларның ихтирамын казана. 1974 елда ул Татарстанның халык, 1977 елда Россиянең атказанган, 1988 елда Россиянең халык артисты исемнәренә лаек була. 1998 елда Т.Миңнуллинның «Хушыгыз» спектаклендәге Галимулла роле өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Источник фото: http://kazanutlary.ru/

Сораштыру