«35 ел дәвамында Советлар Союзының бөтен икътисады Татарстан нефтенә таянып торды…»

1971 елның маенда “Татнефть” беренче миллиард тонна нефтен чыгара. Бу елларда Татариядән күбрәк итеп, нефтьне АКШ, Согуд Гарәпстаны, Иран, Венесуэла һәм Гыйрак кына чыгарган була әле...

“35 ел дәвамында Советлар Союзының бөтен икътисады Татарстан нефтенә таянып торды” – СССРның Дәүләт планы рәисе Николай Байбаков әйткән әлеге сүзләр бигрәк тә җитмешенче еллар өчен актуаль. Кара алтынның беренче миллиард тоннасына “Татнефть”  рекордлы күрсәткечләре белән – елына 100 миллион тонна чыгарып килә. Әлеге күрсәткечне нефтьчеләр җитмешенче еллар уртасына кадәр төшермичә тоталар. Нефтьне иң күбе 1975 елда чыгаралар: 103,7 миллион тонна. Ул вакытта дөньяның биш кенә иле (АКШ, Согуд Гарәпстаны, Иран, Венесуэла, Гыйрак – ред.) нефтьне Татариядән күбрәк чыгара.

Татария нефтьчеләренә йөз миллионынчы тоннага чыгу бурычын 1968 елда СССРның Министрлар Советында “ТАССРда нефть яткылыкларын эшкәртүне яхшырту чаралары турында”гы карарында куялар. Әлеге сан акланмас дәрәҗәдә зур һәм үзенең экологик нәтиҗәләре белән дә куркыныч була. Чынлыкта исә ахырын уйламыйча нефть таләп итүчеләр республика алдына елына 130 миллион тонна нефть чыгару бурычын куя – СССРның көндәшлеккә яраксыз икътисады өчен нефть долларлары ипи кебек кирәк була.

Ахыр чиктә югарыда расланган рәсми сан – 100 миллион -  нефтьчеләрнең һәм җирле хакимиятнең бәләкәй генә хәйләсенең нәтиҗәсе була. Республикада яңгыравык шигарь уйлап чыгаралар: “Владимир Ильич Ленин тууының 100 еллыгына – 100 миллион тонна татар нефте!” Бу санны КПССның Татар өлкә комитеты хуплый, бу турыда телевидениедән сөйлиләр, газеталарда язалар, һәм инде Мәскәүдә – югарыда әлеге матур санны үзгәртү гафу ителмәслек сәяси хата булыр иде...

Рекордлы “йөз миллионлы” еллардан соң, нефть чыгаруның күләме кимүгә таба бара. 1994 елда исә Татарстан елына 24 миллион тонна күләмендә нефть чыгаруны тотрыкландыруга ирешә. Бүгенге көннәрдә ел саен 30 миллион  тоннага якын кара алтын чыгаралар.

Р. S. Татария сәнәгатьчеләренә икенче миллиардны чыгару өчен тагын ун ел кирәк була, тагын чирек гасырдан соң, 2007 елда, өченче миллиард та чыгарыла.

Фото: lektsii.org, lavushenko.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
166
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру