АКШта безнең резидентның исеме Исхак Әхмәров була

Ул АКШта үз бизнесын тоткан, Нью-Йоркта үз фатирында яшәгән, Американың чибәр кызына өйләнгән.

АКШтагы совет резидентурасының булачак җитәкчесе Исхак Әхмәров 1901 елның 7 апрелендә ярлы крестьян гаиләсендә туган.  Унҗиде яшенә мануфактура кибетендә приказчик булып  “өлгергән”. Ул Октябрь инкыйлабы биргән шанстан тулысынча файдаланып кала. Хисапчы курсларын тәмамлагач, ул Казанда Уку-агарту халык комиссариаты хезмәткәре булып эшли башлый, аннан соң Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары университетында, МДУның халыкара мөнәсәбәтләр факультетында уку. 1932 елда төрек, француз, инглиз телләрендә иркен сөйләшә белгән Исхакны беренче тапкыр Пекинга Шәрыкны өйрәнүче төрек студенты сыйфатында рәсми булмаган разведчик итеп җибәрәләр. 1935 елда – яңа бурыч: Әхмәровны билгесез сәбәпләр аркасында вафат булган разведчик урынына АКШка командировкага озаталар. Энергияле, аралашучан интеллектуал Америка мохитендә тиз арада үз кеше булып китә. Ул престижлы Колумбия университетына укырга керә, дәүләт департаменты, финанс министрлыгы һәм башка ведомстволар хезмәткәрләре арасыннан үзенә агентлар таба.

Эшкә Америка коммунистларының генераль секретареның туганнан туган сеңлесе Хелен Лоурины эшкә җәлеп итә, соңрак ул аның кәләше була. Сөйләүләренә караганда, Исхак Әхмәровның Хеленга өйләнергә рөхсәт сорап ,Үзәккә язган рапорты Лаврентий Берияне чыгырыннан чыгара. Моның ахыры яхшы тәмамланмас та иде, әмма коммунистларның АКШтагы лидерына карата Иосиф Сталин хәерхаһлы мөнәсәбәттә була... Берия соңрак барыбер үчен ала: берничә рәсми булмаган агентны туган илләренә кайтарталар, Исхакны түбәнрәк вазифага билгелиләр. Ләкин көтмәгәндә сугыш башлана, һәм яшь парны янә АКШка озаталар.

1942-1945 елларда Әхмәров АКШта безнең резидентураны җитәкли Хелен (агент тәхәллүсе – Таня) – аның ярдәмчесе. Әхмәровларның мех эшләнмәләр тегә торган бизнесы гөрләп бара, Нью-Йоркта үз фатирлары һәм бизнес эшләре буенча дигән булып, ил буйлап йөрү мөмкинлеге бар. Ирле-хатынлы резидентлар агентлар аша тапкан мәгълүматлар бәһасез була. Тәһран конференциясе алдыннан СССРда  Әхмәров аша АКШның планнары турында беләләр, аның аша үтә дә сер астында саклана торган “Манхэттен” (атом бомбасы ясау турындагы) проекты турында хәбәр алалар.

Исхак Әхмәровны хаклы рәвештә совет разведкасының алтын баганалары булган Рихард Зорге, Ким Филби, Рудольф Абель белән бер рәткә куялар. Дөрес, данлыклы хезмәттәшләреннән аермалы буларак, Хелен белән Исхак Әхмәровның исемнәре ачылмый кала.

Алар ирле-хатынлы исән-имин Советлар Союзына кайта, полковник Әхмәров биредә тагын 10 ел Дәүләт куркынычсызлыгы комитетында рәсми булмаган разведка идарәсенең начальник урынбасары булып эшли.

1976 елда Исхак Әхмәров вафат була, хатыны Хелен ире үлеменнән соң тагын биш ел яши.

Фото чыганагы: chelreglib.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
111
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру