«Аны үлем җәзасына хөкем иттеләр…»

«Бу төптә – 33 шигырь. Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942.IX–1943.XI арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр...». Үлем җәзасына хөкем ителгән кеше бу юлларны нинди өметсезлек хисләре белән язганын күз алдына китереп буладыр... 

Әмма кульязмалар янмый. Ә шигырьләр, әгәр алар чын шигърият булса, үлми. 1957 елның 22 апрелендә аңа әсирлектә һәм тоткынлыкта язган шигярьләре өчен Ленин премиясе бирәләр, бер ел алдан – Советлар Союзы Герое исемен, үзе үлгәннән соң.  

Дуслары башкача аның исемен 1946 елда Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы Муса Җәлилгә карата аны Туган илгә хыянәт һәм дошманга ярдәм итүдә гаепләп, тикшерү эше башлагандагы кебек пышылдап кына кабатламый инде. Яки 1947 елда немецларның Плётцензее төрмәсендә күптән җәзалап үтерелгән шагыйрьне аеруча куркыныч җинаятьчелләр исемелегенә керткәндәге кебек... 

Авторның намуслы исемен аның шигырьләре - Җәлил белән бер камерада утырган тоткыннар аларны төрмә диварлары артыннан алып чыккач – кайтара. Тоткынлыкта язылган 92 шигырь һәм ике өзек соңрак “Моабит дәфтәрләре” дигән исем белән аталып йөртеләчәк (тагын бер шигырьләр дәфтәре советларның каты сер астында саклана торган ведомствосында эзсез югала). “Моабит дәфтәрләре” Константин Симонов кулына эләгә, ул шунда ук мондый юлларны язган кеше хыянәтче була алмый дигән фикергә килә. Чекистларның тикшеренүләре, шаһитларның күрсәтмәләре, дошман архивларын өйрәнү болай да билгеле хакыйкатьне раслый гына. 

«Моабит дәфтәрләре» – бала учы зурлыгындагы кулдан ясалган, Җәлил кулы белән язып тутырылган ике блокнот ел саен аның туган көнендә ТР Милли музеенда халыкка чыгарыла. Шигырьләре исә һәрвакыт күз алдында. Ихтимал, алар күпмедер наив та, артык патетик та кебек тоелырга мөмкин. Ихлас. Мондый юлларны язган кеше хыянәтче була алмый. 

P.S. Беренче дәфтәрнең соңгы битенә шагыйрь васыятен язып калдырган. Менә аның тексты: 

«Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!

Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай. Ул 1906 елда туган. Фатиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1 942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул!

Муса Җәлил. 1943, декабрь».

(Беренче «Моабит дәфтәре» ннән)

Фашистлар  әсирлегенә эләккән герой татарстанлыларның тарихлары, монда.

Фото: frankfallaarchive.org, tatfrontu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
757
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру