Атом бомбасына юл Казан подвалыннан башланган

Американың “Манхэттен проекты”* башланып, бер ай үтүгә Татарстанда атомтөш коралы буенча эшкә тотыналар.

1942 елның 28 сентябрендә СССР Дәүләт оборона комитетының 2352 сс санлы “Уран буенча эшләр оештыру турында” карары чыга. Аңа ДОК Рәисе Иосиф Сталин кул куйган. “Үтә дә сер итеп саклана” дигән гриф сугылган документта мондый күрсәтмәләр бар: “СССРның Фәннәр академиясенә (акад. Иоффе) уран төшен таркату юлы белән атом энергиясен куллануны тормышка ашыруны тикшерү буенча эшләрне яңартырга һәм 1943 елның 1 апреленә Дәүләт оборона комитетына уран бомбасы һәм уран ягулыгы җитештерү мөмкинлеге турында доклад әзерләргә”.

Бурычларны хәл итү өчен беренчел чаралар билгеләнә. Беренче пункт түбәндәге бурычтан гыйбарәт: СССР ФА каршында атом төшен өйрәнү буенча махсус лаборатория оештырырга. Урыны? Биредә инде вариантлар юк та: ул вакытта илнең Фәннәр академиясе Казанда эвакуациядә була. Шуңа бәйле Дәүләт оборона комитеты күрсәтмә бирә: Татар АССР Халык комиссарлары советына (ип. Гафиатуллин) 1942 елның 15 октябреннән СССРның Фәннәр академиясенең  атом төш лабораториясе өчен Казанда 500 кв. м мәйданда бина һәм 10 фәнни хезмәткәр өчен торак мәйдан белән тәэмин итәргә”.

Сталин документы бик кыска вакыт бирә. 5 октябрьгә Казанга Ленинградтан самолет белән 20 кг уран һәм 200 кг лаборатория җиһазлары китерелергә тиеш була. Карар чыгу белән бер ай да узмас борын, 1942 елның 20 октябренә, УССРның Фәннәр академиясенә “центрифугироваие ысулы белән уран-235 бүлеп чыгару өчен” техник проект эшләргә һәм аны Казанның “Серп и молот” заводына тапшыру бурычы куела. Авыр машина төзелеше халык комиссариатына, үз чиратында, 1943 елның 1 гыйнварына Казан предприятиесендә центрифуга әзерләргә кушыла. Моның өчен, аерым алганда, Финанслар халык комиссариаты 30 грамм стратегик кыйммәтле металл – платина бүлеп бирергә тиеш була.

Казандагы үтә дә сер астында эшли торган лаборатория үз эшен  Сталин карары чыгу белән икенче көнне үк башлап җибәрә. Ленинград физик-техник институты директоры Абрам Иоффе унбер кешелек Казан төркеме булдыру турында фәрман чыгара. Беренче совет махсус атом лабораториясе белән Игорь Курчатов җитәкчелек итә. Эшләр Казан үзәгендә диярлек алып барыла – КАИның Карл Маркс урамындагы 10 йортында урнашкан бинасы подвалында. Рәсми рәвештә лабораториянең исеме Лаборатория №2 була. Ни өчен №2? Әйтүләренчә, атом проектын шәхсән контролендә тоткан Лаврентий Берия болай дип ачыклык керткән: “Лаборатория “1 – ул без, Мәскәү Кремлендә...”

Сер астындагы карарның барлык пунктларының да, вакыт кысан булуга карамастан, үтәлүендә шик юк. Монда эш сугыш чорының кырыс кануннарында гына түгел. Сталин документы разведка мәгълүматларыннан чыгып барлыкка килә: АКШ атом бомбасы буенча шактый алга киткән, дип хәбәр итә алар. Атомтөш ярышта артка калу – үз-үзеңә үлеп карары чыгару дигән сүз.

Игорь Курчатовның Лаборатория №2 Казанда берничә ай эшли. 1943 елда ул инде Мәскәүдә эшли башлый. Алты ел узгач, 1949 елда Семипалатинск чүплегендә беренче совет атом бомбасын сынап карыйлар, АКШның дөнья белән идарә итү планы җимерелә.

Ә безнең ил проекты 1942 елның сентябрендә Карл Маркс урамының подвалында башланып китә...

*АКШның атомтөш коралы эшләү программасының кодлаштырылган сүзе.

Фото: un-sci.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
168
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру