Авылга - һәйкәл!

Әгерҗе районында Кичке Таң исемле матур авыл бар. Казаннан килгәндә юл өстендә кала ул. 1970 нче елларга кадәр биредә ике йөзләп кенә хуҗалык саналган. Бер ай дигәндә авылда йөзләгән йорт калкып чыккан. Авылның космик тизлек белән арту сәбәбе фаҗигагә бәйле...

- 1970 нче елларда Түбән Кама сусаклагычы төзелгәч, бу җирлектәге кайбер авыллар су басу зонасына эләкте, - дип сөйләде Кичкетаң авылы җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев. –  Минем туган авылым – Барҗы да шундый бәхетсез язмышка дучар ителде. 1970 елда Барҗыдагы барлык йортларны сүтеп, Кичкетаңга күчердек, хәтта зиратны да...

Авыл халкы өчен иң авыры – ата-бабаларының каберен казып, яңа урынга күчерү була. Авылның йөзләгән кешесе үзенең якын туганнарының сөякләрен җыеп, яңа урынга илтеп җирли.

- Ул вакытта биредә ниләр булганын сөйләп кенә аңлата торган түгел, - диде авыл җирлеге башлыгы. – Картлар яшәгән йортларын сүттермәс өчен теше-тырнагы белән каршы килде, үкереп еладылар, тиргәделәр. Күбесен өйләреннән үгетләп, ялварып дигәндәй чыгардылар. Һич күз алдыннан китми: гомер иткән нигезләрен ташлап киткәндә, халык йортларының бүрәнәләрен кочаклап елады. Ахырзаман алды кебек булды...

Ул чакта яңа йорт салырга дәүләт һәр гаиләгә акча бирә. Яшьрәкләр, Кичкетаңда яшиселәре килмичә, Әгерҗегә, башка авылларга китеп йорт сала. Шулай да Барҗының күпчелек кешесе Кичкетаңга килеп төпләнә.

Иң гаҗәбе шул:  Барҗы авылы беткәнгә илле ел булса да, аннан һаман кеше өзелми. Хәтта 2018 елда элеккеге авыл үзәгенә һәйкәл дә куйганнар.    

- Ел саен язны көтеп алам, - диде җирле шагыйрә Рәмзия Җиһангәрәева. – Карлар эрегәч, бер төркем авылдашлар белән Барҗы җиренә барабыз. Һәркем үзенең нигезенә утырып дога кыла. Су басарга тиеш булса да, туган авылыбызга кадәр су килмәде. Тик инде артка юл юк иде... Әти-әниләр утырткан алмагачлар ел саен шау чәчәккә күмелә. Шуның хуш исенә исереп, күзләр шешенгәнче елап кайтабыз. Туган нигезен сагынып, авылдашлар әллә кайлардан килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
78
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру