«Барс»лар гомергә беренче булып калды

2009 елда “Ак Барс” хоккей командасын чемпионлыкка әзерләп, Зиннәтулла Билалетдинов тарихка гомерлеккә кереп калды. Гагарин Кубогында җиңүчеләр әле күп булачак, әмма беренче ярышта җиңүче – бер генә.

Бүген Зиннәтулла Хәйдәровичка 65 яшь тулды. Хоккей буенча СССР җыелма командасы составында 1984 елгы Олимпия чемпионы, күп мәртәбәләр дөнья һәм Европа чемпионы ул.

Билалетдинов үз вакытында НХЛга эшкә чакырылган беренче Россия тренеры да. Әмма Зиннәтулла Билалетдиновның остаз буларак төп җиңүләре  Казанның “Ак Барс” командасы белән бәйләнгән. Җиде ел эчендә, 2004 елдан 2011 елның июненә кадәр, аның җитәкчелегендәге команда Россия чемпионатында “алтын” алды, Европа чемпионнары Кубогын яулады һәм тарихка КХЛның Гагарин Кубогына беренче мәртәбә лаек булган чемпион буларак кереп калды, ә аннан соң тагын ике мәртәбә әлеге турнирда җиңүгә иреште.

Өченче мәртәбә илебез хоккееның иң кыйммәтле трофеен Зиннәтулла Хәйдәрович һәм аның командасы  2018 елның 22 апрелендә яулады.  Шулай итеп Билалетдинов җитәкчелегендәге «Ак Барс» Гагарин Кубогын өч мәртәбә яулаган беренче Россия командасы булып та санала.

Фото чыганга: tatar-today.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
90
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру