Бер сугыш - ике язмыш

Рядовой Миңнулла Гыйззәтуллин, унсигез яшь. Лейтенант Гали Шәмсетдинов, егерме тугыз яшь. Алар икесе бер көнне Советлар Союзы Герое булалар. Берсе - вафатыннан соң.

Танкист Шәмсетдинов - 1944 елның җәенә сугышның бөтен ачысын-төчесен татырга өлгергән сугышчы була. Сугышның беренче көннәреннән үк – фронтта. Танк эчендә яна, дүрт мәртәбә яралана. Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле танк бәрелешләренең берсе – Курск Дугасындагы сугышта катнаша, исән кала. Ике мәртәбә Днепрны кичә - Букрин һәм Лютеж плацдармнарында. Киевны азат итүдә катнаша. 1943 елның 5 ноябреннән 6сына күчкән төндә атаклы «фаралар яндырылган һөҗүмдә» катнаша, үз танкында дошман ныгытмаларына кинәт бәреп кереп, берничә туп һәм пулеметны, дистәләгән немец солдатын юкка чыгара, кыюлыгы өчен Алтын Йолдыз ала. Рота командиры лейтенант Шәмсетдиновның йолдызлы сәгате Львов-Сандомир операциясенә туры килә. Волковец хуторы тирәсендә барган каты сугышларда аның экипажы дистәләгән немец «тигр»ына һәм «пантера»сына каршы тора, дүрт «тигр»ны сафтан чыгара. Соңрак Куткож тимер юл станциясенә бәреп кереп, аның ротасы дошман бронепоездының көлен күккә очыра, елга аша кичүне кулга төшерә һәм, төп көчләр килеп җиткәнче, дошман һөҗүменә каршы тора.

Шушы бәрелештән соң шагыйрь Александр Безыменский дивизия газетасында «Шамсутдинову слава!» дигән шигырен бастыра. Герой исә, моны күргәч, тыйнак кына: «Бер нәрсә булдымы – шундук язалар. Башка эшләре юк диярсең...», - ди.

Ул профессиональ хәрби була – аны, Әгерҗе районы Салавыч мәктәбе директорын, 1939 елда хәрби хезмәткә чакыралар, шуңа күрә ул сугышка кадәр танк училищесын тәмамларга өлгерә.

Гали Шәмсетдиновка Львов тирәсендә барган каты сугышлардагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исемен бирү турындагы Указ 1941 елның 23 сентябрендә чыга. Ләкин лейтенантка әлеге «йолдызны» юарга насыйп булмый. Чистай районының Кутлушкино авылы егете 1944 елның 22 июлендә Львов өлкәсе Гамулец хуторы өчен барган көрәштә һәлак була...

Ә гвардия рядовое Миңнулла Гыйззәтулин, ярты елдан бераз артыграк хезмәт итүгә, 1944 елның 23 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Балык Бистәсе районы Күки авылы егетен унсигезе дә тулмаган килеш Кызыл Армия сафларына чакыралар, фронтка бераз соңрак, 1943 елның декабрендә җибәрәләр. Сандомир плацдармын алгандагы сугышларда кыюлык күрсәтә. Польшадагы Баранув-Сандамерск шәһәре тирәсендә Гыйззәтуллин дошман уты астында Висла елгасын кичә, дошман траншеяларына шуышып килә һәм гранаталар яудыра. Окопны биләп ала һәм, елганы кичүче иптәшләрен каплап, автоматтан дошманга каршы ут ача. 22 немец солдатын юк итә.

Гыйззәтуллин, шөкер, исән кала. Сугышларда катнаша-катнаша, Германиягә кадәр барып җитә, Берлин операциясе вакытында яралана, 1947 елда демобилизацияләнә һәм Татарстанга кайта. Казандагы тимер-бетон эшләнмәләр заводында эретеп-ябыштыручы булып хезмәт куя.

Бер сугыш – ике язмыш.

Фото обложки: Танковый фронт

Фото: kazgau.ru, wikimedia.org, millattashlar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
263
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру