Беренче карлыгачка әверелгән «Аккош»

Татарстанда дистә ярым ел эчендә төзелгән Ту-160 стратегик ракета йөртүчесенә Горбунов исемендәге Казан авиация берләшмәсенең легендар директоры хөрмәтенә «Виталий Копылов» исеме бирелә.

Самолетны Хәрби-һава көчләренә тапшыру тантанасы 2008 елның 29 апрелендә завод аэродромында уза. Әле катлулы туксанынчы еллар башында ук төзелә башлаган «Аккош»*ның ачкычы 121 нче гвардия авыр бомбардировка авиаполкы командиры Анатолий Серебряковка тапшырыла. Шуннан соң Борис Ельцинның стратегик билгеләнештәге самолетларны җитештерүне туктату турындагы боерыгы чыга, нәтиҗәдә әлеге очкыч төзелеп бетми, ә илдәге иң эре авиазавод заказларсыз һәм акчасыз кала. Предприятиене тулысынча таркалудан бары тик Татарстан хакимиятенең ярдәме генә коткара.

«Виталий Копылов» - хәзерге вакытта Горбунов исемендәге КАҖБнең өметле киләчәген күрсәтә. Өр-яңа кораллар, заманча навигация җайланмалары урнаштырылган стратегик бомбардировщик РФ Оборона министрлыгының финанс ярдәме белән төзелеп бетә. Озак еллар соң һавага күтәрелгән беренче самолет – ил икътисады яңаруга дәлил.

«Казан авиация берләшмәсе Берләштерелгән авиация корпорациясенә кушылганнан соң, урта ераклыкларга очучы төрле модификациядәге Ту-214 граждан машиналары җыя башлаячак, - дип сөйләде БАК президенты Алексей Федоров. – Моннан тыш, бүгенге көндә әлеге заводта якын ераклыкларга очучы Ту-334 самолетын серияләп чыгаруны җайга салу мәсьәләсе карала, бу очкычлар дәүләт һәм эшлекле авиацияләрдә куллану өчен карала. КАҖБндә хәрби һәм граждан техникасын чыгаруны 50 гә 50 нисбәтенә җиткерү күз уңында тотыла (граждан самолетларын җыю буенча, кызганычка каршы, әлегә оптимистик фаразлар акланмады – ред. иск.).

Шул ук көнне, демонстрацион очыштан соң, «Виталий Копылов» Ту-160 самолеты хезмәт итү урыны – Саратов өлкәсенә, 121 нче полк урнашкан аэродромга очты.

*Ту-160 самолетын очучылар шулай атый

Белешмә:

Виталий Егорович Копылов. 1973-1994 нче елларда Горбунов исемендәге КАҖБнең генераль директоры, Социалистик Хезмәт Герое. Ул җитәкчелек иткәндә заводта Ту-160 стратегик бомбардировщигын һәм Ил-62М континентара лайнерларын җитештерү үзләштерелә, ә предприятие тармакта алдынгылыкны бирми. 1990 нчы елларда Ту-160 очкычын җыюны саклап калырга тырыша, әмма уңышсыз. Копылов авиатөзелеш юнәлешендә ил күләмендә алып барылган сәясәт тармакның таркалуына китерә, дип саный. 1994 елда директор вазыйфасыннан китәргә дип, гариза яза, җитәкче консультанты булып эшләвен дәвам итә. Россия авиапромының һәм туган предприятиесенең юкка чыгуын күтәрә алмыйча, 1995 елның 9 февралендә үзенең эш кабинетында атылып үлә.

Фото: www.soyuzmash.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
151
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру